Моңганчы Русия идарәсенең ноксанлыгында, Русия үзенең гражданнарының хокукы сәясияләрен бирмәенчә, аларны балалар кебек итеп, чиновникларның кулына бирүдә генә булмаенча, иҗтимагый (социальный) хокукларыннан мәхрүм итүенең дә бик зур катышы бардыр. Шуның өчен Русиянең идарәсенең үзгәрүен теләгән һәр сыйныфтан һәр кеше, сәяси хокукларның үзгәрелүенә генә канәгать кылмаенча, Русиянең әһле ватанның (гражданнарының) мәгыйшәтләрене үзгәртүне дә һәрвакыт иң алдагы дәрәҗәгә куйдылар. Эшче халык һәрвакыт үзенең теләүләрендә үзләренең хәлләренең яхшылавын иң нык итеп, иң каты иттереп сорадылар, һәм шул сәбатлар аркасында бик күп Максудларын хасил иттеләр. Хәтта аларның һәр хәрәкәтләренең максуды, һәр теләүләренең иң төбе үзләренең хәлләрен яхшырту вә үзләренең хокукларын алу иде. Болар, идарәнең үзгәрүен теләсәләр дә, аңарга, максат ысулы дип карамаенча, максатка җитәр өчен бер юл гына дип карыйлар иде. Менә шул ноктада хөрриятпәрвәрләр (либераллар), иштиракиюн берлән (социалист) берлән (либераллар) халыкка хокукы сәясиясе кайтса, идарә үзгәртелсә, җитә, бүтәннәре искечә калсын, диләр. Әмма социалистлар халыкка ачык, социальный хокуклары бирелмәсә, ул идарә үзгәртүеннән һич файда итә алмый, диләр. Шуның өчен алар иң мәҗбүр халык эшче (рабочий) һәм крәстиян халкы булганга, аларның хәлләрен дә тәмам үзгәртергә кирәк, диләр.
Моңганчыга кадәр күп җирдә рабочий эш ташлаган, сигез сәгатьтән артык эшләмәскә телиләр, бәһаләрен арттырырга сорыйлар, аны алдылар, моны алдылар, дип ишетә идек. Боларның хәлләренең аз гына булса да яхшыра башлануыннан бик шатлана идек. Ләкин моңганчыга кадәр крәстияннәр хакында алар да үзләренең хокукы сәясияләрен, сорауларын бик күп ишетсәк тә, үзләренең иҗтимагый (социальный) хокукларын, үзләренең тормышларын яхшырту өчен бер-бер эш эшләүләрен бик аз ишетә идек. Шуңарга күрә бик күп кеше крәстияннәр хакында бернәрсә белми дә иде. Аларның хәлләренең начарлыгын уйламый да иде. Хәтта бик күбемезнең башына безнең крәстияннәр үзләренең хокукларын алырга хәзерләнмәгән, куәтсез бер сыйныф дигән фикер урынлашкан иде. Болар үзләренең хокукларын кайтарыр өчен бер эш тә эшләмәгәнгә яисә
безгә эшләмәгән кебек күренгәнгә, алар хәлен яхшырту тугрысында хөкүмәт тә җитди бер хәрәкәт кылмаган иде. Безнең Русиядә йөз миллионнан артык крәстиян булса да, бөтен налогларның дүрт өлештән өч өлешен алар түләсә дә (бер миллиард ярым), өч миллионлы гаскәрне бөтенләй алар гына кебек тутырса да, бөтен Русияне шулар гына туйдырып торса да, вә шуның өчен моның хәлен яхшырту иң беренче мәсьәлә булса да, хокукы сәясияләр вә бигрәк иҗтимагый (социальный) хокуклар халыкка садака итеп бирә торган нәрсә булмаганлыктан, әлбәттә, «егышмаган балага имчәк бирмиләр» кагыйдәсе буенча бернәрсә дә бирелмәгән иде. Ниһаять, бу крәстияннәр дә хәрәкәткә килделәр. Русиянең һәр тарафыннан «Йир! Йир!» дигән тавышлар ишетелә башлады. Авыл халкы чуалулары (крестьянские беспорядкилар) башланды. Алпавытларның йирләрен бүлү, урманнарын кисү, эшчеләрнең эш ташлавы кебек куркынычлы вакыйгалар була башлады. Шуңар күрә йир мәсьәләсен крәстияннәргә файдалы иттереп хәл кылырга тиеш, дип, түбәндәге хатны профессорлар, адвокатлар, докторлар, йир хуҗалары булган студентлар, крәстияннәр вә байлардан кырык кеше, йир мәсьәләсе тугрысында граф Виттега ачык хат язып, үзләренең фикерләрен бәян кылып, инсаният наменә кан түкмәенчә, мәсьәләне хәл кылу кирәк икәнлегене күрсәткәннәр.
Безнең халыкның да иң күбесе крәстиян булганга, әлбәттә, алар да йир мәсьәләсе хакында бик күп башларын ватканга, укыган халыкның фикерләре беленсен өчен, вә шул йир мәсьәләсенең ни дәрәҗә әһәмиятле икәне аңлансын өчен, шул хатны Казанның «Волжский вестник» гәзитәсеннән алып тәрҗемә иттек.
«Граф Витте җәнаблары!
Авылларда йир низагысы көннән-көн зурая һәм куркынычлы бер хәлгә килә. Яңгы Пугачев вакыйгаларын тәкрар итү ихтималы якыная. Русиянең урта губерналарында әллә нинди орденнар, медальләр берлән күкрәген тутырган бер кеше, үзенә патша исемен биреп, авыл халкына яхшы булып, алпавытларның утарларын талап, яндырып йөри, дигән хәбәрләр ишетелә. Бу хәрәкәт губернадан губернага күчә. Бөтен Русияне каплап алырга тели.
Михельсоннар, Бибиковлар вакыты үтте. Штыклар берлән Русияне тынычландыру вакыты үтте. Ул штыклар файда урынына бөтен Аурупа тарихында мисле күрелмәгән куркынычлы, канлы вакыйгаларга сәбәп кенә булырлар. Ул вакытта вак-вак җыелган халык берлән партизанский сугыш ачарга кирәк булуын һәм аларны шәһәрдәге кебек тиз җиңәргә мөмкин булмавын да онытмагыз! Хөкүмәт бу эшнең әһәмиятен белә.
3 ноябрьдә хөкүмәт, авыл халкын тынычландырыр өчен, манифест игълан итте. Ләкин манифесттагы вәгъдәләр крәстияннең бу начар хәлен һич үзгәртми. Бу көнге начар хәленә ачлык та кушылгач, боларның хәле ни булачак? Выкупный платеж-ларны (йирне сатып алган дип белеп, халыктан шуның бәһасен түләткән акча) киләчәктә киметү, киләчәктә бетерүләрне игъланыңыз соңгарак калган.
Крестьянский банкларның ярдәмен күбәйтү берлән генә бөтен Русия крәстияннәренең йир низагысын вә аларньвд теләгәннәрен аның берлән генә тутыру мөмкин түгел. Халык банкы зарарлы дип таба. Ул моңганчы байларына гына йирләр алып бирергә ярдәм итте, вә шул сәбәптән йир бәһасен бик күтәрде һәм фәкыйрь крәстиян халыкның хәлен тагы авырайтты.
Бу манифестның йир мәсьәләсендәге файдасын [ның] 6 август манифесты[ның] политика хакындагы тәэсиреннән аермасы булмавын халык белми түгел.
Әгәр сез социальный революция (халыкның үзенең тормышыны яхшылатыр өчен йиргә, фабрикаларга эшче халыкның кулына үз көче белән алырга теләве) ясарга теләсәңез, шундый садакалар биреңез. Халыкның ачуын китерә торган иске, бер файда да килми торган ярдәмнәр итеңез. Әгәр сез чуалуларны бетерергә теләсәңез, социальный исляхат ясаңыз. Русиядә ис-ляхат бик күп кирәк, бик күп эш бик начар хәлдә. Ләкин йир мәсьәләсе кебек ислях вә мохтаҗ булганы һич юк. Бөтен ис-ляхларның әсасы — бу елларда чыккан мәсьәләләрнең иң әһәмиятлесе һәм иң куркынычлысыдыр. Игенче мәмләкәттә иген игүнең артка калуы, иген игүченең үзенең икмәксез калуы, бөтен халыкның тамагын туйдырып торучы крәстиян халкының ач торуы — бу көнге бу зур чуалуның беренче сәбәбеннәндер.
Хәзер шул күзгә күренгән зур бәладән котылыр өчен хөкүмәт нишли? Крәстияннәрне риза кылырлык итеп йир мәсьәләсен ул ислях кыла алмый. Аны 6 август законы берлән сайланган Государственный Дума да ясый алмас иде.
Русиянең бик күп халкы риза булмаганга, иң куәтле сыйныфлары яратмаганга, ул Государственный Думаның мәйданга чыгуына да ышанырга бик авыр.
Фәкать бөтен халыктан тигез иттереп, яшерен тавыш берлән сайланган Учредительный собрание генә бу эшне эшли ала. Фәкать ул гына хәзерге рәвешчә файдалану кагыйдәсен ватып, халыкка иң файдалы дәрәҗәдә вә халыкны тәмам тынычландырырлык итеп мәсьәләне өзә ала.
Йир эшләмәенчә кеше эшләгәннән генә файдаланып тора торган кешеләрнең кулыннан күчеп, шул йирне эшли торган вә эшләргә тырышып тора торган халыкның кулына күчәргә тиеш. Бу мәсьәлә тиздән хәл кьшынырга һәм закон хөкеменә керергә тиеш. Ләкин сайлау законнары ясар өчен вакыт кирәк булганга, Учредительный собраниене бүген үк чакырып булмый. Бик тиз булганда да, ул киләсе елның февраленнән хезмәткәтотынырга кирәк. Тагы әле йир мәсьәләсенә килгәнчә, бөтен мәмләкәтнең ысуле низамнарын төзергә кирәк. Чөнки ысуле низамнар ясамаенча, социальный (халыкның тормышының нигезен үзгәртә торган) низамнар ясап булмый.
Язга бөтен ач Русия, бөтен ач крәстияннәр күтәрелеп, бик зур фетнә6 булу ихтималы бик якын. Ул вакытта нинди парламент та (халыктан сайланган кешеләрнең) мәмләкәт эчендәге сугышны бетерә алу ихтималы юк. Әгәр йир мәсьәләсенең әсас низамнарын крәстияннәр, укыган халык теләгәнчә иттереп, манифест игълан кычынып, Учредительный собраниегә чакырылса гына, Русияне шул куркынычлы кара көннәрдән коткарып була. Хәзердән үк йир мәсьәләсене югарыда күрсәтелгән рәвешчә хәл кылырга тиеш. Бу эш крәстияннәрне тәмам тынычландырыр иде. һәм дә хөкүмәткә бөтен Русиянең ышанычын арттырыр иде. Шулай итеп, Русия бу киләчәк кара көннәрдән котылып калыр иде.
Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова