МИЛЛИ ҮЗАҢНЫ ШОКОЛАД АША НЫГЫТАБЫЗ

Гаяз Исхакый һәм Садри Максудиның 145 еллыкларына багышлап Татар балаларына шоколадлар чыгарырга булдык.

Әлеге шоколадлар аша балаларда бөек шәхесләребезгә карата кызыксыну уяту, милли үзаңнарын ныгыту ниятлибез. Шоколадлар бушлай әти-әниләр, укытучылар аша Татарстанда, Башкорстанда һәм Татарлар яшәгән башка төбәкләрдә таратырга ниятлибез. Һәрберсен әлегә 3000 әр мең данә чыгарырга өметләнәбез. Шоколад үзе Бельгиянеке, бик сыйфатлы.

Мең данәсе 8343 сум, йөз данәсе 843 сум.

Моңарчы инде Тукай, Гаспралы, 2018дә Исхакый һәм Максуди шоколадларын чыгарган идек.

Бик уңышлы һәм милли яктан игътибар җәлеп итүчән проект булды. Чөнки балалар шоколад тышлыгындагы шәхесне истә калдыру белән бергә, аның турында дуслары, туганнарына да сөйли.
Шоколад проекты турында сөйләгән интервьюларымның берсен укый аласыз.

https://beznen.ru/archive/yter-suzem-bar/020119/tatar..

Проектыбызга теләктәшлек күрсәтергә чакырабыз.
50-100 яки күбрәк шоколад өчен дә ярдәм итеп була.

Проектка ничек ярдәм итәргә?
1) Сбербанк картасына:
4276620025274659 Хисматова Г.Р.
(тормыш иптәшем хисабы)
2) Крипта хисапка җибәреп. USDT TRC-20(Tron) – TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY


P.S. Укытучылар, балалар белән эшләүчеләр, балалар арасында таратырга теләсәгез – безгә хәбәр итегез.

Җавап калдыру