28 АПРЕЛЬ 1919 ЕЛ

Бүген без иртәдән үк мәктәпләргә башлыймыз. Безне, беренче уларак, ибтидаи1, игъдади2, гали3 дәрәҗәләргә бүленгән хосусый бер мәктәпкә җибәрәләр. Мәктәп Токионың читендәрәк, зур бер бакча эчендә, биналар аерым-аерым салынган. Күп өйләр аерым-аерым торалар. Мәктәп биналарының күбесе агачтан. Һәммәсе дә бик киң, зур иттереп эшләтелгән. Сыйныфлар зур, биек, якты. Тәрәзәләр киң һәм зур. Сыйныфлар, мәктәп эче бик пакь, тәмиз. Без барганда тәнәфес вакыты. Йортта беренче сыйныф балалары уйнап йөриләр. Хәлфәләре яннарында. Икегә бүленгәннәр дә икесенә дә ике бик зур туплар биргәннәр, бер гөруһысының тубы кызыл, бер гөруһының – ак. Малайлар- ның да башларына кигән киемнәре бер бүлекнеке ак, берсенеке – кызыл. Уен шуннан гыйбарәт: мәйданның уртасында ике малай байраклар күтәреп торалар, ул байрак агач саплары берлә җиргә кадалганнар. Малайлар икешәрләп тупны (берәмләп тәгәрәтергә көчләре җитми) тәгәрәтеп, бер мәгълүм даирәне әйләндерәләр дә үз сафларыннан икенче икегә йибәрәләр, алар тагы үз кизүләрен үтәләр дә өченчеләргә бирәләр. Шулвакытта туп ычкынып китә, малайлар куып җитә алмый яисә тотам дип сузылгач егыла. Шуны дикъкать берлә җитәкли торган кырык- лап бала шарк килә. Кайсы гөруһның балалары һәммәсе тубын элегрәк тәгәрәтеп китсәләр, шул бүлек узган була. Звонок була. Мәктәп эченә керәмез. Сыйныф урындыклары һәр балага аерым эшләнелгән. Балалар һаман уен хәлендә: берсе сөйли, бере көлә, берсе сикерә. Мөгаллимнәр тик торалар, һич тыймыйлар. Менә мөгаллим бүрекләрен салырга куша, һәммәсе, бердән салып, парталарындагы тартмаларга куялар. Мөгаллим хәзер рәсемнәр өләшәчәген игълан итә, бик зур тавыш берлән үзләренең шатлыкларыны изһар итәләр4. Шуннан соң зур кулда мөгаллимнәре берлә бергә алынган рәсемнәр өләшәләр. Берен- че кергән елны балаларны мөгаллимнәре берлә бергә рәсемгә төшерәләр икән, үзләренә бирәләр икән һәм дә, тәмам иткәч, шуны икешәрлиләр икән, шуның берлә мәктәпнең тәрбиясенең сәмәрәсене5 баланың күз алдына утыртып куялар. Бу сыйныф әле балалар бакчасыннан аз аерыла, уку бик аз, балалар бик яшь, җиде-сигездә, әле берсе дә китап укый белми. Икенче сыйныфка керәмез, анда кыйраәт6 бик авыр гына өстерәп маташалар. Өченче сыйныфта һәм дә кыйраәт, анда инде балалар тәмамән укый белә башлаганнар. Тотлыкмаенча мәхрәҗләре7 берлән укыйлар. Япон әлифбасы бик авыр булганга, тәмамән сәвадлы8 булыр өчен, өч ел укырга мәҗбүрият бар икән. Өченчедән, дүртенче сыйныфка керәмез. Анда бер малай укыганын хикәя итеп сөй- ләп тора. Балалар бик ихлас берлән тыңлыйлар, бәгъзы йирендә кычкырып көләләр, бәгъзы йирендә йөзләренә хәсрәт чыга, битләре-йөзләре дикъкатькә баткан. Бишенчедә хисап эшлиләр, ләкин цифрлары японча булганга, бер-бер нәрсә аңлый алмыймыз. Японнар гарәп цифрын кабул итмәгәннәр икән. Алтынчы сыйныфта җәгърафия укыталар. Шуның берлән ибтидаи мәктәп тәмам була. Моны бетергән балалар шул хосусый мәктәпкә яисә хөкүмәтнең игъдадисына керә алалар. Анда укулар биш ел. Без берәм-берәм гимназияне карап чыгамыз. Укытулары – рус гимназиясендәге фәннәр, фәкать инглиз теле артык. Аны бу мәктәптә тәмамән укырлык-сөйләрлек, әдәбиятыннан файда итәрлек ясап чыгаралар икән. Гимназиянең физика бүлмәсене, нәбатат9, хайванат бүлмәләрен аерым-аерым карыймыз. Һәм- мәсе бик бай иттереп эшләнелгән, һәммәсе бик пакь, тәмиз. Аннан соң гали кыйсеменә – университет ягына чыгамыз. Монда безне төркем-төркем студентлар каршы алалар. Һәммәсе үзенең хезмәтен тәкъдим итә. Элек безне көтебханә бүлмәсенә алып керәләр, зур бер бина. Ысулы мигъмариясе10 бик матур: өч катлы манаралап салынган. Аның уку бүлмәсене, китап саклана торган йирләрене – һәммәсен карыймыз. Илле мең җилддән артык китап бар икән. Шул бинаны бер япон, үзе салдырып, мәктәпкә вакыф иткән икән. Манараларның берсенә чыгамыз. Ни күземез берлән күрик: мәктәпне чолгаган зур бакчаның бер тарафында, җәйрәп, диңгез ята. Күбәләк кебек очып, җилкәннәрдә кабыклар чаба. Соңра һаваланып кына, төтенне җибәримме-юкмы дигән кебек, зур диңгез пароходы кереп килә. Без бу манзараны озак тамаша кыламыз. Аннан соң университетның дәресханәләрене карарга китәмез. Университет кыйсемендә хокук, тыйб11, әдәбият, тарих, сәясәт, икътисад исемнәрендә биш факультә12 бүленә икән. Мәҗмуг13 студенты дүрт мең чамасында икән. Әҗнәбиләрдән14 ике йөзләп чинлы, унбишләп кореялы гына бар икән. Дәресханәләре бигүк шәпләр түгел. Болар инде шактый искергәннәр. Лаборатория, физика бүлмәсе, хайванат-нәбатат бүлмәләре бик тулы. Карап бетереп, йөртүче мөгаллимнәргә, студентларга рәхмәт укып, китәргә чыгамыз. Университетның мөдире безне көтеп тора, диләр. Профессорлар каршына китәмез. Анда утызлап профессор, күрешәмез, сөйләшәмез. Без[нең] мәктәпләремездән, безнең гыйльми хәрәкәтемездән сорыйлар15. Чәй тәкъдим итәләр. Сыйланып, рәхмәтләр укып, чыгып китәмез. Бу мәктәп моннан алтмыш ел элек бер мөгаллимнең дәрде берлә хосусый өйдә генә башланган. Шуннан бирле тәрәккый итә-итә, Япониянең иң зур гыйлем йортына әйләнгән. Хәзер бөтен сыйныфларында җиде мең шәкерте бар. Дөнья кадәр биналары бар, матбагасы бар, үзенең газе- тасы бар. Гали кыйсемендә генә алтмышлап профессоры бар. Укучылардан елына утызар гына иен16 алып укытса да, елына өч йөз мең иен мәсариф17 тота икән. Бу мәктәпкә караганда, моның тәрәккый тарихын күздән кичергәндә, бик тирән уйларга китәсең. Ник безнең Шиһаб хәзрәтнең мәдрәсәсе* бүгенге көндә шул гыйлем йорты дәрәҗәсен алмаган да, ник «Мөхәммәдия»** шуның юлына басмаган, ник «Хөсәения»*** шул эзгә кереп китмәгән дә, агач башмаклы японнарның алтмыш ел элек башлаган ибтидаи мәктәпләре, җиде мең шәкертләре Европада урын тота торган гыйлем йортына әверелгән? Бу сөальләр тугрысында уйларга ярый.

Безгә тагы япон ысулы мигъмариясендә бер бинаны күрсәтергә булсалар да, вакыт соңга күрә, өйгә кайтып китәмез. Кызлар мәктәбен дә күрәсемез килсә дә, алар да ябылганга, анысын да икенче көнгә калдырырга мәҗбүр буламыз.

 

1 Ибтидаи – башлангыч.

2 Игъдади – урта.

3 Гали – югары, олы.

4 Изһар итәләр – күрсәтәләр.

5 Сәмәрәсене – нәтиҗәсен.

6 Кыйраәт – уку.

7 Мәхрәҗләре – артикуляцион базалары.

8 Сәвадлы – укый-яза белерлек.

9 Нәбатат – үсемлекләр.

10 Ысулы мигъмариясе – төзү-архитектура стиле.

11 Тыйб – медицина.

12 Дөре се: факультет.

13 Мәҗмуг – барлык.

14 Әҗнәбиләрдән – чит ил кешеләреннән.

15 Сорыйлар – сорашалар.

16 Иен – йена – Япониядәге акча берәмлеге.

17 Мәсариф – чыгымнар.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

*       Шиһаб хәзрәтнең мәдрәсәсе – Казанда 1870 елда Ш. Мәрҗани тарафын- нан нигез салынган һәм аның исеме белән аталган «Мәрҗания» мәдрәсәсе.

**     «Мөхәммәдия» – Г. Баруди тарафыннан нигез салынган һәм 1882 елда Казанда ачылган мәдрәсә.

*** «Хөсәения» – 1889 елда Оренбургта бертуган Әхмәт (1837–1906), Мәх- мүт (1839–1910) һәм Гани (Гани бай, 1839/1940–1902) Хөсәеновлар ачкан мәдрәсә.

 

Чыганак: Исхакый Г. Көндәлекләр: 3 китапта. 1 нче китап: 1919–1920 / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.: Ә.Х. Алиева, Ф.Г. Фәйзуллина, Г.М. Ханнанова;– Казан: ТӘһСИ, 2023. – 300 б.

Җавап калдыру