Русиянең киләчәге [4 соңгы]

Иске патшалар заманында Бохараның үз гаскәре мәмләкәтене саклый дип хисап ителә иде. Чөнки Бохара туфрагында рус гаскәре, рус жандармасы, полисәсе юк иде. Шуның өчен Бохара халкы бу юлы рус гаскәренең туфрагыны таптавын вә мәмләкәтене талавын үзенең мәмләкәтенең китүе вә үзлегенең бетүе дип аңлады. Шул эшкә яңачылар сәбәп булганга, халыкның күңеле яңаларга каршы дошманлык хисе берлә тулды. Ул вакытларда Төркестанның бөтен тарафында, бигрәк тә Фәрганәдә басмачы хәрәкәте башланган иде. Басмачылар, шактый зур көч җыеп алып, һәр йирдә руслар берлә сугышалар. Шир Мөхәммәд командасындагы басмачылар1 русларны бик борчыйлар иде. Бохараның болай рус кулына кушуы анда да басмачылык хәрәкәтенә сәбәп булды. 21 нче елның язында анда да басмачылык башланды. Ләкин болар төп максатлары булган истикъляльләрен кайтаруны аңлап бетә алмаганнар иде. Алар әмир заманында мондай рус баскыны күрмәгәнгә, әмир яңадан кайтса, тагы да искесе кебек торып була дигән фикер берлә йөриләр вә әмир Галимулла ханны кайтарып2, тәхетенә утыртырга телиләр иде. Шул әмирнең куылуында зур роль уйнаган яңачыларны бөтен бәлаләрнең сәбәбе итеп күрәләр вә аларга бик каты дошманлык хисе билиләр иде. Шуның өчен, бөтен Төркестанда башланган басмачы хәрәкәте халыкның эченнән кайнап чыккан руска дошманлык хисеннән туган булса да, тәшкиләт зәгыйфь булганга, бу хәрәкәт мәгълүм бер юлга салынмаган вә мондагы көч мәгълүм бер максатка юнәлмәгән иде. Бер яктан, басмачыларның әмирчеләре берлә яңачылары арасында аңлашылмаулар дәвам итә, икенче яктан, яңачыларның да большевикларга ышанучылары берлә ышанмаучылары арасында тартыш бара иде. Ләкин күпчелек үзләренең руслар тарафыннан алдатылганлыгына көннән-көн иманын арттыра бара вә үзләренең адашкан юлыннан котылырга чара эзли иде.

