ЗИНДАН (ӘСӘРДӘН ӨЗЕК)

Бүген, 27 нче гыйнварда, 1907 нче елда, Чистай төрмәсеннән иптәшемез
Гариф әфәнде Бадамшин чыгарылып җибәрелгәнгә, камерамыз иркенрәк
калды да, мин язарга тотындым. Моңынча һичбер язарга-нитәргә мөмкин
түгел иде. Урынымыз бик тыгыз иде, күңел бер дә тыныч түгел иде. Хәзер инде
минем төрмәдә шактый гына торачагым мәгълүм булганга, эшкә тотынмакчы
булам. Казанда иреккә чыгарылганнан бирле өч ай вакыт үтсә дә, төрле
сәбәпләрдән моңынча кулыма каләм алып язуга тотына алганым юк иде.
Бүгенге көннән башлап үземнең төрмәдәге тормышны, төрмәдәге
хиссиятемне язмакчы булам. Үземнең күргәннәремне, уйлаганнарымны
укучыларның күз алларына китермәкче булам. Җитәр! Мин тотындым.
1906 нчы елны 29 нчы октябрьдә университетта карагруһлардан бер
студентның рефераты (бер нәрсә хакында үзенең фикерен сөйләве) булачак
иде. Ул көнне минем бәгъзе эшләрем булганга, мин рефератка соң гына
килдем. Сәгать 11 ләрдә рефератны бетереп чыкканда иптәшләрем Сәгыйть
әфәнде, Исхак әфәндегә очрап, алар берлән очсызлы чәйханәдә чәй эчәргә
уйладык. Балык базарын бөтенләй йөреп берәр сәгать вакытымызны әрәм
иткәннән соң, очсыз чәйханә таба алмавымызга ышанып, «Москва»
гостиницасына киттек. Чәй бик очсыз булмаса да, бик кәефле булды. Сәгыйть
әфәнде үзенең кыргыз сахраларында гомер үткәрүләрен бик кызып-кызып
сөйләп, чәйнең ямен тагы арттырды. Мин дә гәзитәмез өчен шактый гына акча
тапканымны вә шактый гына акча кесәдәлеген белдереп, иптәшләрне
шатландырдым. Чәй янында кая куначак мәсьәләм дә хәл кылынды. Шул арада
гына Казанда усиленная охрана игълан кылынганга, фатир мәсьәләсе минем
өчен бик әһәмиятле мәсьәлә иде. Чөнки мин, 1905 нче елның 13 нче декабрьдән
бирле (нелегальный) качып йөргәнгә, паспортсыз тота торган фатирларда гына
тора ала идем. Усиленная охрана паспортсыз тотучыларны бик зур штрафлар
берлән куркытканга, мин дә шул арада гына өй хуҗаларының бик каты
паспорт сораулары өчен фатирымны ташларга мәҗбүр булган идем. Шуның
өчен шул арада әле анда, әле монда кунып йөреп, көндезләрен Сәгыйть әфәнде
фатирында мәкаләләр язып үткәрә идем. Унбер айга якын качып йөрү,
туктамаенча эшләү мине шактый гына арытканга, шул арада берәр айга күрше
шәһәрләрдән берсенә китеп бераз хәл җыячак идем. Шуның өчен мин фатир
эзләми дә идем, кирәксенми дә идем. Бу көнге көн өчен мин Сәгыйть
әфәнделәрдә куначак булдым. Ләкин аларның хуҗалары бик кабахәт карагруһ
тарафдары булганга, ничек булса да аңарга белдермәенчә керергә кирәк иде.
Шуның өчен без сәгать икенче яртыга кадәр гостиницада утырырга вә хуҗа
яткач кына кайтырга карар бирдек.
Вакыт җиткәч, кайтырга чыктык. Чәй пары берлән сөйләшә-сөйләшә
кайтып җитүемезне сизми дә калдык. Йортка җитәр алдыннан полиция
юкмылыгын карап ишек алдына кердек. Ләкин өчемез берьюлы фатирымызга
керсәк, хуҗа белеп, хәзер зур тавыш чыгарачагында яисә полиция
чакырачагында һич шөбһә юк иде. Шуның өчен иң әүвәл Исхак әфәнде звонок
биреп керергә, хуҗаларга, кайтсалар, үзем ачармын дип әйтеп, тышка чыгарга
вә шул вакытта без керергә план кордык, һәм ун-унбиш минуттан шул хәйлә
берлән өйгә дә кердек. Без бераз сөйләшкәннән соң, иртәгәге гәзитәгә
мәкаләләр хәзерлеклеген белгәннән соң, һәммәмез — кайсымыз гәзитә алып,
кайсымыз китап алып урыннарга яттык. Мин, кунак булганга, кәнәфигә яттым.
Гадәтемчә бераз гәзитә укып ятканның соңында, утны сүндереп, йокыга
киттем. Төшемдә ниләр күргәнем хәтеремдә юк. Ләкин мин уянганда,
баскычтан җелтер-җелтер кылыч тавышы чыгарып, полиция кешеләре берлән
борынсыз хуҗа кечкенә генә лампа күтәреп менеп киләләр иде. Бу тавышка
һәм дә бу ут яктысында иптәшләрем икесе дә сикереп тордылар.
Пристав, Сәгыйть әфәндегә карап: «Сезнең фатирыңызда тентү ясарга
әмер булды!» — дип, тентү ясарга тотынды. Борынсыз хуҗа, мине күргәч, әллә
ниләр кылынып сүгешергә тотынды. Приставка: «Миндә гаеп юк, мин ике
кешегә генә бирдем», — дип, үзен йоларга юл хәзерли башлады. Тентү
башланды. Мин йоклаган булып ята идем.

Әсәрне тулысынча сайтыбызның иҗат бүлегеннән укырга мөмкин.
https://isxaki.com/ijat/asarlar/

Җавап калдыру