Съезд ачылды. Бөтенрусия мөселманнарының съезды ачылды. Утыз миллионлы мөселман халкының таркау тормышына бер низам-интизам бирер өчен, утыз миллионлы төрек-татар миллəтенең хəятын алып барыр өчен, мəгълүм бер юл, мəгълүм бер эз ясар өчен җыелган съезд ачылды. Владивостоктан башлап Архангельскига, Гельсингфорстан2 башлап Əфганстан чиклəренə кадəр таркалган мөселманнарның җиде йөздəн артык вəкиллəренең мəҗлесе3 ачылды. Бу съезд урамдагы иттифакый җыелыштагы мөселманнар тарафыннан җибəрелгəн яисə үзеннəн-үзе килгəн кешелəрнең мəҗлесе түгел, бөтен миллəтнең оешкан сəяси җəмгыятьлəре, партиялəре тарафыннан сайлап җибəрелгəн вəкиллəренең мəҗлесе ачылды. Ягъни бөек Русиягə таралган бөтен Русия мөселманнарының фикеренең, уеның диваны, бөтен Русиягə җəелгəн төрек-татар угылының телəгенең, ашкынуының бер мəркəзгə җыела торган Бу съездда төрек-татар кабилəлəренең һичберсе вəкилсез калдырылмаган, бу съездда Русиядəге мөселман халыкларның һичберсе читтə калдырылмаган.
Монда төрек-татар миллəтенең бөек кабилəлəреннəн: Идел буе, Кырым, Азəрбайҗан татарларыннан, Төркестан үзбəклəреннəн, төрекмəннəрдəн, Казакъстан кыргызларыннан – һəммəсеннəн вəкиллəр, Кавказның таулыкларыннан – осетиннан, кабардиннан, чиркəстəн, аҗардан, лаздан вəкил бар.
Бу съезд – Гомумрусия мөселманнарының съезды.. Бу съезд – гомум Русия мөселманнарының бөтен хокукы, мəдəни телəклəренең тəрҗеманы. Бу съезд бөтен Русия мөселманнарының сəяси, мəдəни, икътисади, иҗтимагый, дини, милли мəсьəлəлəрен хəл итəргə хаклы, хокуклы. Олуг миллəтнең олуг диваны булган бу съезд – Русия мөселман нарының Учредительный собраниясе. Шуның өчен бу съездның элеккеге замандагы кебек сөйлəп, мөзакəрə итеп карар чыгара торган съездларга һичбер охшашы юктыр. Бу съездның, элгəреге замандагы киңəш мəҗлеслəре кебек, карары беркемгə дə мəҗбүри булмаган сөйлəү мəҗлесе генə түгелдер.
Бу съезд – үземезнең эчке хəятымыз өчен, мəдəни, сəяси, икътисади хəятымыз өчен закон эшли торган мөəссəсəмездер. Шуның өчен, съезддан көтелгəн өмидлəр дə фəүкылгадə зур булган кебек, съездга йөклəтелгəн бурыч та, вазифа да искиткеч зурдыр, бөектер. Съезд, əүвəлəн, Русия мөселманнарының милли оешмасын ясарга тиештер. Съезд Русия мөселманнарының һəммəсенең мəнфəгатен күзəтə торган, бөтен Русия мөселманнарының хаклары, хокуклары алдында каравылчы булып тора торган бер милли диванны вөҗүдкə китерергə тиештер. Шуның бөтен тəшкилəтен бөтен Русиядə йирлəштерергə, шуның бөтен тəшкилəтен хөкүмəттəн тасдыйк иттерергə тиештер. Икенче, съездда Русия мөселманнарының платформасын – Русия мөселманнарының сəяси, икътисади, иҗтимагый платформасын тəгаен итəргə тиештер. Шул күпчелек белəн кабул ителгəн платформаның тирə-юненə милли маяклар утыртырга, милли фонарьлар кадарга тиештер. Аңгарга башка, хəзерге заманда эшлəргə лязем, кичектерүне кабил түгел мəсьəлəлəрдə үзенең карарын чыгарырга тиештер. Мəктəп-мəдрəсə, уку-укыту мəсьəлəсендə бик катгый карарлар чыгару өчен аерым мөəссəсəлəр тудырырга тиештер.
Учредительный собрания тарафыннан милли автономия тасдыйк ителгəнчегə6 кадəр рухани эшлəремезне эшли торган, духовный собраниямезгə мувəкъкать булса да бер идарə кертеп торырга тиештер. Мувəкъкать бер мөфтиме, комиссармы тəгаен итеп, аннан Баязидовның былчырак оясын тазартырга тиештер. Боларга башка, тагы əллə никадəр мəсьəлəлəр: йирлəр мəсьəлəсе, эшчелəр мəсьəлəсе, хатын-кыз мəсьəлəсе, кайсы сəяси партия белəн хəрəкəт мəсьəлəсе, тагы башкалар, башкалар… Менə шуларны эшлəп бетерер өчен, шуларны юлга куяр өчен съезд алдында, төрле тарафтан җыелган җиде йөз вəкил алдында фəүкылгадə авырлыклар торадыр, искиткеч читенлеклəр торадыр.
Аларның берсе һəм дə иң зурысы – вəкиллəремезнең күбесенең мəгълүм сəяси партиялəрдə күп йөрмəгəн булулары, вəкиллəремезнең күбесенең сəяси тəрбияне күрерлек вакытлары булмавы. Шуның аркасында җиде йөз вəкил əле мəгълүм оешмалар хəлендə эш эшли алмый. Җиде йөз вəкил əле мəгълүм партиялəрнең, мəгълүм гөруһларның байрагы янында хəрəкəт итə алмый. Мəгълүм мəслəк янында берлəшеп, мəгълүм бер хаттел-хəрəкəт белəн йөри алмый. Билгакес, бик күп вəкил əле юлны тəгаен итə алмаенча аптырап кала. Бик күп вəкил əле күп мəсьəлəне хəлдə башкаларга иярергə мəҗбүр була.
Менə шул мохит төрле-төрле сүз бистəлəренə, төрле демагог ларга юл ача, оешуны яратмаган төрле милли анархистларымызга, башбаштакчыларымызга киң мəйдан ача һəм ачачак та. Шуның өчен, съезддан яхшы нəтиҗə тудырыр өчен, мотлака, вəкиллəрне оешмаларга оештырырга тиештер. Вəкиллəрне мəгълүм мəслəклəр, мəгълүм хаттел-хəрəкəлəр янында тупларга тиештер.
Бу бурыч – съезддагы ак, пакь зыялыларның вазифасыдыр. Бу вазифа – съезддан файда көткəн, съездның мəгънəсен аңлаган һəр вəкилнең бурычыдыр. Бу – бер.
Икенче, вəкиллəрне эшкə таба борырга, вəкиллəрнең бөтен көчлəрен, куəтлəрен эш тудырырга таба борырга тиештер. Шуның өчен комиссиялəрдəге эшлəрне фəүкылгадə дикъкать белəн эшлəргə, комиссиялəрдəге эшлəрне бөтенлəй чумып, күмелеп эшлəргə тиештер.
Моның белəн без вəкиллəрнең хəзерге кайда куела алмаган көчлəренə, куəтлəренə кирəкле бер урын тапкан буламыз. Моның белəн безнең вəкиллəрнең саф дəрунлыклары белəн файдаланып, дезорганизация кертергə маташа торган гөруһ- ларны коралсыз итəчəкмез, итə алачакмыз. Менə шуларны уйга алып, тарих алдында мəсьүлиятьне күздə тотып, һəрбер аңлы вəкил эш башында булырга тиештер. Һəрбер аңлы вəкил хаклыкны матур сүз сөйлəп баш əйлəндерүчелəр арасыннан эзлəмəенчə, эшлеклелəр, эш эшлəүчелəр арасында эзлəргə тиештер. Үзенең урынын эш янында дип белергə тиештер. Эш янында булырга тиештер.
Хəзер хөкүмəтне сүгə торган, үзеңезнең милли хезмəтчелəреңезне җентекли торган вакыт түгел. Хəзер бөтен көчне бергə җыеп, бөтенемез алдында фарыз булган бурычны, көчне исраф итмəенчə эшлəүдер. Хəзергə вəзирлəр «туйдан соң дөмбер»гə революционер булган булып йөрүчелəрнең базары безнең арамызда булмаска тиештер. Безнең вазифамыз, бурычымыз – эшлəү. Миллəт бездəн шуны тели. Дəүлəт бездəн шуны, тарих бездəн шуны тели. Хəзер эш вакыты, кызу эш вакыты, лыгырдау, кызылдан-кызыл сүз сөйлəү вакыты үтте.
Вəкиллəр, эшкə!
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Бүлислек – полиция.
Мораи – күз буяу, ялган.
Əманиять ителгəн – монда: таянган.
Низам-интизам – кагыйдə, тəртип буенча эш итү.
Диваны – монда: җыены, берлəшмəсе.
Мөəссəсəсе – оешмасы.
Тəшкилəтен – оешмасын.
Тасдыйк иттерергə – раслатырга.
Мувəкъкать – вакытлы.
Хаттел-хəрəкə – тактика, тоткан юл.
Билгакес – киресенчə.
Мотлака – һичшиксез.
Дəрунлыклары – күңеллелеклəре.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 9 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 18-20.