МӨХӘРРИР ТАРАФЫННАН БЕР-ИКЕ СҮЗ

«Борынгы алпавытлар» русларның мәшһүр мөхәррирләреннән Гогольнең могтәбәр әсәрләреннән булдыкыннан һәм безнең Казан халкының тормышына бик охшадыкыннан тәрҗемәсенә җәсарәт иттем. Тугрыдан-тугрыга тәрҗемә кылсам, бик күп йирләре укучыларга аңламаенча калачагыннан үз тормы-шымызга борыбрак яздым. Хикәядәге кешеләрнең исемнәрене һәм нәсранича кылынган гыйбадәтләрне ислам гыйбадәтләренә алмаштырдым. Чөнки әгәр үзенчә тәрҗемә кылынган булса иде, бу китапның һичбер кеше алдында кадере булмас иде. һәм укучыларымыз да Гогольнең кем икәнлеген, вә нинди мөхәррир идекен, вә ничек язлыгын белмәенчә калырлар иде.


Бу хикәяне укыгач та, Гоголь мөселманнар тормышыннан язган дип уйланмасын! Минем Әхмәтҗан бабай — Афанасий Иванович, Гөлгенә әби — Пульхерия Ивановнадыр.


Гоголь — русларның көлеп яза торган мөхәррирләреннәндер. Ул кешеләрдә була торган начар холыклардан үзенең әсәрендә бик матур иттереп, берәр мәртәбә көлеп чыккандыр. Дөньяда һәрвакытта яхшы кешегә караганда начар күп булганга, Гоголь заманасындагы начар кешеләр, һәммәсе дә миннән көлгән дә, миннән көлгән, дип, Гогольгә дошман булмышлардыр. Мескин Гоголь халыкка файда итәр өчен, халык төзәтер өчен дип шулай язса, ул кешедән көлә, ул безнен халыкны мыскыл итә, безнең гаепләрне башка халыкларга күрсәтә дип, аны сүгүне бер савапка санаганнар һәм көннән-көн мөхәррирне сүгүчеләр-нең саны күбәймештер. Ләкин Гогольнең көлсә дә, көлүдән максуды мыскыл итү түгел иде. Бәлки, аларның шул начарлыкларына кайгыра-кайгыра арып беткәннән соң вә башкача әйтеп аңлату мөмкин улмадыгы өчен көлеп, кешенең «хәббе нәфесен» сындырыр өчен вә башка гаепләрне дә белдерер өчен бер юл гына иде. Аның көлеп язган әсәрләре файда җәһәтеннән башка мөхәррирләрнең мактап язган әсәрләреннән һич ким түгелдер. Хосусән русларның уйкудан яңгы уяна торган вакытларында бер төртеп уятучының булуы русларның тизрәк уянуларына файда итмештер.
Безнең милләтемезгә дә Гоголь тарызында яза торган мөхәррирләр бик кирәк иде. Чөнки безнең халыкта да бетерәсе тиеш яман холыкның иге-чиге һич юктыр. Әгәр шул начарлыкларны тасвир кылып үземезгә күрсәтелсә, көзгегә караган маймыл кебек, үземездән-үземез куркып, ярамаган холыкларымызны ташлар идек.


Әгәр безнең арамызда бер-бер шундый мөхәррир булса, аңарга һичбер кешедән курыкмаенча, мәсләкен кеше сүзенә карап бозмаенча, халыкның сүгенүләренә, тәкфирләренә илтифат кылмаенча язарга тиеш. Әгәр шундый кеше булып язмый калса, җинаять, хакның биргән кабилиятен урынына сарыф кылмадыгы өчен көфране нигъмәт булачактыр һәм яумел җәзаида мәсьүл булачактыр. Әгәр язса, бервакыт болар гафил кеше икәнлеге белендеке шикелле, аның да кешелеге, хәтта гали бер зат идеке беленер.

 

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру