ГАЯЗ ИСХАКЫЙ НИНДИ ЧӘЙ ЯРАТКАН?

Гаяз Исхакыйның туган авылы — Яуширмә мишәр авылы.

Мишәрләр, гадәттәгечә, кара туфраклы җирләрдә иген игеп, мал асрап көн күргәннәр. Җир бик кадерле булганга, һәр участокны борай, арыш, карабодай, арпа, солы, борчак белән чәчкәннәр. Без үскәндә авылда җиләк-җимеш бакчалары сирәк булса да, колхозның зур алма һәм яшелчә бакчасы, шулай ук умарталыгы бар иде.

Татар халкының традицион чәй эчү гадәте турында әйтеп китим. Элек такта чәйдән заварка ясап, аңа сөт кушып эчкәннәр. Сөткә кушып та, кушмыйча да мәтрүшкәле чәй эчү киң таралган булган. Мунчадан чыккач, чәй янына бал кую гадәте бар иде. Соңрак карлыган, алма, чия, бөрлегән яфракларын кышка киптереп, чәй эчү гадәте барлыкка килде.

Яуширмәдә “дәрәҗәле чәй” яки “кодалар чәе” дип йөртелә торган алмалы чәй традициясе бар. Авыл халкы алма өлгергәч, туганнарын, кодаларын, якыннарын һәм күршеләрен зурлап алмалы чәй эчәргә чакырган. Өстәлгә алмалы чәй янына пич белене дә куела торган булган. Колхозның алма бакчасында алмалар август аенда өлгереп җитә иде. Әниемнең дә безгә алмалы чәй ясап, “дәрәҗәле чәй” дип сыйлавы хәтеремдә калган.

Безнең әбиләр — ХХ гасыр башында туган халык. Ул вакытта шикәр, татлы ризыклар (Яуширмәдә өлкәннәр “тәмле” урынына “татлы” дип әйтәләр иде) һәрвакыт булмаган. Хәлле гаиләләр шикәр һәм конфетны бары тик кунаклар килгәндә генә куя торган булганнар. Гади халык исә күпләп кабак үстереп, кышка киптереп куя һәм шуның белән чәй эчкән.

Без кич утырганда әбиләрдән бу турыда күп тапкырлар ишетә идек. Гаяз Исхакыйның әнисе Камәрия әби дә кабакны күпләп киптергән. Гаяз абзый туган авылына гадәтенчә кичен яки төнлә кайта торган булган. Әнисе, улын көтеп, һәрвакыт чоланында аңа дип ризыклар әзерләп куя торган булган: каз каклаган, сохари ясаган, урман чикләвеге җыйган, каймак белән катыктан бармак башы зурлыгында сөзмә ясаган. Гаяз абзый кабакны йомшартып чәй эчәргә яраткан, шикәр дә кирәк булмаган. “Бер сөзмәне кайнаган суга салсаң, бер стакан катык була. Өйдән алып килгән ризыклар миңа озакка җитә, аларны ашаганда, үзебезнең түр башында утыргандай булам, әниемнең җылы кулларын сизәм”, — дип сөйли торган булган ул.

Дәвамын “Чал тарихлы Яуширмә” китабыннан укыгыз, 252-253 битләр.

Наилә Потеева-Фатыхова.

Җавап калдыру