Бүген – якшәмбе көн, урамнарда халык бик аз. Магазиннарның күбесе ябык. Урамнар рәтләп әрчелмәгән. Японнар бәйрәм итәләр. Якшәмбе көнне бәйрәм итәләр. Без Русиянең эчендә, христиан галәменең уртасында, үземезнең бәйрәмемезне саклар өчен, христиан бәйрәмен олугламас өчен, озын еллардан бирле Русия хөкүмәте, Русия халкы берлән талашып, кычкырышып киләмез. Японнар – мөстәкыйль дәүләтле, күбесе японнар, үзләреннән-үзләре христиан бәйрәме – якшәмбе көнне бәйрәм итәләр. Дәүләт мөәссәсәләре1 ябык, мәктәпләр укымый, завод-фабрикалар эшләми. Христианлык тәэсире никадәр зур. Буш көн- нән истифадә итәр өчен, бәхрия нәзарәте2 янындагы музәханәгә китәмез. Зур сарай кебек мөкәммәл3 бинаның өч каты рус-япон сугышында алынган ганимәт маллары4 берлә тулган. Сугыш көймәсеме дисең, коралмы дисең? Диварларда – диңгез сугышларының рәсемнәре. Менә Русиянең Шәрыкка таба атлавына беренче зарбә5 булган Сутим сугышының* манзаралары. Менә аның башы, менә аның иң каты вакыты, менә япон флотының галибәсе6. Шыгрым тулган япон балалары, көлә-көлә йөриләр. Көлә-көлә, берсе-берсе берлә хиссиятләрен бүлешәләр. Диварлар сугышта батырлык күрсәткән офицер-солдатларның рәсемнәре берлән туп-тулы. Шкафлар руслардан алынган көймәләрнең сыныклары берлән шыгрым тулы. Музәханәнең йортына да иске туплар тезелгән. Барысы да Русиядән алынган. Барысы да – Русиянең 904 нче елгы ахмаклыгының аяклы дәлилләре**.
Озын иттереп карап бетергәч, вакытымыз барлыгыны белеп,
боларның нәзарәтендәге музәханәгә китәмез. Монда яңа нәрсә күп юк, хәзер дә күрелә торган нәрсәләр. Сәфәрнең төрле кораллары – җәяүледән башлап автомобильгә кадәр, начар киемнән башлап бүгенге көнге дүрт-биш мең кеше сыйдыра торган паро- ходка кадәр – һәммәсенең моделе бар. Монда да пакьлек, пөх- тәлек, тәмизлек7.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
1Мөәссәсәләре – оешмалары.
2 Бәхрия нәзарәте – диңгез министрлыгы.
3 Мөкәммәл – камилләшкән.
4 Ганимәт маллары – сугышта кулга төшерелгән дошман малы.
5 Зарбә – сугу.
* Сутим сугышы – Цусима сугышы – Япон диңгезендәге Цусима утра- вында 1905 елның 14–15 маенда вице-адмирал З.П. Рождественский җитәкчелегендәге Россия Тын океан флотының 2 нче эскадрасы адмирал Хэйхатиро Того җитәкчелегендәге Япония Император флоты тарафыннан җиңелүгә дучар була.
6 Галибәсе – өстенлеге, җиңүе.
** Русиянең 904 нче елгы ахмаклыгының аяклы дәлилләре. – Монда 1904–1905 еллардагы рус-япон сугышы күз алдында тотыла. Бу бәрелеш, Маньчжурия һәм Корея өстеннән контроль урнаштыру өчен, геополитик көндәшлек аркасында башлана. Сугыш Россиянең җиңелүе белән тәмамлана. Нәтиҗәдә, Россия үзенең хәрби диңгез порты булган Порт-Артурны һәм Сахалинны японнарга бирергә мәҗбүр була.
7 Тәмизлек – чисталык.
Чыганак: Исхакый Г. Көндәлекләр: 3 китапта. 1 нче китап: 1919–1920 / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.: Ә.Х. Алиева, Ф.Г. Фәйзуллина, Г.М. Ханнанова;– Казан: ТӘһСИ, 2023. – 300 б.