ТАТАРНЫҢ ЮЛБАШЧЫСЫ ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫ ЮГАЛТУЫБЫЗГА 69 ЕЛ

Бүген, 22 июль – Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйны югалтуыбызга 69 ел.

 

Атабыз 1954 нче елның 22 июль көнендә, Ватаныбыздан еракта, мөһәҗирлектә Әнкарада күзләрен мәңгегә йомды. Бу авыр югалту йөрәкләрне әле дә әрнетә һәм  татар күңелендә ачы яра булып тора.

Милләтебез азатлыгы өчен көрәшеп, шушы юлда гаять күп кыенлыклар күреп яшәгән олы әдибен, күренекле җәмәгать эшлеклесен, юлбашчысын милләтебез онытмый һәм оныттырмый.

Гаяз Исхакый – татар милләтендә феномен ул. Бар гомерен фәкать азатлык һәм татар милләтенә хезмәт итүгә багышланган бу бөек шәхес безгә бай мирасын калдырды. Көрәшче әдип төрле җирләргә таралган татарны берләштерергә һәм шул нигездә гасырлар дәвамында инкыйразга дучар булып килгән милләтебезне әлеге афәттән коткарып калырга тырыша, моның өчен күпме көч һәм хезмәт куя. Бүгенге көндә аның эшләре, заманында әйтелгән фикерләре вә сүзләре шактый актуаль булып тора.

Гаяз Исхакый вафаты алдыннан язылган мәгънәви васыятендә дә милли идея нигезендә дөньяга сибелгән милләттәшләрен берләштерү белән үстерүне киләчәк буыннарга иң мөһим милли бурыч итеп калдыра. Бу бурычны гамәлгә ашыру хәзер, ХХI гасыр башында бөтен Татарларның эшенә әверелде. Һичшиксез, Гаяз Исхакый иҗаты, көрәше һәм хыяллары безнең өчен рухи көч чыганагы булып тора. Гаяз абыйның тормыш юлы һәм иҗатын милләттәшләребезгә җиткерү, ул яшәгән чорның рухын тоярга да, үз кыйблабызны табырга да мөмкинлек бирәчәк.

Юлбашчыбызның вафатыннан соң, аның кызы Сәгадәт шундый сүзләр язып калдырган:

“Үз гомерендә сәламәтлегенә беркайчан да зарланма­ган мәрхүм әтием соңгы авыруын да батырларча, хәтта башкаларга үрнәк булырдай үтә бер сабырлык һәм тә­вәккәллек белән кабул итте. Әти авыртуга беркайчан да зарланмады. Гомре буенча Идел-Урал идеясе белән яшәде. Көннең ун-унбиш сәгатен дәүләт (Идел-Урал) эшләренә багышлый иде. Ул яшь вакытында урта гасырдан калган иң вәхши, сөрсеп беткән сәяси тәртипне юк итү өчен көчен кызганмаган кебек, яңа заманның реакцион сәясәтенә каршы да соңгы сулышына кадәр көрәште. Аның өчен милләткә хезмәт итү тормышының чыганагы иде. Идел-Урал хәрәкәте бары тик аның рухыннан, аның эшчәнлегеннән илһам алып, эшне дәвам иттерә алыр.”

 

Бөек Гаяз Исхакый – милләтебезнең бер идеалы булып тора. Беркайчанда булмаган сыман, безгә нәкъ бүген Гаяз Исхакыйның рухы кирәк. Сагынабыз сине, Гаяз абый, үлеп сагына юлбашчысын бөек Татар милләте! Кайтсын иде рухың, Гаяз абый! Син мәңге безнең күңелләрдә! Татарлар Гаяз Исхакый исеме белән яшәр, аны милли байрак буларак күтәрер, безнең якты көннәребез алда әле!

Гаяз Исхакыйның рухы шат,

урыны җәннәттә булсын!

Әмин!

 

Гаяз Исхакый порталының баш мөхәррире, «Азатлык» Татар яшьләре берлеге рәисе, «Төрки караш» газетасының нәшире һәм баш мөхәррире

Наил НӘБИУЛЛИН

Җавап калдыру