САФ БАШЫНА!

Бөтен Русиянең өстенə албасты пəрие булып яткан иске идарə җимерелде. Бөтен Русия халкының алга таба атлавында кулын-аягын богаулап яткан, бөтен Русия халкының яхшы сүзенə, яхшы уена «ясак» мөһерен сугып яткан идарəи мөстəбидə себерелеп ыргытылды. Русиянең бөтен халкы өстендə җəберен, золымын йөретеп торган падишаһ үзенең бөтен былчырак министрлары белəн, үзенең бөтен хыянəтче киңəшчелəре белəн бергə зинданнарга атылды.

Русия халкының алга атлавына, Русия халкының хокуклы булуына киртə булыр өчен ясалган диваннар6, мəхкəмəлəр төптəн кырылды. Аларның корган үрмəкүч оялары пыран-саран китерелде. Аларның юлбашчылары, аларның түрəлəре җəһəннəмнəргə җибəрелде.

Хəзер Русиянең өстенə басып, тын алырга ирек бирми торган падишаһ юк. Хəзер Русиянең халкына күкрəк киереп, сулыш алырга ихтыяр бирми торган фиргавен хезмəтчелəре, жандармнар, полициялəр юк. Хəзер һəрбер яхшы күңелле кешенең өстеннəн карап тора торган шпион юк. Һəрбер төркем халыкның мəдəни эш эшлəвеннəн донос итеп тора торган даирəлəр, идарəлəр юк. Хəзер халыкның файдасына эшлəнгəн һəрбер сəяси, мəдəни, милли хезмəт өчен төрмəлəргə, зинданнарга яба торган мəхкəмə, суд юк, һəрбер яхшы эшкə каршы килə торган закун-макун юк. Хəзер золым, җəбер, талау падишаһлыгының нə тəхете бар, нə диваннары бар, нə төрмəлəре, нə дə жандармнары бар!

Хəзер бөтен халыкны изеп тотарга корылган иске идарəнең нə эскəнҗəсе бар, нə, шуны борып, халыкның күз яшене сыгып чыгаручы, канын агызучы түрəлəре, хезмəтчелəре бар! Хəзер һəммəсе бетте, һəммəсе җимерелде. Боларның җимерелүеннəн без, Русия мөселманнары, кайгыр мыймыз, боларның җəһəннəмгə китүеннəн без, Русия мөселманнары, матəм тотмыймыз. Чөнки иске идарəдəн без, Русия мөселманнары, золым, җəбердəн башка һичбер нəрсə күргəнемез юк иде. Чөнки без, Русия мөселманнары, иске идарəдəн килəчəктə дə һичбер төрле файда күрəчəк түгел идек, күрү ихтималымыз юк иде.

Иске идарə безнең бабаларымыз белəн ясаган могаһəдəлəрендə безнең динемезгə тəгъриз итмəскə ант иткəн булса да, аның падишаһы, аның түрəлəре, аның мəхкəмəлəре ислам динен үзлə ренең канцеляриялəренең уенчыгы ясаган иде. Ислам диненең əсаслəрен, ислам халкының хокукларын былчырак полицейский участкаларының идəнендə таптаткан иде.

Иске идарə мөселман мəхəллəсенə имам тəгаен итүне үрядник, ришвəтче приставның карамагына тапшырган иде. Унар миллионлы мөселман халкының рухани башлыгына мөфти тəгаен итүне охранкадагы шпионнарның кулына биргəн иде*.

Иске идарə безнең газиз бабаларымызның балаларына изгелек итəр өчен калдырган вəкыфларын талап бетергəн иде. Аның падишаһлары, түрəлəре шул вəкыф йирлəрене гасб итеп*, шуларга гыйш-гыйшрəт урыннары төзегəн иде. Иске идарə, безнең милли хəятымыз башланмасын өчен, кулдан килгəн бөтен усаллыкны эшлəгəн иде. Ул мəктəплəремезне, җəмгыятьлəремезне йөзəр-йөзəрлəбен япкан, мөгаллимнəремезне, мəдрəсəлəремезне, җəмəгать __________хадимнəремезне йөзəрйөзəр Себерлəргə сөргəн иде, сөрə иде. Килəчəктə дə сөрəчəк иде. Иске идарə Төркестанда мəктəп ачуны бөтенлəй тыйган иде. Төрле хəйлəлəр белəн мөгаллимнəремез, мөгаллимəлəремез дəрес лəреннəн, сөйгəн балаларыннан сөрелеп тора иде. Бөтен Төркестан мөселманнарының алга китмəүлəре, мəктəп ачмаулары өчен бөтен гыйльми эшне миссионер Ильминский шəкерте миссионер Остроумовның ихтыярына биргəн иде. Иске идарə безнең гражданлык хокукымызны талаган иде.

