(көндәлегеннән өзекләр)
1943 ел 20 май иртә берлә сәгать 8 дә 30 терәне берлә Искешәһәргә таба хәрәкәт иттек. Терәне экспресс булгангамы, юлчылар күп түгел иде. Өйләдән соң биштә Искешәһәргә килеп җиттек. Кабулчы Әдһәм әфәнде каршы алды. Аның өенә мосафир төштек.
21 май, җомга көн, Искешәһәр.
Бүген көнемез мосафирлек берлә кичте.
22 май.
Бүген җомга иртәсе. Авылга китәргә хәзерләнәмез. Эү хуҗасы Әдһәм әфәнде иртә берлә сәгать 7.30 ларда уятып: “Хәзер булыгыз, утабус булса, сәгать тугызларда китәрмез,” – диде. Торып, юынып, чәй эчтем. Хәбәр булмагач, Әдһәм әфәнденең кибетенә чыктым. Анда: “Сәгать икесез китә алмамыз, ахры” – диде. Өйгә дүндем, йимәк йидек. Сәгать 1.20 дә утабуска киттек. Сәгать икедә утырышып чыгып киттек. Сәгать биштә Чефетле дигән базарлы бер авылга килдек. Бу безнең утабусның соң ноктасы иде. Монда безне авылдан алырга килгәннәр иде. Монда мөһаҗирләрдән Самад исемле бер тегүчедә бер бардакъ чәй эчеп, авылга ике атлы арабада киттек. Әдһәм әфәнденең кияве Фәттах Жауска сәгать 7 дә килеп җиттек. Чәй эчеп, аш ашап, радио тыңлап ятып йокладык.
23 май.
Бүген иртәдән бирле авылның картлары, яшьләре килеп күрештеләр. Һәммәсе татарча сөйли. Авыллары шактый зур, сиксән йорт бар, икән. Биналар балчык кирпечтән салынганнар. Авылның утырган йире коры, сусыз булгангамы, бакча бик аз. Өйләрнең тәртибе, төрек авылларыннан башка, һәр йортның капкасы бар, тәрәзәләр урамга карый. Йортлары зур, эчләре пакь. Мал-туар шактый күп булырга охшый. Авылның рәсми исеме Ганханә. Халык үзәрендәге исеме “Коры Йөк” (“Коры Өйек” булу ихтималы бар). Авылның якынында сонгый рәвештә өелгән бер тау бар. Бәлки шул тауга нисбәтән “Коры Өйек” исеме бирелгәндер? Бу авылга безнең халык 1310 елда солтан Габделхәмид дәверендә җирләшкән. Төп халыклары Оренбург казачийларыдыр, бөгелмәлеләр, уфалылар да бар. Агар сулары юкка, кое берлә генә яшиләр. Урманнары да юк. Бик һәйбәт мәсҗедләре бар. Үзләренең яллап тота торган имамнары бар. Имамнары Руманиядән килгән Кырым татарыдыр. Мәктәпләре дә яхшы гына. Аның бинасын да үзләре салдырганнар. Җитмеш кадәр бала укый икән. Бу тарафта беренче мәгариф тарафыннан тасдыйк ителгән мәктәп диделәр. Мөгаллимнәре дәүләттән мәгаш ала торган Руманияле Кырым егете. Әтрафына бераз багъча да ясый башлаганнар. Ләкин илдә багъчачылык белән мәшгуль булмагангамы, багъчалары күз кунарлык түгел. Халык үз арасында татарча сөйләшә. Кыз алып, кыз бирүне үз арасында ясарга ярата. Авылда азып-тузып йөрүче юк һәм дә мохтаҗ булыр дәрәҗә ярлысы да юк. Бик күп кеше мәмләкәт хәлләреннән сөйләшеп төнне үткәрдек.
24 май.
Бүген иртә чәйне эчеп, өйдә сөйләшеп утырдык. Төнлә бер ягъмур яуганга юллар бик сазлы иде. Уникеләргә таба кырга чыгып кердек. Авылның әтрафын, хайван ашарга дип, чәчми калдыралар икән. Ашлыклар быел яхшы булырга охшый. Шул ашлыклар арасында төрле чәчәкле үләннәр дә шактый күп очрый.
Авылның карты һәм дә бае Хаҗи Нәгыйм бабай әфәнделәргә киттек. Алар аккумулятор берлә өйләренә электрик кетркәннәр. Монда радиолар да аккумулятор берлә эшли. Авылда телефон мәркәзе бар. Ләкин бу хөкүмәт тарафыннан һава һөҗүмнәренә каршы тәдбир төсендә эшләтелгән, халык истифадә итә алмый.
25 май.
Авылның бер картына мәҗлескә бардык. Кырга чыгып сөйләшеп йөрдек. Авылның бер дәрде дә – сусызлык. Икенче кайгысы – күрше румиле мөһаҗир авылының боларның тупракларына көтәр [?] куюлары. Ришвәт ысулы берлә боларның авылларының йирләрен үзләренә борырга тырышып йөриләр икән. Авылда мәҗмугалар алып, безнең милли мәсьәләләремез берлә мәшгуль булган кешене очраматдык.
26 май.
Көн буе картрак кешеләрне күреп кунак булып йөрдек. Утыз Имән авылыннан Хәсәншаһ дигән берсене күрдек. Гыйлем дәгъвасындагы кеше, шактый китаплары бар. Боларның күпчелеге диндар, мөтәгассыйб адәмнәр, әмма милли мәсьәләләрдән хәбәрдар түгелләр. Шулай диндар булдыклары хәлдә балаларына дин дәресе укыта алмыйлар, куркалар.
Муллалары да алай ук җәсарәтле адәм түгел, аңарга хөрмәт тә зур түгел. Аны һичбер безнең мәҗлескә чакырмадылар. Иртәгә, насыйп булса, Искешәһәргә китәмез. Мин бу халыкның кайсы авыллардан чыгуын язып алдым, бәлки бер вакыт эшкә ярар.
Коры Өйек авылының халкының чыктыгы авыллар:
“Иске Зубачи” (Казачий). Оренбург вилайәте.
“Татищев”.
“Яңа Зубачи”. Яртысы урыс.
«Чесняков”. Ярты урыс.
“Тукмак”. Ярты урыс, казачий.
“Утыз Имән”нән, Кызыл мәсҗедтән, Шаһи мулла. Уфа вилайәте.
“Иштирәк” авылы. Бөгелмә өязе.
“Дуртиле”. Уфа вилайәте, Ак Идел буе.
“Семипалат” Сабир хәзрәт балалары, Шакир.
“Мөслим” авылы. Шадрин өязе, Пермь вилайәте.
Оренбург шәһәре.
“Айыт” авылы, Бәләбәй өязе.
27 май.
28 ендә иртә берлә сәгать 6 да тордык. Чәй эчеп, сәгать 7.20 дә Фәттах әфәнденең атларына утырып Чефетле дигән авылга, утабуска дип киттек. Авыл сәяхәте аз гына да мин теләгәнчә булып чыкмады. Халык берлә мөнәсәбәтне самимиләштерә алмадык. Аларның “картлары намаз укысаң эш бетә” дигән фикердә, яшьләре дөнья көтүгә, парә туплауга төшкәннәр.
Бала-чаганы алып барырга теләгән һичбер гаййәләре юк. Үзләре намаз укып, бала-чаганың нә милли, нә дин тәрбиясенә [?] әһәмият бирмиләр.
28 май.
Бүген ахшам Истанбулга китәргә хәзерләнәмез. Әдһәм әфәндегә бик зуртрәхмәт әйттек вә бик зур хөрмәт күрдек.
29 май.
Анлатмалар:
терән – поезд
эү – өй
бардакъ – стакан
мәжмуга – журнал
сонгый – ясалма
мөтәгассыйб – патриот, фанатик
1310 ел – милади белән 1893 ел
жәсарәтле – батыр, кыю
утабус – автобус
дүндем – киттем
йимәк йидек – ашадык
мәркәз – үзәк
тәдбир – чара
истифадә итү – файдалану
парә – акча
гаййә – теләк, максат
дәрд – авырлык, кимчелек