(РУСИЯДӘ ОЗАКЛАМАЕНЧА ЯҢГЫ…)

Русиядә озакламавыча яңгы тормыш булачактыр. Моңганчы бөтен Русия халкының канын эчкән, халыкның правосызлыгына (хокуксызлыгына) бина кьшынган идарәи мөстәкыйль (самодержавие) җимереләчәктер. Аның урынына халык хокукын саклый торган хөкүмәт (правовое государство) ясалачак-тыр. Бу зур тәбдил, үзгәрүдә Русиянең бөтен әсасән низамнары үзгәреләчәктер.


Бу көн тиз җитәр. Ләкин бу көндә дә авызны ачып вә буш кул калмас өчен хәзерләнергә кирәктер. Безнең халкымыз никадәр хөкүмәтнең залиманә идарәсеннән разый булмаса да, никадәр һәр татар үзенең эченнән революционер булса да, бүгенгәчә хөкүмәттән разый түгеллекләрен һичберәү дә белдерә алганнары юктыр. Моңганчы татарлар тарафыннан Русиянең бер тарафында да нә бер сәяси демонстрация ясалды, нә бер башкача наразыйлык галәмәте күренде. Моның сәбәбе дә татарлар арасында шундый ширкәтләрне башлап йөри торган вә һичбер риза түгеллекне белдерергә тырыша торган бер җәмгыятьнең юклыгыннандыр.


Русия шул мәсләккә хезмәт итә торган бик күп җәмгыятьләр булса да, боларның күбесе интернациональный направле-ниедә, ягъни милләтне аермаенча, мотлак инсанияткә хезмәт итә торган булса да, бу көнгә кадәр Русия татарлары өчен бик аз хезмәт ишешләрдер. Бәгьзеләре татарча прокламацияләр таратсалар да, татарларның психологияләрен белмәүләреннән хезмәтләре күбесенчә тәэсирсез Калмыштыр йә бик аз тәэсир кылмыштыр. Татарлар үзләренең психологияләрен яхшырак белгәнгә вә гомум татар өчен шундый революциядә катнашмаенча калырга ярамаганга, татарлар арасында сәяси фикерләрне таратыр өчен вә аларны революциягә хәзерләр өчен, махсус татарлар арасында гына хезмәт итәргә «Хөррият» исемле сәяси бер җәмгыять мәйданга китерелде.


«Хөррият»нең максаты моңганчыга кадәр Русиядә шул социальный вә сәяси хәрәкәтләрдә кушылмаган татар халкын шул хәрәкәткә кушар өчен хәзерләүдер. Югыйсә моңганчы Русиядә хезмәт итә килгән социал-демократлар вә социал-ревеяю^ ционерларга каршы вә аларга дошман бер партия ясау түгелдер. Шунысы да мәгълүм булсын, «Хөррият» фәкать татарлар арасында хезмәт итсә дә, национальный максатка! хезмәт итмәячәктер. «Хөррият»нең мәсләге мөкатдәстер. Итәчәк хезмәте күптер вә бик авырдыр, һәрникадәр халкымызны сәяси революция фикеренә хәзерләүнең хәзерге мәсьәләләр арасында иң кирәклесе икәнен белгән кеше күп булса да вә һәр җитди аңлаган әрбабе гыйлем бүгенге көндә шуннан да татарларның мох-таҗ ягы юк идекне белсә дә, бу эшкә бер вакытка кадәр кере-шелгәне юк иде.
Без хәзердә, шул фикерне, шул мәсләкне аңлатыр өчен, «Хөррият» җәмгыятен мәйданга чыгардык. Үз мәсләгемезгә бөтен Русия татарларын кертергә тырышачакмыз һәм кертәчәкмез. Чөнки «Хөррият»нең бара торган юлы гына белмеш юлларның иң турысы вә иң файдалысыдыр. «Хөррият», үз мәсләген таратыр өчен, «Хөррият» исемендә гәзитә чыгарачактыр. Үз мәсләген бәян кылган рисаләләр, прокламацияләр тарата-чактыр. Җәмгыятьләр ясап, мәсләген аңлатачактыр, хәзерге мәмләкәт идарәсенең һәм тормышының начар якларын бетерер өчен, булачак революциядә куәт күп булсын өчен, үзенең әләме астына мөмкин кадәр күп кеше кертәчәктер.


Үз мәсләгемезне аңлаган кешеләр бергә кушылыңыз да, һәр мәҗбүр кешенең хокукларын кайтарып калыйк та, дөньяда бер рәхәт тору … мәйданга чыксын! «Хөррият»нең мәсләге вә тарикы бер җәмгыять икәнлеге беленсен өчен, «Хөррият»нең программасын дәрҗ итик.


Безгә мәгълүм ки, эшчеләр һәм крәстияннәр өчен булган социалист җәмгыятьләре революцион социализм аңларга мөс-тәгыйд халыкка мохтаҗ булган кеби, шул фикерне аңлап, халыкка аңлатучыларга вә халыкка шул эштә юл күрсәтүчеләргә дә мохтаҗдыр. Безнең Русиядә бу эшләрнең юлбашчылары күп вакытта үзләренең психологияләре берлән революционный социализм мәсләген аңларга… алган укучылардан һәм укыган (интеллигенция) яшьләр арасыннан буладыр. Русларның хәле бу җәһәттән татарларга караганда бщс күп дәрәҗәдә артыктыр.


Чөнки алар ул мәсләкләрне, фикерләрне мәктәпләрдә өйрәнәләр. Әдәбият аша танышалар. Татарлар бу фикер вә мәсләкләрне белергә бик теләсәләр дә, шул мәсләкләргә хезмәт итә торган әдәбиятлары юклыктан, русчаны бик аз гынасы белүдән, бу фикерләрне, мәсләкләрне аңлау да моңганчы мөмкин түгел иде. Хәлбуки татарларның яшьләре, бигрәк тә яшь фикердәгеләре, бу фикер вә мәсләкләрне аңларга тәмам Мөстәгыйдләрдер. Фәкать шул фикер вә мәсләкләрне аңлатыр өчен хезмәт итә торган бер җәмгыять кирәктер. Әмма татарларның гавамы (простой халкы) күбесе татарча уку, язу белгәнгә, либеральный һәм радикальный фикерләрне, мәсләкләрне аңлатып тәрбияи сәясигә бигрәк мохтаҗдырлар. Татар җәмгыяте «Хөрриятенең максаты татарлар арасыннан фикере сәясиләре (политически зрелый) өлгереп җиткән кешеләр хәзерләргә һәм хөррияте сәяси (политический свобода) өчен тәмам аңлап тырышырга вә тартышучыларга юлбашчылары булырлык кешеләр җитештереп, шул мәсләкнең халык арасына таралуына хезмәттер. Шунысы да мәгълүм булсын ки, «Хөррият»нең максаты үзенә аерым бер партия ясау түгелдер. Җәмгыятьнең программасына хәзерге социальный җәмгыятьләргә хилаф килә торган һәр маддәләр чыгарылмыштыр. «Хөррият» җәмгыяте — үзе лязем иттереп куйган мәсләкләрне кабул иткән кешенеке. Ул, кеше теләсә ниди фикердә булса, үзенә членлыкка кабул итәдер. «Хөррият» җәмгыятенең лязем итеп куйган маддәләре шулдыр: 1) идарәи мөстәкыйль файдасына хилафән килгәнлеге вә хәкъканиятькә мөхалиф булдыгыннан бетерелергә тиеш; 2) идарәи мөстәкыйль урынына ошбу шартлар илә правовое государство ясалырга тиеш. Шартлар: 1) вөҗдан, дин хөррияте; 2) сүз вә матбугат хөррияте; 3) җәмгыятьләр вә җыеннар хөррияте; 4) кешенең үзенең вә тора торган урыны хөр булуы, ягъни судсыз кешене арестовать итмәү вә урынын тентемәү.


Түбәндәге шартлар белән Учредительный собрание чакырып, правовое государство… чыгарылсын. Шартлар: беренче — Учредительный собранмегә халык сайлаудан элек нинди халыклар сайлау файдалыгы хакында агитация ясарга, халыкка файдалы кешеләр сайлауга дәлилләүдә хөррият булсын; икенче — сайлау һәм сайлану правосы һәркемгә булсын һәм тигез булсын; өченче — сайланучылар тугрыдан-тугры, яшерен сайлансыннар.


Менә шул мәсләкләрне вә фикерләрне таратыр өчен, «Хөррият» җәмгыяте китаплар, рисаләләр, прокламацияләрне таратыр һәм җыеннар, җәмгыятьләр ясар, политический демонстрацияләр һәм манифестацияләр ясар. «Хөррият»нең идарәсенең ничек икәнлеге, вә җәмгыятьнең идарәсе кайда икәнлеге, вә башка җәмгыять идарәсенә тәгаллекъле эшләр сер булганга күрә бәян ителмәделәр.
«Хөрриятенең беренче маддәсе — самодержавиене халык өчен зарарлы идарә булдыгы өчен бетерергә. «Самодержавие нинди идарә соң? Халык өчен ул ник зарарлы ни соң?» — диярсез. Самодержавиедә бер халыкның башында булган падишаһы, теләсә — ул гакыллы, теләсә — тиле булсын, бөтен мәмләкәтнең эше ул теләгәнчә генә йөртелә. Самодержавиедә падишаһ өчен һичбер закон (низам) юк. Теләгән кешесен үтертә, теләгән кешесен аса, теләгән кешесен зур дәрәҗәгә күтәрә. Самодержавиедә падишаһ, мәмләкәтнең һәр эшен эшләгәндә, үзенчә һәм үзенең киңәшчеләре белән генә эш күрә. Үзе теләсә — сугыш ача, теләсә — солых ясый, теләсә — халыкның налогын арттыра, теләсә — киметә (ләкин монысының һичбер вакыт булганы юк). Самодержавиедә падишаһ акчасын теләсә нинди урынга тота, теләсә — флот ясата, теләсә — дворец салдыра, теләсә — үз исеменнән заграничный банкка акча сала, теләсә — үз күтләкләренә кыйммәтле бүләкләр бирә, теләсә — чиркәү салдыра, теләсә — халыкка файдалы бернәрсәгә сарыф кыла (ягъни монысы һичбер вакыт безнең Русиядә күрелгәне юк). Самодержавиедә падишаһ теләсә нинди урынга теләсә нинди кеше куя, теләсә никадәр вазифа тәгаен кыла.
Самодержавиедә падишаһ һәрвакыт үзенең самодержавиесен сакларга тырыша. Халык арасында яңгы бер эш чыкса, аны самодержавиегә зарарлы түгелме дип карап бетергәннән соң гына, әгәр зарарлы тапса, никадәр халыкка файдалы булса да, аны тыя. Укыган, белгән халык самодержавиенең төп халыкның правосызлыгы халыкны җәберләү икәнен аңлаганга, самодержавие халыкны мөмкин кадәр укытмаска тырыша. Бар мәктәпләрендә дә вак-төяк ятлатып, шәкертләрнең башын вата. Самодержавиенең төбе ялган булганга, падишаһ дөрес сүздән бик курка. Халык дөрестне белмәсен диеп, һәр дөрестне бик каты тикшерә торган цензурлыклар белән дөрест язган гәзитәләрне, китапларны яптыра, чыккан булса, халык арасыннан җыйдырып ала. Дөрест сөйләүче галимнәрне, дөрест сөйләгән өчен, төрмәләргә, казармаларга яба, Себергә җибәрә. Алай да курыкмаса — аттыра, суйдыра. Падишаһ халыкның дөрест булмавы өчен бик тырыша. Әллә никадәр сатлык язучыларны акчага сатып алып,алардан халык арасында әллә нинди самодержавиене мактаган хәбәрләр тараттыра. Халык арасында яхшы китаплардыр … алга китмәсен өчен, халык самодержавиенең зарарын аңламасын өчен, халык акчасының әллә ничәшәр биңнәр расход тотып, политжандармнар, полицияләр ясый. Ул жандармнар бербер кешенең самодержавие халыкка зарарлы икәнлеген белсәләр яисә самодержавие халыкка зарарлыгын күрсәтә торган бербер рисалә, гәзитә укыганын күрсәләр, Себергә җибәрәләр. Китапларын алып яндыралар. Дуст-ишләрен барып тентиләр. Чөн-ки андый кешеләр хакында самодержавиенең зарарын аңлатырлар да, халык самодержавиенең үзенең дошман, канын эчеп торучы икәнлеген белер дә, самодержавиене җимереп, аның урынына үзенең файдалы, үзенең праволарын (хокукларын) саклый торган хөкүмәт ясарлар дип курка. Самодержавиедә падишаһ һәм падишаһның министрлары, чиновниклары халыкка савым сыеры кебек итеп карыйлар. Алар мөмкин кадәр халыктан күбрәк доход алырга тырышалар. Халыкның үзенә ашарына-эчәренә калмаса да, казна сандыклары, мөмкин кадәр үзләренең кесәләре калынайсын өчен, үзләренә файдалы эшләр эшлиләр, турыдан-туры халыкның акчасын (казнасын) урлыйлар. Халыкны талаган өчен падишаһтан наград иттереп алалар. Халыкның бер-бере белән низагында, сиңа файдалы итәрмен, диеп, взятка (ришвәт) алалар. Менә шулай итеп, безнең Русия халкы — русы, татары — үзенең акчасына, үзенең маңгай тире белән тап-кан, бала-чагасын тәрбия кылыр өчен ясаган малына үзен таларга самодержавиенең каравыл көчекләрен симертә, аларның куәтләрен арттыра. Аларның акчаларын күбәйтә. «Хөррият» халыкның дошманы кем, дуслары кем идекен күрсәтер өчен вә халыкны үзенең дошманнарын танытып, аларның куәтләрен хөкүмәт эшләреннән алып, халыкка файдалы хөкүмәт нинди булганын белдереп, яхшы хөкүмәт ясар өчен тырышмакта булганга, самодержавиене, халыкның канын эчкән вә эчә торган самодержавиене, әлбәттә, яратмый, аның начарлыгын халыкка күрсәтергә тырыша вә күрсәтә! Шул самодержавиене бетерергә тырыша, беркемнән дә курыкмаенча: «Бетсен самодержавие!» — дип кычкыра! Бетсен самодержавие!


Туганнар! Программасын укыдыңыз, «Хөррият» җәмгыяте буйлыгында төзүчеләр мәйданга чыккан бер җәмгыять программасында җәмгыятьнең нинди юлга хезмәт итәчәге мәгълүмдер. Җәмгыятьнең хезмәтенең нинди бер мөкатдәс идекен сөйләргә дә һич ихтыяҗ юктыр. Мондыен җәмгыятьләрнең җан вә телен аңлауга, бары алга баруын теләргә тиештер һәм алга баруына ярдәм итәргә тиештер.


Русиянең һәр тарафында һәрвакытта шундый юлбашчысына бер җәмгыятьнең юклыгы безем өчен бик зарар иде. һәрвакытта шундый бер җәмгыятькә ихтыяҗ төшә иде. һәрвакытта гомум эшләремез мәйданга атылганда, шундый юлбашчысы бер җәмгыятьнең юклыгының бер зарары күренә иде. Хәзер җәмгыять булды, хезмәткә тотынды. Үзенең мәсләгендә һичбер авырлыкка карамаенча хезмәт итәчәктер. Юлына аркылы салынган һәрбер киртәне үтәчәктер. Үзенең максаты булган революция фикерен һәр татарга аңлатырга тырышачактыр һәм аңлатачактыр.


Фәкать «Хөррият» шул мәсләктә, шул фикерләрне халык арасына тарата торган вә халыкны аңлатырга хезмәт итә торган кешеләргә мохтаҗдыр. Чөнки җәмгыятнең никадәр халис күңелдән мәсләген таратучысы күп булса, шулкадәр «Хөррият» тәрәкъкый итәчәктер. Вә «Хөрриятенең тәрәкъкыйсе аркасында бөтен халкымыз үзенең югалган сәяси вә экономичес-кий праволарын кайтарып алачактыр. Шуның өчен «Хөррият» әләме (знамя, галәм) астында тугры юл илә халыкны алып бару һәр аңлаган кешенең бурычыдыр. Шуның өчен, программамыз-ны аңлаган кешеләр, җәмгыятемезгә кушылыңыз да безнең илә бергә хезмәт итеңез, мәсләгемезне таратырга тырышыңыз. «Хөрриятенең киләчәктә булачак файдасын халыкка аңлаты-ңыз! «Хөррият» гәзитәсен укыңыз, кешегә укыңыз! Халык аңламаган җирләрен аңлатып биреңез. Хөкүмәтнең җәберләрен, чиновникларының золымнарын «Хөррият» гәзитәсенә язып торыңыз! Фикерләреңезне сөйләңез. Болар һәммәсе ялгыз халык файдасын гына күзәткән «Хөррият» җәмгыятенә зур ярдәм булыр!

1903 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру