МӘХМҮД БАЙ

Русларда хөррият хәрәкәтләре башлангач ук, төрмәләргә керүчеләрнең хисабы артканга, аларга төрле тарафтан ярдәм итәр өчен, әллә никадәр җәмгыятьләр ясалып, ул кешеләрне ач калдырмас, ялангач тотмас өчен, бик зур иганәләр җыя башладылар. Гаепле бер кешене судтан коткарыр өчен, адвокатлары бушлай защищать итә башлады.
Залог берлә чыгарырлыкларын, никадәр күп булса да, акчалар табып чыгара башладылар. Шулай итеп, руслар ике-өч ел буенча илле мең Себердәге кешеләрне, төрмәдә ябылганнарны тәрбия кылып килделәр.


Безнең татарлар хөррият хәрәкәтләрендә өйрәтелеп катыша алмаганга, аларның ун-унбиш кешеләре төрмәләргә ябылса
да, аларны тәрбия кылыр өчен дә, аларны ашатыр өчен дә бер ярдәм дә булмады. Алар да шул төрмәләрдә ачлы-туклы тордылар. Иректәге халык аларга бер тиен дә ярдәм итмәде. Иректә зур бәйрәмнәр ясаганда, алар төрмәләрдә ач тордылар. Менә шундый төрмәдә ачлы-туклы ун ай ятканның соңында Муса әфәнде берлә Миңлегәрәйнең суды булды. Ун ай эчендә төрмә сасылыгында изелгән, ун ай шушы төрмәдә бәйләгән эт кебек торган шул егетләргә, хөкемнәре закон куәтен алганча, залог берлә чыгарга рөхсәт бирелде. Болар, табигый шул праводан файдаланып, якты дөньяга, аз гына булса да иреккә чыгарга тырышырга тотындылар. Үзләренең акчалары булмаганга, редакциягә хат язып, безнең ярдәм итүне үтенделәр.


Мин, төрмәнең нәрсә идекен бик яхшы белгәнгә , ун ай төрмәдә изелгән шул егетләргә аз булса да файда итү нияте берлән, акчалы кешеләргә мөрәҗәгать кылып, бер айга гына шулар өчен алты йөз сум акча залог салып торырга үтенергә уйладым. Шул исәп берлә бөтен татар галәменең мәшһүр миллионеры Мәхмүд Хөсәеновка мөрәҗәгать кылдым. Төрмәдәге кешеләрнең берсе Мәхмүд байның ярлы вакытында тамагын туйдырып торган бер мөәзиннең углы булганга, Мәхмүд бай кебек кешенең, шул ике егетне коткарыр өчен, бер айга алты йөз сум акча биреп торуында шөбһәм юк иде. Тагы шуның өстенә үткән сайлауларда Мәхмүд бай «Мөселман иттифакы» әгъзасы булып, Оренбургтан выборщик та булганга, «Мөселман итти-факы», үзләренең әйтүләренә караганда, хөрриятче бер партия булганга, Мәхмүд байның шундый хөррият өчен тартышучы егетләрне иреккә чыгарыр өчен ярдәм итүендә һич шикләнми идем. Шул игьтикадым берлә 31 майда Мәхмүд байга кердем. Йомышымны аңлаттым. Аңарга бер тиен зарар булмавын, шул акчасын казначействога салып, шуннан алачагын бәян иттем. Ул «бирмим» дип кырт кисте. Озак сөйләгәннән соң, мин: «Сез андый акчаларны Оренбург кабакларында хулиганнарга эчереп тә бетерәсез бит, монда акчалар югалмый, шуның хакында ике егет азга гына булса да иреккә чыга», — дидем. Ул: «Әйе, кабакларда эчеп бетерәм шул, менә моңарга бирмим», — диде. Мин: «Шундый акчаларны исерек вакытыңызда марҗа чеметкән өчен дә әрәм итәсез бит», — дидем. Ул: «Әйе, итәмен, менә монда бирмим», — диде. Мин тагы яхшылабрак аңлатырга теләсәм дә, Мәхмүд байның яртышар потлы куллары еш-еш селкенә башлаганга, андый-мондый эш булмасын дип, тиз генә чыгып киттем.
Мин, үземнең игьтикадым берлә төрмәләрдә җәза күргән сәясиләргә халык ярдәм итәргә тиеш дип белгәнгә, Мәхмүд байның шул эшкә үзенең хулиганнар берлә кабактан кабакка эчеп йөрүдән дә кечкенә күрүен, ун ай төрмәдә яткан ике егетнең иреккә чыгуын марҗа чеметүдән дә кечкенә эш дип белүен бик зур кабахәтлек, инсафсызлык, оятсызлык дип белгәнгә, шул мәсьәләне болай гына калдырмаенча, гәзитәләр битендә галәмгә күрсәтергә уйладым.


«Мөселман иттифакы»ның членнарының сәяси эш сәбәпле ябылган егетләрне коткаруны марҗа чеметүдән дә кечкенә күрүләрен, аларның «дин», «милләт» дип йөрүләре берлән эшләренең аермасын белдермәкче булдым.


Менә ничек «Мөселман иттифакы»ның членнары үзләренең «динле», «миллилек»ләрен исбат итәләр!

Җавап калдыру