Гаяз Исхакый каберенә зиярәт

2023 ел тәмамланып килә. Бу уңайдан бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакый каберен зиярәт иттек, тирәсен җыештырдык, ташларын юдык, Көръән аятләрен укып рухына дога кылдык.

 

Милләтебезнең бөек шәхесләре каберләренә юллар суынмасын. Истанбулга килгәндә, буш вакытыгыз булганда Сез дә зиярәт итегез! Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура каберләре тарихи үзәккә якын Әдернекапы зиратында (Edirnekapı mezarlığı), Садри Максуди кабере Зинҗирликую (Zincirlikuyu) зиратында урнашкан.

Исәннәрнең кадерен белеп, үлгәннәрнең каберен белеп яшик!

Җавап калдыру