«ТӘРҖЕМАН» ВӘ «ВАКЫТ» ГӘЗИТӘЛӘРЕНӘ ҖАВАП

«Тәрҗеман»ның 76 нчы номерында социализм хакында бик кызык, бик көлке, Фатихның «Социализм»ысы кебек бер мәкалә дәрҗ ителгән иде. Ул вакытта мәкаләнең мәгънәсез, фәннең бер ноктасына да тугры килмәгән төрле сүзләр тезеп, каләм уйнатудан гына гыйбарәт идекен белгәнгә, бабайны җавапсыз калдырган идек. «Вакыт», үзенең 55 нче номерында шул мәкаләләрне тәмамән дәрҗ кылып, социалистларны бөтенләй җиңдем дигән кебек бер тарызда үзенең жандармский идарәсеннән бер-ике сүз дә лыгырдаганга, җавап бирми калу мәслихәт күрелмәде.


Фатих социализмнан никадәр хәбәрсез булса, «Тәрҗеман» бабай да шулкадәр хәбәрсез, шулкадәр белемсез икән. Безнең карт мөхәрриремез булып торган илле-алтмыш яшьлек бер язучыга шулкадәр наданлык, шулкадәр өстән карау ниһаять дәрәҗәдә оят, соң дәрәҗәдә көлке вә бөтен матбугатымыз өчен хурлыктыр. Фатихның «Ислам вә социализм» дигән мәкаләсе берлә «Тәрҗеман»ның шул мәкаләсен Аурупа лисаннарының берсенә тәрҗемә кылынса, аларның ибтидаи мәктәп шәкертләре дә бу мәкаләләрнең мәгьнәсезлегенә гаҗәпкә калырлар иде.
«Тәрҗеман», Аурупада егерме миллион халыкның уналты миллионы яп-ялангач эшчедер, хәлбуки егерме миллион мөселманның арасында ярты миллион халис эшче киленәмез, ди. Элгәреге кебек ни авызга килде, шуны язып, һәр язылганны мөкатдәс саный торган вакыт үткәнне, һәр язылганга фән ноктаи нәзарыннан карап, тәнкыйть берлә эш йөретелгәнне «Тәрҗеман» бабай оныткан булырга кирәк. Аурупаның кайсы мәмләкәтләрендә эшчеләр, яп-ялангач эшчеләр, сиксән процент икән? Моны «Тәрҗеман» бабай нинди цифрлар берлән исбат итмәкче була икән? Дөньяда һөнәр вә сәнәгатьнең иң тәрәкъкый иткән, капитализмның иң падишаһлык сөргән йире Англиядә эшчеләрнең саны 53 проценттыр. Бу илле өч процентның да 15 проценты тред-юнионнар җәмгыятьләренә (профессиональный союзларына) кергән булганга, аларның хәлләре түгел яп-ялангач булу, «Тәрҗеман» бабайдан аз гына кимдер. Алар урта хисап берлән мең дә ике йөздән мең дә сигез йөзгә кадәр жалуния алалар, үлсәләр, балалары пенсияләр ашыйлар.


