Русиянең киләчәге (Идел-Урал)

XIV йөз елның соңнарында Аксак Тимернең Туктамыш ханга һөҗүменнән соң Алтын Урда дәүләте, яңадан билен турайтып, үзенең элгәреге көчен кайтара алмады. Алтын Урданың мөстәмләкәләре булган Русия вә Литва үзләренең истикъляльләрен кайтарып алдылар вә үзләренә башка тормыш корырга керештеләр. Ханзадәләр, мирзалар арасында бер-берсе берлә таҗ вә тәхет өчен тартышу китте. Төрле төрек-татар кабиләләре арасында кабилә низагысы җанланды. Бу заманның кыска күзле балалары үзләренең шәхси файдалары өчен милли дошманнары русларга сыгынырга хәтле барып җитте. Аларның милли иманнары зәгыйфь булганнары рус көчен, рус сәясәтен төрек-татарның эчке сәясәтенә катыштырдылар. Рус көченә таянып, таҗ кияр, тәхеткә утырыр өчен кардәш канын агыздылар. Шул эчтән вә тыштан килгән чуалу вә башбаштаклык дәверендә Алтын Урда дәүләте Казан, Әстерхан, Кырым ханлыкларына бүленде, вә Чыңгызның байрагы көчсезләнде.

Алтын Урданың үзен булмаса да, нык күтәргән байрагын вә йирләрен саклар өчен, Алтын Урда сөләләсеннән Олуг Мөхәммәд хан, XV йөз елның беренче яртысында Казанга йирләшеп, Казан ханлыгы исемендә бер дәүләт мәйданга китерде. Бу милли иманлы, батыр хан, дәүләт машинасын кору берлә, төрек-татарның элекке шәүкәтен кайтарыр өчен, Мәскәүгә каршы сугыш ачып, Русияне тагы хираҗга бәйләде. Олуг Мөхәммәд хан, бөтен Идел-Уралны берләштерергә никадәр генә тырышса да, рус интригасы берлә җанланган таҗ вә тәхет низаглары моңар манигъ булды. Үзләренең милли юлларын аңлаган рус кенәзләре, татарларның аерылыкларыннан файдаланып, Казанның көчәюенә киртә салып килә алдылар. Форсат килеп, Мәскәү, үзенең кулы астына бөтен рус кенәзләрен җыеп бетереп, таза куллы Иван Грозныйга рус кылычын тоттыргач та, йөз еллар буе эшләнеп килгән рус сәясәтенең җимешен генә җыярга калды. Ул вакытларда Казан Мәскәүгә караганда гыйлем вә мәдәният ягыннан өстә вә байлыкка да Мәскәүдән байрак булса да, артында бер арка таянычы, дусты булмаганга, Казан, үзенең истикълялен саклар өчен никадәр зур батырлык берлә сугышса да, 1552 елда җиңелде. Казанның канлы җан тартышында җиде баҗа хикәясен3 татбикъ иткән Әстерхан, Нугай, Себер ханлыклары да берсе артыннан берсе русның чабатасы астына баш ияргә мәҗбүр булдылар. Шулай итеп, XVI йөз елның соңгы яртысында Идел-Урал буенда кечкенә генә мөстәкыйль бер татар почмагы да калмады. Иван Грозный Казанны алыр өчен бик күп гаскәр үтертергә мәҗбүр булганга вә Казан мәдәниятенең өстенлеген сизгәнгә, татарлар тагы бердән баш күтәрмәсеннәр өчен, Казанны алыр-алмас, аның беренче эше бөтен Казан татарын кылычтан кичерү, бөтен шәһәрне талау, бөтен байлыкларны җимерү вә утка ягу булды. Хан сарайлары, мәдрәсәләр, мәсҗедләр, китапханәләр, кәрвансарайлар вә йортлар йир берлә бертигез булганча ватылды. Тарихта бер охшашы күрелмәгән бу рус вәхшилеге Казанның үзендә генә түгел, егерме-утыз чакрымлык Казан тирәсендә дә һичбер татар авылы калдырмады, Казанны бөтенләй христианлаштыру вә руслаштыру нияте берлә, анда ничә меңнәрчә рус китереп, бичара татарга үзенең Казанында торуны, яшәүне дә мәнгы итте. Моннан соң Идел-Урал төрек-татары, төрле вакытларда әллә ничә мәртәбә баш күтәрүләр ясаса да вә үз истикъляле өчен меңнәрчә угылларының канын агызса да, һичбер вакыт та муаффәкъ була алмады. Ләкин Пугачёв фетнәсендәге татарларның зур роле Екатерина хөкүмәтен куркытты. Бу нимес хатын Казан ханлыгы халкына каршы сәясәтен үзгәртергә мәҗбүр булды. Беренче мәртәбә ул ислам динен дин итеп рәсмән таныды. Казан ханлыгы халкына дини бер тәшкиләткә багланырга вә мәсҗедләр салырга рөхсәт итте. Хәзер Өфедә Диния идарәсе дип йөртелгән мөфтилек (иске Духовный собрание) – шул заманда 1788 елда корылган бер мөәссәсәдер. Менә шул XVIII йөз елның ахырыннан башлап Идел-Уралда архиерей вә попларның тикшерүе астында, бик кысынкы гына булса да, татарларның дини мохтарияты кебек бер нәрсәләре ясалды. Шул заманнан соң гына Идел-Урал халкы, аз-маз гына тынычланып, үзенең дөнья вә ахирәт эшләрен эшләргә кереште. Бөтен Алтын Урда йирләренә (Казакъстан, Башкортстан, Әстерхан вә Нугайстан) бик күп мулла, голяма вә мөгаллимнәр җитештергән Казан, Кышкар, Эстәрле, Чистай мәдрәсәләре шул дәвердә башланган вә шуннан соң чәчәк атып җимеш биргәннәр. Идел-Урал буенда, киң Себердә шул вакытларда татар сәүдәгәренең кәрваны бөтен юлларны тоткан. Русиянең бөтен базарларын Кытай, Төркестан вә Һиндстан базарлары берлә баглаганнар. Шул дәверләрдә үк Казан Русиянең Мәскәүдән соң беренче бай шәһәре булып, татар сәүдәгәре бөтен Русия базарларында икенче урынны тоткан. Казан Идел-Уралның гыйльми, мәдәни мәркәзе булып җитешкән. XIX йөздә Екатеринаның рөхсәт иткәне дини мохтариятына Казан сыймый башлагач, ул, киерелеп җибәрелеп, үз илендә үзе хуҗа булу уйларын төшенә башлаган. Бу вакытларда Казанда башланган Курсави, Мәрҗаниләрнең дини ислях хәрәкәтләре, милләтнең эчке казанының кайнавының булары гына. Аларның чыгарган шау-шуы – шул кайнауның ни дәрәҗәдә көчле икәнен күрсәтә торган галәмәтләр генә. Алардан соң Габделкаюм Насыйри, Исмәгыйль Гаспринский, Акъегетзадә, Заһир Бигиевләрнең шул хәрәкәтне бер милли мәдәният тудырырга таба борырга теләүләре вә Гаспринскийның утыз еллык хезмәте аркасында бу борылышның эшләнүе – безнең сәяси вә мәдәни тарихымызның тәсбихенең беренче бисмилласыдыр.

Ләкин Иван Грозныйның татарларга каршы каһәрле сәясәтен үзгәртер өчен Екатеринага хәтле ике йөз ел вакыт үтәргә кирәк булды. Рус хөкүмәте үз халкын әдәбияты, матбугаты берлә ике йөз елдан бирле тәрбияләп килсә дә, татарларга милли матбугат тудыру, милли әдәбиятны яшәтү мөмкинсез ителгән. 1800 елда Казан татары матбәга корып китап басарга керешсә дә, бу матбәгада үз телендә гәзитә вә мәҗмуга чыккангача там 170 ел көтәргә туры килде. 1904 елда Манҗурия сахраларында русның борынын япун сөңгеләре канатканчы, Казан шул шатлыклы көнне күрә алмады. 1905 елның матбугат иреге хакындагы фәрманыннан элек файдаланырга башлаучы Идел-Урал илендә Казан булды. Идел-Урал матбугаты 1905 елның декабрь аенда мәйданга килде. Бу – безнең сәяси вә мәдәни тарихыбызның икенче зур борылыш вә тарих тәсбихемезнең икенче бисмилласыдыр. Бу дәвердә безнең милли, сәяси тартышуымызның яңа бер бабы ачыла, бездәге сәяси тартышулар рус сәяси фиркаләре алган юлга таба кереп китә. Яшьләремез, русларның яшьләренә ияреп, эс. эр. вә эс. дэ. партияләренә керәләр; картларымыз, русларның картларына ияреп, кадет вә октябрист фиркаләренә кушылалар. Халкымызны бик күп тарихи тәҗрибәләрдән исән чыгарган бабайларымызның «Рус берлә дуст булсаң, балтаң билеңдә булсын!» дигән хикмәтле сүзләрен оныталар. Милләтемезнең карты вә яше русларга ышаныч фикерен үзенең фикердәшләренә тарата, кертә. Халкымызның эченә көчләп, аның игътикадына, тарихына башка булган бер фикерне йирләшдерә башлыйлар. Халкымызның сәяси фикерен үзенең милли барышына яраксыз бер нәрсә берлә – руска ышану, рус мәдәниятенә мөкиббән китү вә руслык рухы берлә ашлыйлар вә аны милли яктан зәһәрлиләр, халкымыз ул вакыттагы барышның тәэсире берлә рус демократлары берлә бергә баруны акыл берлә уйлап кабул итсә дә, бервакытта да аны үзенеке иттерә алмый, ул аны үзенең җылы бәгърендә үстерә алмый. Аңарга суык кала. Шуның өчен, Русиядә Столыпин реакциясе башлангач та, бу сәяси агымнар бозга утыртылган агачлар кебек берсе артыннан берсе корый башладылар. Нә «Мөселман иттифакы» берлек тудырды, нә «таңчылык» таң атып көн чыгарды, ялңыз сәясәттән читтә калган татар әдәбияты, татар театрусы, татар мәктәпчелегенә халыкның йөрәгендә җылы йир табып үсә, зурая, чәчәк ата вә җимеш бирә…

Дөнья сугышы вакытында Идел-Урал буе төрек-татары тагы үзенең милли вә сәяси юлын таба. Русның сугыш җәбһәләрендә җиңелүенә бәйрәм итә. Ул сугышта руска файдалы бер нәрсә эшләмәс өчен бөтен көче берлә тырыша; солдатка бармый, барган булса, анда рәхәт күрсәтми. Ул һәрбер төрек вә нимес солдатында үзенең иттифакчысын күрә; аны рустан яшерә, аңарга юл күрсәтә вә ярдәм итә, аның җиңүендә үзенең җиңүен сизә вә русның җиңелүенә бәйрәм итә. Ләкин актив рәвештә милли сәясәтне алып бара торган бер оешма мәйданга чыгарып, аның янына көчене җыйный алмый; ул һаман пассив кала. 17 нче ел революциясе мәйданга килә; патша вә аның түрәләре куыла. Идел-Урал үзен талап торучы байгышларның китүенә чын күңеленнән сөенә, шатлана. Кысынкылыкларны бетерү, ирекләрне йирләштерү, йир-суны киңәйтү вә милләтләргә мохтариятлар бирү нигезендә рус демократ вә социалист партияләре эш башына кичә. Теге вакытта руслар берлә бергә эшләп ышанычларын югалтканнар азлыкта калалар. Сугышта вакытта руслар берлә бергә эшләгәннәр, шул ук руска ышаныч фикерен куәтләп, яшьләр вә солдатлар арасында күпчелек ясыйлар. Русның демократына, социалистына ышануны лозунг итеп алалар. Тагы рус партияләре берлә-берлә шул тагы бер программа берлә хәрәкәт итү, тагы Беренче май бәйрәмнәре китә. Шулхәтле аерма бар: бусында бөтен партияләрдән күбрәк вәгъдә бирүче большевиклар да мәйданда халыкның эчке тавышы аерымлашырга чакыра. Ул беренче фикерне ташлау берлә шәһәрләрдән башлап авылларга хәтле үзенең милли комитетларын корып өлгерә. Аның солдаты үзенең милли полкларына җабырылып килә. Ләкин аның зыялысының күпчелеге үзен шул рус демократына ышану зәһәреннән коткара алмый. Алар Учредительный собранияне кыйбла итеп алалар. Шунда көчле бер партия булып барып, үз теләкләрен канун буенча эшләтер өчен тырыша. Милләтемезнең җитәрлек үз забиты булмаганга, аның гаскәре рус әфисәрләре кулына эләгә. Аның җитәрлек хәзерлеге вә милли тәшкиләтчесе булмаганга, аның оешмаларына ялган программалы большевиклашкан солдат тула. Русның тилергән солдаты, ач мужигы богаудан котылган, котырган эт кебек бөтен нәрсәгә ташлана. Файдалыны зарарлыдан, кирәклене кирәксездән аермый. Бөтен Русиядә талау, ягу, яндыру китә. Большевизм бөтен Русиянең идарәсен кулына ала. Татар-башкорт большевигы Идел-Уралда хаким төсле була. Шуның берлә бергә рус демократиясенең йөз еллар буе көткән Учредительный собраниясе, ирекләре – бар да онытыла да бетә. Милләтләрнең йөз еллар буе көткән мохтариятлары, хокуклары, ирекләре тагы исерек рус солдатының аяк астында кала. Идел-Урал төрек-татарларына мәгълүм бер милли җәбһәгә таба көчләрне җыйнарга мөмкинлек бетә. Башбаштаклык башлана. Татар полклары тарала, большевиклаша. Төрек-татарның милли, мәдәни көчләрен берләштереп, шул мувәкъкать башбаштаклыктан исән чыгар өчен сәясәттән тыш бер милли, мәдәни оешма ясарга керешелә. Милләт Мәҗлесе, Милли Идарә мәйданга килә. Ләкин большевизм пәрдәсе астында яшеренгән рус империализмы, үзенең мөҗәррәбәсен берлә монда төрек-татарның милли көче сакланганны, киләчәктә бер форсат саклар өчен генә корылганын белә вә аны да җимерә. Озын дәверләрдән бирле руслар берлә сугышып, кычкырышып, талашып алып килгән милли үзлекнең тимсаллары булган бөтен милли барлыкларны вата, милли матбугатыны яба, милли театрны бетерә, милли әдәбиятны куып чыгара, милли мәктәпне боза. Руслыкның җәелүенә дүрт йөз елдан бирле калкан булып килгән төрек-татарның бу кальгаларын җимерә. Руслык берлә бугазга-бугаз алты-җиде йөз ел сугышып килгән татарның дини калканын кулыннан алыр өчен, аның муллалары, мөдәррисләре вә мәдрәсәләре берлә тартыш ача. Иван Грозныйның эшләп бетерә алмаганы эшләрен Ленинның коммунист байрагы астына китереп йирләшдерә. Төрек-татарның бөтен дини барлыгыны көл итә. Бик зур авырлыклар берлә мәйданга килгән матди байлыкны талап бетерә. Милли тәшкиләтенең төбе, нигезе булган гаиләсене җимерергә керешә. Русиянең бөтен төрек-татар дөньясында Идел-Урал халкының һәрвакыт вә һәр эштә милли байракдар булып килгәнен күргәнгә, Мәскәү бу һөҗүмендә Казанны хәлсезләштерер вә аны милли байракдарчылыктан чыгарыр өчен бөтен шайтанлыкларны итә. Татарның Шаһгали балаларын сәфәрберлек хәленә китереп, аңа эченнән һөҗүм иттерә. Бөтен Русиянең зур аппараты берлә аны баса. Аны юри ачлыкка төшерә вә ике миллион баласын үтертә. Аны мәгънән ярлыландырыр өчен, аның гыйльми көчләренә җыйналырга ирек бирми. Аларны кавем кебек Русия сахрасының эченә сибә, тарата. Алар да сәяси вә фәнни түгел, хәтта иске замананың җәмгыяте хәйриясе кебек кенә дә бер оешма яшәтми. Мәскәү аны коммунист пәрдәсе астында тәмам руслаштырып бетергәнчә, искәнҗә астында изеп тотмакчы була. Ләкин Мәскәүнең бу сәясәте төрек-татарның большевикка самими ышанган угыллары арасында да реакция уята. Алар алданганнарын сизәләр. Идел-Урал төрек-татарының күпчелегендәге руска ышану хәзер бөтен рус партияләренә каршы ифляс итә. Ышанмау фикере билгеле бер формул ала. Ул да русның кызылына да, карасына да, агына да бер күз берлә дошман дип карау; русның патшасыннан да, демократыннан да, социалистыннан да, коммунистыннан да безнең өчен һичбер файда килмәячәген белү вә, үз хәленең үзе теләгәнчә ясалуын алардан көтмәенчә, үзенең тормышыны үзе теләгәнчә корыр өчен үз йиренә, үз иленә үзенең там хуҗа булуына тырышудыр. Моның берлә Идел-Уралның сәяси вә мәдәни тарихының, милли тартышу тәсбихенең у өченче бисмилласы башланадыр. Моңарга хәзерлегемез, бу адымны атларга көчемезнең җитүе хакында киләчәк мәкаләдә сөйләячәкмез.

 

 

 

 

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

 

Русиянең киләчәге (Идел-Урал). «Милли юл» журналының 1929 елгы 8 нче (15 апрель) санында («Сәяси язулар» рубрикасында) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Бу санда журналның «Галиәсгар Камалның әдәби хезмәте башлануына утыз ел» тулу уңае белән чын күңелдән котлавы басылган.

 …Аксак Тимернең Туктамыш ханга һөҗүменнән… – Аксак Тимер (Тимур, Тамерлан, 1336–1405) гаскәре 1391 елда Идел буена походка чыга һәм Кондырча елгасы буенда Туктамыш хан (1350–1406) җитәкчелегендәге Алтын Урда гаскәрен тар-мар итә, Болгарны җимерә.

 …Русия вә Литва үзләренең истикъляльләрен кайтарып алдылар… – ХIV гасырның икенче яртысында Алтын Урда дәүләте таркала башлау чорында Бөек Мәскәү кенәзлеге һәм Бөек Литва кенәзлеге оеша. 1480 елда Бөек Мәскәү кенәзлеге тулы мөстәкыйльлекә ирешә.

 …җиде баҗа хикәясен… – «Җиде баҗаны бер бүре ашаган» исемле татар халык әкияте истә тотыла.

 Бу нимес хатын… – Екатерина II (Cофия Фредерика Августа Ангальт-Цербстская; 1729–1796) немец шәһәре Штеттинда (Шецинда) туган (әтисе бу шәһәрнең губернаторы да булган).

 

  Мөстәмләкәләре – колонияләре.

  Сөләләсеннән – династиясеннән.

  Хираҗга бәйләде – салым белән бәйләде.

  Манигъ булды – киртә булды.

  Муаффәкъ була – уңышка ирешә.

  Мөәссәсәдер – оешмадыр.

  Булары – парлары.

  Там – нәкъ.

  Эс. эр. вә эс. дэ. партияләренә – социалист-революционерлар һәм социал-демократ партияләренә.

  Игътикадына – ышануына.

  Җәбһәләрендә – фронтларында.

  Забиты – офицеры.

  Мөҗәррәбәсен – тәҗрибәсен.

  Тимсаллары – образлары, һәйкәлләре.

  Сәфәрберлек – мобилизация.

  Искәнҗә – җәзалау.

* Бу сүзләр латин хәрефләре белән язылган.

  Ифляс итә – юкка чыга.

  У – ул.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 50-57.

Җавап калдыру