ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ КОНСТИТУЦИЯ КӨНЕН ҮТКӘРДЕ

Бүген, 6 ноябрьдә “Азатлык” Татар яшьләре берлеге активистлары Конституция көненә багышланган чара үткәрде.

Татар активистлары Казанның үзәк урамнарында 5 000 Татар байракчыклары һәм 5 000 листовка таратты.

– Без мондый чараларны 2009 елдан бирле оештырабыз. Төп максатлары: татарлар арасында милли үзаңны ныгыту, үстерү, Конституция көнен искә төшерү.

1992 елда Конституцияне кабул итү Татарларның яңа тарихында иң мөһим нокталарның берсе булып тора. Нәкъ ул вакытта Татар телен дәүләт теле буларак игълан итә алдык. Әйе, бүгенге көндә татар теленең дәүләт теле булуын игълан итүче 8нче маддә – “йокы” хәлендә. Татарстан дәүләте аны киң рәвешле Республикабызда эшкә җигәргә ашыгып тормый. Шуңа күрә дә, бүген без тагын бер кат шул 8нче маддә турында искә төшерергә
булдык. Конституцияне кабул итүгә 31 ел, әмма һаман Татарстанның барлык ватандашлары аның турында белми, дәүләт оешмалары да кулланмый, – дип сөйләде “Азатлык” җитәкчесе Наил Нәбиуллин.

Татарстан Конституциясе көнендә Татарларың төп хокуклары турында сөйләргә кирәк, дип искәртте татар яшьләре лидеры. Аның фикеренчә, төп канунның күп кенә маддәләре “эшләми”, бары кәгазьдә генә кала.

– Без Татарстан хөкүмәтеннән татарларның хокукларын тәэмин итү өчен кичекмәстән тиешле адымнар ясавын таләп итәбез. Татар теленең мәҗбүри укытылуын барлык мәктәпләргә кайтарырга, тулы канлы татар милли мәгариф
системасын булдырырга, Президент институтын торгызырга таләп итәбез. Шулай ук, Конституциянең Татар телен дәүләт теле буларак игълан итүче 8нче маддәсе ниһаять Татарстанда эшли башларга тиеш, – дип белдерде Нәбиуллин.

– Безнең быелгы чарабыз бер атна элек фаҗигале төстә вафат булган Батырхан Әгъзамовның якты истәлегенә багышлана. Ул үзе дә күп тапкырлар мондый чараларда катнашты, Татар теле өчен көрәште. Безнең бернигә карамастан көрәште дәвам итүебезне Батырхан теләр иде, – дип ассызыклады “Азатлык” рәисе.

 

Җавап калдыру