Гаяз Исхакый көндәлекләре

Гаяз Исхакый үзе дә васыятьнамәсендә иң зур байлыгы буларак шушы көндәлекләрне күрсәтә һәм аларны, үз дәүләтебез булса, гыйльми академиягә тапшыруларын, киләчәктә көндәлекләрнең өйрәнелеп, матбугатта басылып чыгуларын васыять итә.

Бүген Татарстан язучы, журналист, сәясәтче, татар милли азатлык хәрәкәте эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тормышы, иҗаты һәм эшчәнлеге белән азмы-күпме таныш. 1990 елларда Исхакыйның иҗаты үзенең асыл ватанында да өйрәнелә башлады. Галимнәр Төркиягә дә барып, Гаяз Исхакыйга кагылышлы документларның электрон күчермәләрен алып, шулар нигезендә фәнни мәкаләләрен яза, гыйльми эшчәнлек алып бара. Бу материаллар соңыннан Исхакыйның 15 томлыгы өчен нигез була. Язучының вафатыннан соң, аның архив материалларын туплап, шулар нигезендә «Гаяз Исхакыйның «Идел-Урал вакыфы» фонды оештырыла. Фондның җитәкчесе Түләй Дуран 2008 елда Татарстанга килеп, әлеге архив материалларының электрон күчермәсен Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына бүләк итте.

Түләй Дуран 2018 елның сентябрендә кабат Татарстанга килә һәм материалларның төп нөсхәләрен институтка тапшыра. «Материаллар язучының асыл ватаны булган җирдә сакланырга лаеклы», – ди ул. Бүген бу материаллар Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирасы үзәгендә саклана. Аның җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров «Татар-информ» мәгълүматлык агентлыгында матбугат очрашуында хәбәр иткәнчә, монда барлыгы 366 саклану берәмлеге хисаплана. Алар арасында Гаяз Исхакый әсәрләренең кулъязмалары, аның 1919 елдан алып вафатына кадәр алып барылган хатирә дәфтәрләре, эш кәгазьләре, төрле оешмаларга юлланган мөрәҗәгатьләре, хатлары, фотосурәтләре һ.б. бар. Аларның күпчелеге – Гаяз Исхакыйның үз кулы белән язылган, татар, төрек, инглиз, алман телләрендәге төп нөсхә документлар. Фонд биш бүлектән тора. Беренчесендә, язучының иҗат мирасына мөнәсәбәтле язмалар, ягъни әсәрләрнең кулъязмалары, әдипнең үзе редакцияләгән караламалары тупланса, икенчесендә – иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге белән бәйле материаллар, төрле оешмаларга мөрәҗәгатьләре, төп нөсхә чыганаклар, өченчесендә – Исхакыйның үзе аралашып яшәгән кешеләргә, чордашларына язган хатлары. «Ул, белгәнебезчә, Финляндиядә яшәгән Зиннәт Вафин гаиләсе белән, аның кызы Халидә Вафина белән элемтәдә яшәгән. Америка консуллыгына, Азәрбайҗан Язучылар берлегенә язылган хатлары һ.б бар», – дип искәртә И.Гомәров. Тагын бер тасвирлама – 58 саклану берәмлегеннән торган фотосурәтләр. Язма мирас үзәге мөдире ассызыклаганча, алар архивның шактый бай өлешен тәшкил итә, сурәтләрне карап Гаяз Исхакыйның Төркиядәге яшәешен, сәяси-иҗтимагый җәһәттән актив тормыш алып баруын күрергә мөмкин. «Монда Япониядә, Мукденда, Берлинда, Төркиянең үзендә һ.б. төбәкләрдә төшкән фотосурәтләр. Бердән алар әдипнең көндәлек тормышын күрсәтеп торса, икенче яктан кемнәр белән аралашканын ачыкларга ярдәм итә», – диде И.Гомәров.

Филология фәннәре кандидаты Эльмира Галимҗанова 2018 елда кайтартылган материаллар арасында иң кыйммәтлесе һәм хәзерге көн өчен иң әһәмиятлесе аның шәхси көндәлекләре булуын ачыклап үтте. «Гаяз Исхакый үзе дә васыятьнамәсендә иң зур байлыгы буларак шушы көндәлекләрне күрсәтә һәм аларны, үз дәүләтебез булса, гыйльми академиягә тапшыруларын, киләчәктә көндәлекләрнең өйрәнелеп, матбугатта басылып чыгуларын васыять итә. Хатирә дәфтәрләре зур вакыт аралыгын колачлый. Алар – 1919 елның гыйнварыннан алып 1953 елның 10 ноябренә кадәр алып барылган көндәлек язмалар. Көндәлекләр ике өлештән тора. Беренче өлеше – Төркиягә кадәр чор (1934 елга кадәр). Икенче өлеше – Төркия чоры. Язучы аларын 1944 елдан алып бара һәм «Истанбулдагы хатирә дәфтәрләре» дип яңабаштан исемли. Әдип көндәлекләрендә һәр көн вакыйгаларга җентекле анализ бирә. Көндәлекләрнең беренче өлеше – 23, икенчесе 19 дәфтәрдән тора. Көндәлекләрнең 1934 елдан 1944 елга кадәрге аралыкта язылганнары, кызганыч, югала. «Бу көндәлекләренең Икенче бөтендөнья сугышы вакытында югалуы хакында ул үзенең васытьнамәсендә дә әйтеп уза. «Әдипнең 42 көндәлегеннән 41 е Гаяз Исхакыйның туган ягы Казанга кайтып иреште. Беренче дәфтәре югалган, икенче һәм өченчесе – Татарстан Милли музеенда, калганы Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә саклана», – диде Э.Галимҗанова. 

