ДУМА

Беренче Дума таратылгач, кылынган золымнар, җәберләрдән соң халык Икенче Думаны көтәргә тотынган иде. Ул Икенче Думадан да стражниклар, үрәтникләрнең химаясеннән үзенең азат кылынуын, алпавытлар, фабрикантларның эскәнҗәләре астыннан котылуын өмид итә иде.

Ул бөтен Русиядә чиләкләп актарылган күз яшьләренең, бөтен Русиядә түгелгән адәм каннарының үчләрен алуны гомерлеккә, мәңгегә моннан соң шундый яшьле, канлы идарәнең бетерелеп, Русиядә хокукка бина кылынган хөкүмәтнең ясалуын тели иде.
Ул бөтен Русияне ашатып торучы ач крәстияннәрне шул ачлыктан коткарыр өчен, аларга шул йирне бирүче, ул бөтен Русияне киендереп торучы эшчеләрне хәзерге кебек эш таба ал-маенча ач тору бәласеннән коткарыр өчен, аларның тормышларының рәтләнүен көтә иде. Ул бөтен халыкның сәгадәте, рәхәте исерек кешеләрнең кулында гына булмаенча, бөтен Русиянең законы тупас көчкә генә бина кылынганлыкны бетереп, падишаһлыкның идарәсене бөтен халык кулына бирүне өмид итә иде. Ул, үзенең һәр эшенә надан кешеләрнең катышып, халык файдасына булган һәр хәрәкәткә аларның каршы килүләрен бетерер өчен, бөтен халыкка ирек алып бирүне өмид итә иде.

Ләкин бу Дума җыелганга да ике ай вакыт үтте. Халыкның бу Әмилләренең берсе дә мәйданга чыкмады.
Думаның ач авыл халкына да, йирсез игенчеләргә дә һаман файдасы булганы юк. Алар, һаман элгәреге кебек, үзләренең кештәк кебек йирләрен чәчәргә алпавытлар теләгән бәһане биреп алырга мәҗбүр булалар. Бөтен Русиянең тарафында эш таба алмаган эшчеләргә дә Думаның һаман файдасы булганы юк. Алар да һаман, элгәреге кебек, эшсез, ач, мохтаҗ, ялангач көенчә гомерләрен уздыралар.

Төрмәләрдәге, Сибирияләрдәге халык хакы өчен тартышкан егетләр, кызлар да һаман элгәрегечә изеләләр, кысылалар.

Халыкның фикерен белдерә торган, халыкның уен күрсәтә торган матбугат та, һаман элгәреге кебек, түрәләрнең эскәнҗәләре арасыннан котыла алмый. Ул да, элгәреге кебек, тормышның ямьсез якларын күрсәтә алмый. Ул да түрәләрнең золымнары, халыкның канлы яшьләре хакында берни дә яза алмый. Думада членнарның сөйләгән сүзләрен баскан өчен, законга каршы булса, гәзитәләрне ябалар. Халыкның Дума членнарына язган хатларын, прошениеләрен гөзитәләргә керткән өчен, редакторларны хөкемгә бирәләр.
Соң ник бу болай? Ник Дума халык теләгәнне эшли алмый?
Чөнки бу Думаны халык ясамаган, бу Думаны бюрократлар ясаганнар. Аны ясаганда, Думаның һәрбер төрле халыкка файдалы эшләренә каршы төшәр өчен киртәләр салып куйганнар. Алар аның правосын бик тар кылганнар. Халык өчен бик кирәкле эшләрне Думаның ихтыярыннан алганнар. Думаның өстенә карт бюрократлар, зур байлардан, алпавытлардан гына җыела торган Государственный советны ясап куйганнар. Шуның өчен Дума үзенең бу правосы, үзенең бу хәле берлә халыкка файдалы бернәрсә дә эшли алмаячактыр яисә, эшләсә дә, халык ихтыяҗына караганда бик аз булачактыр.

Менә шулар өчен, Дума халыкның кирәкле нәрсәләрен закон иттереп чыгара алсын өчен, без Дума халык Думасы булсын, димез. Дума бөтен халыктан җыелсын, Думага бөтен халыктан башка беркем баш булмасын, аның чыгарган законнарын халыктан башка беркем дә боза алмасын, димез.

Менә шундый көчле Дума булганда гына, Русиянең бөтен халкы, төрле золымнардан котылып, бюрократларның кулларыннан азат булачактыр.
Менә шул Дума гына булганда, авыл халкы өчен иркенләп торырга йир биреләчәктер. Менә шул Дума гына булганда, эшче халыкның тормышы рәтләнеп, үзенең идеалы булган тормышка юл ачылачактыр.
Менә шул Дума гына булганда, йир һәм ирек мәйданга чыгачактыр.

 

1907 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру