Русиянең киләчәге (Кырым)

Кырымның бөтен төрек дөньясы өчен кыйммәте бик күп төрек өлкәләренекеннән зур. VIII гасырдан бирле төрекләр кулында булган бу мәмләкәт йөз еллар буенча бик күп төрек илләрен бер-берсенә бәйли торган күпер булып килгән. Идел елгасы берлә йөзеп төшкән вә Хәзәр диңгезеннән йөзеп менгән сәүдә көймәләре Дон елгасының Иделгә якын терсәге турындагы кичүдән үтеп, Кырымга килгән. Соңыннан Кырымның атаклы лиманнарыннан  Кара диңгезгә юл алганнар. Бизанс вә Аурупадан килгән маллар да шул ук юлдан үтеп, Идел-Урал буйларына, Себергә, Төркестанга вә Кытайга хәтле китә алган. Бу озын сәүдә юлы искедән бирле бөтенләй төрек-татар халкы кулында булган кебек, мондагы низам вә тынычлык та хәзерге заманда бик күп мәмләкәтләргә насыйп булмаган дәрәҗәдә яхшы куелган булган. Монда ясалган тораклар, бакчалар сәгать кебек эшләгәнгә, ат берлә булган бу юлчылык искиткеч тизлек берлә эшләнгән. Кублай хан заманасында Судактан Пекинга сәүдәгәрләрнең кырык көндә җитә алулары мондагы низам вә мәдәниятнең никадәр зурлыгына дәлил булса кирәк. Кырым, Алтын Урданың бер мохтар вилаяте булып яшәп килгәндә дә, сәлҗук вә Кавказ төрекләре берлә элемтә урыны булган. Кырым ул вакытларда җәгърафи урыны берлә төрек дөньясының урта бер йирендә булуы сәбәпле, ул шәрәфле урынын бик озакка чаклы саклап килгән. Алтын Урда дәүләте җимерелеп, аның мирасыннан аерым Казан, Нугай вә Кырым ханлыклары мәйданга килгәч тә, Кырым үзенең милли берлек вазифасын дәвам иттергән. Госманлы төрекләренә иң якын бер йирдә урнашкан бу төрек-татар дәүләте, зур куәт берлә үсәргә башлаган вә Госманлы дәүләте берлә Идел-Уралны бер-берсенә бәйләгән. Казанда рус тарафдарлары куәтләнеп, рус коткысы вә көче берлә хаин Шаһгали Казан тәхетенә чыккач, Кырымның олуг ханнарыннан Мөхәммәдгәрәй хан кардәше Сахибгәрәйне Казанны коткарырга җибәргән (1520 дә). Сахибгәрәй милләтче казанлылар тарафыннан хан итеп сайланган. Кырым берлә Казанның берләшеп һөҗүмнәре аркасында Мәскәү кенәзләре татар ханнарына тагы хираҗ түләргә булган. Шул вакытта Кырым Госманлы дәүләте берлә бер могаһәдә буенча бәйләнгән булганга, Казан да Кырым аркылы госманлыларга бәйләнгән. Шуңа күрә Казанда госманлы патшаларын Ислам хәлифәсе дип танып, исемнәренә хөтбә укырга башлаганнар (солтан Сөләйман Кануни заманында). Казан истикъляле өчен руслар берлә сугышканда, аның иң авыр вакытында ярдәмгә килүче һәрвакыт Кырым булган. 1783 тә Кырым руслар кул астына кергәч, тоткарлыктагы Казан берлә тоткарлыктагы Кырымның мөнәсәбәтләре, кардәшлекләре янә дәвам итеп торган. Кырымнан Казанга вә Казаннан Кырымга килүчеләр, күчүчеләр һичбер вакыт өзелмәгән. Төрек дөньясында уяну башланып, Русия төрек-татары үзенең милли эшләрен юлга салырга керешкән. XIX йөз елның соңгы яртысында бөтен төрек дөньясыны бер-берсенә бәйләүдә Кырымның роле тагы бик зур. Русия төрек-татарын бердәнбер кайгыртучы, Русия төрек-татарын Русия тышындагы төрекләр берлә бәйләүче кырымлы Исмәгыйль бәктер. Исмәгыйль бәк Кырымда туган, Кырымда яшәгән, Казаннан өйләнеп, Кырымда эшләгән вә, Кырымда торып, XIX йөз елның соңгы чирегендә бөтен төрек-татарның милли, мәдәни мөкаддәратын идарә иткән. Бу көн Русия төрек-татары, Төркия, Иран, Әфганстан вә Чини Төркестан төрекләренең уртак төрекче пәйгамбәре вә һәр төрек телендәге милләтчеләрнең остазы, хәлфәсе кырымлы Исмәгыйль бәк Гаспринскийдыр. 1917 ел ихтиляленнән соң да Кырым бөтен төрек-татар илләре арасындагы элемтәчелеген югалтмаган әле. Аның уллары вә кызлары Идел-Урал буенда, Кавказда, Төркестанда, Төркиядә, Романиядә вә Болгарстанда төреклекнең мәдәни берлегенең сәхабәләре улмышлар. Бигрәк тә Кырым берлә Идел-Уралның хәзерге бәйләнешләре ныгайган вә аларның мәмләкәт эчендәге бөтен мәдәни, сәяси, дини вә гыйльми эшләре һәрвакыт бер-берсенә киңәш берлә эшләнү юлына кергән. Мөһаҗирлектәге Кырым вә Идел-Урал төрек-татарларының милли юлда эшләү вә тырышулары да дустлык юлында дәвам итә вә шулай итәчәктер дә. Шуның өчен Кырымның киләчәге бөтен төрек дөньясы өчен бик зур вә әһәмиятле бер нәрсә булса, Идел-Урал төрек татары өчен бөтенләй үз мәсьәләседер. Чөнки Кырымның мөкаддәраты Идел-Уралның мөкаддәраты берлә бер дәрәҗәдәдер. Исмәгыйль бәк тарафыннан еллар буе хәзерләнгән вә 1905 ел революциясеннән дәрес алган Кырым татары, 17 нче ел ихтиляле чыгар-чыкмас, бик кыска бер заманда милли бер тәшкиләткә бәйләнеп өлгерде. Ул вакытка чаклы аларның бөтен милли эшләре руслар кулында иде. Аның бик бай вә вәкыфлары руслар тарафыннан таланган, җәннәт кебек йирләре руслар кулына алынган. Милли, мәдәни мөәссәсәләре җимерелгән вә дини мөәссәсәләре дә руслар кулында уенчыкка әверелгән иде. Кырым татары хәзер үзенең милли, мәдәни бөтен эшләрен үз кулына алды. Үз халкын милли бер байрак тирәсендә оештырды. Озак үтмәде, үзенең аерым гаскәрләрен дә үзенең Милли комитетына бәйләргә өлгерде. Кырым, күршеләре украиналылар берлә аңлашып, үзенә мохтариятлы бер идарә корырга хәзерлек ясады. Украиналыларның универсалларын да Кырымның кырымлылар өчен икәнлеген тасдыйк иттерде. Русиядә революция юлыннан чыгып, демократ идарә корылмаенча, большевиклар идарәне кулга алгач, Кырым татары да большевикны танымады. Үз иленә үзе хуҗа булыр өчен 17 нче елның 24 ноябрендә корылтай җыйналды вә 26 сында Кырымның истикъляле игълан ителде. Бу корылтай бер кануне әсаси кабул итеп, Кырымның идарәсен татар күпчелеге булган вә йирле халыктан корылган Милли Кырым хөкүмәтенә тапшырды. Чәләбиҗиһан Чәләбиевне хөкүмәт рәисе вә Җәгъфәр Сәедәхмәдне хәрбия назыйре итеп куйды. Кырымдагы тәртипне татар гаскәре саклап килгәнгә, Русиянең һәрьягында булган талаулар, яндырулар, асу вә кисүләр Кырымга керә алмады. Анда чын мәгънәсе берлә тынычлык хөкем сөрде. Һәртөрле халык рәхәт яшәде. Ләкин Кырымның көньяк очында йирләшкән Севастополь шәһәре большевик матрослар кулында булганга, алар Кырым хөкүмәтен танымады вә Мәскәү большевикларының коткысы берлә Кырым хөкүмәтенә төрле уңайсызлыклар тудырды. Кырым хөкүмәтенә бу бәладән котылыр өчен бер генә юл бар иде. Әүвәлдә аларны коралсызландырып, идарәне үз кулларына алу иде. Ләкин Кырым хөкүмәтенең аңа җитәрлек көче әле дә юк иде. Шуның өчен Кырым хөкүмәте Бессарабиядә аерым татар алайлары хәлендә җыелган Идел-Урал татарларының гаскәрләрен ярдәмгә чакырды. Җанарал Сулькевич идарәсендәге бу утыз-утыз биш меңле татар гаскәре5 Кырымны коткарырга килергә сөенә-сөенә разый булды. Ләкин бөтен юлларны Алман вә Австрия гаскәрләре тоткан булганга, аларның Кырымга килүенә юл бирмәделәр, аларның тупларын алдылар, юлларын кистеләр. Алай да булса, татар гаскәрләре җәяүләп Кырым юлын тоткач, большевиклар Севастополь матросларына Кырым хөкүмәтенә һөҗүм итәргә әмер бирделәр. Руслар кирәк Севастопольдә, кирәк бөтен Русиядә кырым татарларына каршы бик каты агитациягә керештеләр. «Тагы татар игосы килде, халкымызны татарлардан коткарыйк», – дип, һәр йирдә яздылар, сөйләделәр. Ахырдан 18 нче елның 5 гыйнварында Севастопольнең бөтен руслары вә матрослары, җыйналып, татар гаскәренә һөҗүм иттеләр. Ике арада сугыш башланды. Русларда туп бик күп вә саннары да артык иде. Татар гаскәрләренең иманы нык, коралы аз иде. Шулай булса да, беренче көннәрдә зур егетлекләр күрсәтеп, большевикларны берничә йирдән куды. Ләкин Кырымга киләчәк ярдәм һаман да килмәде. Большевиклар куәтләнгәннән куәтләнде. Бер атна сугыштан соң, 13 гыйнварда, татар гаскәре җиңелде. Большевиклар әллә никадәр татар забитларын үтерделәр вә бик күп милләтчеләрне кыршынга тезделәр. Кырым хөкүмәте рәисе вә Кырым мөфтисе Чәләбиҗиһан Чәләбиевне тотып яптылар. Аны Севастополь төрмәсендә 23 февральдә вәхшичә иттереп үтерделәр. Котыла алган милләтчеләр тауларга качты. Кырым татарының мең мәшәкать вә зәхмәт төрле мәйданга китергән милли оешмалары бетерелде. Аның мал-туары таланды. Тыныч вә оҗмах кебек матур Кырым тәмугка әверелде. Ләкин бу золым озын сөрмәде. Алман гаскәре Украинаны кулга алды. Анда мөстәкыйль Украина корылды. 1918 елның язында нимесләр Кырымны да алды вә большевикларны куды. Кырымның хәрбия назыйре Җәгъфәр Сәедәхмәд әлеге мөхарәбәдән соң ярдәм өчен Төркиягә киткән иде. Ул, төрекләрдән ярдәм вәгъдәсе алып, бер төрек сугыш көймәсендә мәмләкәтенә кайтты. Ләкин Кырымны алган нимес гаскәре команданы аны тоттырып яптырды. Соңыннан, Кырым татарындагы ачу вә кайнашманы күреп, аны чыгарды вә үзенә Кырым хөкүмәте ясарга ирек бирде. Кырым татарларын милләте хакимә иттереп таныганлыгын игълан итте. Кырымда җанарал Сулькевич (поляк татары) идарәсендә бер хөкүмәт төзелде. Кырым татары тагы үзенең большевиклар җимергән мөәссәсәләрен төзәтте вә яңадан корды. Ләкин алманнар аңарга үз гаскәрен төзергә ирек бирмәделәр. Шулай итеп, Кырым хөкүмәте үзенең киләчәге өчен кирәкле булган көчне тудыра алмады. 18 нче елның 11 ноябрендә алманнар, җиңелү могаһәдәсенә кул куеп, шул могаһәдә буенча Кырымны ташлап чыктылар. Кырым татарларының гаскәрләре булмаганга, алар көчсез калдылар. Ул вакыт Дон казаклары арасында эшли торган ак рус җанараллары (Деникин) Кырымга һөҗүм иттеләр. Каршыларына куярлык гаскәр көче булмаганга, Кырымны бик тиз кулга алдылар вә иске патшалар заманасының идарәсен кордылар. Инглиз вә французлар, кырым татарының истикъляль хәрәкәтенә ярдәм итәчәк урында, Деникин ягын тотып, аларга ярдәм иттеләр. Кырымның хәле бик авырлашты. Кырым милләтчеләре, зур бер корылтай җыеп, мәсьәләне тикшерделәр. Озын мөзакәрәләрдән соң русларның ак вә кызыл булып сугышларына һич катышмаска, үзләренең истикъляльләрен танытыр өчен җиңүче дәүләтләр алдында тәшәббес тә булыр өчен бер һәйәт сайлап, аны Җәгъфәр Сәедәхмәд риясәтендә Аурупага күндерделәр. Ак руслар арасында бик тиз низаглар чыкты. Деникин үзенең ахмак