Шул заманнарда сугыш вакытында Төркиянең бөтен эшләренә хуҗа булган «Иттихаде тәрәкъкый»ның зурлары Аурупаның төрле мәмләкәтләрендә качып яшиләр иде. Болардан мәрхүм Әнвәр вә Җәмал пашалар3 кебек эшлеклеләре урыннарында рәхәт утыра алмадылар. Әле дә үзләренең тарихи рольләре бетмәгәнне хис итеп эш күрергә бер йир эзлиләр иде. Боларның иэтиляфчы дәүләтләр, бигрәк тә инглизләр тарафыннан тәгъкыйб ителүләре, шулай ук бу дәүләтләрнең большевикларны да (Шәрекъ милләтләренең химаячесе кебек кыланып алдашулары сәбәпле) яратмаулары, ике раддә аңлашуга зәмин бирә иде. Менә шул зәминнән файдаланып, мәрхүм Әнвәр паша, Мәскәүгә барып, Ленин вә Троцкийлар берлә сөйләшеп, Шәрекъта ихтиляль күтәрүдә бергә эш итәргә могаһәдә ясаша. Шул могаһәдә буенча большевик хөкүмәте, Һиндстанны коткарыр өчен, Төркестанда вә Әфганстанда ихтиляльче мөселман гаскәрләре хәзерләргә ярдәм итәчәк була. Шул ук могаһәдә буенча, Җәмал паша Әфганстанга йибәрелә, Әнвәр паша Русия эчендәге төрек кабиләләреннән, мөселман халыкларыннан гаскәр оештыру эше берлә Мәскәүдә кала. Фигъли эшкә керешүдән элек, большевиклар Аурупага каршы йодрык күрсәтер өчен Бакуда Шәрекъ милләтләренең съездларын ясыйлар. Монда Өченче Интернационал байрагы астында вә Әнвәр пашаның идарәсендә нинди зур куәт эшли алачакларыны күрсәтмәкче булалар. Зиновьев берлә бергә Балкан пашпурты берлә йөри торган Эпельбаум дигән бер яһүди Өченче Интернационалның рәисе сыйфаты берлә Әнвәр пашаны Бакуга алып килә, ләкин Бакуга Өченче Интернационал конгрәсенә5 җыелган вәкилләрнең йөздә туксан бишенең Әнвәр пашаны күрү берлә йөзләрендәге Интернационал пәрдәләре төшә дә, астыннан ап-ачык милләтчелек килеп чыга. Конгрә Әнвәр пашага патшаларга ителмәгән хөрмәтне итә. Бакуның азәри төрке, үзенең руслардан беренче коткаручысы күзе берлә күреп: «Паша, коткар безне руслардан!» – дип ялына, ялвара. Зиновьевның коты оча. Уеннан уймак чыгачакны күрә. Әнвәр паша үзе дә, большевикларның ышануы кимемәсен өчен, большевикларча бер нотык сөйли. Ләкин аның ул нотыгына әһәмият биргән беркем дә булмый. Мәскәү курка. Әнвәр пашаны, төрле вәкилләр берлә күрештермәс өчен, бик тиз Мәскәүгә алып китәләр. Шул мәнзарә большевикларга Әнвәр пашаның төрек халкы арасында никадәр хөрмәте барлыкыны күрсәтә вә аның берлә уйнауның бик авыр вә аны Төркестанга йибәрүнең кәҗәне кәбестә бакчасына кертү кебек булачагын сизенә. Шуңа күрә Әнвәр пашаның эшендә бу көн… иртәгә… башлана. Әнвәр паша үзе дә Бакуда күргәннәреннән вә Мәскәүдә күрешкән төрек-татар зыялылары берлә сөйләшүләрдән үзе Төркиянең идарәсе башында булганда һичбер әһәмият бирмәгән вә бирә алмаган Русия төркилегенең нинди зурлыгыны күзе берлә күрә вә сизә. Аңарда да шул көчне туплап, шуңарга хезмәт итү фикере нык йирләшә. Ул шул фикернең вә шул идеянең гашыйгы була. Шуның артыннан йөгерә. Мөһаҗирлектәге төрек җәмгыять хадимнәре берлә мөнәсәбәткә керешә вә аларны үз тарафына алырга тырыша. Русиядәге төрле төрек илләренә кармаклар сала. Күп вакыттагы эшләрендә булган кебек бу эштә дә әгъмале әрбәганың тышында зур вә мәһабәт бер план кора. Большевикларны таныганнарның, үзене яһүдиләрнең алдатачакларын сөйләүләренә дә илтифат итми. Ул үзенең гашыйк булган идеясенең сөйге исереклегендә