Русиянең киләчәге [4]

Ничә йөз еллардан бирле төрек мәдәниятенең үзәге булып килгән Төркестан, бөтен төреклек өчен ана йорт саналган кебек, бу көндә русларның пычратуларына карамастан, үзлеген иң нык саклап килгән төрек йортыдыр. Мондагы мәдәният төрекнең үзенеке булган кебек, бу зур бай өлкәнең яшәүчесе дә тәмамән төрек кенә диярлек. Ундүрт миллионлык бу халык арасында бик аз гына башка милләтләр (таҗиклар, руслар, әфганнар вә яһүдиләр) яшәсә дә, мәмләкәтнең бөтен тормышына, бөтен төзелешенә төс бирүчеләр – үзбәк, казакъ, кыргыз, төрекмән вә каракалпак исемнәрендә йөртелгән төрек балалары гына. Бу бай өлкәне алыр өчен руслар ике йөз елга якын төрле сугышлар ясаган кебек, арадагы кабилә аермаларыны корал итеп, бик күп хәйлә вә интригаларга да баш органнар вә моннан алтмыш еллар элек бөтен Төркестанны куллары астына кертә алганнар.

Русларның Төркестанда татбикъ иткән сәясәтләре – Идел-Урал буенда, Кавказ вә Кырымда тоткан сәясәтенең гел үзе генә, ягъни төрек халкының күпчелеген бетерү, төрекләрнең хуҗалыгын киметү, мәмләкәтнең чын хуҗаларын икътисадән Мәскәүгә кол итеп, сәясәтчә азчылыкта калдыру вә үзенең побы, аракысы берлә кара халыкны, мәктәбе вә музыкасы берлә укыган халыкны руслаштырудыр. Ләкин бу мәмләкәт бик бай вә Русиянең санагатенә бик кирәк булган мамыкны үстерә торган булганга, мондагы рус сәясәтенең җан ноктасы икътисади тезгенне кулга алудыр. Монда ясалган тимер юллар, мондагы җир сәясәте (бөтен вәкыфларны алганнан соң, бөтен йирне патшаныкы итеп игълан итү), мондагы сулау-сугару эшләренең корылышы, монда таба рус мөһаҗире ташу – һәммәсе дә шул сәясәткә хезмәт иттерелгән. Шуңа күрә Русиядә патшалар идарәсенең бераз иреклерәк булган заманасында да Төркестанда иң кара вә иң кысынкы бер сәясәт татбикъ ителгән. Мондагы халыкның аңы артудан, монда яши торган төрле төрек кабиләләренең «берлек»ләрен аңлаудан курыкканга, ул анда милли мәктәпләрнең дошманы киселгән. Төркестан мәктәпләренең мөфәттише саналган миссионер Остроумовның юлбашчылыгы астында яңа ысул мәктәпләренә һич көн күрсәтелмәгән. XX йөз елның башларында мәрхүм Исмәгыйль бәкнең тәэсире берлә яңа ысул мәктәпләре ачыла башлагач, ул, Төркестанның аңсыз муллаларын җыйнап, алардан яңача укытуның шәригатькә хилаф икәненә фәтва тараттырган иде. Соңыннан шул фәтваны хөкүмәт көче берлә татбикъ иттергән иде. Руслар берлә өч йөз ел көрәшеп килгән Идел-Урал татарларының Төркестанда йорт вә җир, су алуларын тыйган иде. Идел-Урал буенда яңача уку башланып, шундай яңача укытучы егет вә кызларымыз Төркестан вә Казакъстанга