Татарча ай исемнәре

Татарча ай исемнәре

 

Татар телендә инкыйлабка кадәр мөселман ай исемнәре таралган булган. Ләкин халык арасында, авылларда хуҗалык белән бәйле һәм кайбер җирләрдә иске төрки ай исемнәре дә кулланылган булган. Күбесе ай исемнәре кардәш халыкларының – әйтик казакъ телендәге ай исемнәренә охшаш.

 

Өстәвенә Идел-Урал-Себер төбәкләре татарларның терлекчелек, игенчелек һәм башка төрле хуҗалык эшләре нигезендә ясалган тәкъвим куланылган. Татар тәкъвиме кояш хәрәкәтенә нисбәтләнгән дәверлеккә туры килә.

Татар ай исемнәре 1969 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан “Татар теленең диалектологик сүзлеге”китабында басылган.

 

Яңарыш (21.3-21.4) аеның исеме төрки-татарда да, хәзерге гарәпнең ай календәрендәге 8-нче ае – Шәүвәлдә дә берүк мәгънәне – ЯҢАРУны аңлаталар. Борынгыларыбыз бу ай башында Яңа ел башлануны бәйрәм иткәннәр. Бу айда уздырыла торган “Карга боткасы” Азак (Азов) буе төрки-болгар дәүләте таркалганнан соң Кубрат ханның дүрт улы дүрт тарафка бүленешеп, берләре Кырымга, икенчеләре Кавказга, өченчеләренең Идел-Кама-Урал төбәкләренә таралышып беткәннән соң бер-берләрен сагыну хисләрен басу өчен, яз көннәрендә кыр-яланнарга чыгып кошларны каршы алып, туганнарыннан изге хәбәр көткәннәр.

Бу йола безнең халыкларда бүгенгә хәтле сакланып калган, әлеге ышануга күрә “сайрап утырган кошның ботагын кошын куркытмыйча гына сындырып кесәңә сала алсаң, якын туганың белән кавышачаксың икән”. Әлеге ботак кисәге белән күзең төшкән кыз яки егетне сиздерми генә сыйпый алсаң да, ул һичшиксез синеке булачак икән! Һәм шул ук чакта Дунай буе болгар кызларында да бүгенгә хәтле үк, төньякта – Идел-Урал төбәкләрендә яши торган кызкардәшләренә шул тарафка оча торган кошлар аша сәламнәр күндереп җибәрү йоласы бар.

Сабан (21.4-21.5) – төрки-татарда язгы кыр эшләре башлануны, гарәптә дә Рамазан- язгы, кызу кыр эшләре барышын аңлата.

Сабан аеның беренче көннәрендә – 21 апрельдән башлап, Идел-Урал-Себер төбәкләре төркиләре – татарлар Сабан туен, язгы кыр эшләре башлануны бәйрәм иткәннәр. Узган гасырның 30-нчы еллларда бу йоланы большевиклар печән аенда үткәрелеп килә торган Җыен белән бергә куштырттырганнар.

Черешмә (24.5-21.6) – төрки-татарда да, Шәүвәл – гарәпләрдә дә язын үсемлекләрнең үсү чорын белдерә. Бу айның дәвамында йорт терлекләренең дә, кыргый киекләрнең дә ите ашарга яраксыз була. Чөнки кышын тупас һәм кипкән азык белән тукланган хайваннарның ите буш һәм арык була. Бу ай дәвамында мал-туар яңа Черәшеп – бөреләнеп килүче үлән ашап тәнен җыя – яңарта башлый.

Идел-Урал-Себер төркиләренең яшьләре бу ай дәвамында кичен болынга чыгып уеннар уйнаган, биегән-җырлаган. (1965-1975 еллар арасында минем, үземнең дә Татарстанның Балык Бистәсе, Лаеш һәм Питрәч бүлгеләре авылларында уздырылган СӨРӘН һәм ҖЫЕНга СӨЛГЕ ҖЫЮ уен һәм йолаларында катнашканым булды.

Печән (21.6-21.7) аеның башында Идел-Урал-Себер яклары төркиләре Биләр-Болгарда ирекле һәм рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә багышлап ел саен ҖЫЕН мәрасиме уздырганнар. 1930-нчы елларда большевиклар әлеге Җыен бәйрәмен “дини эчтәлекле” дип тыеп аны апрель ахырындагы Сабан ае башында үтә торган Сабан туе белән алмаштыралар.

Печән аеның 22-нче көнендә, (хәзерге дәверлектә 12 июльгә туры килә) хатын-кызлар чәчәк бәйрәме уздырганннар. Печән аенда терлек-туар кыр-җәйләүләрдә симертелә. Кыргый киекләр һәм йорт хайваннарының итен әле бу айда да ашамаганнар.

Урак ае (21.7-21.8) – Идел-Урал-Себер тарафларында өлгергән игенне урып-җыю эшләре башланган. Ә исламгача гарәпләрдә бу вакытта Мәккә шәһәрендәге ярминкәләр башланган. Җәен көтүлектә йөртеп симертелгән мал-туарның итен ашарга яраклы вакыт җитә.

Ындыр ае (21.8-21.9) – безнең төбәкнең төрки халыкларында, Урак аенда җыеп алган игенне ындыр табагында эшкәртү чоры. Татар һәм себер төркиләренең яшүсмер һәм егетләре бу айда өмәгә йөреп ындыр табагында көлтә сукканнар.

Ә менә ауропалылардагы “Augustus” исемендәге, гарәпләрдәге “Мүхәррәм” дип аталучы айлар “изге” дигән мәгънәгә ияләр.

Билек ае (21.9-21.10) – хәрфиян би – бәк – хуҗа шикелле бай булуны белдерә торган атама. Гәрәптә дә бу исем “сафәр” “сары” көз мәгънәсенә ия. Идел-Урал-Себер төбәге төркиләре бу айда уңыш бәйрәме ясаганнар.

Каракөз (21.10-21.11) аеның исеме үк көз фасылының уртасы, халыкта “ни арба, ни чана” вакыты булуын әйтеп тора. Гарәптә исә Рабигү л-әүвәл борынгырак чорда яз фасылын белдерә торган атама булса, VII гасырдан соң көз вакытын күрсәтә торган исемгә әйләндерелә.

Керәү (21.11 -21.12) – Идел-Урал-Себер төбәкләрендә бу атама көздән кышка керү вакытын үтә дә төгәл күрсәтә. Гадәттә бу айда мал-туарны кышлык ит мәүҗүдәсе (запасы) булдыру өчен сугымга тота башлыйлар.

Кырлач (21.12 – 21.1) – безнең якта кышкы беренче иң салкын айдан саналса, гарәптә “җәмәдә” – “кышкы кыраулар” дигән мәгънәне генә белдерә.

Акман (21.1-21.2) – Идел-Урал-Себер аланында кышның уртасы, бөтен җирнең дә ап-пак кар белән күмелгән мәле.

Бушай (21.2-21.3) – безнең якларда йорт мал-туарының артым китерә торган чоры. Кешеләрнең язгы кыр эшләре алдыннан бушап торган вакыты. Гарәптә исә Рәҗәб изге айлардан булып, аларда да бу айда һәртөрле эшләрдән һәм һәртөрле күченеп йөрүләрдән тыелып тора торган ай.

 

Ай исемнәре бүген

Инкыйлабтан соң урысчалаштыру сәясәте нәтиҗәсендә татар телендә гел Юлиан тәкъвиме буенча ай исемнәре кулланыла. Казакъ телендә 1970-1980 елларда иске ай исемнәре кайтарылганнар. Бүгенге көндә татар яшьләре, шул исәптән, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге активистлары иске татар ай исемнәрен яңадан кулланылышка кертергә тырыша, тәквимнәр чыгара, халкыбызга яңадан таныту юнәлешендә зур эш алып бара.

 

 

Җавап калдыру