сәясәте берлә украиналыларны вә казакларны үзеннән биздерде. Милли хакларын тели торган Кавказ милләтләрен үзенә дошман итте. Русия эченә кергән гаскәре халыкка иткән золымнары берлә большевикның тегермәненә су бирде. Ак руслар җиңелергә мәҗбүр булды. Алар, Деникин урынына Врангельны баш иттереп сайлап, Кырымга килделәр. Врангель татарларның битарафлыгын кабул итә алмады. Аларны көчләп үз тарафына күчерергә теләде. Бик күп кешене япты, берничә милләтчене аттырды. Бу хәлләр кырым татары арасында яшел гаскәрнең төзелүенә сәбәп булды. Кырым милләтчеләре тауларга качтылар. Анда гаскәр төзеп, Врангельга каршы партизан сугышына башладылар. Врангель гаскәре, французларның зур ярдәменә вә үзләренең саны күп булуга (илле биш мең) карамастан, большевикларга һичбер төрле каршы тора алмады. 10 мең гаскәр берлә 100 меңне тотарга мөмкин булган Перекопны аның тәртипсез гаскәре ташлап качты. Бервакытлар Истанбулны алырга дип йөргән рус җанараллары, забитлары вә аксөякләре, пароход-пароход төялеп, Истанбулга качып килделәр (1921 ел, ноябрьдә). Кырымга большевик керде. Кырым татарлары Врангельга һәрвакыт каршы булганга, большевиклар Кырымда татарларга инсафлыча мөгамәлә итәргә булдылар. Атаклы маҗар коммунисты Билякун, Кырым ихтиляль комитеты рәисе сыйфаты берлә бик күп гөнаһсызларны киссә-атса да, татар байлары, алпавытлары моннан зур зарарлар күрсә дә, болай халыкка бик тимәде, хәтта милләтчеләр берлә бергә хәрәкәт итәргә булып могаһәдә дә ясашты. 22 нче елгы Беренче совет съездында партиясез татарларга урыннар да бирде. Татарларның милли, мәдәни эшләренә катышмаска вәгъдә итте. Йир эшләре бөтенләй халыкның үз кулында булачак дигән карарны да кабул итте. Милләтче татарлар коммунист татарлар берлә бергә хезмәт итә башладылар. Билякун дәвере үтте. Съездда Кырым Совет хөкүмәтенең беренче рәисе иттереп сайланган эстон коммунисты Авен яһүди Билякун кебек вәхши чыкмады. Милли, мәдәни юлда эшләр төзәлә башлады. Кырымның вәкыф вә алпавытлардан алынган йирләре татарларга биреләчәк булды. Аз-маз бирелде дә. Кырым татар коммунистларының башларында йөргән, Врангель заманында большевикларга зур хезмәт иткән, 22 нче ел ноябрендәге Беренче съезд коммунист листәсендә өченче дәрәҗәдә урын тоткан Вәли Ибраһимов беренчелеккә чыкты. Ул Кырым Совет хөкүмәтенең рәисе булды. Фәкыйрь бер татар гаиләсеннән чыккан бу татар коммунисты, никадәр коммунист булса да, үз милләтенә каршы дошманлык хисе биләмәде. Ул рус вә яһүдине татардан артык күрмәде, йирле эшче вә фәкыйрь авыл халкын читтән килгән руслардан түбән дәрәҗәдә тотарга кирәклекне аңлый алмады. Коммунист фиркасенең бик матур программасы астында кара руслык колониячелеге язылганны сизә алмады. Шуңа күрә аңар каршы рус вә яһүди коммунистлары берләштеләр. Аны милләтчелектә гаепли башладылар. 