дәвам итә. Большевиклар аның һәр адымыны тикшереп торалар. Хәфийяләре аша аның бөтен планнарын белеп торалар. Шуңа күрә аны һаман Төркестаннан ерак тоталар. Ләкин большевикларның Аурупадагы җиңелүләре аларга шәрекъ сәясәтене уйнарга мәҗбүр итә. Төркестанда да басмачылык куркынычлы бер төс ала. Большевиклар Әнвәр пашаны басмачы хәрәкәтене бастыруда корал итмәкче булалар. Аңарга әллә никадәр зур исемнәр берлә янына, алдына, артына әллә никадәр хәфийяләр тагып, Төркестанга җибәрәләр. Әнвәр паша, Бакудагы кебек тотып алып китүдән курыккангамы, тәшкиләтне тәмамламадан басмачылар ягына күчә. Большевиклар тарафыннан басмачылар эченә күндерелгән агентларның коткысы берлә, милләтче булган яңачы басмачылар ягына түгел, Шәрекъны яхшы белмәве сәбәпле, яңачылыкны руслык дип таныган ишаннар, мөридләр вә әмирчеләр арасына барып кушыла. Шушы беренче хата икенче хатаны тудыра. Ул үзен әмирче дип таныта вә милләтчеләрнең хәтерләрен калдыра. Большевиклар, әмир дошманнары яңачылар арасында эшләргә башлап аларга корал бирә. Өченче хата да үзен үзе тудыра. Әүвәлдә Әнвәр паша, гаскәри эшләрене ныклап кулга алмас борын, русларга каршы җәбһә тотып сугышу ысулын тота. Рус гаскәрендә җитешкән вә Әнвәр паша янына килгән төрле төрек-татар забитларының партизан ысулы берлә сугышу киңәшләрен мөнасиб булмый. Шулай да булса, Әнвәр пашаның басмачылар арасына чыгуы басмачы хәрәкәтене җанландыра. Анда чынлап бер интузиазм туа. Әнвәр пашаның байрагы астына ун меңләп мөҗаһид җыела. Беренче сугышлар шактый муаффәкыятьле була. Руслар бик күп үлә, вә бик [күп] йирләр Әнвәр пашаның кулына керә. Ләкин басмачылар арасындагы фикер төрлелеге һаман да эшкә борчулык ясый. Ул ара да булмый, большевиклар, Әнвәр паша берлә бер планда булган дип, Әфганстан гаскәрене юлга салучы Җәмал пашаны Тифлистә үтерәләр. Әнвәр пашаны күрше мәмләкәтләрдә дә дустсыз калдыралар. Шул арада большевиклар, инглизләр берлә аңлашып, Һиндстан ашасыннан Төркестанга корал кертүне бетертәләр. Әнвәр пашаның янындагы бәгъзе хаиннәр аша аның гаскәрләре эченә фетнә салалар. Үзләре бик зур гаскәр китереп, каты сугышка керешәләр. Әнвәр паша җиңелергә мәҗбүр була. Көчене рәтләргә вә яңа планнар корырга керешә. Ләкин бу юлы аңарга әмир тарафдарлары зур интригалар коралар. Аның бу планы да муаффәкыятьсез чыга. Ахырдан ул шәркый Бохарада әмирчеләр арасына сыгынырга мәҗбүр була. Анда үзен яңачы дип тотып ябалар. Янындагы иң ышанычлы унҗиде татар забитыны «яңачылар икән – ак патшага каршы кешеләр» дип атып үтерәләр. Әнвәр паша бу кара мөтәгассыйблар берлә ахырдан бераз аңлаша алса да, аның забитсыз калган низамсыз гаскәре таралган була. Ул берничә йөз кеше берлә партизан сугышы ысулына күчә. Төркестанның башка тарафларында да руслар, бик күп гаскәр китереп, бик зур акчалар тотып, басмачылыкның бил сөяген сындыралар. Басмачы хәрәкәте тәмамән бетмәсә дә, аның руслар өчен куркулы дәвере үтә. Бер сугышта Әнвәр паша да (тарихын өйрәнә алмадык) шәһид була. Аның янындагы төрек-татар газилары Әфганстанга, Иранга, Һиндстанга вә Төркиягә таралып бетәләр. Әнвәр пашаның үлүе большевиклар өчен зур бер бәйрәм була. Алар, аны Төркестан истикъляленең бер символы кебек күргәнгә, аның үлүендә үзләренең зур җиңүләрен күрәләр.