килә башлагач, аларны анда укытудан тыйган вә Төркестандагы иске мәдрәсәләрне үзенең саклавы астына алган иде. Шул сәясәтнең нәтиҗәсе булып, ундүрт миллион халык яшәгән Төркестанда рәсми хөкүмәт гәзитәсеннән башка матбугатка аз гына да ирек бирелмәгән иде. Шуңа күрә Төркестан 17 нче ел ихтиляленә хәтле Идел-Урал матбугаты берлә генә канәгатьләнеп килергә мәҗбүр булды. Зур дөнья сугышы вакытында Төркестан халкы гаскәргә алынмаганга вә Төркестанның мамыгы, җифәге вә йимешләре Русиядән бик күп акча китергәнгә, андагы халыкның байлыгы күзгә күренеп күтәрелә башлаган иде. Шул вакытларда Русиянең сугышта җиңелүе Төркестанда милли тәшкиләтләрнең йирләшүенә урын хәзерләгән вә анда төрек берлеге вә руска дошманлык хисене тарата башлаган иде. Моны сизеп, өреккән патша хөкүмәте, ничек дә булса Төркестанны борчу вә көчсезләндерү өчен чара эзләргә тотынган вә бер дә кирәкмәгәнгә 16 нчы елда Төркестан вә Казакъстаннан бер миллион кадәр халыкны кара эшче иттереп җыйнарга әмер чыгарган иде. Һәм дә ул әмерне шундай ямьсез вә мәгънәсез иттереп татбикъ итте, Төркестанда Җизак шәһәрендә вә Казакъстанда Йидесу өлкәсендә баш тартулар булды. Бу баш тартулар Җизакта Иванов-Ринов тарафыннан искиткеч вәхшилек берлә бастырылды. Сугышта нимесләргә каршы бер эш дә эшли алмаган рус әфисәрләре мондагы коралсыз халыкка каршы бөтен батырлыкларын күрсәттеләр. Шәһәр дүрт яктан тупка тотылды. Качкан халыкның аркасыннан һава көймәләре җибәрелеп, өстләренә бомбалар яудырылды. Җидесудагы баш тартышлар тагы да озак сөрде. Анда русларның берничә алайлары казакълар берлә мәшгуль булды. Ахырдан бу казакълар Кытай чигенә качып чыгарга мәҗбүр булдылар. Кара эшче иттереп, лашманчы исеме берлә гаскәргә алынган бу бер миллионлык төркестанлылар эчке Русиянең бөтен шәһәрләрен тутырдылар. Болардан файдаланыр өчен бер план булмаганга, бу халык юк йиргә бер шәһәрдән икенчесенә гиздерелделәр. Төркестанлылар Русиянең каты кышына өйрәнмәгәнгә вә суыкка каршы киемнәре булмаганга бик туңдылар, йончыдылар вә чирләделәр. Казакълар бер дә атка атланмыйча йөрмәгәнгә вә бөтен гомерләрен саф һавада үткәрергә алышканга, эчке Русиянең сасы шәһәр тормышы аларга бик авыр килде, боектылар, ябыктылар вә чирләделәр. Идел-Урал төрек-татарлары үзләре русның мобилизациясе берлә җончып беткән булсалар да, бу кордашларына ярдәмгә җитешергә ашыктылар. Аларны саклар өчен мөәссәсәләр мәйданга китерделәр. Аларны чирдән, русның пычрагыннан вә фәхешеннән ерак тотарга тырыштылар. Ихтиляль башлангач та, аларны өйләренә кайтарып җибәрергә хезмәт иттеләр.

17 нче ел ихтилялен Төркестан бик хәзерлексез каршы алды. Күптән хәл ителеп бетәргә тиеш булган яңалык вә искелек мәсьәләләре әле дә чишелмәгән иде. Хатын-кызның азатлыгы мәсьәләсе әле мәйданга да куелмаган иде. Милли матбугат әле дә халык арасына таралып өлгермәгән иде. Төркестанның зыялысы рус түрәләре илә аларның тылмачларыннан, рус миссионерлары илә Төркестанның дамеллаларыннан мөрәккәб карагруһка караганда бик зәгыйфь иде. Бигрәк тә мохтариятларын азмы-күпме саклап килгән Бохара әмирлегендә вә Хива ханлыгында хәлләр бик авыр иде. Рус революциясе булып Николай тәхеттән төшкәч, бу вассал әмирлек вә ханлыкларның аз гына аңнары булса, тотачак юллары билгеле иде – үзләрене Русиягә бәйләгән йепне өзеп, истикъляльләрен игълан итү, үз мәмләкәтләрен саклау юлына керешү! Ләкин боларның хөкүмәтләре шулкадәр мескен иде, алар бик озак вакытка чикле, әле һаман Николайны үзләренең сакчысы белеп, аның тәхеткә кире кайтуын көтеп тордылар. Мувәкъкать хөкүмәтне дә курка-курка гына таныдылар. Төркестанның бу авыр хәле алдында Идел-Урал төркенең вазифасы тагы да зур иде. Ул Төркестанга ярдәмдә булуны үзенең вазифасы итеп эшкә кереште. Бохарада беренче мәртәбә 1917 ихтиляленнән соң «Яшәсен хөррият, яшәсен гадәләт!» шигарьләре берлә байраклар күтәреп, урамнарга төрек-татарлар чыктылар. Беренче мәртәбә хатын-кызы бергә әдәби кичә ясап, Мөҗара яшьләренә үрнәк булдылар. Беренче мәртәбә әмиргә барып, кануне әсаси игълан итүне таләп иттеләр. Берничә көннән соң Бохараның дамеллалары, кара халыкны, әмир янындагы патшаның киңәшче русларының ярдәме берлә тагы кызыл байраклар күтәреп: «Яшәсен хөррият юк, яшәсен гадаләт юк! Каһәр улсын яңачылар!» – дип, урамнарны тутырып йөргәндә, беренче уларак төрек-татар канын агыздылар, озак илдән кардәшлек бурычын үтәем дип килгән татар мөҗаһидләрене үтерделәр. Кара русның коткысына алданып, саф Бохара яшьләренең каны берлә аларның каннарын бергә буядылар. Шулай итеп, боларның тормыш берлекләренә нигез салдылар. Төркестанның башка тарафларында да бу хәзерсезлекләр күзгә ташланды. Ташкентта шәһәр сайлауларында «иске»ләр, «яңа»ларга каршы руслар вә Николайның түрәләре миссионерлар берлә бергәләп сайлауны алып бардылар вә шәһәр идарәсен кара русларга бирделәр вә яңаларны азчылыкта калдырдылар. Ихтиляльнең кузгаткан мәсьәләләре арасында хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе дә булганга, сайлаулар бөтен халыкның хакы итеп игълан ителгән иде. Төркестан хатын-кызының сайлауга катышып-катышмавы бер милли мәсьәлә булган иде. Русларның җиңелүе моңарга бәйле иде. Шуның өчен яңалар хатын-кызның хокуклы булуы тарафында иде. Искеләр вә дамеллалар, монда да шәригатьне эшкә йибәреп, рус миссионерларының коткысы берлә халык эченә фетнә салдылар. Шуларның барысына да туры юл бирергә, аңламаганнарына аңлатырга, голямасына голямача иттереп аңлатырга кирәк иде. Казан ул вакытта да Төркестанга ярдәмгә килүне үзенең бер эше итеп исәпләде. Үзенең иң атаклы галимләреннән Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләрене Төркестан голямасыны димнәргә вә аңлатырга күндерде. Аның берлә бергә Төркестан яңаларына ярдәмдә булу өчен берничә яшьне дә йибәрде. Төркестан губернаторлыгы бетерелеп, аның урынына Төркестан комитеты төзелергә вә Үзәк бюрога төрек гонсырының күбрәк керүенә тырышылды. Казан бу эштә дә үзенең атаклы сәясиләреннән Садри Максудины шул һәйәткә әгъза итеп сайлады. Шулай итеп, Төркестанда булган бөтен эшләрдә Идел-Урал татары, кардәшчә катышып, кулыннан килгән ярдәмне итеп килде. Ләкин Төркестанда хәзерлек зәгыйфь булганга, милли көчләр идарәне кулга ала алмадылар. Шул бушлыктан файдаланып, Төркестанны талар өчен килгән рус түрәләре вә рус эшчеләре, андагы рус гаскәрләренә таянып, «Гаскәр вә эшче вәкилләре киңәше» дигән бер нәрсә кордылар. Шуның башына Фридман вә Пройда дигән ике кеше утырып, Төркестанның патшасы булып алдылар. Төркестан милли юлдан чәверелде. Милли фикер вә милли аң тарафдарлары булган яңачылар вә аларга ярдәмгә килгән Идел-Урал төрек-татарына зәмин авырайды. Алар берәм-берәм өмидсезләнеп эштән озаклаштылар.