25 нче елда, Кырымда яһүди авыллары ясар өчен, Мәскәү большевиклары Америка яһүдиләре берлә могаһәдә ясаштылар. Америка яһүдиләренең акчасына Кырымда яһүди колониясе ясарга вә Кырым татарының иң яхшы йирләрен яһүдиләргә таратырга керештеләр. Кырым татары гына түгел, Кырымның бөтен йирле халкы бу яһүди һөҗүменә каршы чыкты. Кырымның коммунист партиясе дә Мәскәүнең бу карарын кабул итмәде. Кырым Совет җөмһүриятенең кануне әсасиендә җир мәсьәләсендә йирле хөкүмәт үзе теләгәнчә хәрәкәт итәр дигән маддә булганга, Вәли Ибраһимов шул маддәгә таянып яхшы йирләрне йирле халыкка бирүдә каты торды. Мәскәүдә кирәк хосусый сөйләшүләрдә кирәк фирканең үзәк мөәссәсәләре җыелышларында үз карашын куәтләде. Кырымның иң яхшы йирләрен килмешәк яһүдиләргә бирмәүне Маркска, Ленинга хилаф булу була дип моназарә кыйлышты. Дәүләт ноктасыннан татарлар арасында яһүди дошманлыгы тудырачак дип аяк терәде. Кырымның коммунисты вә бөтен халкы бу фикердә Вәли Ибраһимовны хаклы тапты вә аңа мәгънәви ярдәмдә булды. Кырымның оҗмах кебек йирләрен яһүдиләргә бирү мәсьәләсе шулай торып калды. Бу эшкә Мәскәү чыдый алмады вә үткән ел Вәли Ибраһимовны тотып япты. Сигез ел Кырым хөкүмәтенең башында булган бер большевик татарны милләтчелектә гаепләп аттырды. Кырымга фәүкылгадә комиссар исемендә төрле-төрле хулиганнарны җибәреп, Кырымның астын өсткә китертте. Кырымда аз-маз күзе ачык вә тамагы тук кешеләр тотып ябылды. Кырымның ун меңнән артык углы вә кызларына бер ел эчендә төрле-төрле җәзалар бирелде. Меңнән артык кешесе Кырымнан читкә сөрелде. Җәбер көннән-көн үсте, кырым татарының авызын ачарга хәле калмады. Соңыннан яһүди большевиклары кырым нимесләренә ябыштылар. Аларның вәкилләре, Мәскәүгә килеп, Алман сәфарәтенә шикаять иттеләр. Большевик хөкүмәте нимесләргә булган җәберне туктатырга булды вә Кырымга тикшерер өчен Шольц исемендәге Үзәк Комитет әгъзасыннан бер коммунистны җибәрде. Шольц бер атналык тикшерүдән соң ялгыз татарлардан гына алты йөз кешене төрмәдән чыгарып, Кырым ЧКсыны бөтен һәйәте берлә мәхкәмәгә бирде. Икенче яктан, килмешәкләрдән ясалган Кырым Совет хөкүмәте Кырымның иң матур вә бай йирләреннән яһүдиләргә 270 мең гектар йир бирергә карар чыгарды. Яһүди колонияләрен тизләп йирләштерергә кереште. Шул ук комиссия, коммунист фиркасендә тикшерү ясап, милләтче-фәлән дип гаепләп, берничә йөз татар коммунистыны фиркадән, берничә йөз татар комсомолын комсомоллыктан вә берничә йөз татар коммунист түрәсен урыныннан чыгарды. Аларның урынына Мәскәүнең ишарәте берлә хәрәкәт итәчәк килмешәкләрне утыртты. Патшалар заманасында да күрелмәгән җәбер вә золым Кырымда хөкем сөрде. Кырымның хуҗасы булган кырым татары алдында үзенең милли зәңгәр байрагы җилбердәгән көннәр бер бәйрәм кебек кенә булып калды. Аның күңелендә шул байракка бәйләнеш тагы куәтләнде. Ул, үз-үзенә хуҗа булып, үз иленә үзе кулына алмас борын, русның бу төрле төстәге көчләвеннән котыла алмаячагын тагы ныграк хис итте. Кырымның читтә калган угыллары шул котылыш бәйрәменең тизрәк килүе өчен тырышуларын арттырдылар. Милли истикъляль артыннан бара торган элекке Русиянең төрле милләтләре берлә булган бәйләнешләрен көчәйттеләр. Күршеләре украиналылар берлә Кырымның төрле истикъляле нигезендә аңлаштылар. Аурупа әфкяре гомумиясендә вә ислам дөньясында үзләренең хак вә хаклык юлындагы тартышуларында бик күп дустлар казандылар. Бу көн Кырымның истикъляле мәсьәләсе нәзари вә гамәли яктан тәмамән эшләнеп беткән бер хәлдәдер. Ялгыз аннан истиляче русларны куып чыгарып, Кырымның тарихи төрек-татар байрагын асарга гына калган. Бу көн, әлбәттә, киләчәктер, һәм дә без өмет иткәннән тагы да тиз киләчәктер.

 

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

Русиянең киләчәге (Кырым). «Милли юл» журналының 1929 елгы 7 нче (1 апрель) санында («Сәяси язулар» бүлегендә) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

 Кублай хан заманасында… – монгол ханы Хубилай (Чыңгыз ханның оныгы; 1215–1294), составына Кытай да кергән Юань исемле монгол дәүләтенә нигез салучы; зирәк акыллылыгы белән аерылып торган, күп кенә файдалы реформалар үткәргән.

 солтан Сөләйман Кануни (1495–1566) – 1520–1566 елларда Госманлы империясе солтаны.

 Исмәгыйль бәк … Казаннан өйләнеп… – Исмәгыйль Гаспринский Сембер губернасы сәнәгатьчесе Әсфәндияр Акчурин кызы Зөһрәгә (1862–1903) өйләнә.

 26 сында Кырымның истикъляле игълан ителде. – Бу көнне Кырым Халык Җөмһүрияте игълан ителә, хөкүмәт сайлана.

 Җанарал Сулькевич идарәсендәге бу 3035 меңле татар гаскәре… – патша хакимияте вакытында генерал-лейтенант дәрәҗәсенә ия булган, чыгышы белән поляк татары Мөхәммәд Сөләйман улы Сулькевич (Сулькевич Мацей Александрович; 1865–1920) турында сүз бара. 1918 ел башында ул Беренче мөселман корпусы командиры булган.

 Билякун – венгр сәясәтчесе, журналист Бела Кун (яһүд, 1886–1939); 1920 елның ноябрендә Кырымда оешкан Революцион комитетның (Ревкомның) рәисе сыйфатында Врангель гаскәрләренә каршы кораллы көрәшне җитәкли. Кайбер мәгълүматларга караганда, Кырымдагы ак офицерларны күпләп аттыруны оештыручы була.

 эстон коммунисты Авен – Юрий Петрович Гавен (Ян Эрнестович Дауман; латыш; 1884–1936), совет дәүләт эшлеклесе; 1921 елның ноябреннән Кырым АССР Үзәк Башкарма Комитеты рәисе, 1924 елдан СССР Госпланы президиумы әгъзасы.

 Вәли Ибраһимов – кырым-татар дәүләт эшлеклесе Вәли Ибраһимов (1888–1928), 1924 елдан Кырым АССР ның Үзәк Башкарма Комитеты рәисе; 1928 елда репрессияләнеп атылган. «Милли юл» журналының 1929 елгы 10 нчы (15 апрель) санындагы имзасыз «Кырым хәбәрләре»ндә: «Кырымда март аенда район шураларының җыелышлары булып үтте. Боларның барысында да беренче дәрәҗәдә итеп Вәли Ибраһимов мирасы берлә, ягъни милләтчелек берлә тартышу алга сөрелде», – диелгән.

 

  Хираҗ – налог.

  Могаһәдә – килешү.

  Хөтбә – вәгазь.

  Мөкаддәратын – язмышларын.

  Кыршынга – .

  Мөхарәбәдән соң – сугыштан соң.

  Милләте хакимә – өстен милләт.

  Мөзакәрәләрдән – сөйләшүләрдән.

  Риясәтендә – рәислек итүдә.

  Кануне әсасисендә – төп канунында; конституциясендә.

  Хилаф – каршы.

  Моназарә – сүз алышу, дискуссия.

  Фәүкылгадә – гадәттән тыш.

  Сәфарәтенә – илчелегенә.

  Шикаять – җалоба.
  Нәзари – теоретик.

  Истиляче – басып алучы.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 42-50.

Җавап калдыру