ЗУР КАЙГЫ

29 октябрь көнне Тыва Җөмһүриятендә юл казасында Татар милли хәрәкәте һәм «Азатлык» Татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов вафат булды. 19 ноябрьда Батырханга 25 яшь тулган булыр иде.

Батырхан бик кыю һәм милли җанлы егет иде. Ул татар халкын үлеп яратты һәм милләтебезгә бөтен көчен бирде. Батырхан татар халкының хокукларын яклап барлык митинг, пикет һәм җыеннарда катнашты, үзе дә оештырды. Батырхан – милләтебезгә тугрылык, халкыбызга сөю һәм кыюлык үрнәге булып калачак.

Милләтебезгә хезмәт итү – аның өчен бик мөһим иде. Батырханда Кол Шәриф һәм Япанча, Батырша һәм Исхакый рухы бар иде.

Батырханны югалту бик авыр. Милләтебез бүген батыр, каһарман бер улын югалтты. «Азатлык» Татар яшьләре берлеге һәм Татар халкы зур югалту кичерә. Батырхан “Азатлык” оешмасын бик яратты һәм милли хәрәкәткә бөтен энергиясен, көчен тулысы белән бирергә тырышты.

Батырхан Әгъзамов 1 ноябрь көнне Тыва башкаласы Кызыл шәһәрендә җирләнәчәк.

Батырханның әти-әнисе, туганнары, якыннары һәм дусларының кайгыларын уртаклашабыз. Аның китүенә һаман да ышанып булмый…

Батырхан мәңге безнең йөрәкләребездә яшәячәк!

“Азатлык” Татар яшьләре берлеге.

 

Җавап калдыру