Русиядә революция тирәнәеп китте. Учредительный собраниегә сайлау башланды. Төркестан үз угыллары берлә бергә үк кавказлы, кырымлы вә идел-ураллы әллә никадәр җәмәгать хадимнәрен үз листәсенә кертте. Ул бу хәрәкәте берлә төркестанлылар милли юлда бөтен төрек илләре берлә бергә икәнен, үзенең эшләрендә кардәш кабиләгә таянганын күрсәтергә теләде. Большевизм дәвере башланды. Төркестанның бөтен халкы большевикка хилаф булганы хәлдә, баягы «Гаскәр вә эшче вәкилләре киңәше» большевикларга дуст чыкты. Ташкентта да большевизм игълан итте. Рус түрәләре, рус гаскәре вә рус эшчесе күпчелек ясаган Ташкент шәһәрендә большевиклар берлә эш күрә алмаячагын белгән Төркестанның яңачылары Мостафа Чокай углы тирәсендә Хокандта бер милли хөкүмәт коралар. Идарә төзү вә гаскәр хәзерләү эшенә кызулап керешәләр. Ләкин большевикларга каршы торырлык көч ясап өлгермәстән, большевиклар аларга һөҗүм итә вә милли хөкүмәтне төшерә. Моннан соң Төркестанның башына бәла өстенә бәла килә. Чөнки Төркестандагы иске патшалар хөкүмәте Төркестанда бик күп мамык җитешдертер өчен андагы богдай чәчүне бетертү сәясәтен йөретә иде. Буның өчен Төркестанга Русиядән богдай китереп, Төркестан богдаеннан очсызга саттыра вә мамыкка күбрәк акча бирә иде. Бу хисап берлә Төркестан дәһканы бер дисәтинә мамык чәчсә, 8–9 йөз сум акча ала иде. Бу акчага 7–8 дисәтинәгә чәчелеп алынган богдайны сатып алала иде. Шуңа күрә дәһкан, богдай чәчүне ташлап, аның урынына мамык игә башлаган. Элгәре Төркестанның богдае, арпасы үзенә йитәрлек булса да, богдай йиренә мамык игү арта төшкәч, Төркестанның икмәккә мохтаҗлыгы да артты. 15 нче елда Төркестан Мәскәүгә 17 миллион пот мамык биреп, аңа каршы 200 миллион сум акча алган иде. Ләкин үзенең богдай кирәге дә 25–30 миллион потка чыккан иде. Большевизм чыгып, Русиядә башбаштаклык башлангач та, тимер юллары, су юллары эштән чыкты. Большевиклар, идарәне алу вә саклау берлә мәшгуль булганга, мамык алуны исенә дә китермәде. Төркестан мамыгын башка йиргә сатарга өйрәнмәгәне кебек, сугыш дәвам иткәнгә, бу мөмкин дә түгел иде. Шуның өчен Төркестанда мамык ятып калды. Юллар бозык булганга, богдай да килмәде. Төркестанда ачлык башланды. Аз-маз килгән икмәкне Төркестан большевиклары гаскәрләре берлә талап алып, үзләреннән калганны андагы русларга бирәләр иде. 18 вә 19 нчы елларда искиткеч ачлык дәвам иткәнгә, бөтен милли көчләр ачлык берлә тартыштылар. Төркестанның бәгъзе йирләрендә халыкның өчтән бере үлеп бетте. Ике миллион баласыны ачка үтергәннән соң, Төркестан, ике елдан соң үз йиренә үзе чәчкән богдай өлгергәч кенә, ачлыктан котылды. Шушы ачлык сәбәпле большевикның төрле фронтларда сугышып бик борчылган шушы вакытында форсаттан файдаланып, идарәне үз кулына ала алмады. 20 нче елда большевик буш кул берлә Төркестанга ташланды. Анда әле уңмаган Бохара әмирлеге һаман үзенчә яшәп тора иде. Форсаттан файдаланып, бөтен Төркестанны берләштереп, русларга каршы бер саф корачак йирдә большевиклардан качып килгән кара рус забитларының сыгыначак бер урыны булган иде. Төркестанның җәдид хәрәкәтен һич тә аңламаган иде. Билгакес, яңаларга каршы начарлыгын арттыра гына бара иде. Большевикларның да теләгәне шул иде. Чөнки ул, Бохараның яңачыларына тарафдар булган булып, әмиргә каршы баш күтәрергә вә идарәне үз кулларына алырга мәслихәт итте вә аларга шул яхшы эштә ярдәм итәчәк булды. Кайбер яңачылар русның хәйләсенә алдандылар. Большевик гаскәренә таянып, әмиргә каршы баш күтәрделәр. Бераз сугышып, әмир җиңелде вә Әфганстанга качты. Бохараның идарәсе башына сүздә җәдид утырды. Ләкин Бохараның казнасындан 140 миллион сумлык алтынны, чиксез күп көмеш вә асылташларны, хисапсыз күп җефәк, палас вә каракүл кебек кыйммәтле нәрсәләрне большевиклар Мәскәүгә алып киттеләр. Хивада да шул ук хәлләр булды. Хәтта Хива ханы качып та өлгерә алмады, руслар кулында җан бирде. Шулай итеп, мөстәкыйль Бохара Халык Җөмһүрияте игълан ителде. Бу җөмһүрият исеменнән Юлдаш Зелман Мәскәү хөкүмәтенең вәкиле Юлдаш Илман берлә бер дустлык могаһәдәсе ясадылар. Бохара Халык Җөмһүриятенең саклануын рус гаскәренә тапшырдылар. Бу вакытка кадәр исән калган Бохара мәмләкәтен баштанаяк таладылар. Җефәк чапан кимәгән рус солдаты вә ияренең астына палас салмаган рус атлысы калмады. Төркестаннан Самарга чаклы булган тимер юл буе бөтенләй Бохарадан таланган мал берлә тулды. Бохара чапаны, Бохара паласы, Бохара җефәге, Бохара көмеш күләме бөтен базарларны, талчукларны тутырды.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