Калган эшчеләрнең хәлләре, боларныкына караганда бик күп начар булса да, безнең Русия эшчеләреннән өч-дүрт мәртәбә артыктыр. Шулай булгач, Англиядә яп-ялангач эшчеләр бездә-гегә караганда әллә никадәр кимдер. «Мөселман арасында егерме миллионның ярты миллионы «халис эшче» булынмаз» дигән сүзе тагы гаҗәптер. Кара, Ак Волга буендагы ничә миллион авыл халкы эшче булмый, кемнәр? Шәһәрдә, бөтен пристаньнарда йөк ташучы татарлар, җилкәләренә әйбер күтәреп хезмәт итүче грузчик, бөтен шәһәрләрне тутырган приказчиклар эшче булмаенча, кем? Әллә болар бары да фабрикант, болар бары да миллионермы? Без эшче дип кешегә ялланып хезмәт иткән кешегә әйткән кебек, үз тамагын туйдырыр өчен икенче кешенең көченнән файдаланмаенча эшләп торучыларны һәммәсен дә әйтәмез. Шуның өчен Русиянең һәр тарафында җәелгән авыл халкының иң күбесе шәһәр эшчеләре, безнеңчә, һәммәсе дә бердер. Болар, «Тәрҗеман» әйткәнчә, йөздән булмаенча, бәлки, боларга башка бай исемен күтәргәннәре шуның кадәр генәдер. Тагы «Тәрҗеман» әллә кайдан «халис эшче» дигән сүз тапкан. Алтын-көмешнең халисы, ягъни сафы, халис түгеле, ягъни кушымталысы булса да, эшченең ярты ягы фабрикант, ярты ягы яп-ялангач булганын күргәнем дә юк, ишеткәнем дә юк. Күп байларның вексельләре каралса, үзләренең при-казчиклардан аермасы юклыгын күрелер, ди. Әле яңгы гына безнең мөселманның туксан җиде проценты эшче түгел, ягъни буржуа, капиталист, дигән идең ләса. Ничек ул алай, алар бик тиз фәкыйрьләнделәр? Сезнең каләмеңезнең очындагы кара да кибәргә өлгермәде, алар эшче булдылар. Менә гаҗәп. Ул гына җитмәсә, тагы Казанда бер Юнысов йә Хөсәенов, Кавказда бер Тәкиев мөстәсна улдыгы хәлдә, бөтен милләтемез фәкыйрьдер, ди. Соң, мәкаләнең башында гына бик бай иде ләса. Нишләп бик тиз фәкыйрьләнделәр? Бүген җәмгыяте вөҗүдкә килсә, мәйданга чыкса, без, мөселманнар, бу җәмгыятьнең иң ашагы членнары булачакмыз, иң агыр, иң пычрак эшләрен безләр эшләячәкмез, ди. «Социализм» капитализмның баласы булганга, социализм капитализмның иң соң дәрәҗәсенә кадәр тәрәкъкый иткәннән соң гына, эшчеләрнең күбесенең социалистический тормышның яхшылыгын аңлап беткәннән соң гына булачактыр, шуның өчен дөньяның бер тарафындагы социалистлар да иртәгә социализм ясала, дигәннәре юктыр. Шуның өчен социализм бер дә «могҗиза уларак» мәйданга чыкмаячак, тарихның теләве, тормышның Икътизасы берлән, бала туган кебек, табигый килеп чыгачактыр. Безнең халык иң начар эштә йөрер дигән сүз черносотняларның халыкны куркытыр өчен әйткән сүзләредер! Социализмда дин, милләт аермасы юктыр! Социализмда һәркем тигездер! Социализмда һәркем кирәге кадәр эшләргә мәҗбүрдер! Социализмда эшләмәенчә ятарга мөмкин түгелдер! Шуның өчен безнең халыктан эшләттереп, үзләре тик ятарлар дигән сүз көлке һәм гаҗәптер. Бу көндә безгә беренче фарыз һич аермасыз милләттәшләремезнең тәрәкъкый вә тәгалиләренә хезмәттер, ди.


Безнең авылда игенчеләрнең йирләре юк. Балаларын 12 яшьтән шырпы фабрикасына илтеп бирергә мәҗбүр булачар, балалары укый алмый. Әмма күршемездә өч мең дисәтинәле бер алпавыт бар. Аларга укырга да җитә, ашарга да җитә, артып та кала. Менә боларның ничек бергә тәрәкъкый вә тәгалиләренә хезмәт итәргә кирәк?


Менә шундый аз гына байлар бик күп кешене биләп, надан калдырып тормасын өчен, халыкның укытырга хәле булсын өчен, игенчегә бушлай йир алып бирергә кирәк, димез. Ул йир дә күктә булмаганга, баягы алпавыттан үзе эшләрлектән артыгын алып, шундый игенчеләргә бирергә кирәк. Ул вакытта алар ачлыктан 12 яшьлек баласын шырпы фабрикасына җибәрмәс, укытыр, димез. Бүген җәмәгатен тәрбия кылырлык жалуния ала алмаган эшчегә, синең эш хакыңның бик күбесен хуҗаң алып кала, шуның өчен син балаңны укытмаенча ике-өч тәңкәгә эшкә йөртәсең, синең жалунияңне җәмәгатеңне тәрбиягә җитәрлек ясарга кирәк, аннан балаң да укый алыр, димез. Менә шул эшләр әллә нинди сез әйткән «хәкъканиять» берлән булмаган-га, шул эшчеләрне үзләренең хәлләрен яхшыртыр өчен, бер-берсе берлән берләшеп җәмгыятьләр, союзлар ясап тартышырга, җиңешергә чакырамыз. Аңладыгызмы?
Гали Путиляков , Галиәсгар Камалетдиновлар6 кебек кешеләр Япониядә юк микән, дисез. Япониядә әллә бары да сезнең кебек иләктәген чиләккә бушатып торучылар гына, аларда эшче халык өчен тырышучылар юк дип белдеңезме? Сезнең боларны да белмәвеңезнең сәбәбе, әлбәттә, өч-биш данә франк рисаләләре укымаудыр. Бу көнге көндә Русияне китап каплаганда, шулкадәр җаһиланә мәкалә язу һәм дә 26 ел мөхәррирлек иткән бер язучыга шуларны сөйләү оят һәм хурлыктыр.

 

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру