ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ЭШЧӘНЛЕГЕ ҺӘМ ИҖАТЫ ӘДӘБИЯТ ГАЛИМНӘРЕ БӘЯЛӘВЕНДӘ

ХХ йөз башы татар иҗтимагый фикере формалашуда күренекле әдибебез һәм сәя- си эшлеклебез Гаяз Исхакыйның хезмәтләре әһәмиятле урын алып тора. Шул исәптән 1905–1917 еллар арасындагы нибары унике ел эчендә иҗтимагый аңның әһәмиятле өлешен тәшкил итүче сүз сәнгатебезнең тармакланып үсеп китүенә дә аның тәэсире зур булды. Бу җәһәттән әлеге алгарышларга аның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1902) әсәренең ролен аеруча билгеләп үтү зарур. Ник дигәндә, бу мәсьәләләрдә әлеге әсәр ясаган көчле тәэсирне башка бер генә хезмәтнең йогынтысы белән дә чагыштырып булмыйдыр. Сүз дә юк, 1905 елның 17 октябрендә халык күтәрелешләре нәтиҗәсендә мәгълүм Манифест барлыкка килмәсә, мондый фикер алгарышына ирешү өчен, дәвамлырак вакыт кирәк булыр иде. Г. Тукай, М. Гафури, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, С. Максуди, Ш. Камал, Дәрдемәнд, С. Рәмиев, Г. Коләхмәтов һәм башка каләм әһелләребезнең әдә- биятыбызда төрле жанрларда берсеннән-берсе иң мөһим мәүзугларга иҗат ителгән әсәр- ләре гомуми үсешне барлыкка китерде. Татарлар тупланып яшәгән барлык төбәкләрдә дә зур җанллык, күтәренке рух барлыкка килде. Туган телебездә матбугат барлыкка китерүгә, татарча спектакльләр куюга мөмкинлек алган милләттәшләребезнең кыска гына вакыт аралыгында ирешкән казанышлары шактый сизелерлек булды.

Г. Исхакый бу әсәрендә халкыбызның иҗтимагый-сәяси, дөньяви белем белән ко- раллануда, мәдәни үсештә артта калуының сәбәпләрен бәйнә-бәйнә тәфтишләп ача. Алар, аның карашынча, түбәндәгеләргә кайтып кала:

Беренчесе: Дин әһелләребезнең алдынгы карашларны якламавы. «Халкыбызның иң курка торган нәрсәләре, – ди ул, – укыган кешедә диннең бетүедер. Хәзер бер эш булдымы, укыган кешеләрдә миллиянең (милли әхлакның) югалуын һәм диннең зәгыйфьләнүен сөйләргә тотыналар. Бу, минемчә, безнең исламиятне белмәвебез». Ул турыдан-туры мәктәп-мәдрәсәләрдә укытыла торган гыйлемнәрнең дөньяви ихты- яҗларга яраксыз булуын күрсәтә. Ул заманда, мондый нәтиҗә чыгару өчен, бик кыю булырга кирәк иде.

Икенчесе: Халык мәнфәгатьләрен кайгырту сәләте булган кешеләрнең, бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, милләткә хезмәт итәр урында, бар көчен тамагын туйдыру, үзенең эш урынын саклар өчен сарыф итәргә мәҗбүр булуы.

Өченчесе: Бик надан булуыбызны танымавыбыз, фәннәрнең мәктәп-мәдрәсәләре- бездә урын алмавы.

Дүртенчесе: Кылган эшләребезнең нигезле, эзлекле булмавы, башланган гамәл- ләребезне ахырына кадәр җиткерә алмавыбыз һәм башкалар.

Үзеннән-үзе аңлашылганча, халкыбызның бу мәсьәләләрдә артта калуының сә- бәпләре болар белән генә чикләнмәве ХХ гасыр башындагы вәзгыятне азмы-күпме белгән кеше өчен болай да ачык. Мондый хезмәтне язарга алынган Г. Исхакыйның да аларны белмәве мөмкин түгел. Бу чорны шактый колачлап өйрәнгән әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин болай дигән иде:

– Повестьны укыганда, укучы күп нокталар белән билгеләнгән урыннырны еш очратыр. Болар цензор сызып ташлаган кисәкләрне аңлата. Моның шулай икәнен без тагын Гаязның русча язылган автобиографиясеннән беләбез. Ул анда цензорның әсәрдән күп урыннарны чыгарып ташлавы, моңа җен ачулары чыкканы, авырып, түшәктә яткан чагында, хәтта, Петербургка барып, мәгълүм Смирновны (цензорны. – Ф.Г.) үтерү уе белән янганлыгын яза.

Соң нинди урыннарны сызып ташлаган цензура? Чамаларга мөмкин. Укучы күрер: шул сәбәпләр арасында милли-колониаль изү, шуның бер күренеше булган христианлаштыру, ассимиляцияләү кебек сәбәпләр юк. Г. Исхакыйның бу мәсьәләне күтәрмәве мөмкин түгел. Менә ни өчен без кыскартылган урыннар, һәрхәлдә, аларның күпчелеге, һичшиксез, самодержавиенең милли-колониаль политикасы белән тегеләйме-болаймы бәйле дип әйтә алабыз» [5: 87–88].

Бу фикерләрне укып, без Ибраһим Зиннәт улының никадәр дөрес фаразлавына сокланабыз. Болай әйтү өчен, сүз дә юк, халкыбызның шундый язмышка дучар булуының нигезләрен һәм, әлбәттә инде, Гаяз Исхакыйны шәхес һәм фикер иясе буларак бик яхшы белергә кирәклеге аңлашылып тора. И. Нуруллин нәкъ шундый галим иде.

Билгеле булганча, Ибраһим Зиннәт улы егерменче йөз башы әдәби хәрәкәтен аркылысын-буйга өйрәнгән, бу чор сүз сәнгатебезнең үсеш нигезләрен белеп яктырткан монографияләр авторы. Шуңа карамастан, ул рәсми булмаган аралашуларда үзенең бу хезмәтләреннән канәгать булмавы турында да әйткәли иде. Аның ХХ йөз башы та- тар әдәбиятына кагылышлы лекцияләр курсы ике кисәк булып 1962 һәм 1964 елларда басылды. Ә «ХХ йөз башы татар әдәбияты» монографиясе укучылар кулына 1982 елда килеп керде. Дөресендә бу елларда әле Г. Исхакыйга дошман итеп карау гадәти хәл иде.

Бу хакта әдибебез Әмирхан ага Еники әнә ничек бәян итә. Ничектер көтмәгәндә бер төркем язучыларны Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Ф.Ә. Табеев янына чакыралар. Табын яңарта-яңарта озак кына чәй өстәле янында сөйләшеп утыралар. «Хәтта бик хәтәр Гаяз Исхакый мәсьәләсен дә телгә алдык. Аны Нәкый абзый кузгатты (Гаяздан башка әдәбият тарихыбыз тулы түгел, ул кешенең яхшы эшләрен начар эшләреннән аерып карарга вакыттыр инде дигәнрәк мәгънәдә әйткән иде). Ләкин Табеев Исхакый турындагы сөйләшүне катгый рәвештә кире какты)» [4: 218].

Димәк, ул вакыттагы тикшеренүләрдә ХХ йөз башы әдәби хәрәкәте һәм тарихы турында әлеге классик әдибебез һәм халкыбызның бәхете өчен көрәшкә бөтен барлыгын багышлаган хөрмәтле шәхесебезне искә алмыйча гына язарга ярый иде. Хәзерге вакытта без – бу чорда Г. Исхакыйның никадәр киң колачлы эшчәнлеге турында шактый ук мәгълүматлы буыннар – узган гасырның беренче-икенче дистәләрендәге әдәби һәм иҗтимагый-сәяси мохитне тасвирлауны «Инкыйраз» авторы эшчәнлгеннән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Егерменче гасырның алтмышынчы-сиксәненче еллары шартларында беренче-икенче инкыйлаблар арасындагы вәзгыятне төбенә төшеп тикшерергә алынган И. Нуруллин моның шулай икәнлеген һичсүзсез күрә. Шуңа да Г. Исхакый эшчәнлеген яктыртудан башка үз язганнарының һич тә тулы була алма- вына күңеле әрни. А. Гыйләҗев әйткәнчә, «Маркс-Ленинга таянган тар иман белән генә Гаяз Исхакының иҗат тирәнлеген, рухи байлыгын беркем дә ачып бетерә ал- мый» [3: 72]. Тормыш барышы И. Нуруллинга да бу хакыйкатьне төшендерә бара. Менә ни өчен, Г. Исхакый турында авыз ачып сүз әйтергә беренче мөмкинлек булу белән, Ибраһим Зиннәт улы әлеге бөек шәхесебезнең мирасын, аның ул заманнардагы эшләрен, шул гамәлләренең кылынуына сәбәп булган мохитне максатчан өйрәнә башлый. Бер генә аягы сәламәт булуына карамастан, галим Г. Исхакыйның соңгы дистә елларында гомер иткән һәм каләм тибрәткән Төркия иленә чыгып китә, әдәби- ят өчен бик күп яңалыклар һәм мәгълүматлар алып кайта. Әдипнең совет хакимияте юкка чыгуының беренче елында ук нәшер ителгән «Зиндан» дип исемләнгән сай- ланма проза һәм сәхнә әсәрләре тупланган китапка язган кереш мәкаләсе бу басмада очраклы гына урын алмады.

Сүз дә юк, И. Нуруллин үзе туып-үскән, сугышта кан койган, җиде дистә ел яшә- гән һәм хезмәт куйган илнең ул вакыттагы идеологиясендә тәрбияләнгән, максаты кешелекле булып тоелган, әмма чынлыкта шактый томанлы, рәшәле булып чыккан рәсми карашларны үзенә сеңдереп барган, шулар бөтенесе аның хезмәтләрендә дә ча- гыла килгән. Әмма ихласлылыгы, хакыйкатькә тугрылыгы аңа ул чор догмаларына тәнкыйть белән карарга да комачауламаган. Боларны аеруча Г. Исхакыйга мөнәсәбәт- ле хезмәтләрендә күрми мөмкин түгел. Димәк, күпләргә хас булганча, сиксәненче ел- ларның икенче яртысында И. Нуруллинны да карашлар үзгәреше һәм үсеше юнәле- шендә күрә тордык. Мондый фикер чолганышында күренекле язучы А. Гыйәҗевнең 1993 елда «Йәгез, бер дога!» роман-хатирәсендә әйткән менә бу сүзләре бик үк гадел бәя булып яңгырый: «Соңгы елларда ул Гаяз Исхакый иҗатын татар дөньясына җит- керүдә бик күп көч куйды. Мактау һәм дан аңа!» [3: 72]. Чыннан да, И. Нуруллинның

«Зиндан» җыентыгына язган кереш сүзе татар мәнфәгатьләре өчен гомерен багышла- ган Г. Исхакыйның төрле яклап алып барган эшчәнлеген гасыр азагындагы буыннарга җиткерүдә гаять әһәмиятле булды. Без үзебез шаһит, исеме яңа заманга кайта башла- гач, күпләр безгә – ягъни әдәбиятка, фәнгә, матбугатка мөнәсәбәтле кешеләргә сорау бирәләр иде.

  • Кем соң ул Гаяз Исхакый?
  • Аның халыкка иткән хезмәтләре ниләрдән гыйбарәт?
  • Нигә аның турында бүгенгә кадәр бер дә искә алынмады?

