ЭШЧЕЛӘР МӘСЬӘЛӘСЕ

Шул көннәрдә Алафузов заводының итекчеләренә заводның хуҗалары, итек эшен туктатамыз, дип хисап биреп, җиде йөз кешене эштән туктатмакчы булалар. Җиде йөз кешене эшсез калдырмакчы, җиде йөз кешене ач калдырмакчы булалар Алафузовның әйтүенә караганда, хәзер итек эше файдасыз, имеш! Аңарга капитал бәйләп куярлык түгел, имеш. Казнадан да заказлар юк, имеш! Шуның өчен җиде йөз кеше урамнарга чыгарып ташланырга тиеш, әллә ничә еллар хезмәт иткән әллә никадәр Алафузовның кесәсен калынайткан эшчеләр янә ач калырга тиеш, имеш.


Ләкин эш моның берлән генә калмастыр. Алафузов заводының икенче эшчеләренә дә хисап бирелеп, алар да чыгарылалар, алар да урамнарга ташланып, балалары-чагалары берлә ач калырлар. Алафузов боларга да итекчеләргә әйткән җавапны Ьирер, аларга да, хәзер ул эштән файда юк, эшне туктатамыз диярләр. Алафузов һәрвакытта эшчеләрнең бирелеп бетмәгән Оәпаләрен алып калып бай булып торучы булганга әлбәттә аңарга заводның ябылуы, эшчеләрнең чыгуы зарарлы эштер Аның моңганчы җыелган бөтен байлыгы, моңганчы ясалган шул зур-зур фабрика-заводлары һәммәсе дә эшчеләрнең алып бетерми калган хаклары белән ясалганга, тагы байлыгын арттырырга теләгән, тагы кесәсен калынайтырга теләгән Алафузов пичоер вакытта үзенең алтын күкәй сала торган эшчеләрен туктатмаячак, һичбер вакыт завод-фабрикасын япмаячактыр Шуның өчен аның «заводны туктатам, эшне кечерәйтәм» дигән сүзе ялган, эшчеләрне алдар өчен хәйлә генәдер. Әллә ничә еллардан бирле Алафузов эшчеләре эш ташлаулары берлә үзләренең эш бәлаләрен шактый ук арттырганнар иде. Алар үзләренең эшләреннән иң күбесен хуҗаларына калдырсалар да, үзләренә дә шактый ала башлаганнар иде. Алафузовлар, моңарга бер дә риза оулмасалар да, һәрвакыт төрле хәйләләр берлә эшчеләрнең оәпаләрен киметергә теләсәләр дә, эшчеләрнең берсүзле булып эш ташлап, әллә никадәр файдасын киметүләреннән куркып һәм дә башка эшчеләр табылмас дип, иске бәһагә риза булып тора иде. Бу елгы ачлык, бу елгы эшченең күплеге һәм дә эш бәһасенең очсызлыгы Алафузовларның күңелләренә бик елы тоелды. Ул аларга караганда әллә никадәр очсыз эшчеләр та-былуына ышанды. Шуның өчен алар, кыйммәт эшли торган эшчеләрдән котылып, очсызларны яллар өчен, боларны чыгармакчы булдылар. Тагы шуның өстенә Алафузов эшчеләренең иң күбесе аңлы эшче булып, хуҗа кем, эшче кем, файда кайдан килә, оаилар ничек байыйлар идекен белгәнгә, һәм дә шул белүләре берлә үзләренең файдалары өчен тартышуның юлларын тапканга, әлбәттә, Алафузовка мондый эшчеләрне чыгарып җи-бәреп, тешсез-телсез машина кебек, контор ни кушты, шуны эшли торган эшчеләр алу бик файдалыдыр.


Шуның өчен ул, хәзердә һәммәсенә дә хисап бирсә дә, һәммәсенә дә, заводны туктатам, дип җавап бирсә дә, эшчеләр бераз сабырайгач, очсыз бәһәләр берлән йомшак, үз файдасын аңламаганнарын тагы җыеп алачактыр.
Тагы заводлар эшкә тотынычактыр. Шуның өчен Алафузовның җиде йөз кешене бала-чагасы берлә ач калдыруы, аларны урамга ташлавының сәбәбе Алафузовның, хәзерге ачлык берлә файдаланып, эшчеләрне кысарга теләве һәм дә киләчәктә дә эшчеләрне теләгәнчә авызлыклар өчен ясаган бер хәйләсе генәдер.


Байлар, хуҗалар эшчеләргә табыш китерә торган оер машина гына дип караганга, хуҗалар үзләренең аз гына файдалары кимесә дә, һичкемне кызганмаенча, эшчеләрне, эшсез калдырып, урамнарга ташлаячаклардыр.


Шуның өчен мондый вакыйгалар бер Алафузовта гына бул-маенча, бөтен завод-фабрикаларда булалар. Бер бу ел гына түгел, һәрвакыт булып килгәннәр һәм моннан соң да булачаклардыр. Чөнки болар һәммәсе дә — капитал берлән көчнең (труд) тартышуының йимешләредер. Капиталның эшче халыкны изә торган, аны эштән чыгара торган бер зур коралыдыр.
Эшчеләргә мондый вакытларда ач калмас өчен һәм дә комсыз байлардан үзләрен теләгәнчә издермәс өчен, эшчеләрнең дә кулларында бик зур корал бардыр.
Ул да эшчеләрнең берләшеп-бергәләшеп бер сүзле булып, берсен-берсе күтәрешер, берсенә берсе ярдәм итешер өчен ясаган союзларыдыр. Бу союзлар байларның комсызлыкларына, байларның теләгәнчә эшчеләрне кысарга теләүләренә һәммә кешегә мәгълүм булган тәдбирләр берлә җавап биргәнгә, мондый союзлар байларның котларын алалар. Союзлар күп вакытларда эшчеләргә әллә никадәр файда китерәләр, аларның бәһа-ләрен арттыруга шундый вакытларда аларны ач-ялангач калдырып, урамга ташлаудан саклап калалар. Алафузов та шундый союз булмаганга, хәзер эшчеләргә берләшеп, бер сүзле булып, хуҗаларыннан иптәшләрен чыгартмауны требовать итәргә кирәк.


Беравыздан, бер сүздән, иптәшләремезне көчләтмимез, диеп игьлям итәргә кирәк, һәм дә үзеңезнең теләгәннәреңезне булдырыр өчен хәзерләнергә кирәк.


Безне чыгармыйлар, безнең анда эшемез юк, дип торырга ярамый, чөнки бу көн итекчеләрне чыгарсалар, иртәгә ткачлар-ны чыгарачаклар, берсекөнгә тимерчеләрне чыгарачаклардыр.
Шуның өчен берләшеңез! Берләшеп, иптәшләреңезне бу ачлыктан алып калырга тырышыңыз, һәммәңез берсүзле булыңыз! Мин ткач, мин тимерче, дип, әллә ничәгә бүленмәңез! Сез барыңыз да бер. Сезнең файдаңыз бер, сезне көчли торган нәрсә, шуның өчен сез дә берләшеп кенә җиңәчәксез! Берләшеп кенә үзеңезне шул ачлык, шул эшсезлектән коткарып калдыра алачаксыз. Берләшеңез!

Җавап калдыру