Русиянең киләчәге (Кавказ – җәгърафия ягыннан…).

Кавказ – җәгърафия ягыннан Русиягә бәйләнмәгән кебек, этнографи, мәдәни вә хәрси яктан да Русиягә бөтенләй башка бер өлкә. Аның Русиягә бәйләнүе бер дә табигый сәбәпләр аркасында булмаган. Кавказда яшәй торган христиан милләтләрдән гөрҗи вә әрмәниләрнең дини хисләре миллият хисләреннән өстендә булган чакта (XVIII гасырда) гына бу тарихи хата килеп чыккан. Менә шушы хатадан руслар, файдаланып, үзләренең империализм фикерләренең Кавказда йирләшүенә тырышканнар. Кавказ христианнарын яклау исеме берлә башлаган бу хәрәкәт ике гасырга якын тартышудан соң, нәтиҗәдә Кавказны бөтенләй руслар кул астына кертеп бетергән. Руслар, үзләренең ике башлы кара кошларыны Кавказның тауларына да, яланнарына да йирләшдереп бетергәч, гөрҗи вә әрмәниләр берлә булган христианлык берлеген онытканнар. Аларны да азәри төрекләрене вә дагстанлы мөселманнарыны изгән кебек үк изәргә тотынганнар. Бөтен мохтариатларыны бетереп [1801 дә гөрҗи хөкүмәте бетерелгән]1, аларны да руслаштырырга башлаганнар. Шуңарга күрә Кавказның бөтен милләтләре арасында русларга каршы “көчләүче” дигән бер фикер йирләшеп йиткән. Кавказда XIX гасырда гыйсъян артындан гыйсъян чыгып торган. Дагстанның мәшһүр каһарманы шәех Шамилнең җиңелүеннән соң [1852 ел, 25 август] бөтен Кавказ рәсмән Русиянең бер вилаяте булып китсә дә, анда рус рухы һаман да ят булып калган. Бөтен хөррият тартышуларында Кавказның барча балалары, чыннан катышып, иске Русиянең төрмәләрен, сөргеннәрен тутырып килгәннәр.

1917 революциясеннән соң үзләренең Русиядән аерылыгын вә үзлеген иң нык аңлаган халык, шөбһәсез, Кавказ милләтләре булгандыр. Алар төрле сәяси сәбәпләрдән, бигрәк тә рус демократиясенә ышанулары бетмәгәнлектән, Мувәкъкать хөкүмәт заманында Русиядән аерылырга омтылмаган булсалар да, большевиклар Учредительный собранияне куар- кумас истикъляльдән башка юл булмаганны сизгәннәр иде. Ләкин беренче дәвердә Кавказның зур милләтләре булган гөрҗиләр, азәриләр вә әрмәниләр берләшеп, Көньяк Кавказ өчен аеры бер мәҗлес мөәссәсен ясап, бер мәмләкәт төзергә теләсәләр дә, бу фикер ул вакыт бик өлгермәгәнгә, бу халыклар берсе артындан берсе истикъляльләренә сарылганнар иде. 1918 елның 11 маенда дагстанлылар беренче булып истикъляль игълан иттеләр. Шул ук елда 26 майда гөрҗиләр, 28 майда азәриләр, бераз соңра әрмәниләр истикъляль байракларын күтәрәләр. Бу вакытларда руслар берлә төрекләрнең Кавказ чигендәге сугышлары рәсмән беткән булса да, чынлап караганда дәвам итеп тора. Шул вакытта мөселман динле вә көнчыгыш мәдәниятле булган азәриләр вә дагстанлылар берлә христиан динендәге гөрҗи, әрмән вә рус казаклары арасында бик күп аңлашылмаулар булып килә. Шушы аңлашылмаулар Кавказның русларга каршы бер җәбһә булып бара алмауларына сәбәп була. Шул аерымлыктан файдаланып, русларның агы да, кызылы да Кавказ халыкларын бер-берсенә каршы хәрәкәт иттерергә тырышалар. Шул сәбәпле азәри вә әрмән, гөрҗи вә әрмән сугышлары башлана. Дагълылар берлә казакълар сугыша. Ахырыннан большевик яклы, Деникин яклы итдереп, халыкның фикерләрен бутап, Кавказның истикъляльгә сусаган балаларына дәүләт машинасыны корырга форсат бирмичә, анархияне дәвам итдерергә маташалар. Истикъляльләрене игълан иткән гөрҗиләр, азәриләр вә шимали кавказлылар төрекләр берлә мөзакәрәгә керешәләр вә алардан истикъляльләрене тасдыйк иттерәләр. Азәриләр вә шимали кавказлылар, рус куәтләрен мәмләкәтләреннән куар өчен, төрекләрдән ярдәм сорыйлар. Шулай итеп, төрекләрнең Көньяк вә Төньяк Кавказдагы хәрәкәтләре башлана. Йосыф Гыйззәт пашаның гаскәрләре Төньяк Кавказдан русларны себереп чыгара. Гәнҗәгә-Нури вә Бакуга Хәлил пашалар керәләр. Шул рәвешле Гөрҗестан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан вә Төньяк Кавказ мөстәкыйль җөмһүриятләре мәйданга килә. Бу хөкүмәтләр, күршеләре берлә могаһәдәләр ясап, мәмләкәтләрен истикъляль нигезендә корырга керешәләр. Ләкин шушы кору эше бетмәс борын, бер зур вакыйга мәйданга килә: нимесләр вә аларның иттифакчылары, төрекләр җиңелүне кабул итеп мөтарәкә ясыйлар (1918 ел, ноябрь). Төрекләрнең ярдәме берлә истикъляльләренә кавышкан бу халыкларның хәлләре начарлана. Төрек гаскәрләре җиңелгәч, аның урынына Иранда калган рус гаскәрләре инглизләр командасында Кавказга аяк басалар. Инглизләр әмре вакыйг алдында баш ияргә теләсәләр дә, рус гаскәрләре вә аларның җанараллары Кавказны вә бигрәк тә Бакуны Мәскәүнең бер кисәге итеп карыйлар. Андагы мөстәкыйль хөкүмәтләрне танымыйлар. Фетнәләр ясыйлар. Ахырында Версай могаһәдәсе Кавказдагы бу хөкүмәтләрне таныганлыктан, рус җанараллары ул җирләрдән чыгалар. Төньяк Кавказга барып, интригаларын анда өйрәтә башлыйлар. Аларны борчып, хөкүмәтләрен ныгытырга ирек бирмиләр. 1919 ел Гөрҗестан вә Азәрбайҗан өчен яхшы үтә, боларда хөкүмәт машинасы корылып өлгерә. Мәмләкәтне сакларга гаскәр хәзерләргә керешәләр. Деникин вә большевиклар бер-берсе берлә сугышта булганга, болар рәхәт эш күрәләр. Ләкин Тимерханшурадагы Төньяк Кавказ хөкүмәте ныклап урынлаша алмый. Ахырында большевиклар Деникин вә Колчакны җиңәләр. Идел аша Хәзәр диңгезеннән вә корыдан Кавказга таба киләләр.   Кубан казакларының бер кыйсемен үзләренә ияртәләр. Төньяк Кавказга әүвәлән интрига берлә, соңындан гаскәр көче берлә катыша башлайлар. Озын сугышлардан соң Төньяк Кавказның истикълялен бетерәләр (1919 җәендә). Азәрбайҗан вә Гөрҗестан, үз эшләре берлә бик мәшгуль булганга, Төньяк Кавказга ярдәм итә алмыйлар. Ялгыз башына калган Төньяк Кавказ җиңелә. Ул вакытлар большевизиядә чиктән тыш фәкыйрьлек башлана. Лампа мае, җир мае бетә. Ут арбалары, парахудлар вә фабриклар бик авыр хәлгә төшәләр. Русиядәге бөтен машиналар тукталыр хәлгә киләләр. Җир вә лампа майлары һава берлә су хәтле кирәкле була. Шуңа күрә Бакуны алырга карар кыйлалар. Ләкин җир маеның большевикларга бик кирәкле булганын белеп, Аурупа моңа ирек бирмәскә, инглиз, француз вә итальяннар гаскәрләре берлә каршы килергә тырышачак. Кавказның бөтен халыклары да большевикка җан бирәчәк булган Бакуны бирмәс өчен, җаннарын бирергә разый булып сугышачаклар дип төшенәләр. Үзләренең арыган вә сәләмәләнгән гаскәрләренә бик авыр булачак дип, сугыштан качыналар вә хәйлә юлына сабалар. Ул вакытлар инглизләр вә иттифакчылары мөтарәкә шартлары хилафында Төркияне изәргә вә бүлгәләргә, үзләренә вә грекларга берәр кисәк биргәннән соң, зур бер Әрмәнстан ясарга вә Истанбулны да төрекләрдән алырга булалар. Моңа каршы төрекләрнең мәгълүм булган «Милли мисак» хәрәкәте6, истикъляль тартышулары башлана. Төркиянең бу тартышуыны бөтен мөселман дөньясы дустлык берлә каршы ала. Бөтен төрек илләре бу тартышка милли төрек намусы дип карый. Төрекләрне җәберләүдә юлбашчылык иткән инглизләргә бөтен ислам дөньясы дошман була. Большевиклар буннан бик оста файдаланалар. Алар Идел-Урал өлкәсендә, Төркестанда, Кырымда вә Кавказда инглиз дошманлыгы фикерен таратырга, үзләрене төрек дусты итеп күрсәтергә вә Анатулы хәрәкәтенә ярдәм итәмен дип сөйләнергә тотыналар. Бакуның капка төбенә, Дәрбәндкә килгәч, «Төркиягә ярдәм итәр өчен татар-башкорт гаскәрләре Азербайҗан чигенә килгәннәр, үтеп китәргә рөхсәт сорайлар» дигән ялган хәбәр тараталар. Азәри большевиклары бу турыда сөйләмәгән ялган калдырмыйлар. Бик күп төрек забитлары да бу ялганга ышаналар. Азәрбайҗан гаскәрендә зур урын тоткан бу забитлар Азәрбайҗан әфкяре гомумиясендә, бигрәк тә гаскәри куәтләренә тәэсир итәләр. Азәрбайҗан истикъляльчеләре, буның бер большевик манёврасы икәнен белсәләр дә, халыкка тәэсир итә алмыйлар. Азәри халкы: «Безне руслардан коткарган төрекләрне коткарыр өчен татар-башкорт гаскәрләре ярдәмгә килгән икән, боерсыннар, мәмләкәтемездән үтеп китсеннәр, без үземез дә барамыз!» – дип, хөкүмәтне кысрыклавы сәбәпле, Азәрбайҗан хөкүмәте большевиклар берлә сөйләшә. Бакуга кермәү шарты берлә шул татар-башкорт гаскәрләренең үтеп китүенә рөхсәт бирә. Төрек байрагы күтәргән сап-сары рус гаскәре һичбер каршылыксыз Азәрбайҗан эченә керә. Икенче көнне Бакуны килеп ала (1920 ел, 27 апрель). Бөтен Азәрбайҗанның милли мөәссәсәләрендә большевикның кызыл байрагы күтәрелә. Азәри төрекләренең истикъляль фикерләрен контрреволюция дип игълан итә. Азәрбайҗандагы милли хәрәкәтне бетерү вазифасы ЧКаларга тапшырыла. Үзләренең эчкә керүләренә зур ярдәмнәре тигән төрек забитларын берәм-берәм тотып яба вә үтертә башлай вә бөтен Азәрбайҗан талана. Үзләренең алданганлыкларын күргән азәриләр, Кәнҗәдә яңадан хөкүмәт корып, истикъляльләрен кайтарырга керешсәләр дә, берничә мең азәринең каны түгелүгә генә сәбәп була. Шулай итеп, Азәрбайҗан совет җөмһүрияте ителеп, аның идарәсе русларга вә әрмәннәргә тапшырыла. Берничә имансыз азәри башлары да арага алына.

Азәрбайҗанның башына килгән бу бәланең үзләренә дә киләчәген аңламауданмы, күршеләре әрмәниләр, азәриләргә ярдәм итәсе йирдә, аларга гаскәр берлә һөҗүм итә. Гөрҗестан Азәрбайҗанга каршы хәерхаһлык күрсәтсә дә битараф кала. Аурупа дәүләтләре, вак-төяк мәсьәләләр берлә мәшгуль булып, большевикларның баю вә яшәү мәсьәләләрен хәл кылганлыкларын аңламый да калалар. Большевикларга иң зур көчнең Баку йир майларыннан килгәнене күрә торып, Бакуны большевикка бирдерәләр вә Азәрбайҗанны ярдәмсез калдыралар. 1920 ел, 26 майда Париждагы солых мәҗлесенә Гөрҗестан вә Азәрбайҗанны Аурупа дәүләтләре тарафыннан тасдыйк итү күрсәтелсә дә, Азәрбайҗан шул көннәрдә генә большевиклар тарафыннан алынган булганга, ялгыз Гөрҗестан танылып кала. Чират Әрмәнстанга килеп җитә. Әрмән дашнак-сиун партияләре, никадәр большевикларга дуст булып, Кавказны большевикларга бирүдә хезмәт иткән булсалар да, Мәскәү аның берлә генә канәгатьләнми. Шул ук елда, 29 ноябрьдә Әрмәнстанны да ала вә исемдә Совет җөмһүрияте игълан итә. Гөрҗестан мәсьәләсе большевикларны бераз төшендерә, чөнки, бердән, гөрҗиләр мәмләкәтләрен саклар өчен шактый хәзерлек ясап өлгергәннәр, икенчедән, Гөрҗестан бөтен дөньяга танылган бер дәүләт булып киткән, өченчедән, Гөрҗестанның идарәсе социал-демократлар кулында булганга, алар үзләренең Икенче Интернационалдагы вәкилләре аша Аурупаның эшче дөньясына тәэсир итәләр. Аурупаның радикаль әфкяре гомумиясендә бик күп дустлары бар. Шуңа күрә Аурупадагы социал-демократларның Гөрҗестанны яклап чыгуларыннан куркыналар. Гөрҗестанга каршы башка бер сәясәт йөретәләр. Большевиклар Гөрҗестанны тану вә аларның эчке эшләренә катнашмау нигезендә 1920 ел, 7 майда бер могаһәдә ясыйлар. Шул юлда Гөрҗестанның истикъляленә тимәячәкләренә сүз бирәләр. Ике арада мөнәсәбәт башлана. Шуннан файдаланып, большевик түрәләре рәсмән Гөрҗестанда берләшәләр. Большевиклар Гөрҗестанда үз партияләрен көчләндерергә тырышалар, бик күп түгәләр. Гөрҗи большевиклары аша Гөрҗестанда хәзерлиләр, ләкин гөрҗиләр, хөкүмәтләреннән мәмнүн булмакка, бу коткылардан бер чыкмый. Большевиклар, Деникинны, Колчакны вә Юденичны җиңеп, куллары буш калгач, 1921 елның февралендә бер дә сугыш-фәлән игълан итмәенчә генә Гөрҗестанга керә башлыйлар. Гөрҗиләр, бер-ике ай буенча анда-монда сугышып карасалар да, Русиядән килгән зур көчкә каршы тора алмыйлар, җиңеләләр. Большевиклар Аврупа эшче дөньясыны алдар вә Гөрҗестандагы бу үзгәрешне хөкүмәтнең меньшевиклардан большевикларга күчүе төсле генә күрсәтер өчен, 1921 ел, 25 февральдә мөстәкыйль Совет Гөрҗестаны игълан итәләр. 1922 елга чаклы шулай ук Азәрбайҗан вә Әрмәнстан да мөстәкыйль совет ителеп язылып килә вә бу өч хөкүмәтнең рәсмән Төркиядә сәфирләре дә була. Соңыннан бу «ләфзане гамәле кәрд» мөстәкыйльлекләр дә бетерелә. Кавказ арты хөкүмәтләре СССРга керделәр дип кенә игълан ителә. Төркия хөкүмәтенең протест ясавына карамыйча, аларның сәфарәтләре ябыла вә һәммәсе дә Мәскәү сәфарәтенә кушыла. Шулай Кавказның бөтенесендә иске патшалар заманасындагы кебек рус байрагы йилбердәтелә. Табигый, эш башларына да Мәскәүнең кызыл түрәләре утыртыла. Бу көнге көндә ун миллионнан артык халыклы булган Кавказның бөтен милләтләре Мәскәүнең кулында элгәреге патшалар заманасыннан ун мәртәбә артык золым эчендә яшәтелә. Бик осталык берлә корылган хәйләләр берлә халык сәясәтән кырыкка бүлендерелә вә икътисадән зәгыйфьләтелә. Анда йирле күпчелеген бетерер өчен әллә никадәр рус мөһаҗир китерелә. Бу көн Гөрҗестан, Азәрбайҗан вә Әрмәнстан үзләренең милли чикләрендә калдырылмаенча, әллә нинди сыйнфый бүлешләргә корамалаштырылып бетерелгән. Аларның берлек вә истикъляль хәрәкәтләрен бетерер өчен берсенең йирен икенчесенә биреп, араларына әллә никадәр дошманлык төшерелгән. Шулай итеп, Мәскәү хаким вазгыятькә китерелгән. Төньяк Кавказның хәле тагы да начаррак. 1918 елда бер дәүләт ясап мөстәкыйль тормышка кергән бу өлкә хәзерге көндә алты автономияле округ (вилаять), бер автономияле җөмһүрият, бер мөстәкыйль җөмһүрият (Дагстан) исемнәрендә әллә ничәгә бүленеп бетерелгән. 90 % йирле халыкны зәгыйфьләтер өчен, аның идарәсе Русия эчендәге Ростов-Донга күчерелгән. «Төньяк Кавказ ягы» исемендә рус вә украина күпчелеге булган бер сыйнфый оешманың эченә алынган. Болар һәммәсе дә кавказлыларның руслыкка каршы берлек җәбһәләрен җимерер вә Мәскәүдән килгән көчләү вә җәберләү хәрәкәтенә каршы тора торган фикерне көчсезләндерер өчен эшләнә. Ләкин күтәрелгән ерак төшерелмәс дигәнчә, Кавказның истикъляль байрагы төшәрлек дәрәҗәдән күптән үткән. Ул байрак хәзер, бөтен кавказлыларның йөрәкләрендә яшәгән кебек, Көньяк вә Төньяк Кавказ мөһаҗирләре арасында да бик нык яшәп киләдер. Аларның иске милли фиркаләре, хөкүмәтләре Аурупаның һәр тарафында фигалиятьтәдер. Шулкадәр аерма берлә хәзерге көндә бу халыкларның вәкилләре искедәге аерылык хатасыны җитәсене бик нык сизгәннәр. Бу аерылыктан котылыр өчен Кавказ милләтләре арасында конфедерация нигезендә бер берлек мәйданга китергәннәр. Бу конфедерациянең эченә кергән милләтләр, үзләренең эчке эшләрендә бөтенләй ирекле хәрәкәт итсәләр дә, тышкы эшләрендә бер саф тоткан хәлдә барырга сүз бирешкәннәр. Шушы нигездә Аурупаның һәр мәмләкәтендә аларның мөштәрәк комитетлары эшләп килә. Шул мөстәкыйль Кавказ фикерен Аурупада, Америкада таратыр вә танытыр өчен төрекчә, русча, французча вә инглизчә мәҗмугалары чыгып тора. Вә мөштәрәк вәкилләре, Аурупаның һәр сәяси конгрәләренә кушылып, үзләренең сүзләрен сөйләп, тыңлатып, Аурупа әфкяре гомумиясендә бик зур тәэсир ясатып киләләр. Шуның өчен Кавказның мөстәкыйль булып яшәве вә аның Русиядән аерылуы хәзерге көндә фикрән дә, тәшкиләт ягыннан да эшләнеп беткән бер хәлдәдер. Аның фәгыйльгә чыгуы форсатка гына бәйле бер эштер!

 

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

 

Русиянең киләчәге (Кавказ – җәгърафия ягыннан…). «Милли юл» журналының 1929 елгы 4 нче (15 февраль) санында («Сәяси кыйсем» бүлегендә) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

…[1801 дә гөрҗи хөкүмәте бетерелгән]… – 1783 елда Төньяк Кавказдагы Георгиевск крепостенда төзелгән шартнамә буенча Грузия Россия протекторатына алына, ә 1801 елның сентябрендә Россия императоры Александр I Манифесты Көнчыгыш Грузияне Россия губернасы итеп игълан итә.

…шәех Шамилнең җиңелүеннән соң (1852, 25 август)… – Дагстан мөселман хәрби-теократик дәүләт башлыгы, Дагстанда һәм чечен җирендә патша колонизаторларына каршы озак елларга сузылган көрәшне җитәкләгән имам Шамил (1797–1871) турында сүз бара. Ул 1859 елның 26 августында патша властьларына әсирлеккә бирелергә мәҗбүр булган (Исхакый 1852 елда дип ялгыш язган).

 …дагстанлылар беренче булып истикъляль игълан иттеләр. – 1918 елның 11 маенда Төньяк Кавказ һәм дагстанлы тау халыклары союзының бәйсез республикасын игълан итү турында Декларация кабул ителә.

26 майда гөрҗиләр, 28 майда азәриләр, бераз соңра әрмәниләр истикъляль байракларын күтәрәләр. – 1918 елның 26 маенда Грузиянең Ноэ Жордания җитәкчелегендәге демократик хөкүмәте Грузиянең бәйсезлеген игълан итә. 28 майда Тифлис (Тбилиси) шәһәрендә азәрбайҗан халкының вәкаләтле вәкилләре Милли советы Азәрбайҗанны бәйсез дәүләт дип игълан иткән карар кабул итә. 16 июньдә аның хөкүмәте вакытлы башкалага – Гәнҗәгә күченә (бу вакытта Баку большевиклар кулында була). Әрмәнстан Республикасының да бәйсезлеге 28 майда игълан ителгән (бу вакытта әле ике өязендә генә).

…төрекләр җиңелүне кабул итеп мөтарәкә ясыйлар (1918 ел, ноябрь). – Беренче бөтендөнья сугышында Төркия (Госманлы империясе) Германия ягында катнаша һәм җиңелә. 1918 елның 30 октябрендә Төркия белән Антанта илләре арасында килешү төзелә, һәм Антанта гаскәрләре Стамбулны оккупацияли, Антантаның, Греция һәм Әрмәнстанның Төркиягә интервенциясе башлана.

 «Милли мисак» хәрәкәте – «Мисак-и милли» (Милли ант, Милли пакт) – Госманлы империясе парламентының 1920 елның 28 гыйнварында кабул иткән иң соңгы декларациясе (алты маддәдән торган). Аның буенча дәүләтнең Беренче бөтендөнья сугышыннан соңгы территориясе төгәл билгеләнә, чикләре күрсәтелә. Ул Төркиянең бәйсезлеге өчен башланган кораллы көрәшнең сәяси манифесты булып торган.

 

  Гөрҗи – грузин.

  Мөәссәсен ясап – оештырып.

  Җәбһә – фронт.

  Мөзакәрәгә – фикер алышырга.

  Мөтарәкә – вакытлы килешү.

  Әмре вакыйг – хакыйкать.

  Җанараллары – генераллары.

  Версай могаһәдәсе – Версаль килешүе.

  Тимерханшурадагы – хәзерге көндә Дагстандагы Буйнакск шәһәрендәге.

  Хәерхаһлык – теләктәшлек.

  Фигалиятьтәдер – хәрәкәттәдер.

  Мөштәрәк – уртак, бердәм (берләшкән).

  Конгрәләренә – конгрессларына.

  Әфкяре гомумиясендә – җәмәгать фикерендә.

  Фәгыйльгә чыгуы – чынга ашуы.

  Конгрәләренә – конгрессларына.

  Әфкяре гомумиясендә – җәмәгать фикерендә.

  Фәгыйльгә чыгуы – чынга ашуы.

  Мәкаләнең исеме алдыннан квадрат җәяләр эчендә «3» саны басылган. Бу «Русиянең киләчәге» дип исемләнгән мәкаләләрнең 3 нчесе икәненә ишарәли.

 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 20-27

Җавап калдыру