Русиянең киләчәге 4 (Ничә йөз еллардан бирле…). «Милли юл» журналының 1929 елгы 5 нче (1 март) санында («Иҗтимагый вә сәяси кыйсем»ендә) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды. Мәкаләнең исеме алдыннан квадрат җәяләр эчендә «4» саны басылган. Бу «Русиянең киләчәге» дип исемләнгән мәкаләләрнең 4 нчесе икәненә ишарәли.

 миссионер Остроумов – Николай Петрович Остроумов (1844–1930 дан соң), рус тарихчысы, этнограф, археолог, Төркестанда мәгариф эшләрен оештыручы, миссионер; халык училищелары инспекторы, укытучылар семинариясе, классик ирләр гимназиясе директоры булып эшләгән.

 …Исмәгыйль бәкнең тәэсире берлә... – сүз күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, нашир һәм журналист, педагог Исмәгыйль Гаспринский (1851–1914) турында бара. Ул, 1893 елда Төркестанга килеп, яңа ысулдагы мәктәпләр булдыру фикерен алга сөрә. 1908 елда исә Ташкент җәдидчеләре Бакчасарайда Гаспринский белән очрашалар. Шул ук елда Гаспринский кабат Төркестанга килә, монда җәдидчә укытуны башлап җибәргән мәгърифәтчеләр белән очрашып сөйләшә. Ул «Тәрҗеман» газетасында Төркестандагы хәлләр турында мәкаләләр һәм «Төркестан голямасы» исемле китап та бастырган.

 Төркестанда рәсми хөкүмәт гәзитәсеннән башка… – 1870–1882 елларда Ташкентта Төркестан генерал-губернаторлыгы тарафыннан беренче төрки газета – «Төркестан вилаяте» чыгарыла.

 …Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләрене Төркестан голямасыны димнәргә вә аңлатырга күндерде. – Г. Баруди (1857–1921) җитәкчелегендәге бер төркем Февраль революциясеннән соң Төркестанга юнәлә һәм зур шәһәрләрдә дини һәм милли мәсьәләләргә караган аңлатулар алып бара, аерым алганда, мөселман хатын-кызларының шәригать буенча тормыштагы урыннары турында сөйли.

 …Садри Максудины шул һәйәткә әгъза итеп сайлады. – Анда кадетлар партиясе әгъзасы С. Максуди (1878–1957) бары тик кадетлар партиясе генә мөселманнарга үз язмышларын үзләре хәл итүгә ярдәм итә алачак дип санаган. Төркестан комитеты, Ташкенттагы Эшче һәм солдат депутатлары советы вәкилләре белән конфликтта булып, аз вакыт кына яшәп калган. С. Максуди исә, алар белән уртак тел табу мөмкинлеге булмагач, Ташкенттан китеп бара.

 …Мостафа Чокай углы тирәсендә Хокандта бер милли хөкүмәт коралар. – Мостафа Чокаев (1890–1941), казакъ җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтчесе, галим, икътисадчы, социолог, публицист, Төркестан бәйсезлеге өчен көрәшүчеләрнең җитәкчесе. 1917 елның декабрендә җыелган Бөтентөркестан корылтае Хоканд автономиясен төзи. Аның беренче президенты итеп Мөхәммәдҗан Тынышбаев, аннары бертавыштан М. Чокаев сайлана.

 

 

  Татбикъ иткән – килештергән; монда: эшләгән.

  Мөфәттише – инспекторы.

   Алайлары – төркемнәре.

  Мөрәккәб – җыелган.

  Шигарьләре – лозунглары.

  Кануне әсаси – төп канун.

  Голямасына голямача – галимнәренә галимнәрчә.

  Листәсенә – исемлегенә.

Билгакес – киресенчә.

 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 27-34.

Җавап калдыру