Хәзер институтның текстология бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан көндәлекләрне өйрәнү һәм басмага әзерләү эше актив дәвам итә. Текстолог галимнәребез Әнисә Алиева, Фәния Фәйзуллина һәм Гөлчирә Ханнанова бу эшне җаваплылык белән башкара. Язмалар, текстологик яктан эшкәртелеп, андагы вакыйгаларга, шәхесләргә, географик атамаларга тәфсилле искәрмәләр, аңлатмалар бирелеп, фәнни басма рәвешенә китерелә һәм ул берничә китаптан торган җыентык булыр, дип уйланыла. Әлеге басманың беренче китабы тулысынча әзерләнгән инде. Ул 24-25 апрель көннәрендә Гаяз Исхакыйның 145 еллык юбилее уңаеннан үткәреләчәк 
III Халыкара семинарда укучы кулына барып ирешер, дип планлаштырыла. «Бу басма 1919 елның беренче апреленнән, ягъни язучының Япониянең Токио шәһәрендә яшәү вакытынан алып, аның Парижга барып җитү вакыйгаларын үз эченә ала. 300 битлек китап фондта сакланган фотосурәтләр, язмалар белән баетылып тәкъдим ителәчәк»– дип сөйләде Э.Галимҗанова. 

Көндәлекләрне өйрәнү процессында галимнәр Г.Исхакыйга бәйле шактый фактларның да тәгаенләнүен белдерде, алга таба да алар ярдәмендә әдипнең мөһаҗирлектәге эшчәнлеге һәм тормышы хакында томанлы калган кайбер вакыйгаларны ачыкларга мөмкин булырын искәртәләр. Әйтик, аның туган көне турында тәгаен билгеле булмаган. Язучы хатирәләрендә 23 февральдә туганмын, дип билгеләп үткән. «Матбугатта Гаяз Исхакый мөһаҗирлеккә 1918 елда чыгып китә дигән фикер күренә. Көндәлекләр исә бу мәсьәләгә дә ачыклык кертте. Язучы үзе конференциягә чыкканнан алып көндәлекләр алып баруын әйтә, сәфәргә 24 гыйнварда кузгалуын тәгаенләп үтә, Харбинга 1919 елның март урталарында барып җитә», – диде галимә. 

Илһам Гомәров Г.Исхакыйның шәхси фондында тагын бер кызык материал булуы турында сөйләде. Алар язучының кызы – Сәгадәт Чагатай көндәлекләре. Ул 32 калын дәфтәрдән гыйбарәт. Аның бер өлеше алман телендә, беркадәре гарәп графикасы белән төрек телендә язылган. Сәгадәт Чагатайның көндәлекләре 1988 елга кадәр алып барылган. Ул аларда шәхси тормышыннан тыш, әтисе белән мөнәсәбәтләре, аралашулары турында язган, һәм көндәлекләрдә шулай ук Гаяз Исхакыйның вафаты алдыннан соңгы көннәре тасвирланган өлешләр бар. «Аларны өйрәнеп фәнни әйләнешкә һәм, гомумән, әдәби әйләнешкә кертү – алда торган бурычларның берсе», – диде И.Гомәров. Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина язучының миллият, милли үзаң, аны ничек тәрбияләү, милләт мәсьәләләренә багышланган язмаларыннан, шушы мәсьәләләргә кагылган публицистик материалларыннан тупланган басма да, рус һәм татар телендәге басма да тиздән укучы кулына барып ирешәчәген әйтте. 

Бүгенге көндә Гаяз Исхакыйның әдәби иҗатына багышланган дүрт кандидатлык диссертациясе язылган. Язучының әдәби иҗаты шушы диссертацияләр аша фәнни әйләнешкә керә. «Без бүген мәктәпләрдә, югары уку йортларында әдипнең иҗатына әтрафлы, тирән бәяләрне күрә алабыз. Гаяз Исхакый шәхес буларак гаять кызыклы. Һәр буын татар кешесе аның көндәлекләре белән танышып, аны яңача ачачак әле», – диде Д.Заһидуллина. Галимә искәртеп үткәнчә, кызганыч ки, язучының сәяси, тарихи, публицистик эшчәнлеге фән тарафыннан тиешенчә өйрәнелгән, дип булмый. Г. Исхакый кебек, татар кешесе буларак, дөнья күләмендә милләтебезне яклап, шулкадәр күп йөргән, илләр гизгән башка кешене табуы читен. Аның биографиясе генә дә, кинофильмнар, ниндидер рок-опералар, балетлар өчен нигез була ала. Галимә шулай ук Г.Исхакыйга Кабан күле ярында Ш.Мәрҗани белән рәттән ак мәрмәр һәйкәл куелсын иде, дигән теләген дә җиткерде. 


Чыганак: “Мәдәни җомга” газетасы.

Җавап калдыру