ӘНКАРАДА ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫ ИСКӘ АЛДЫЛАР

Төркиянең башкаласы Анкарада Идел-Урал милли бәйсезлек көрәшенең бөек юлбашчысы, шагыйрь, язучы, драматург, журналист, сәясәтче Гаяз Исхакыйны (1878-1954) искә алу чарасы уздырылды. Җыелыш Гаяз Исхакый тууының 145 еллыгына багышланды. «Интертат» галим, тәрҗемәче Лилия Сабир мәкаләсен тәкъдим итә.

 
Язучы Гаяз Исхакый Анкарада искә алынды: «Туфрак булмаса, Ватан булмый...»

Чарага Төркиядә яшәүче милләттәшләребез, төрле оешма һәм төрле милләт вәкилләре, студентлар катнашты.

Иң элек сүзне «Аяз-Таһир Төркестан Идел-Урал» вакыфының җитәкчесе, фәннәр докторы Түлай Дуран алды. Түлай ханым чыгышында вакыфның тарихы, Гаяз Исхакыйның кызы – фәннәр докторы, профессор Сәгадәт Исхакый Чагатай (1907-1989) турында кызыклы мәгълүматлар бирде.

Гаяз Исхакыйның кызы белән булган мөнәсәбәтләре турында да сөйләде Түлай ханым:

Һәр ата-ана белән бала арасында булган җылылык, сөенеч булганлыгы хис ителә… Шул ук вакытта, озак еллар буенча очраша алмыйча, аерым яшәүләре сагыну сагышын барлыкка китергән, һәм бу сагышны алар бары тик Гаяз Исхакыйның гомеренең соңгы елларында гына бастыра алганнар… – диде ул.

Түлай ханым язучы туып үскән төбәк – Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында ачылган Гаяз Исхакый музеен да телгә алды. Анда вакыф җибәргән Исхакый шәхси әйберләре турында сөйләде. Түлай ханым шулай ук вакыфның эшчәнлегенә кагылышлы буларак, китаплар бастырылуын, төрле җыелышлар оештырылуын, фәнни тикшеренүчеләргә һәм студентларга стипендияләр бирелүен билгеләп үтте. Вакыфның киләчәктәге планнары белән дә уртаклашты.

Анкара Хаҗи Бәйрәм Вәли университетында докторантурада укучы тикшеренүче, язучы Йелдос Токтарбай «Гаяз Исхакый һәм казак зыялылары» темасына чыгыш ясады. Токтарбай бу көннең тарихи көн булуын, 1917 елның 1 маенда Мәскәүдә I Бөтенрәсәй мөселманнары корылтае ачылганын, Гаяз Исхакыйның да бу корылтайның оештыручыларыннан берсе һәм утырыш башлыгы булуын, анда чыгыш ясаганын билгеләп үтте. Ул үзенең әле 1 атна элек кенә Мәскәүдә архив тикшеренүләре алып барганын, бу тикшеренүләр вакытында Гаяз Исхакыйның казах зыялылары белән югарыда әйтелгән корылтайда төшкән фотографияләрен тапканын сөйләде.

«Гаяз Исхакый февраль революциясеннән соң Казахстанның Кызылъяр (хәзерге Петропавловск) шәһәренә китә. Анда ул «Маяк» исемендә Казахстанда беренче татар милли гәзитен чыгара. Бу басманың беренче номерларын без архивларда таптык. Аларда Ленин һәм большевикларның ничек идарәне үз кулларына алганнары, Идел-Урал һәм бөтен Төркестан зыялыларынын ни өчен коммунистларның фикерләрен хупламаганы турында язылган. Аларда бөтен төрки халыкларының, төрки дөньяның берләшүе өчен мәгълүматлар бар», – диде ул.

Исхакый белән Мустафа Чокай, Вәлид Хаттанаш кебек казак зыялылары арасындагы бәйләнешләр хакында бик күп кызыклы мәгълумат җиткерде Йелдос Токтарбай. Ул Гаяз Исхакыйның бары тик татарларның гына түгел, бөтен Идел-Урал төбәгенең, бөтен Төркестанның бәйсезлеге өчен бөек әһәмияткә ия шәхес булуына басым ясады.

Токтарбай Исхакыйның барлык әсәрләрен диярлек төрмәдә һәм сөргендә язганын ассызыклап, Архангельскида сөргендә язылган «Тартышу» (1908) исемле драма әсәренең, казак милли гәҗитендә басылганнан соң, казак зыялыларының, аннан илһам алып, казакча беренче театр әсәрен язуларын сөйләде. Электән, Сталин чорына кадәр, төрки дөньяның аерым милләтләргә аерылмаганлыгын, бу туфраклардагы халыкларның бер-берсенең телен яхшы аңлаганлыгын билгеләп үтте ул. Уртак кыйммәтләр һәм уртак телгә таянган киләчәгебез һәм төрки берлек өчен Гаяз Исхакый кебек үк халкын сөйгән һәм аның өчен җаны-тәне белән хезмәт иткән барлык төрки шәхесләренең эшчәнлекләрен җентекләп тикшерергә, танытырга һәм кулланырга кирәклеге хакында уй-фикерләрен ирештерде.

Чыгышлардан соң катнашучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирде, үзара фикер алышты, тәкъдимнәр ясадылар.

Төркия палаталар һәм биржалар берлеге университетының әдәбият факультетын тәмамлаган Әмрә Гөзтоклусу Исхакыйның «Өйгә таба» (1922) повесте һәм Әхмәтзәки Вәлиди Тоган белән булган мөнәсәбәтләре турында сорау бирде. Роза Корбан, сорауга җавап итеп, әлеге бәян хакында мәгълүмат бирде. Ул Гаяз Исхакыйның I, II, III Бөтенрәсәй мөселманнары корылтайларында милли-мәдәни автономияне яклавын, Зәки Вәлидинең исә «туфракчылар» фракциясе әгъзасы буларак, территориаль автономияне яклавын әйтте һәм: «Бүгенге көн күзлегеннән караганда, минемчә, Зәки Вәлиди хаклы. Чөнки туфрак булмаса, Ватан булмый», – диде.

Галим, язучы Мурат Гөзтоклусу үзе укыган Якын Көнчыгыш техник университетында эшләгән Зәки Вәлиди Тоганның улы – икътисад фәннәре профессоры Субидәй Тоган һәм кызы – тарих профессоры Исәнбикә Тоган хакындагы истәлекләре, Казахстанга сәяхәтеннән хатирәләр белән уртаклашты. Ул шулай ук Төркиядә яшәгән һәм яшәүче күренекле татарлар белән бәйләнешле мәгълүматлар бирде.

Чарага катнашучы Малатья Инөнү университетының фән-әдәбият факультеты төрек теле һәм әдәбияты бүлегендә белем бирүче якташыбыз, фәннәр докторы, профессор Рамилә Яруллина Гаяз Исхакыйның төрекчәгә тәрҗемә ителгән әсәрләре, «Өйгә таба» повесте турында аңлатты, тәрҗемә эшчәнлегендәге мәсьәләләргә тукталды. Рамилә ханым Гаяз Исхакыйның әсәрләрендәге идеал каһарманнарының һәрвакыт хатын-кызлар булуына, милләтнең киләчәге укымышлы хатын-кызлар кулында булуына ышануына бигрәк тә басым ясады.

Төрек дөньясы активисты, «Эпилепсия белән яшәү» оешмасы рәисе Әбру Өзтүрк төрки дөньяда әсәрләрнең тәрҗемәсе, уртак тел булдыру, үз тарихыбызны үзебез язу кебек мәсәләләргә кагылды.

Анкара Хаҗи Бәйрәм Вәли университетының әдәбият факультетында укучы Ләвәнт Булут татар төрекчәсенең төрки дөньясында уртак тел вазыйфасын башкара алачагы хакында уйлаганын әйтте. Ататөрек Төркия Җөмһүриятен төзегәндә иң элек Төрек тарихы җәмгыяте белән Төрек теле җәмгыятен корганын һәм аларның идарәсендә Төрек дөньясы вәкилләренең, шул исәптән татарларның булуыннан горурланганын ассызыклады. Туган телен белгән һәр төрки дөнья вәкиленең бик кыска вакыт эчендә башка төрек диалектын өйрәнә алачагын әйтте.

Галим, тәрҗемәче Лилия Сабир төрки дөньясындагы багланышларны ныгыту, төрек теле диалектларын үзләштерү өчен, үзара гаиләләрдә кунак булып, торып, тормыш-көнкүреш белән танышуны максат итеп куючы туризмны оештырырга тәкъдим итте.

Катнашучылардан тикшеренүче, гәҗитче, нәшриятче Зафәр Гөкҗан һәр халык өчен үз алфавиты булуының әһәмиятен, хәзерге вакытта төрекләргә якын халыклар арасында бары тик Румыниядә яшәүче сәкәлләрнең үзебезнең руник алфавитны саклап килүләрен әйтте. Ул Төрек Берлегендә уртак алфавит куллану, мәдәният һәм ышаныч туризмнарын оештыру темаларына да кагылып китте.

Чарага бик зур кызыксыну күрсәткән катнашучылар, өй хуҗасы буларак «Аяз-Таһир Төркестан Идел-Урал» вакыфына, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Чара истәлеккә фотога төшү һәм үзара сөйләшүләр белән дәвам итте.

Чыганак: интертат

Җавап калдыру