26 АПРЕЛЬ 1919 ЕЛ

Бүген иртәдән үк музейлар карарга, сәнаигълык1 выставкасы карарга китәмез. Иң әүвәл японнарның музыка мәктәпләренә керәмез. Бакча уртасында агачтан бина ителгән2 зур-зур өйләр – һәммәсе дә бик биек, һәммәсе дә бик якын. Эчләре бик тәмиз3, пакь, һавасы күп. Аерым-аерым бүлмәләрдә берәү-икәү япон кызлары пианинода, скрипкада уйнап яталар. Сыйныфларның кайберсендә көйләргә өйрәнәләр, кайберсендә музыка, нота язу хакында дәрес алалар. Укучыларның иң күп кыйсеме – кызлар. Монда без, беренче мәртәбә уларак, кершән ягынмаган кызлар күрәмез. Беренче мәртәбә, имчәкне үстермәс өчен, күкрәкне бик каты буып, арка ягыны бик ямьсез иттереп, горбун чыга- рып куя торган кушаксыз4 кызларга очрап, беренче мәртәбә аяк- ларына агач башмак кимәгән япон кызларын күрәмез. Төсләр, буйлар да моңынчы күрмәгәнемезгә башка. Матур булмасалар да, җирәнгечләр түгел. Гади генә, ямьсез генә, тупас кына авыл мөфтисенең кызлары. Безнең алда да бөтен мәктәп шәкертләре (җыенысы 250 икән, күбе кызлар, аз кыйсеме егетләр) зур бер залда бергәләшеп йырлыйлар. Мөгаллимнәре – немец, бик оста иттереп, тамак берлә йырлый торган япон балаларын Европа ысулынча йырларга өйрәткән. Зур гына сәхнәнең өстенә тезелеп утыралар. Кызлар бер-ике тарафта, егетләр караучыга каршы якта, бергә йырларга тотыналар. Араларында бик матур кыз тавышлары, бик көчле ир тавышлары бар. Һәммәсе немец мө- галлименең күзенә, ишарәсенә генә карап утыралар. Бер көйне йырлыйлар, икенче көйне йырлыйлар, бик матур хиссият уяталар. Без, мәктәпнең төрле тарафларыны карап, рәхмәт әйтеп чыгып китәмез. Мәктәптә укучылар һәммәсе японнар булса да, мөгаллимнәрнең күбесе немецлар икән. Һәм дә тәгаллем5 лисаны6 немецча икән.

Аннан туп-тугры сәнаигы нәфисә выставкасына китәмез. Зур залда дүрт-биш йөз таблолар тагылган. Иң күбесе – табигать манзаралары, икенче дәрәҗәдә – кошлар-хайваннар. Өченче дәрәҗәдә – адәм рәсемнәре, гомумән караганда, бөтен рәсемнәрдә әллә нинди буяу җитми. Рәсемнәр бер караганда бик оригинальный күренсәләр дә, икенче караганда бер йире тулмаган кебек хис ителә, эшләп йитмәгән хиссиятене калдыра. Әллә нәрсәсе тонык, әллә нәрсәсе җитмәгән, әллә нәрсәсе ким. Үзе тәмамән рәсем, үзе тулы түгел. Япониянең чәчәге чәчәкнең иң зур бер хасияте булган истән мәхрүм булган кебек, мондагы рәсемнәр дә рухтан, җаннан мәхрүмнәр. Хосусан, адәм сурәт- ләренең һичбер җаны юк. Бите тонык, күзе япон, ирене үлгән. Табигать манзаралары матурлар, тулыраклар, ләкин аларда да буяулар бертөслерәк, аларда да әллә нинди җитлекмәү бар, алардан җанлылык, йылы исеп тормый. Иң оста эшләнгән рәсемнәр, шөбһәсез, кошлар рәсеме вә, гомумән, хайваннар рәсеме. Болар- ны япон рәссамнәре фәүкыльгадә7 бер мәхәббәт берлән эшлә- гәннәр, бик нечкә иттереп аңлап, аларны җанландырып утырт- каннар. Йөри-йөри берничә бүлмәләрне үтеп киткәндә, бер картның рәсемен күрәмез. Бу җанлы ук булмаса да, хәрәкәтле, үлгән түгел. Йөзләре, озын кашлары, сирәк сакаллары бик күп нәрсә сөйли. Йөри-йөри тагы моңардан да остарак эшләнгән бер картның рәсеменә очрыймыз. Монысы, хакыйкатән8, Европа мәгънәсендә рәсем. Бабайның бөтен әхвале рухиясе кәгазь- гә килгән дә алга баскан. Выставканың бер кыйсемен бетереп, икенчесенә керәмез. Анда тагы берничә җанлы, рухлы, сөйли торган кеше рәсемнәренә очрыймыз. Гомумән караганда, япон рәссамнәре буяуны истигъмальдә9 үзләренә бер юл кулланалар икән. Рәссамлыкта иң авыр булган осталык, адәм баласының бөтен әхвале рухиясене ингыйкяс иттерә торган10 йөз, күзне тасвир итү әле аларга мөяссәр булмаган11 икән. Әле япон рәссамы бөтен кайгыны, бөтен шатлыкны, бөтен тәэсиратны бергә җыеп, йөзгә бирер дәрәҗәгә кадәр үсмәгән икән. Мадам ки12 юлына кергәннәр, мадам ки шулкадәр уртача осталар йитешкән, әлбәттә, зур осталар да, талантлар, даһилар да йитешкәндер. Аннан соң без тарихи музәханәгә13 китәмез. Андый тарихи музәханәләрне мин бик күп күргәнем бар. Мондагы нәрсәләр әһел өчен бик кадерле, тарих голямасы өчен бик зур кыйммәткә маликтер14. Безнең кебек сәясәтчеләр өчен музейлардан булган бер музей. Әлбәттә, монда Шәрык булганга, бөтен нәрсәләр – Шәрык мәгъ- мүлаты15. Әлбәттә, боларның да барысы да Шәрыкта, Кытайда, Японда бик күптән бирле мәдәнияттә барлыгына аяклы дәлилләр. Ләкин аерым-аерым искитәрлек нәрсәләрне без күрмимез яисә күрә белмимез. Сүз арасында гына әйтеп китим: иске япон савыт-сабалары арасында бик матур комганнар бар. Болар нәрсә, дип сорагач, су савыты, дип җавап бирәләр. Димәк, комган безгә гарәпләрдән килгән бер нәрсә түгел, үземезнең өемездә электән булган. Музәханәнең искиткеч бер йире булса, ул да бинасының пөхтәлеге, яктылыгы. Аннан да чыгамыз. Падишаһлык көтебханәсенә керәмез. Көтебханә бик зур түгел. Петербург кө- тебханәсенә караганда күп кечкенә, ләкин алай да ярамаслык түгел. Махсус рөхсәт берлән без китаплар саклана торган бүл- мәләргә керәмез. Алты катлы бинаны берәм-берәм карап чыга- мыз. Көтебханәнең бинасы һәйбәт иттереп эшләнгән. Эчендә хосусый биш йөз меңләп җилд16 китап бар икән. Иске кытай- ча, кореяча китаплар да бик күп икән. Иске төрек китаплары юк, гарәп-фарсы әсәрләре юк, дип белешәмез, фәкать бер данә «Мөгаллиме сани»* дигән китапка гына очрыймыз. Монда әле тюркология фәне бер дә куелмаган булырга кирәк. Үзләренең әйтүенә караганда, китапларының илле мең җилде генә әҗнәби17 Европа телендә булса да, күзгә күренүгә караганда, бик күбесе инглизчә булырга охшый. Йөри-йөри арып беткәч, бер бакчага кереп, бераз тамак ялгап чыгамыз да тагы китәмез. Хайванат18 музәханәсе бар икән, шуны эзләп табамыз. Гади хайванат музә- ханәсе, ләкин ни өчендер төя19 берлә маймыл бик күп. Шуңарга башка20 искитәрлек нәрсә юк. Япониянең ярты хәяты балык бер- лә низагга үтсә дә, ни өчендер аквариумнары бик зәгыйфь.

Сәгать тугызда киткән кешеләр фәүкыльгадә арып, биш ярымда гына номерга кайтамыз. Башлар япон музыкасының көйләре, япон рәссамнарының таблолары, тарихи мең төр- ле нәрсәләр, әллә ничә төрле телдә китаплар, дөньяның бөтен кыйсемендәге хайваннарның сурәтләре [берлән] тулып беткән- гә, бик зур ару хис итәмез. Көн никадәр иртә булса [да], яңа- дан чыгарлык көч хис итә алмыймыз. Бу көнне шуның берлән тәмамлыймыз.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

1 Сәнаигълык – сәнгать.

2 Бина ителгән – төзелгән.

3 Тәмиз – чиста.

4 Кушаксыз – киң билбаусыз.

5 Тәгаллем – өйрәнү, белем алу.

6 Лисаны – теле.

7 Фәүкыльгадә – гадәттән тыш.

8 Хакыйкатән – чыннан да.

9 Истигъмальдә – куллануда.

10 Ингыйкяс иттерә торган – чагылдыра торган.

11 Мөяссәр булмаган – мөмкин булмаган.

12 Мадам ки – шулай да.

13 Музәханәгә – музейга.

14 Маликтер – иядер.

15 Мәгъмүлат – эшләп җитештерелгән нәрсәләр.

16 Җилд – том.

*«Мөгаллиме сани» – «Икенче укытучы». Монда Һ. Максудиның 1902 елда өлкән сыйныфлар өчен гарәпчә укырга-язарга өйрәткән әлифбасы турында сүз бара.

17 Әҗнәби – чит.

18 Хайванат – хайваннар.

19 Төя – дөя.

 

Чыганак: Исхакый Г. Көндәлекләр: 3 китапта. 1 нче китап: 1919–1920 / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.: Ә.Х. Алиева, Ф.Г. Фәйзуллина, Г.М. Ханнанова;– Казан: ТӘһСИ, 2023. – 300 б.

Җавап калдыру