ХӨРМӘТЛЕ УКУЧЫЛАРЫМ!

Мин тагы якты дөньяга чыктым. Мин, тагы саф һава сулап, үземнең иптәшләрем, дустларым, якыннарым, танышларым дөньясына кайттым.


Мин тагы авызыма сугылган пичәтне ватып сөйләргә тотындым. Мин тагы богауланган каләмемне чишеп, кулыма алып яза башладым. Мин тагы үземнең адәм балаларының рәхәткә ирешүләренә беренче сәбәп дип ышанган фикерләремне сөйләргә, язарга, аңлатырга моктәдир булдым. Мин тагы үземнең әллә никадәр хезмәтем кергән, әллә никадәр гайрәтем сарыф кылынган «Таң» идарәсенә кайттым. Мин тагы үземнең сөйгән укучыларым берлән үземнең белемнәремне, үземнең уйларымны элгәргедән зур гайрәт берлән, элгәргедән куәтле дөрестлек хакы берлән уртаклашырга тотындым. Мин, тагы үземнең шул алган юлымда хезмәт итүдән аерылмаенча, бар гайрәтем, бар куәтем берлән һаман да тартышу юлына кайттым.


Хәзергә Казанны вә сөекле укучыларымны калдырып китәргә мәҗбүр булсам да, «Таң» сәхифәләрене ташламаска вәгъдә кылып, сез укучылардан аерылам!

 

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру