ЛЕНА ГАЙНАНОВАНЫ КОТЛЫЙБЫЗ

23 февраль – Гаяз Исхакый туган көн. Гаяз Исхакыйның Яуширмәдәге музеена нигез салган галимә Лена апа Гайнанова да шул числода туган. Узган 2023 елда музей ачылуга 30 ел тулды. 1993 елда әдипнең 115-еллыгына авыл мәдәният йортында ачылган иде ул, Лена апа башлап йөрде. Күпчелек экспонатлар да аныкы иде. Нинди чор бит бу! Күпләр Гаяз Исхакый исемен дә ишеткәне юк, портретыннан да танымыйлар. Шулай булуга карамастан хәзерге музей комплексы ачылганчы ук безнең статуслы музеебыз бар иде инде.



Быел бу музей комплексы ачылуына да 25 ел тула. Музеебыз бик бай. Күрәсездер, Гаяз Исхакый әсәрләренең 15 томында беренче 5 том бик күп фотоматериаллар белән чыкты. Аларның 5сен дә Лена апа әзерләгән. Шундагы материалларның күпчелеге башта музейга куелды. Хәзер безнең музейда тупланган фото, документлар, китапларның күпчелеге Лена апа тапкан материаллар. Музейга куелган Исхакыйның нәсел шәҗәрәсе дә аның тарафыннан. Төзелгән шәҗәрәне зурайтып эшләтергә кирәк, ди ул. Шәҗәрә тагын 400 кешегә арткан икән. Лена апаның кулында Гаяз Исхакый түш кисәсендә генә йөрткән уникаль документлар да бар. Музей ремонтлангач, Лена апа яңа экспозиция коруды да катнашыр дип өметләнәбез.

Лена апа безнең даими консультантыбыз. Гаяз Исхакый бюстын эшләүче скульпторга да, музей комплексын төзүче архитекторга да әдәби консультант булды. 1999 елда ачылган хәзерге музейда экспозицияне коручы Милли музей хезмәткәрләренә дә консультант булды, экспонатларны монтажлауда да катнашты, барлык экспонатларга этикеткаларны да рус һәм татар телләрендә ул язды. Лена апа Яуширмәгә килгән беренче экспонатларыннан – 1991 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Гаяз Исхакый музеена бернинди түләүләрсез хезмәт итеп килә. Әгәр 1993 елда ук мәдәният йортында Лена апа корган музей булмаса, Гаяз Исхакый музей комплексын төзү турындагы хөкүмәт карары тиз генә кабул ителер идеме икән?

Дөньяда хәлләр үзгәрә тора. Ярый әле Яуширмәдә Исхакый музеен корып калдык. Гаяз Исхакыйны белгән, хөрмәт иткән һәркем бу эштә зур роль уйнаган фидакарь Лена ханым Гайнановага рәхмәтледер дип уйлыйбыз.

Лена апа бүгенге көндә дә Исхакый тормышын, иҗатын өйрәнү белән мәшһүл. Исхакый турындагы иң яңа, кызыклы хәбәрләрне дә без нәкъ аның газета-журналларда басылып килгән мәкаләләреннән белеп барабыз, егәрлегенә сокланабыз.

Кадерле Лена апабызны туган көне белән котлап, аңа исәнлек-саулык, иминлек, күңел тынычлыгы, иҗат уңышлары, бәхетле озын гомер телибез!

Музей хезмәткәрләре
Рәсимә Ибраһимова, Гөлүсә Яруллина, авылдаш Резедә Фәсхетдинова.

Җавап калдыру