ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ХАКЫНДА ФАТИХ ӘМИРХАН

ХХ йөз башы әдәби хәрәкәтенә һәм мәдәни-иҗтимагый мәсьәләләргә һәрдаим үз карашын, мөнәсәбәтен җиткерүче язучы, публицист Фатих Әмирханның язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый иҗатына, шәхесенә карата әйтелгән фикерләре, язылган мәкаләләре, бәяләмәләре бар. Дөрес, алар күп түгел, әмма аларда күтәрелгән фикерләрнең әһәмияте игътибарга лаек.

Фатих Әмирханның актив язышкан чоры аның «Кояш» газетасы нәшер ителгән елларга карый. Иҗтимагый-сәяси, әдәби, либераль-демократик юнәлешле «Кояш» га- зетасының беренче саны бертуган Кәримовлар ярдәме белән 1912 елның 10 декаб- рендә чыга. Мөхәррир итеп журналист, педагог Зәкәрия Садретдин улы Садретдинов (1880–1930) билгеләнә, ә сәркәтиблеккә Фатих Әмирхан чакырыла. Газетаның исе- ме астында мондый сүзләр языла: «Мөгайян (ачык, анык) бер партия программасына иярми торган көндәлек тәррәкыйпәрвәр татарча газетадыр», ягъни газета бер нинди агымнарга да иярми, бары тик дөреслек хакында гына язачагын белдерә. Газетаның беренче битендә көн кадагына суккан баш мәкалә, икенче, өченче битләрдә «Хариҗи хәбәрләр», «Дахили хәбәрләр», «Казан хәбәрләре» һәм игъланнар урын ала. Үзен көн- дәлек газета дип белдергән «Кояш» баштарак көн саен чыга алмаса да, тора-бара көн- дәлеккә әйләнә. 1913 елның июньнәреннән башлап кайбер саннары хәтта алты битле булып басыла.

Ф. Әмирханның газета битләрендә басылган мәкаләләре аның язучылыктан кала

публицистика да яраткан жанры икәнлеген дәлилли. Коляскасына бәйләнгән булуы- на карамастан, ул үзен җәмәгать эшлеклесе итеп саный. Чөнки ул җанын әрнеткән, кайгыга салган хәлләр, вакыйгалар хакында дәшми кала алмый, үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Дәүләт Думасы эшчәнлеге, милли мәсьәлә, дини һәм милли оешмалар, Ха- ритоновның Коръәнне бозып бастыруы, Казан мәдрәсәләре, хатын-кызларга белем, ирләр белән тигез хокук бирү мәсьәләләре һ.б. шундыйлар хакында төрле имзалар белән (Ф., Ф. Ә., Ф. Әмирхан, Фатих Әмирхан, Фатих, Т-д, Ташмөхәммәд) актуаль, үткен телле мәкаләләрен бастыра.

Беренче мәртәбә «Кояш» газетасында Г. Исхакый хакында Ф. Әмирхан «1913 нче ел. Милли эшләр» дип аталган хисап-күзәтү мәкаләсендә яза. «Кояш»ның 1914 елгы 1 гыйнвар (302 нче) санында «Ф. Әмирхан» имзасы белән басылган язмасын- да ул 1913 елгы татар дөньясына, татар әдәбияты һәм вакытлы матбугатына күзәтү ясый һәм аны болай дип тасвирлый: «Үткән сәнә безнең өчен, үзенең сәләфләре

 

(үткәндәгеләре) шикелле үк, шатландырырлык бәхетләргә караганда, күбрәк кайгы- лар вә муаффәкыятьсезлекләр бирде. Бу ел эчендә без әллә никадәр матур сүзләр сөй- ләдек, әллә никадәр аллы-гөлле хыял кордык, ләкин шул сөйләнгән вә хыял ителгән нәрсәләрнең уннан берсен дә эшкә чыгара алмадык, сүзләр сүз көе, хыяллар хыял көе калдылар» [1]. Язучының елның файдасыз, уңышсыз үтүенә эче поша. Фикерен дәвам итеп гимназияләр, приютлар, татарлар яшәгән урыннарда мәктәпләр ачарга сүз биреп тә берсен дә булдыра алмауга үкенечен белдерә. Хәтта Думада да хәрәкәт туктап, пыс- кып калуына борчыла.

Әдәбиятта да шул хәл күзәтелә. Ф. Әмирхан 1913 елны «әдәбиятымыз өчен ач- лык елы» дип характерлый. Әдипләрнең яңа, матур әсәрләр иҗат итмәве, бары элек елларда язылганнар белән канәгать булулары бәян итә. «Тукаемыз үлеп китте, Сә- гыйд Рәмиевнең бер шигырен булса да күрер ирешә алмадык, Г. Камал ел буе авырып уздырды. Гаязымыз сөргеннән азат ителсә дә, бер җирдә тыныч тора алмый торган булып кына азат ителде. Ул быел бик аз язды. » [1] – дип, борчыла, югалтуларны

саный. (1912 елның гыйнварыннан Архангель губернасының Мезень шәһәрчегенә сөргенгә озатылган Г. Исхакый Романовлар Йортының тәхеткә утыруына 300 ел тулу уңае белән 1913 елның апрелендә игълан ителгән амнистия карары нигезендә тоткын- лыктан чыгарыла, әмма аңарга Казанда яшәргә рөхсәт ителми.)

Әмма җәмгыятьтә, әдәбиятта уңышлар булмаса да, татар вакытлы матбугатының тәрәккый итүе, язучыны шатландыра. Ул күп газеталарның көндәлеккә әйләнүен, Гаяз Исхакыйның Петербургта «Ил» газетасын оештырып, нәшер итүен, башка өлкәләрдә газета-журналларның чыга башлавын шатланып сөйли.

Публицистның Казан байлары тормышын, аларның урысларга хезмәт итүләрен, куштанлыкларын тәнкыйтьләп язылган «Тормыш валчыклары» (1914, 14 гыйн- вар, «Ташмөхәммәд» имзасы белән) мәкаләсендә дә Г. Исхакый исеме телгә алына. Ул аның әсәрләре хакында «дингә зарарлыларның да бигрәк зарарлысы» дип язган

«Вакыт» газетасыннан көлеп, анда «татар халкының Гаяз Исхаков, Габдулла Ту- кай яки Йосыф Акчура углының сурәтенә табына башлавыннан куркып» басылган мәкаләләрнең ахмаклык күренеше дип атый.

Ф. Әмирханның «Мөгаллим» дигән мәкалә-рецензиясе 1913 елда әсәрнең

«Шәрык клубы» залы сәхнәсендә куелу уңае белән «Кояш»ның 1914 елгы 27 гыйнвар (322 нче) санында «Ф. Ә.» имзасы белән басылган. Бәяләмәне тәнкыйтьче Г. Исхакый иҗатына бәя бирүдән башлый, аны «зур мөхәррир, зур талант» дип атый һәм «Татар мөгаллиме тормышының Гаязның маһир куллары тарафыннан ясалган картинасы без- нең алда авыр, фаҗигале вә өмидсез булып басып торадыр. Моны күреп җан ачына, сызлана, пьеса бер трагедиягә, рухани трагедиягә әйләнә», [3] – дип, әсәргә югары бәясен бирә. Моңа өстәп драманың бишенче пәрдәсе турында тәнкыйть фикерләрен, аның алдагы пәрдәләргә ябышмавын, артык булуын, артистлар тарафыннан төшере- леп калдырылуын хуплый. Артистларның уйнаулары да Ф. Әмирхан игътибарыннан читтә калмый. В. Мортазин-Иманский (1885–1938), Г. Болгарская (1891–1968) һәм Г. Болгарский (1884–1927), Үзбәк Тинчуриннарның (1887–1938) ролләрен оста, та- бигый, дөньяви башкарулары тәнкыйтьче тарафыннан уңай бәяләнә. Пьесаны уйнау- чы артистлар да «шундый бер иттифак вә шундый бер мәһарәт белән уйнадылар ки, караучыларда эзе җуялмаслык авыр, ләкин дөрест тәэсир калдырдылар», [3] – ди. Бу исә, язучы фикеренчә «әгәр яхшы пьесалар булса, артистларымызның да бик яхшы тәрәккый итә алачакларын күрсәтүче» факторның берсе.

1916 елда татар вакытлы матбугатына ун ел тулу датасы зур итеп билгеләп үтелә. Г. Исхакый шул уңай белән, юбилей дип тормастан, 1916 елгы «Сүз» газетасының 20 гыйнвар (12 нче) санында басылган «Йолдыз» юбилейсы» фельетонында газета- ның мөхәррире Һ. Максудины милли иман юклыкта, мәсләксезлектә, сәясәткә ярашып эш итәргә тырышуында гаепли.

Ф. Әмирханның «Кояш» газетасының 1916 елгы 3 һәм 4 март (926, 927 нче) сан- нарында «Ф. Ә.» имзасы белән басылган «Йолдыз» һәм Гаяз Исхаков» мәкаләсе Гаяз Исхакый белән «Йолдыз» газетасы мөхәррире Һади Максуди арасында булган шушы полемика-бәхәсне яктыртуга багышланган.

 

Ф. Әмирхан Г. Исхакыйның җәмгыятьтә күтәрелгән мәсьәләләрнең, пробле- маларның нинди булуына карамастан каләмен дөрес куллануына, һичбер нәрсә белән дә хисаплашмастан әйтеп бирүенә, шул юлда армый-талмый эшләвенә, фикер киңлегенә, курку белмәвенә сокланып «Менә шунда Гаязлык!» – дип, фикерен тәга- енләп куя.

Ул Һади Максудиның Г. Исхакыйны «милләтчелеге бер битлек кенә» диеп гае- пләвенә каршы чыга. Аның каләменә югары бәя бирә, көчле, дөреслек юлында хезмәт итүче мөхәррир һәм язучы булуын раслый. Аңарга шөһрәт тә, байлык та кирәк түгел- легенә ышанып әйтә. Максудиның шарлатан дип Исхакыйга таккан исемнең хакый- катькә туры килмәвен дәлилләп, «милләтебез хадимнәре арасында Г. Исхакый кебек шарлатаннар күбрәк булсын иде дип Ходайдан соравын» белдерә. Аны «сүнә бел- ми торган бер ялкыннан … гыйбарәт бер мөхәррир» итеп таный һәм каләм көченә соклана.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң матбугатта цензура бетерелгәч Г. Ис- хакыйның моңа кадәр рәсми тыелып килгән «Зөләйха» пьесасын да сәхнәгә кую рөхсәт ителә. Ул беренче тапкыр «Сәйяр» труппасы тарафыннан аның җитәкчесе – күренекле артист һәм режиссер Габдулла Кариев (1886–1920) бенефисы рәвешендә 1917 елның 17 мартында Казанның Зур драма театры сәхнәсендә күрсәтелә. Берен- челәрдән булып бу хакта матбугатта Фатих Әмирхан чыгыш ясый. «Кояш»ның 1917 ел, 19 март санында дөнья күргән бәяләмәдә ул, беренче чиратта, әсәрнең киң иҗти- магый-милли әһәмияткә ия булуына басым ясый: «Бу иске хөкүмәткә каршы гаять куәтле бер обвинительный акт булуы белән бергә, милләтемезнең үз кодсияте (изге) юлында һичбертөрле фидаилектән кире тормас дәрәҗәдә куәтле рухка малик фәрдләре (ия шәхесләре) барлыгын күрсәтә вә бөтенлегемезне саклауда исламның нинди шәрәфле бер роль уйнаганлыгын исбат итә торган бер вәсикадыр (нигезле дәлилдер)» [4]. Моннан соң Ф. Әмирхан пьесаның һәм аның буенча куелган спектакльнең сәнга- ти сыйфатына да игътибар итә. Һәм «мәүҗүд (булган) пьесаларымызның 99 фаизын- нан (процентыннан) өстен тора вә урыны-урыны белән гүзәллекнең югары дәрәҗә- сенә» [4] ирешә дип бәяләнгән бу әсәрнең сәхнәдә Г. Кариев, Г. Болгарская, Камал II (1896–1948) кебек танылган артистлар тарафыннан «гаять иҗтиһат белән» уйналуын күрсәтә.

Әлеге бенефиста татар театрының йортын оештыру мәсьәләсе күтәрелә, чөнки үз биналары булмау сәбәпле, татар театр труппалары моңа кадәр үз спектакльләрен рус театрларында аренда өчен күп акчалар түләп һәм тамашачы өчен уңайсыз вакыт- та күрсәтергә мәҗбүр булалар. Татар театрының киләчәге өчен аның үз бинасы булу мөһим икәнен яхшы аңлаган Кариев аны хәл итүдә беренче адымнарны ясый һәм бе- нефисыннан килгән акчаны татар театры бинасын төзү фондына бирергә карар кыла. Аның «Ирек йорты» дип аталачак милли театр һәм гомумән сәнгать бинасын төзү башлангычы ул вакытта татар җәмәгатьчелегедә киң яклау таба [2: 102]. «Ирек йорты» оештыру фикерен Г. Исхакый да хуплый. 1917 елда Казанга килүе уңаеннан оешты- рылган кичәдә ул үзенең «Тартышу» спектакленнән киләчәк бөтен гонорарын «Ирек йорты» төзү фондына бүләк итәчәген игълан итә.