Әлеге кереш мәкаләдә боларның барысы турында да дәлилле итеп сүз алып бары- ла. «Г. Исхакый, – ди И. Нуруллин, – Советлар Союзында урнашкан иҗтимагый строй белән дә, милли мәсьәләнең хәл ителү рәвеше белән дә килешә алмады. «Идел-Урал» байрагы астында бара торган бәйсезлек хәрәкәте лидеры буларак, Г. Исхакый гаять ак- тив һәм күпкырлы эшчәнлек күрсәтте». Килешергә кирәк, болай итеп Маркс-Ленинга таянган кеше яза алмый. Моның өчен татар халкының үткәндәге һәм бүгенге көндә- ге хәл-әхвәленә чын булганынча караган, Г. Исхакый алып барган көрәшнең асылын тирән төшенгән һәм яклаган каләм әһеле генә әйтә ала.

А. Гыйләҗев хаклы: Г. Исхакый кебек гаять киң колачлы һәм халыкара киңлекләрдә хәрәкәт иткән шәхеснең яшәү мәгънәсен һәм иҗатын намуслы өйрәнү һәм гадел бәяләү пролетариат идеологиясеннән бөтенләй аерылган затлар өчен җиңелрәк биреләчәге бәхәс уятмый. Юк-юкта идеологиядәге мондый иске йөк ничек тә булса чабудан тартмый калмыйдыр. Менә шуңа да, фикерен дәвам иттереп, ул әйтә:

«Г. Исхакый иҗатының тирәнге катламнары яңа заман кешеләрен, яңа татарларның милли фикерләвен, олпат ирләрнең җитди йомгакларын көтә» [3: 72].

Менә шундый олпат ирләрнең берсе билгеле тарихчы галимебез Миркасыйм Госманов иде. Ул Г. Исхакыйның беренче булып басылган, һәм, әйтергә кыюлык итә- без, төп әсәре «Инкыйраз»ны тулы килеш бүгенге укучыга кайтаруда, шуның белән егерменче йөз башы даһиеның татарлар язмышына карата булган карашларын бөтен килеш җиткерүгә ярдәм итәрлек зур егетлек эшләде – хезмәтнең цензор тарафыннан кискәләнгән урыннарын кире кайтаруга, торгызуга иреште. М. Госманов та «Ике йөз елдан соң инкыйраз» – ул безнең өчен сүзнең чын мәгънәсендәге бөек әсәре. ХХ гасыр башы татар әдәбиятының эчтәлегенә төп юнәлешләрне, рухына иман эзлеклеле- ген биргән һәм бөтен пафосы белән уяну чоры сүз сәнгатебезнең лейтмотивын – төп аһәңен тәшкил иткән уникаль әсәр ул. Аның дөньяга чыкканнан соң 70 ел үткәч кенә табылган һәм 85–90 ел узгач укылу, өйрәнелү мөмкинлегенә ирешә алган сәхифәләре дә гыйбрәтле. Безнең узганыбызны үзенчә гәүдәләндерә торган гомум милли аңы- быз, йолкышланган тарихи белемебез, халык сыйфатында танылу дәрәҗәбез кебек үк, алар да имгәтелгән хәлдә өлешләп кенә сакланып калган икән» [2: 152]. Мондагы карашларны, үзе әйткәнчә, «бөтен килеш җиткерүдә» нәкъ менә М. Госманов бик зур эш башарды. Җитмешенче еллар урталарында ул Ленинград архивларының берсендә очраклы рәвештә генә 150 номеры сугылган «эш»кә юлыга. Ул, «өйрәнелеп җитмәгән эш» буларак, кеше кулына бирелми икән. Күренекле иран белгече Е. Бертельсның улы Дмитрий шунда эшли икән. Ул совет чорының хәтәр елларында ирегеннән дә мәхрүм ителгән булган. Менә шул зыялыдан М. Госманов әлеге «эш»не берәр сәгатькә генә булса да карарга бирүен үтенә. Д. Бертельс ана бирүен бирә, әмма бер сәгатьтән аны алып та китә. Аның каравы М. Госманов әлеге «эш»нең Г. Исхакыйга кагылышлы икә- нен белеп кала. 1990 елда «Инкыйраз» матбугатта басылып чыккач, бу әсәр белән ны- клап шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка килүен күрә һәм әлеге архивка яңадан бара. Ул инде туп-туры 50 нче фондтан 150 нче «эш»не сорап ала. Анда да аны кулга бире- ргә бик атлыгып тормыйлар. Бик үтенгәч, күңелләренә рәхимлек иңми калмый. Җен- текләп тикшереп карагач, бу кәгазьләрнең цензор Смирнов тарафыннан «Инкыйраз»- дан кысартылган текстлар икәнен аңлый. Берничә көн дәвамында шушы өзекләрне күчереп ала. Бу очракта аңа, Кытайдагы Өремче-Гөлҗа якларында яшәгәндә, укуны гарәп графикасында башлавы, әлеге язуның аңа балачактан таныш булуы нык ярдәм итә. Шушы табышын ул «Казан утлары»ның инде без алдарак күрсәткән 1995 елдагы 10 нчы санында бастырып чыгара.

