4 февраль көнне Анталиянең Гаяз Исхакый исемендәге Татар китапханәсендә тарихта беренче тапкыр Татарстан туграсы (гербы) көне үткәрелде. Җыенда 20 ләп кеше катнашты. Татарлардан тыш төрек милли хәрәкәте вәкилләре килгән иде.
Кичәне оештыручыларның берсе Наил Нәбиуллин Татарның дәүләтчелеге белән мөһим көннәрен, шул исәптән тугра көнен үткәрү мөһимлеген сөйләде.
“Хөрмәтле милләттәшләр! Без бүген беренче тапкыр Анталиядә Татарстан Дәүләт туграсы көнен үткәрергә җыелдык. Үзенә күрә бу тарихи вакыйга. Татарны бүген берләштереп торучы нокталарның берсе ул, әлбәттә, туган телебез, милли-дини бәйрәмнәребез, йолаларыбыз, милли символларыбыз. Шулай ук милләтебезне берләштерә торган, аңа рух һәм көч өсти торган нокта – безнең дәүләтчелегебез һәм аның белән бәйле вакыйгалар. Татарның канында дәүләтчелек яши. Моны бөек Гаяз Исхакый да гел искәртеп тора. “Безнең бабаларыбыз дөнья йөзендә зур-зур дәүләтләр, императорлыклар корып килгәнгә, безнең бөтен төшенчәмез дәүләтчелек нигезендә тора. Безнең халкыбыз һәрвакыт вә һәр җирдә юктан яратучы вә тудыручы булган. Хәзер дә ул бар итүче вә барны күз-каш кебек саклаучыдыр. Шуның өчен безнең халкыбыз дәүләт яратыр, дәүләт яшәтер вә дәүләтнең киләчәге өчен ясалып куелган хазир бер камырдыр.” – дип әйткән ул.
Чынлап та, тарихта Алтын Урда сыман дистәләгән бөек дәүләтләр төзегән Татарлар, үз дәүләтчелеген беркайчан да онытмады. Күпме генә оныттырырга тырышсалар да, Татарлар гел үз дәүләтен торгызырга теләде. Шуңа да, дәүләтчелегебез белән бәйле тарихи, истәлекле көннәрне үткәрү, гел искә төшереп тору бик мөһим. Моннан 32 ел элек, 1992 нче елның 7 февралендә Татарстанның Дәүләт туграсы кабул ителде. Байрагыбыз белән бергә, канатлы ак барс безнең иң мөһим символларыбызның берсе булып тора. Ул безнең горурлыгыбыз. Тугра безгә һәрвакыт кем икәнлегебезне искә төшереп тора.
Милли байрак, шул исәптән Татарстан туграсы дөньяның төрле почмакларында яшәүче Татарларны берләштерүче символ ул, үзенә күрә бер милли маяк. Без Татарлар,әлбәттә, үз дәүләтчелегебез хәтере, милли горурлык һәм милли байрагыбыз тирәсендә берләшергә тиеш. Бу җыеннарның максатларының берсе шул да – Татарларны милли байрак тирәсендә берләштерү. Моны безгә бөек Гаяз Исхакый да амәнәт буларак калдырган.
Ул: “Без Татарларның милли байрак тирәсендә берләшүенә хезмәт итәчәкбез. Шушы юлда кулдан килгән һичбер хезмәтне дә кызганмаячакбыз!”- дип әйткән иде. Без дә бу юлдан барырга тиешле. Кайда гына яшәсәк тә, милләтебезне берләштерү юлларын барларга, бергә җыярга, милли үзаңыбызны ныгытырга кирәк!” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.
Алга таба ул үз чыгышында ул Татарстан туграсы кабул итү, туграның әһәмияте, төсләрнең мәгънәсе турында сөйләде. Шулай ук кичәдә Татарстан туграсына багышланган видеолар күрсәтелде. Төрек җәмгыяте вәкилләре үз сүзендә Татар хәрәкәтенә теләктәшлек күрсәтте.
Оештыручылар татар китапханәсе буенча экскурсия оештырды, китаплар турында сөйләде. Кичәнең матур бер бизәге булып оештыручылар әзерләнгән махсус торт иде. Торт Татарстан туграсы һәм байрагы кебек бизәлгән иде.
Милли җыенны оештыручы Наил Нәбиуллин үзенең тәмамлау сүзендә дөньяның төрле почмакларында яшәүче Татарларга мөрәҗәгать итте һәм алдагы планнары белән уртаклашты.
“Бүгенге матур кичәбез дөньяның төрле почмакларында яшәүче Татарларга да яхшы үрнәк булсын иде. Алар да Татарларның мөһим көннәренә багышланган кичәләр, җыеннар үткәрсен иде. Моның чыгымнары күп түгел бит, оештыру да бик җайлы. Татарларны милли байрак тирәсендә берләштерү эшен җәелдерергә бик мөһим. Без барысын да хезмәттәшлеккә чакырабыз, тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер.
Шуны да әйтеп китик, быелга планнарыбыз зурдан, тагын да кызыклырак җыеннар, төрле форматтагы очрашулар үткәрергә ниятлибез. 2023 елда без Гаяз Исхакыйның 145 еллыгын билгеләп үткән булсак, быел исә бөек юлбашчыбызның вафатына 70 ел. Бу уңайдан да, Исхакый исемен таныту, искә төшерү өчен төрле чаралар оештырырга ниятлибез. Шулай ук Дәрдемәнд, Мөхлисә Бубый һәм башка шәхесләребезне искә алырга ниятибез”, – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.
Катнашучылар бергәләшеп торт, чәк чәк һәм мәтрүшкәле чәй белән сыйланды. Аланиядән килгән милләттәшләребез китапханәгә яңа китаплар бүләк итте.
Җыен ахырында һәркем Татар китапханәсеннән китаплар алды, фотоларга төште.