Шуннан соң Төркестанда тагы гыйсъяннар чыкмасын өчен вә Төркестан дигән тарихи исемене оныттырыр өчен, Төркестанны бүләргә керешәләр. Большевикның әмере берлә Бохараның бишенче корылтае 24 нче елның 20 сентябрендә, гүя Бохара халкының эшче вә ярлы дәһканнарының теләге буенча, беренче – бөтен Төркестанны аерым кабилә галәмәте берлә аерым Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Каракалпакстан, Кыргызстан ясарга, икенче – бу җөмһүриятләрне СССРның әгъзалары итеп кабул итәргә үтенә. Төркестан коммунист фиркасенең Үзәк Комитеты да 16 сентябрьдә шунда юк бер теләк бәян иткән булган. Харәзем дә шул ук фикерне бик мөнасиб итеп таба. Шулай итеп, иске патшалар заманасында ярты мөстәкыйль булган Бохара вә Хива ханлыкларыны Русиягә бөтенләй кушар өчен вә бер мәдәният берлә сугарылган, бер тел берлә сөйләгән вә бер тарихка бәйләнгән төрек көчене бетерер өчен, Мәскәү җәнаблары боларның үтенечләрен кабул итә. Төрекмәнстанның 14 миллионлы халкы корамалана, бүленә. 25 нче елда бу бүленү рәсми бер хәл ала. 3800000 халыклы Үзбәкстан җөмһүрияте, 600000 халыклы мохтар Таҗикстан өлкәсе, 1000000 нан артыграк халыклы Төркестан җөмһүрияте, бер миллионга якын халыклы Кыргызстан җөмһүрияте, 7000000 миллионга якын халыклы Казакъстан җөмһүрияте вә мохтар Каракалпак өлкәсе ясала. Төркестан исеме бөтенләй юк ителә. Бу өлкәләрнең барысының да эшенә фирка баш язучысы исеме берлә Мәскәүдән бер коммунист утыртыла. Аның янында декорация өчен йирле кешеләрдән хөкүмәт корыла. Бу идарәи тәкъсим беткәч, Төркестан тагы да Мәскәүгә ныграк бәйләнгәч, большевиклар әүвәлән мәдәниятән вә хәрәсән боларны бүлгәләргә тотыналар. Боларның барысыны да аерым-аерым милләтләр итеп игълан итәләр. Күрше төрек милләтләренең империализмыннан саклар өчен, бигрәк тә аларны Төркестанның бай тарихлы әдәбиятыннан озаклаштырыр өчен, аерым тел төзиләр. Шул аерым телләрдә аерым әлифбалар берлә матбугат мәйданга китерәләр. Гарәп әлифбасы бу бүленүне ныклап йирләштерә төсле күренмәгәнгә, бөтен төрек-татар халкыны латинлаштыруны алга сөрәләр. Төркестан халыклары өчен Мәскәүдә рус түрәләре вә патша миссионерлары дүрт-биш төрле әлифба хәзерлиләр. Шуларны Мәскәүнең көче берлә җәберләп кабул иттерәләр. Икенче яктан, яңачылар тарафыннан ихтиляль дәверендә ачылган вә күбәйгән милли мәктәпләрне дә «дини» исеме берлә ябарга керешәләр. Ничә йөз еллар буенча бөтен төрек-татар иленә меңнәрчә голяма җитештергән тарихи мәдрәсәләрне бетерәләр. Аларны исерек русларга вә рус фахишәләренә күңел ачу йорты вә кызыл чәйханәләр ясыйлар. Төркестанның зур мәдәни барлыгының вә бай тарихының аяклы шаһидлары булган бу мөәссәсәләрнең иске хөрмәтләрен халык күзеннән төшерер өчен мәсҗедләрне клубларга әверәләр. Аларны аракы кибете вә күңел ачу йире ясыйлар. Боларны бик төшенеп, рус миссионерларының юлбашчылыгы астында вә бер систем буенча эшлиләр. Боларны да тәмамлагач, бөтен Төркестанда «Ходасызлар» исеме берлә рус миссионерларыннан оештырылган мөәссәсәләр аша ислам дине берлә көрәшергә керешәләр. Шуларның кушуы буенча, үткән 28 нче елда Үзбәкстан хөкүмәте ислам дине өйрәтүне һәр йирдә манигъ итә. Таҗикстан хөкүмәте дә шуңа кушыла. Меңнәрчә имамнар, мөгаллимнәр тотып ябыла. Шулай ук икътисади тезгенне кулында тотар өчен, Төркестанны Мәскәү тирәсендәге фабрикаларга чимал эшләүче колония иттереп куялар. Анда Мәскәүнең теләгәне чаклы көчләп мамык чәчтереп, Төркестанның богдай ихтыяҗын Русиягә бәйләп куялар. Шулай итеп, Төркестанның икътисади көчене үз кулларына алалар. Хәзер монда большевиклар нәкъ патшалар заманындагы систем берлә мамык чәчүне күбәйтү, богдай вә ашамлык чәчүне аз итү сәясәтен тоталар. Аерма шунда гына: патша хөкүмәте мамыкка шактый зур акча бирә вә халыкның ашамлык, эчемлек алуына җиңеллек итә иде. Большевик хөкүмәте, мамыкны сугыштан элгәрегедән бик күп алса да, ашлык китерүне аның яртысына да җиткергәне юк. Элек дәһкан бер дисәтинә мамыкның акчасына 7–8 йөз пот богдай ала иде. Хәзер бары 60–70 пот кына алала. Шуңа күрә хәзер Төркестан, үз малына каршы кыйммәтенең унда икесен дә алалмаенча, Мәскәүгә коллык итмәктәдер. Бу коллык төрле ялган исемнәр берлә көннән-көн арттырыла вә тирәнәйтелә бара. Мәсәлән, бу ел Төркестанда вә Казакъстанда «кулак» берлә тартышу башланды. Аз-маз мал-туары булган кыргыз, казакъ вә төрекмән кулак игълан ителде. Аның мал-туары вә ашлыгы таланды. Алар совхоз, колхоз исемендәге төрле большевик оешмалары тирәсенә җыелган килмешәк русларга өләшенде. Бер бүлеге Мәскәүнең кирәгенә җибәрелде. Эре хайваннан сигез баштан артыгы алынды. Бу хайваннар берлә үзенең йортын, ашау-эчү вә кием-салымын карый торган биш алты балалы бу күчмә халыкның гаиләсе нишләячәк? Ул йә ачка үләчәк. Ул вакыт большевикның килмешәк русларына йире калачак. Яисә хәерче булып калачак. Ул чакта Ленин “пәйгамбәр”нең өммәте вә яңа пролетариат артачак. Кыскасы, ничек тә булса большевикка файда. Үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын. Болар Төркестан халкына ничек тәэсир итә – аны сорап торасы да юк. Төркестан көннән-көн фәкыйрьләнә вә ярлылана. Көннән-көн аның икътисади тезгене Мәскәүнең кулына керә бара. Көннән-көн Мәскәү Төркестанга, теләсә, ашлык бирә вә аны яшәтә, теләмәсә, ашлык бирми вә аны ачка үтерә ала торган хуҗалык вазгыяте ала. Ләкин шушы хәлләр сәяси яктан төркестанлының тәрбиясенә бик зур файда да китерә. Аның руска каршы калган бөтен ышанычы бетә. Ул, электән кара русны күреп таныган кебек, хәзер кызыл русны да шулай белеп бетерә. Ул үзеннән-үзе һич сөйләмәенчә, язмаенча, үзе теләгәнчә утырыр, үз иленә-суына хуҗа булыр вә русның кәефе өчен генә үлмәс өчен бер генә юл барлыгын, истикъляль юлы гына икәнен күрә. Төркестанлының укыганы-укымаганы шул фикердә берләшә. Аның хәтта коммунист булып йөргән азгын балалары да шуннан башка юл юк икәнен игътираф итәргә мәҗбүр була. Шуның өчен бу көнге большевик хөкүмәте Төркестандагы золымы вә талавы берлә халкымызны бик авыр бер хәлгә төшерсә дә, нәтиҗәдә ул истикъляльчеләрнең тегермәненә су агыза. Төркестан өчен истикъляльдән башка юл юктыр дигән фикерне бөтен төркестанлының башына көчләп кертә. Шуңа күрә Төркестанның бөтен самими балалары, кирәк мәмләкәтнең эчендә булсын, кирәк тышында булсын, шул юлда тырышалар, шул истикъляльне тизрәк кулга алыр өчен җан аталар. Бу көннең без уйлаганнан да тиз булачагына без иминмез. Без, Идел-Урал балалары, Төркестанның бу бәйрәмен үземезнең бәйрәмемез итеп карыймыз. Төркестанның истикъляленә кавышуын башка төрек илләренең үз эшләренә үзләренең хуҗа булуы вә истикъляльләренә кавышуының бисмилласы дип ышанамыз. Шул мөкаддәс көннең тизрәк тууына кулымыздан килгән бер көчне дә кызганмыйча тырышамыз.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

Русиянең киләчәге (Иске патшалар заманында…). «Милли юл» журналының 1929 елгы 6 нчы (12 март) санында («Сәяси кыйсем»ендә) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.  Исеме алдыннан «4 соңы» диелгән.

 Ширмөхәммәд командасындагы басмачылар… – Ферганә төбәгендә Ширмөхәммәд бәк (Курширмәт) җитәкчелегендәге басмачылар 1920 елда аеруча актив кораллы көрәш алып баралар. Әмма 1921 елга кергәч, басмачыларның эре отрядлары Кызыл Армия көчләре тарафыннан җиңелүгә дучар була. Көзен Ширмөхәммәд Әфганстанга эмиграциягә китә.

 …әмир Галимулла ханны кайтарып… – сүз Алим хан исеме белән мәгълүм Сәед Мир Мөхәммәд Алим хан (1880–1943) турында бара.

 Әнвәр вә Җәмал пашалар... – сүз госманлы дәүләтенең сәяси һәм хәрби эшлеклеләре Әнвәр паша (1881–1922) һәм Җәмал паша (1872–1922) турында бара. Алар, «Иттихаде тәрәкъкый» партиясенең лидерлары буларак (Тәлгать паша белән берлектә), 1914–1918 елларда Госманлы дәүләтендә хакимиятне үз кулларында тоталар. Әнвәр паша басмачылар ягына чыга һәм үтерелә.

 Бакуда Шәрекъ милләтләренең съездларын ясыйлар. – Шәрекъ халыкларының I съезды Бакуда 1920 елның 1–8 сентябрендә уза. Съездның эше белән Григорий Евсеевич Зиновьев (1883–1936) җитәкчелек итә.

 …Бакуга Өченче Интернационал конгрәсенә… – Коммунистик Интернационалның III конгрессы 1921 елның 22 июнь – 12 июлендә Мәскәүдә уза.

 Бу өлкәләрнең барысының да эшенә фирка баш язучысы исеме берлә… – СССР составына кертелгән (союздаш) республикаларның һәрберсендә Коммунистлар партиясенең (ул вакытларда ВКП(б) ның) республикадагы Үзәк Комитеты булып, аны беренче секретарь җитәкләгән. Партия баш язучысы дигәндә шул вазифадагы кеше истә тотыла. Аларны билгеләү (республиканың үзендә сайлау үткәрелсә дә) Үзәк Комитет кулында була.

 

  Иэтиляфчы дәүләтләр – Антанта дәүләтләре.

  Тәгъкыйб ителүләре – эзәрлекләнүләре.

  Ике раддә – ике төрле, ике яклы.

  Зәмин – нигез.

  Фигъли – практик.

  Мәнзарә – күренеш.

  Әгъмале әрбәганың тышында – арифметик дүрт гамәлнең тышында.

  Хәфийяләре – шымчылары.

  Җәбһә – фронт.

  Мөнасиб – яраклы.

  Мөҗаһид – дини тарафдарлар.

  Муаффәкыятьле – уңышлы.

  Забитыны – офицерын.

  Мөтәгассыйблар – фанатиклар.

  Низамсыз – тәртипсез.

  Газилары – сугышчылары.

  Мөҗаһид – дини тарафдарлар.

  Муаффәкыятьле – уңышлы.

  Забитыны – офицерын.

  Мөтәгассыйблар – фанатиклар.

  Низамсыз – тәртипсез.

  Газилары – сугышчылары.

  Мохтар – автономияле, бәйсез.

  Идарәи тәкъсим – идарәне бүлгәләү.

  Әүвәлән мәдәниятән вә хәрәсән – башлыча мәдәни һәм цивилизацион җәһәтләрдән.

  Мөәссәсәләрнең – оешмаларның.

  Манигъ итә – тыя.

  Игътираф итәргә – танырга.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 34-42.

Җавап калдыру