“АЗАТЛЫК” АКТИВИСТЛАРЫ ТАТАР РЕФЕРЕНДУМЫ ТУРЫНДА ХӘТЕРЛӘТТЕ

Татар яшьләре 31 ел элек, 1992нче елның 21 мартында узган Татарстанның статусы турындагы референдум көнен хәтерләтте. “Азатлык” Татар яшьләре берлеге активистлары Татарстан башкаласының үзәк Бауман урамында 5000 татар тасмасы өләште.

 

“Азатлык” берлеге рәисе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, татар яшьләре әлеге чара белән татар халкының тарихындагы иң мөһим көннәрнең берсен, Татар референдумы көнен искә төшерергә теләде.

– Татар референдумы тарихка Татарларның бәлки иң мөһим һәм борылышлы нокталарның берсе булып кереп калачак, чөнки татар халкы демократия юлы белән бердәм рәвештә үзенең хокукларына ирешүен күрсәтте. Референдум нәтиҗәләре исә, бөтен дөньядагы татарларның горурлыгы булып тора. Татар халкы өчен 1552нче елның октябрендәге Казанны яклау ни кадәр мөһим тарихи чорларының берсе булса, Татар референдумы көне дә шулай ук иң бөек көннәребезнең берсе булып калачак. 31 ел элек, бу көнне Татар халкы демократик юллар белән үз дәүләтчелеген торгыза алуын күрсәтте. Референдум нәтиҗәләре татарларның демократик, хокукый, тигезлек һәм барлык ватандашларына хөрмәт принципларына корылган җәмгыять төзергә омтылышын ачыктан ачык күрсәтә, – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, татар яшьләре һәр елны референдум көнен искә төшерү максатыннан татар тасмалары тарата, чөнки татар тасмасы – дәүләтчелек символы.

-Тасмалар таратуыбыз әлбәттә беренче чиратта татар халкына шуны искә төшерү һәм аңлату – берләшсәк без күп нәрсәгә ирешә алабыз. 31 ел элек Татарлар бердәм була алды, зур кыюлык һәм ихтыяр көче күрсәтә алды. Бүген безгә 31 ел элек булган бердәмлек рухы җитеп бетми. Киләчәккә өмет югалтмыйча, милләтебезнең бу дөньяда яшәешен тәэмин итү өчен татарларның берләшә алуына ихластан ышанабыз, – дип ассызлыклады Наил Нәбиуллин.

Татар активистлары фикеренчә, 21 март Татарстанның истәлекле көннәр исемлегенә керергә тиеш.

 

1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт статусы буенча референдум үткәрелә. “Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия федерациясе, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме?” дигән сорауга республика халкының 61,4 проценты “әйе” дип тавыш бирде.

Җавап калдыру