Без, Русия мөселманнары, никадəр бөтен халык белəн бер дəрəҗəдə түлəү бирсəк тə, бөтен халык белəн бер дəрəҗəдə гаскəр биреп торсак та, хокукта без таланган идек. Земство сайлауларында безне бөтенлəй катыштырмыйлар. Безнең тора торган күп вилаятьлəремезгə файда булмасын дип, земстволар ясатмыйлар иде.

Шəһəр идарəлəрендə никадəр күп булсак та, нə бөтенлəй безне хокуксыз итəлəр иде яисə бик аз гына катыштыралар иде. Дəүлəт Думасына сайлауда безнең өчен кысынкылыклар, кырык төрле хəйлəле тегермəннəр корылган иде. Төркестан, Казакъстан халыклары сайлау хакыннан бөтенлəй мəхрүм ителгəн, Кавказ, Идел буена йөздəн бер генə сайлау хакы бирелгəн иде**.

Безнең мөселман гаскəрлəремез ватан юлында канын түксə дə, җанын фида итсə дə, аның дин ихтыяҗыны тоту өчен кырык төрле манигълар куелган иде.

Боларны һəммəсен дə иске идарə эшли иде һəм дə аңлап, юри эшли иде. Килəчəктə Русиядə мөселманлык булмасын, килəчəктə Русия мөселманнары мəдəни хəят белəн яши торган аерым бер халык булмасын өчен эшли иде.

Шуның өчен шул залим хөкүмəтнең бетүенə без, Русиянең гражданы булуымыз җəһəтеннəн, бер мəртəбə Русиядə динемезягыннан җəберлəнүче халык булу ягыннан, икенче мəртəбə милли хəятымыз, милли идеалымыз тəхкыйрь ителүчелəр булуымыз ягыннан өченче мəртəбə сөенəмез. Хəзер безнең гражданлык хокукларымызны алырга каршы килүче идарə җимерелде. Хəзер безнең дини хислəремезне тəхкыйрь итүче, дини эшлəремезне изүче идарə бетерелде.

Хəзер безнең бер миллəт булып яшəвемезгə каршы аяк чала торган тозаклар кырылды. Бөтен телəгемезгə, бөтен эшемезгə, бөтен идеалымызны вөҗүдкə чыгаруга киң мəйдан ачылды. Лəкин бу мəйдан əле буш. Лəкин бу мəйдан əле эшлəнмəгəн. Мондагы бабаларымыздан мирас калган кырлар сукаланмаган, бабаларымыздан мирас калган бакчалар төзəтелмəгəн. Батыр бабаларымызның атларының тояклары астына ялтырап калган юлларымызның буена милли маяклар утыртылмаган.

Киңлек, мəйданлык, бушлык! Лəкин əле эшче юк… Шул мəйданлыкта кояш чыкканда, иртəнге хөррият кояшы чыкканда, əле без анда юк… Милли сандугач сайравы да безне əле уятмаган. Мөəзиннең «əс-салату хəйрү минə-н-нəүм» азаны əле безне йокыдан калкыт маган.

Кояш чыкты… Нур балкыды, эшче, эшеңдə бул! Тамырларыңда бабаларыңның хəлəл каны акса, бушлык мəйданына ашык! Адəм баласының гомерендə генə түгел, халыклар, миллəтлəрнең гомерендə бер генə була торган шундый сирəк көндə саф башында бул!

Голямасы, руханисы, зыялысы, мөхəррире, язучысы, сəүдəгəре, кəсепкəре, укучысы, укытучысы – һəммəңез мəйданга, саф башына! Элгəреге вак-төяк низагларны, вак-төяк йирле мəнфəгатьлəрне оныт!

Ир бул! Гомереңдə бер генə мəртəбə ир бул! Миллəт, дин, ватан барыңызны да ир булырга чакыра. Сəүдəгəр! Һəрнəрсəгə үз мəнфəгатен ноктасыннан карауны бер генə көнгə, бер генə айга ташла! Мулласы, мөəзине, мөгаллиме, мөгаллимəсе, укучы, укытучы, язучысы, мөхəррире, үзеңнең тирə-ягыңдагы чүп-чардан өсткə чык!

Бүген син йирле мəнфəгатеңнең хезмəтчесе түгелсең. Бүген син бер гаилəнең атасы гына түгелсең. Бүген син бер мəхəллəнең имамы түгелсең. Бүген син табышны күбəйтер өчен генə яши торган бер магазинның хуҗасы түгелсең! Бүген син меңнəр ел дөньяны тетрəткəн батыр бабаларыңның угылысың.

Бүген син дине, миллəте юлында төрмəлəрдə черегəн шəһит ирлəрнең баласысың. Бүген син килəчəктə туачак якты көн, ирекле хəятны төзүчесе, эшлəшүчесең. Һəммəмезгə гомум миллəт юлында эшлəргə тиеш, фарыз. Һəммəмезгə гомум миллəт өчен матди, мəгънəви көчне кызганмаска тиеш, фарыз. Һайди миллəт мəйданына!

Кулыңда ни бар, күкрəгеңдə нинди көч бар – китер миллəт мəйданына, китер. Миллəт бинасын ныклап корыр өчен, бергəлəп, киңəшлəшеп корыр өчен кулыңда ни бар – кызганма! Каберлəрдəге батыр бабаларымыз, каберлəрдəге шəһит əбилəремез, аналарымыз илне төзергə – үзлəренең иллəрен төзергə сезне чакыралар, соңгы мəртəбə чакыралар…

Килəчəк буынның балалары, аталары, аналары, өмидле күзлəрен сезгə баглап: «Безнең халкымызны аталарымыз əрəм итмəсə иде, безнең хокукымызны аталарымыз исраф итмəсə иде, безнең хокукымызны аталарымыз иренеп, читлəргə бирмəсə иде», – дип, гөнаһсыз күңеллəрдəн догада булалар. Бабаларның күңелен рəнҗетмəскə, килəчəк мəгъсум балаларның хокукын таламаска телəгəн мөселманнар, буры чыңызны үтəңез! Сез үзеңезнең өстеңезгə төшкəн бурычыңызны үтəңез!

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Саф башына! «Ил» газетасының 1917 елгы 23 март (1 нче) санында «Гаяз» имзасы белəн басылган. Текст шуннан алынды. (Мөнҗия Мəрдиева, мəкалəне кириллицага күчереп, «Мəдəни җомга» газетасының 1998 елгы 30 гыйнвар санында чыгарды.) Бу сандагы «Мəскəү мөселман халык комитеты» исемле кыска бер хəбəрдə əлеге комитет «иң беренче уларак Бөтенрусия мөселманнарының съездын ясауны лязем табадыр вə шул эшне вөҗүдкə чыгарыр өчен бөтен көчен сарыф итəдер, үзенең фикерен таратыр өчен Мəскəүдə «Ил» гəзитəсен нəшер итəргə тырышадыр» диелгəн.

17 мартта Казанда Г. Исхакыйның «Зөлəйха» трагедиясе уйнала. Газетада шушы беренче мəртəбə куелу уңае белəн Г. Исхакый исеменə килгəн ике хосусый телеграмма текстлары да китерелə. «Казанлы курсисткалар вə студентлар»дан килгəнендə «Туган халкыбызның иреге вə хокуклары өчен армас көрəшүче һəм шөһрəтле хадимебезне ялкынлы күңелебездəн тəбрик итəбез. Килəчəктəге сəмəрəлехез мəтлəре өчен Аллаһы озак елларга көчегезне ныгытсын!», артистлар исеменнəн Габдулла Кариев җибəргəнендə «Милли театрның истикъбаль вə тəрəкъкыйсе өчен армас хадимебезне ялкынлы күңелебездəн тəбрик итəбез. Монда 17 мартта беренче кат сəхнəгə куелган вə тамашачыларның күңеллəрендə гасырларча изелүдəн котыл ган халыкның бөек телəклəрен вə өмидлəрен уйгаткан бөек «Зөлəйха»ның мөəллифе – бөек əдипне котлыйбыз. Милли театр вə туган халкыбыз файдасына алдагы хезмəтлəр өчен Аллаһы Сезнең көчегезне ныгытсын!» диелгəн була.

 Иске идарə безнең бабаларымыз белəн ясаган могаһəдəлəрендə… – бу урында Уфада Диния нəзарəте булдыру турында, мөселманнарга мəчетлəр төзүгə рөхсəт биргəн, 1788 елда императрица Екатерина II игълан иткəн Манифестка ишарə ителə кебек.

Петроград охранка писаренең фəкать Ильминскийның шəкерте Тарановскийның телəве буенча гына бөтен Идел буе мөселманнарына мөфти итеп куелуы… – Петербург ахуны Сафа (Мөхəммəдсафа) Баязидовны (Баязитов, 1887–1937 еллардан соң дини, иҗтимагый-сəяси эшлекле, нашир) патша 1915 елның 27 июлендə Диния нəзарəте мөфтие итеп раслый. Аның кандидатурасын Россиянең Эчке эшлəр министрлыгы хезмəткəре Г. Н. Тарановский яклаган. Бераз соңрак, 1917 елның 16 июль санында, «Ил» газетасы («Милли мəгыйшəт» рубрикасындагы бер хəбəрдə) «Та ра-новский иске хөкүмəт заманында Русия мөселманнарының бөтен телəклəренə каршы килгəн Сафаны мөфти итеп куярга ярдəм иткəн реакция ялчысыдыр» дип яза.

…бу ел Кырым мөселманнары өчен руханият белəн һичбер мөнəсəбəте булмаган бер офицерның мөфти тəгаен ителүе… – 1917 елның мартында Кырым мөфтие итеп сайланган Кырым татарлары милли хəрəкəте җитəкчесе Ногман Чəлəби Җиһан (Чəлəби Чəлəбиев, 1885–1918) турында сүз бара (аңа кадəр ул гаскəри хезмəттə була). «Ил» газетасының 1918 елгы 10 март (21/124 нче) санында урнаштырылган некрологта Кырым ярымутравының сайланган беренче мөфтие, «Кырым Штаты хөкүмəтенең баш мөдире Чəлəби Җиһан əфəнде Чəлəбиев җəнаплары Севастополь төрмəсендə вəхшиəнə үтерелеп, əгъзалары кылыч белəн парча-парча иттерелеп диңгезгə ташланган»лыгы əйтелə (некрологның авторы – «Дустлары»).

Остроумов – Николай Петрович Остроумов (1844–1930), шəркыятьче галим, тарихчы, этнограф, 1883–1917 елларда Ташкентта нəшер ителгəн «Тур кестанская туземная газета»ның мөхəррире, 1885–1886 елларда Инҗилнең дүрт китабын үзбəк теленə тəрҗемə итүче (1891 елда Лейпцигта басыла).

Кояш чыкты… Нур балкыды… – бу сүзлəр Нəҗип Думавиның «Балалар тавышы» исемле шигырен хəтерлəтə. Кояш чыкты, нур балыкты, Тəрəзəдəн һəм калыкты, – дип башланган əлеге шигырьне ул заманнарда «Беренче сада» көе белəн мəдрəсə шəкертлəре җырлаганнар. Аның тексты əүвəл «Тəрбиятел-əтфаль» журналының 1907 елгы 2 нче (12 гыйнвар) санында, бераздан «Нəҗип Думави шигырьлəре» исемле китапта (1908) басыла.

 

Сəрмая – акча (капитал).

Тəһликəдəдер – һəлакəттəдер, куркыныч хəлдəдер.

Мəхыз казакъларга – казакълар өчен.

Һəүл намазы – мəет күмелгəн көнне кичен укыла торган намаз.

Идарəи мөстəбидə – изүгə корылган, деспотик идарə.

Диваннар – дəүлəтнең югары советлары.

Мəхкəмəлəр – судлар, хөкемнəр.

* Петроград охранка писареның фəкать Ильминскийның шəкерте Таранов скийның телəве буенча гына бөтен Идел буе мөселманнарына мөфти итеп куелуы, бу ел Кырым мөселманнары өчен руханият белəн һичбер мөнəсəбəте булмаган бер офицерның мөфти тəгаен ителүе3 – аяклы дəлиллəрдер. – Г. Исхакый искəр.

Эскəнҗəсе – басым ясау, кысу коралы.

Тəгъриз итмəскə – ризасызлык белдермəскə.

Əсаслəрен – нигезлəрен.

* Төркестандагы вəкыфларның бик күбесе кабинетный-удельный дип, падишаһ милке иттереп, таланып алынган. Кырымда һəм шулай Идел буендагы вəкыфны күптəн талап бетергəннəр. – Г. Исхакый искəр.

** Утыз миллионлы мөселманның санына күрə хəзерге Думада җитмеш-сиксəн депутат булырга тиеш булса да, хəзер җиде генə кеше булуы ни дəрəҗəдə җəберлəнүемезгə шаһиттыр. – Г. Исхакый искəр.

Гасб итеп – тартып, талап алып.

Манигълар – тыюлар, тоткарлаулар.

Тəхкыйрь ителүчелəр – мыскылланучылар.

«Əс-салату хəйрү минə-н-нəүм» – намаз йокыга караганда хəерлерəк (азанның бер өлеше).

 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 9 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2012. Б. 7-11.

Җавап калдыру