Кемдер М. Госманов юлыккан бу табышны очраклылык дип уйларга мөмкин. Ләкин очраклылык кайбер вакытта эзлеклелекнең бер мөһим буыны булып та чыга икән. Әйтик, бер караганда, И. Ньютон башына алма көтмәгәндә, очраклы рәвештә килеп төшә. Алма кешелек тарихында бик күпләрнең башына төшкәндер. Әмма алар- ның берсенә дә бу хәл галәм тартылышы канунын ачарга этәргеч бирмәгән. Бу ачыш ясалыр өчен, алманың нәкъ менә атаклы физика галиме башына туры килүе кирәк булган. М. Госманов белән дә шулай. Халкыбызның тарихи үткәнен җелегенә төшеп белгән, милләт язмышы өчен борчылып яшәгән зат үзенә якын идеаллар өчен гомерен багышлаган Гаяз Исхакыйга кагылышлы әлеге «эш»кә битараф кала аламы соң? Исән булса, Г. Исхакый аңа нинди генә рәхмәтләр әйтмәс иде икән? Аның урынына без – исәннәр М. Госмановка үзе безнең арабызда вакытта күңелен кинәндерерлек җылы сүзләребезне ирештерә алдык.

Әгәр Г. Ибраһимов исеменәге институт галимнәре Лена Гайнанова, Флүн Мусин, КФУ профессорлары Резидә Ганиева, Хатыйп Миңннегулов һәм башкаларның хезмәт- ләрен искә алмасак, бу хактагы сүзебез һич тә тулы булмас иде. Мәсәлән, әле шушы елга чыккач кына да, Л.Р. Гайнанова бик тә мөһим мәсьәләләрне күтәреп матбугат- та чыгыш ясады [1: 16]. Г. Исхакыйның исемен һәм мирасын халкыбызга кайтаруга өлеш кертүне һәрберебез изге гамәл итеп карады. Хәзерге вакытта, бүгенге буыннарга әсәрләренең 15 томы да килеп ирешкәч, бу юлдагы эш нәтиҗәләребез күзгә тагын да ныграк күренә башлады. Шулай да әлеге юнәлештәге бурычларыбыз тагын да күбрәк. Бөтен өмет яңа буыннарда инде.

Ф.Г. Галимуллин

Казан федераль университеты (Казан)



Чыганак: Татароведение в ситуации смены парадигм: теория, методология, практика, материалы международного научно- практического семинара, посвященного 145-летию со дня рождения классика татарской литературы Гаяза Исхаки / сост. Л.Р. Надыршина. – Казань: ИЯЛИ, 2023 

Җавап калдыру