ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ «ӨЙГӘ ТАБА» РОМАНЫНДА АЙЯСОФЬЯ ОБРАЗЫ

Татар әдәбиятының мөһим шәхесләреннән берсе булган язучы, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакый үзеннән соң шактый бай мирас калдыра: илледән артык әсәр яза. ХХ гасыр башы татар әдәбиятының алтын чорын башлап җибәрүче Исхакыйның әсәрләре 1917 елдан соң да татар әдәбиятының формалашуына һәм үсешенә йогынты ясый. Аның әсәрләре татарларга милли идеологиягә ия булырга һәм бу идеологияне милли азатлык хәрәкәтенә әверелдерергә мөмкинлек бирә [10: 224]. Бу чор әдәбиятын- да милли фикер белән шәхес иреге төшенчәләрен үзәккә алган романтизмның aeрым төрләре һәм формалары шигърияттә – Габдулла Тукай һәм прозада бөек осталар белән берлектә Гаяз Исхакый әсәрләрендә чагылыш таба [13: 41].

Исхакыйны романтик язучы яисә реалист язучы дип кенә кистереп әйтеп булмый, аның үзенә генә хас стиле бар [11: 154]. Әсәрләрен бары тик әдәбият белеме күзлеген- нән генә чыгып карау язучы иҗатын аңлап бетермәүгә сәбәп булыр иде. Аның иҗатын иҗтимагый фикер, тарих, фәлсәфә, милли сәясәт, милли фикер тарихы, татар халкы тарихы кебек фәннәр яссылыгында өйрәнү зарур [10: 25].

Г. Ибраһимов һәм Г. Баттал тарафыннан 1914 елда Казанда чыгарылган «Яңа әдәбият» исемле басмада Исхакыйның күп кенә әсәрләренә урын бирелә. Татар әдә- биятының мәшһүр һәм бөек әдипләреннән берсе булган Исхакый шушы әдәбиятның алын дәверен тәшкил иткән реализм, реализм-романтизм чорында әсәрләр иҗат итә, татар прозасы һәм драматургиясен реализмга кертеп җибәрүчеләрнең берсе була [4: 139]. Яңа татар әдәбиятына нигез салган Исхакый патша заманында гел эзәрлекләнеп тора һәм вакыт-вакыт төрмәгә атыла, сөргенгә озатыла; СССР вакытында исә аңа «ха- лык дошманы» дигән тамга тагылып [3: 63], тоталитар режим тарафыннан җитмеш ел буена нахакка «халык дошманы» итеп танытыла; әдәбияттан, сәнгатьтән һәм рухи тормыш өлкәсеннән ераклаштырыла яки бөтенләй чыгарып атыла [15: 3]. Мәсәлән, 1970 елда А. Гыйниятуллина тарафыннан әзерләнгән «Писатели Советского Татарста- на» һ.б. кебек хезмәтләрдә Исхакый исеме телгә алынмый.

Р. Яруллина-Йылдырым, тимер пәрдәләр ачылганнан соң, татарларда үткәне белән кызыксыну башлануын һәм Совет идеологиясенә туры килмәгәнгә күрә тыелган әдәби әсәрләрнең кабаттан укучыларга кайтарылуын белдерә [13: 140–141]. Шуның нәтиҗәсендә татарларның борынгы тарихына, үткәндәге «билгесезлекләргә» карата кызыксыну арта, тарихи чынбарлыкка нигезләнгән поэзия, проза һәм драматургия әсәрләре языла.

Гаяз Исхакый 1978 елның 22 февралендә Казан вилаятенең Чистай өязе Яуширмә авылында туа. Башта әтисенең мәдрәсәсендә белем ала, 1890 елда Чистай мәдрәсәсен- дә укуын дәвам иттерә, 1893 елда исә Казанның Күл буе мәдрәсәсендә укый. 1898– 1902 елларда, Татар укытучылар мәктәбендә укуын дәвам иткән Исхакый әсәрләр иҗат итә башлый; пьеса, хикәя һәм романнар яза алу сәләте барлыгын күрсәтә [14: 345; 8: 159]. Татар укытучылар мәктәбендә рус телен үзләштерә, рус классиклары әсәрләрен бирелеп укый [1: 10; 9: 12]. Бу мәктәпне бетергәннән соң, башлангыч сый- ныфлар укытучысы хокукына ия була һәм берара мөгаллимлек итә [1: 10].

Киңкырлы шәхес булган Исхакыйның фикри яктан формалашуында Русия- дә дөнья күргән һәм Исмәгыйль Гаспралы тарафыннан чыгарылган «Тәрҗеман» газетасының йогынтысы зур була [7: 46]. Азәрбайҗанда чыгучы «Игинчи-Көйлү Газетәси» («İginci-Köylü Gazetesi») һәм Истанбулда нәшер ителгән «Малумат» («Malûmat») журналын да күзәтеп барган Исхакыйда журналистикага да кызыксыну уяна [1: 9].

1905 елгы революцияне Исхакый сөенеп каршы ала [8: 159]. Инкыйлабтан соң ул «Таң йолдызы» исемле газета чыгара башлый. Эшчәнлеге көннән-көн активлашкан Исхакый берничә тапкыр кулга алына, шулай да милли хисләр белән сугарылган әсәр- ләр иҗат итүен дәвам итә. 1908 елда качып китеп, дүрт ел буе Төркиядә яшәү дәверен- дә «Мулла бабай» исемле роман белән «Тормышмы бу?», «Шәкерт абый», «Сөннәтче бабай» һәм «Кияү» дип аталган хикәяләр яза. Соңрак туган иленә кайткан Исхакый кабат кулга алына [14: 345].

1917 елгы февраль революциясен зур канәгатьлек белән каршылаган Исхакый татарларның мөстәкыйльлеген яклаган мәкаләләр яза, Мөселман корылтайларын оеш- тыруда актив катнаша, халыкны милли байрак астында туплау өчен тырышлык куя. Милләт хадиме булып җитешкән шәхес совет идеологиясен кабул итми. 1919 елда Версальдә оештырылган Тынычлык конференциясенә киткән әдип яңадан Росси- ягә кайтмый. Шушы вакыттан башлап аның мөһаҗирлектәге тормышы башлана һәм Исхакый диаспорадагы милләттәшләрен берләштерү өчен күп көч сарыф итә. 1954 елда Төркиядә вафат булган язучының кабере – Истанбулдагы Әдирнәкапы зира- тында [14: 345].

Исхакыйның әдәби эшчәнлегенең беренче өлеше ХХ гасырның башына туры килә. Аның ватанындагы әдәби эшчәнлеген мәгърифәтчелек чоры (1897–1904), таңчылык дәвере (1905–1911) һәм 10 нчы еллар (Миллиятчелек) дәвере буларак ка- рарга була. Язучының тормышының һәм иҗатының икенче өлешен иленнән читтәге эшчәнлеге – Мөһаҗирлек дәвере (1919–1954) тәшкил итә [4: 144; 3: 63–78]. Исхакый мөһаҗирлектәге милләттәшләре арасында татар әдәбиятын һәм мәдәниятен саклап ка- луда һәм аның иң матур үрнәкләрен дәвам иттерүдә көчен аямый.

1922 елда Алманиянең Берлин шәһәрендә язылган «Өйгә таба» дип исемләнгән роман шушы шәһәрдә үк басыла. 1927 елда язучының үзе тарафыннан төрек теленә тәрҗемә ителә [5: 7].

Роман аша автор барлык төрки халыкларның бердәмлеге идеясен чагылдыра.

«Өйгә таба» исемле роман – рус-төрек, христан-мөселман, тәре-ай кебек каршылык элементларына корылган әсәр. Конфликт элементлары гәүдәләнгән шәһәр – Истанбул, ә урыны – ике як өчен дә зур дини мәгънәгә ия Айясофья.

Айясофьяның беренче бинасы IV гасырда базилика формасында агач түбәле бу- ларак инша ителә. Константин I (324–337) төзетә башлаган дип саналган бу бина аның улы Константин (337–361) идарә иткән вакытта гына төзелеп бетә һәм 360 елның 15 февралендә ачылган. 404 елның 20 июнендә булган күтәрелеш вакытында чыккан янгында чиркәү җимерелә. Мабет, II. Тедосий (408–450) тарафыннан яңадан торгызы- ла һәм 415 елның 10 октябрендә ачыла. Бу икенче чиркәү дә, 532 елда фетнәдә сарай- ның һәм башка иҗтимагый биналарның бер өлеше белән бергә янганнан соң, импера- тор тарафыннан яңадан торгызыла. Айясофья ике Көнбатыш Анатолия архитекторы Траллестан (Айдын) һәм Милетостан (Милет-Балат) Исидороска тапшырыла; ун мең төзүче җәлеп ителгән төзелеше 537 елның 27 декабрендә тәмамланып, кабатан ачыла. Истанбулны яулап алганнан соң, ул Фатих Солтан Мехмет тарафыннан Айясофья исе- ме белән мәчеткә әверелә [2: 206–207 ].

Тарихи һәм дини яктан христаннар һәм мөселманнар өчен бердәй әһәмияткә ия булган Айясофья гыйбадәтханәсе төрекләр өчен Истанбулдагы хакимият символы бу- лып тора. Үзләрен Византия варислары итеп күргән руслар өчен дә ул мәгънәгә ия.

Романның герое – рус әркяне хәрбе рәисе полковник Тимергали катнашкан бер җыелышта, союзниклар белән ясалаган аңлашу нигезендә, Византиянең чын варисы булган Русиягә Әрмәнстан, Истанбул һәм бугазларның биреләчәге белгертелә. Соңрак исә Айясофья хакында да шулай аңлатыла: «Төрeклeр тaрaфыннaн былчырaтылгaн Ая Суфияның пaкьләнүe, буннaн биш йөз eл элeк aның бaшыннaн төшeрeлгән сaлиб- ның яңaдaн тaгу шәрәфe бeзгә тaпшырылды. Мин сeздән динeңeз, милләтeңeз, им- пeрaтoрыңыз өчeн, шул мөкaтдәс тaрихий хeзмәттә бөтeн фидaқярлeкләрнe көтәм. Яшәсeн импeрaтoр, яшәсeн aның кaһaрмaн гaскәрe, сaллaнсын Истaнбулдa Русиянeң икe бaшлы кaрa кoшлы бaйрaгы! Ялтырaсын бөтeн дөньягa Ая Суфия бaшындaгы мөкaтдәс сaлибы!» [6: 51].

Тимергали, Тифлистәге Өлмәзоглу гаиләсенең кызы Фәридә белән бәхәсләшкән- дә, Айясофья символы һәм аның ике яклы үзенчәлеген шулай белдерә: «Мин, Айя- софьяның бaшынa төрeкләр төшeргән тәрeнe тaгaр өчeн, үзeм кeбeк төрeк-тaтaр гaскәрe бeрлә бeрдәнбeр төрeк илeн сaклый тoргaн тугaннaрым төрeкләргә кaршы сугышыргa, aлaрны үтeрeргә, aртымнaн килә тoргaн тeгe урыс тәрeсeнe юл aчaргa кирәк» [6: 55].

Романда ике милләт арасындагы конфликт сурәтләнә. Әсәрдә алты тапкыр искә алынган Айясофья, руслар белән төрекләр, христаннар белән мөселманнар өчен изге булган, дан-шөһрәт символы кебек кабул ителгән гыйбадәтханә буларак аңлатыла.

Дини ышанулар һәр дәүләттә олы сәяси корал булып тора. Госманлы төрекләре өчен ислам дине һәм ярымай нинди әһәмияткә ия булса, провославие динендәгеләр өчен хач шундый ук мәгънәгә ия. Истанбулны яулап алучыларның Айясофья гөмбә- зенә яңадан хач урнаштыру хыялы шундый сәяси идеал булып аңлашыла.

Сугышны чагылдырган «Өйгә таба» әсәрендә батырлык темасы яктыртыла. Про- вославлар өчен батырлык – Истанбулны төрекләр кулыннан алып, Айясофьяга изге хачны урнаштыру.

Гыйбадәтханә түбәсенә ярымай яки хач урнаштырылуы ике халык арасындагы каршылыкның кем файдасына хәл ителүен күрсәтә торган күренеш булып тора.

Русларның Госманлыга, төрекләргә һәм Истанбулга мөнәсәбәте Тбилисидагы әр- кянe хәрeб рәисе тарафыннан шушы рәвешле сөйләнә:

«Мәҗлeс тәмaм булгaндa, әркянe хәрeб рәисe:

– Әфәндeләр, күрәсeз, мәсьәлә бик зур. Aлдымыздa Русиянeң иң зур тaрихи бeр бурычы тoрa. Бөeк Пeтр зaмaнaсыннaн бирeлeп тә, үтәлмәгән милли, дини вaзыйфaсы

тoрa. Русиянeң әлeгә кaдәр бөeк Русия булып яшәүe өчeн aның юлынa кaршы чыккaн шул Төркиянe уртaдaн кaлдырыргa тиeш! Aның aвыру тәнe aлып ыргытылып, Русия- нeң тeләгәнeчә киңәюeнә һичбeр төрлe уңaйсызлык ясaмaскa тиeш! Иттифaкчылaры- мыз бeрлe киңәшләшeп, Төркия тәкъсим итeлeргә кaрaр итeлдe. Бизaнeс импeрaтoры- ның чын вaрисы булгaн Русиягә Әрмәнстaн, Истaнбул вә бугaзлaр вәгъдә итeлдe. Рус хaлкының динe, милләтe өчeн aлты йөз eлдaн бирлe aлдынa чыккaн төрeк хaл- кы бeрлә тaртышуы сoңгы бaскычынa бaсты… Төрeкләр тaрaфыннaн былчырaтыл- гaн Aя Суфияның пaкъләнүe, буннaн биш йөз eл элeк aның бaшыннaн төшeрeлгән сaлибның яңaдaн тaгу шәрәфе бeзгә тaпшырылды. Мин сeздән динeңeз, милләтeңeз, импeрaтoрыңыз өчeн, шул мөкaтдәс тaрихи хeзмәттә бөтeн фидaкярлeкләрнe көтәм. Яшәсeн импeрaтoр, яшәсeн aның кaһaрмaн гaскәрe, сaллaнсын Истaнбулдa Русиянeң икe бaшлы кaрa кoшлы бaйрaгы! Ялтырaсын бөтeн дөньягa Aя Суфияның бaшындaгы мөкaтдәс сaлибы! – дидe» [6: 51].

Дөньяви эчтәлекле булса да, Г. Исхакыйның «Өйгә таба» дип аталган әсәрен- дә дини сылтамалар бик көчле бирелә. Моның төп сәбәбе – укучыларга тәэсир итү һәм юнәлеш бирү. Чөнки Исхакый, татарлар өчен динне берләштерүче, саклаучы бер алым буларак кабул итсә дә, гомеренең һәр чорында диярлек этноцентрик күзлек- тән эш итеп, татарлыгын, татар кемлеген – милләтен һәрвакыт беренче урында тота [12: 43].

Шулай итеп, XX гасыр татар әдәбиятның бөек остазларыннан берсе булган Г. Ис- хакый никадәр генә этноцентрик карашка ия булса да, әсәрләрендә дини төшенчәләргә шактый киң урын бирә.

«Өйгә таба» романындагы конфликт дин һәм этник үзенчәлек төшенчәләренә нигезләнә. Әсәрдә барлык төрки халыклар бердәм булырга тиеш дигән фикер чагыл- дырыла.

Айясофья христианнар һәм мөселманнар өчен әһәмияткә ия бер урын буларак чагылыш таба. Хрситианнар өчен изге саналып коткарылырга тиеш дип уйланылса, мөселманнар өчен мөкатдәс кабул ителеп, хакимиятнең дәвам иттерелергә тиешлеген аңлата. Бер гыйбадәтханәнең ике тараф өчен төрле мәгънә белдерүе – аларны мотива- цияләүче көч хәленә китерә.

Әсәрдә үзәккә куелган Айясофья, Истанбулны яулап алырга тырышкан руслар өчен дә, башкалалары булган бу шәһәрне сакларга тырышкан төрекләр өчен дә ире- шергә / сакларга теләгән зур идеалның символын тәшкил итә.

 

ӘДӘБИЯТ

Binark N. Ayaz İshakî İdilli (1878–1954) // Kazan. – – S. 8–17.
Eyice Ayasofya. İslam ansiklopedisi. – İstanbul: Türkiye diyanet vakfı yayınları, 1991. – S. 4, S. 206–210.
Гaниeвa Р. Искaкый ижaты // Мирaс. – – Б. 5, 63–78
Заһидуллина Д. Ф., Закирҗанoв Ә. М., Гыйләҗeв Т. Ш. Татaр әдәбияты – тeория тарих. – Казан:«Мәгариф» нәшрияты, 2004. – 248 б.
İshâkî M. Üyge taba. – İstanbul: Ötüken Yayınevi. – 120 s.
Исхaкый Г. Әсәрләр: 15 томда. 5 том: Хикәяләр, пoвeстлaр, пьeсaлaр (1920–1947) / төзүчe: Ленa Гaйнaнoвa. Кaзaн: Тaтaр. кит. нәшр., – 559 б.
Kamalieva Romantik milliyetçi Ayaz İshakî. – Ankara: Grafiker Yayınları, 2009. – 248 s.
Kurban İ. (2014), Yaşlı tarihin yankısı (Bulgar-Tatar tarihi ve medeniyeti). – İstanbul: Bilge Kültür Sanat, – 224 s.
Мусин Ф. Гaяз Исхaкый. Кaзaн: Тaтaр. кит. нәшр., – 192 б.
Сәхaпoв Ә. Исхaкый иҗaты. – Кaзaн: Тaтaр «Мирaс» китaп нәшрияты, – 368 б.
Seydahmet K.C. Kazan edebiyatı ve Ayaz İshaki (төзүчeләр: Tahir Çağatay, Ali Akış, Saadet Çağatay- İshaki, Hasan Agay). Muhammed Ayaz İshaki hayatı ve faaliyeti 100. doğum yılı dolayısıyla. – Ankara: Ayyıldız matbaası. – S. 150–157.
Uzun M. Muhammed Ayaz İshakî’nin «Öyge taba» adlı romanı üzerinde dil ve üslûp incelemesi. Нәшeр итeлмәгән дoктoрлык диссeртaциясe. – Kocaeli: Kocaeli üniversitesi sosyal bilimler enstitüsü, – 809 s.
Yarullina Yıldırım Tatar nesri ve romantizm estetiği. – İstanbul: Kesit yayınları, 2016. – 191 s.
Yuziyev һ.б. Türkiye Dışındaki Türk Edebiyatları Antolojisi 18 – Tatar Edebiyatı II. – Ankara: T.C. kültür bakanlığı yayınları, 2001. – 480 s.
Яруллинa Р. Гaяз Исхaкый Иҗaты (1897–1906 eллaр). – Кaзaн: Тaтaр дәүләт гумaнитaр институ- ты нәшрияты, – 163 б.

 


М.У. Узун

Измит Бeлeм һәм Сәнгaть Үзәгe (Кoджaэли, Төркия)


Чыганак: Татароведение в ситуации смены парадигм: теория, методология, практика, материалы международного научно- практического семинара, посвященного 145-летию со дня рождения классика татарской литературы Гаяза Исхаки / сост. Л.Р. Надыршина. – Казань: ИЯЛИ, 2023

66-69нчы бит.

Җавап калдыру