Ләкин ни кызганыч, 1917 елда илдә барган сәяси үзгәрешләр сәбәпле, бу матур башлангыч тормышка ашмый кала, бина төзелми.

Ф. Әмирханның «Гаяз әфәнде шәрәфенә» (Кояш, 1917, 11 һәм 13 апрель) исе- ме белән басылган мәкаләсе Г. Исхакыйның Казанга килүе хакында бәян итә. Казан җәмәгатьчелеге әдипкә зур хөрмәт күрсәтә. Аның килүенә багышлап күпсанлы очра- шулар, митинглар үткәрелә, банкетлар бирелә. Шулар арасында аеруча әһәмиятлесе 7 апрельдә «Новый клуб» залында киң җәмәгатьчелек катнашында үткәрелгән банкет була. Бу мәҗлестә унбиштән артык татар оешмасыннан 160 тан артык кеше катна- ша. Мәҗлестә рәислек иткән Ф. Әмирхан билгеләвенчә җәмәгатьчелек «иске хөкүмәт вакытында Казанда ачыктан йөри дә алмый торган «куркыныч» мөхәррирен бу көн ачыктан җыелышып сәламли һәм алкышлый» [5].

Г. Исхакый беренче чыгышы белән үк җыелышка эшлекле төс бирә. Күпсан- лы чыгыш ясаучылар ул вакыттагы татар дөньясының мөһим мәсьәләләре турында

 

сөйлиләр. Шул ук вакытта чыгышларның һәркайсында Ф. Әмирханның мәкаләсендә әйтелгәнчә, «Гаяз әфәнденең милләт күңелендә бәләнд (зур) хисләр уяткан вә уята торган , бөтен кысылган вә изелгәннәрнең хокукларын химая итә (яклый) торган, де- мократ милләтнең иң бөек демократ мөхәррире булучылыгы хәтергә төшерелә вә шул мөхәрриргә төрле-төрле бер-берсенә охшашмый торган – сыйныфларның һәммәсе тарафыннан самими ихтирам гарыз ителә (тәкъдим ителә) иде» [5]. Мәҗлестә Гаяз Исхакыйны котлап адреслар, төрле бүләкләр тапшырыла, «Зөләйха» әсәрен бастырып чыгару өчен мөхәрриреннән рөхсәт алына. Чыгышлар һәм котлаулардан соң Г. Ис- хакый тагын сүз ала. Аның бер сәгатькә якын дәвам иткән нотыгы бөтен мәҗлескә нык тәэсир итә. Аны озаклап алкышлыйлар.

Шулай итеп, телгә алынып үтелгән мәкаләләр аша без Гаяз Исхакыйның үз за- маны татар зыялыларының хөрмәтен казанган шәхес икәнлеген күрәбез. Ф. Әмирхан аның иҗатын, иҗтимагый эшчәнлеген тормыш вакыйгалары белән тыгыз бәйләнештә сурәтли, югары бәясен бирә.

 

Авторлар:  Г.А. Хөснетдинова, А.Ф. Ганиева

ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИ (Казан)

ӘДӘБИЯТ

  1. Әмирхан Ф. 1913 нче ел. Милли эшләр // Кояш. – – 1 гыйнвар.
  2. Мусин Ф. Гаяз Исхакый (Тормышы һәм эшчәнлеге). – Казан: Татар. кит. нәшр., – 191 б.
  3. Ф. Ә. «Мөгаллим» // Кояш. – – 27 гыйнвар.
  4. Ф. «Зөләйха» // Кояш. – – 19 март.
  5. Ф. Гаяз әфәнде шәрәфенә // Кояш. – – 11, 13 апрель.

Чыганак: Татароведение в ситуации смены парадигм: теория, методология, практика, материалы международного научно- практического семинара, посвященного 145-летию со дня рождения классика татарской литературы Гаяза Исхаки / сост. Л.Р. Надыршина. – Казань: ИЯЛИ, 2023

75-78 нче бит.

Җавап калдыру