Совет хөкүмәтенең Аурупадагы хаттел-хәрәкәсенең Җәмгыяте әкъвамга кергәннең соңында бик ачык рәвештә ике җәпләнеп китүе моны тәгъкыйб итүчеләргә ачык мәгълүмдер.
Советлар, бер тарафтан, үзләренең инкыйлаб ясау юлларыннан аерып, Аурупадагы демократ халыкчылык агымын куәтләндерергә теләүләрен алга сөрәләр, икенче яктан, сүзләренә ышанган дәүләтләрдә тирәннән инкыйлаб хәрәкәтләре хәзерләп киләләр. Рәсми вазгыятьләреннән файдаланып, гүя халыкчылык фикерен саклаучы булган булып, милләтчелекне дәүләт нигезе итеп корып, интернационализм әсасләрен ачыктан рәд итә торган Алмания, Италиягә каршы Аурупаның киң халык катлавын аякландырырга омтылалар. Шул дәүләтләргә дошманлыкны киңәйтер өчен большевиклар һәр йирдә моңарча «хаин» дип сүккән социал-демократ фиркаләре берлә аңлашу юлына керделәр. Хәтта иҗтимагый программалары тәмамән буржуачылык нигезендә булган радикаль җөмһүриятче агымнар берлә иттифак ясауга кадәр барып җиттеләр. Аурупаның һәрбер йирендә Халык җәбһәсе исемендә коммунистлар, социалистлар, радикаллардан мөрәккәб бер агым1 тугдырмакчы булдылар. Иң әүвәл моны Испаниядә вөҗүдкә китереп, аннан Франсәнең соңгы сайлауларында Халык җәбһәсенең җиңүен тәэмин итәргә дә бик күп матди ярдәм иттеләр. Демократчылык бик нык урнашкан Ингелтерәдә, Бельгиядә дә шул Халык җәбһәсен гәүдәләндерергә вә бу дәүләтләрнең Милләт Мәҗлесләрендә шул агымга күпчелек казандырырга бил баглап керештеләр. Большевикларның моннан максатлары Аурупаның берничә зур мәмләкәтләрендә советлашу хәрәкәтен парламент аша үткәреп большевизмлыкны кануни бер рәвештә сугу, Аурупаны Русиянең Керенский дәверендә яшәгән хәленә җиткереп, форсатны киләчәктә бер зарбәдә большевиклаштыру иде. Ләкин бу хәрәкәткә каршы бик тиз реакцион чыкты.
Беренче, Испаниядә милләтчеләр корал көче берлә идарәне кулга алуга омтыла башладылар. Испаниядә канлы илдәш сугышлары башланды2. Бу сугышлар инде дүрт айдан бирле дәвам итеп килеп, безнең халкыбызның Русиядә күреп үткән канлы-яшьле, ачлыклы тормышларын яңартты. Нәтиҗәдә, Халык җәбһәсе большевик берлә бер мәгънә алып, киң халык катлавын куркытты вә милләтчеләргә җиңү рухын тәэмин итте.
Франсәдәге Халык җәбһәсе француз коммунистларының инкыйлаб хәзерләүләренә киң бер зәмин ачты. Франсәдәге очы-кырые күренмәгән эш ташлауларны кануни бер хәлгә куеп, иҗтимагый тынычлыкны тәмамән бетерде, фиркаләр низагысын бик көчләндерде. Радикаллар, рәсмән әле Халык җәбһәсендә күренсәләр дә, рухан бик озаклаштылар. Социалистлар арасында коммунистларга каршы зур ышанычсызлык уянды. Испания, Франсәдәге Халык җәбһәсенең уңышсызлыгы Ингелтерә, Бельгиядә Халык җәбһәсенең корылуына каршы бер манигъ булып чыкты. Испаниядәге канлы илдәш сугышлары Аурупаның киң халык катлавын бик куркыткан кеби, икенче яктан, Совет Русиясендәге соңгы мәхкәмә большевикларның үз олугларын үзләре күпләп үтерүләре3 дә коммунистлык берлә халыкчылыкның һичбер вакыт бергә була алмаячагын күрсәтүче җанлы шаһид булып чыкты. Шулай итеп, дөньяның һәр тарафында зур роль уйнауны төшенеп, бик күп гайрәт сарыф итеп, бик күп акча түгеп эшләнгән большевикларның Халык җәбһәсе көтелгән нәтиҗәне бирмәенчә эчтән черде. Аның зәгыйфь чыгуы большевикларның Аурупада уйный торган сәяси рольләрен дә кечерәйтте.
Моның берлә генә калмады, Совет Русиясе берлә дустлыкны сугыш вакытында кара-каршы ярдәм нигезенә корган Франсә-Чехославакия җөмһүриятләренең вазгыяте4 дә бик уңайсызланды. Франсәнең Советлар берлә гаскәри могаһәдәсен5 Ләһстан Франсә-Ләһстанның ганганәви дустлыгы6 берлә һичбер оемый торган бер эш дип карады. Франсә берлә Ләһстан арасында шул нигездә башланган суыклык тирәнәйде. Билгакес, Ләһстанның большевиклыкка каршы ачык җәбһә алып баручы Алмания, Италия берлә мөнәсәбәте дустчага әверелде. Дәүләт төшенчәле французларны бу эш уңайсыз вазгыятькә куйды. Франсәнең гаскәри даирәләре бу эшкә наразыйлык күрсәттеләр. Ләһстан берлә Франсә арасындагы суыклыкны бетерер өчен үзләреннән тәдбирләр алдылар. Франсәнең әркяне хәрб рәисе генерал Гамелен август аенда Варшаваны зиярәт итте7; анда Ләһстанның сәясиләре берлә озын тәмасларга килеп, Ләһстан гаскәренең гомуми мөфәттише мәрхүм маршал Пилсудскийның8 урынбасары генерал Рыдз-Смиглыны9 Франсәнең гаскәри маневрларына кунак итеп чакырды. Ләһстан хөкүмәте моны кабул итеп, Ләһстан гаскәренең мөфәттише Франсәне зиярәт итте. Генерал Рызд-Смиглы Франсәдә бик зур хөрмәт берлә каршы алынды. Аның зиярәте Франсә берлә Ләһстан арасындагы бик күп мәсьәләләрнең яңадан каралуына сәбәп булды. Ике арадагы суыклык бетерелеп, Франсә-Ләһстан дустлыгы элекке хәлен алды. Франсә хөкүмәте Ләһстанның икътисади инкишафы, гаскәрен яңа рәвештә кораллату өчен кирәкле булган ярдәмне дә итәргә булды. Ярты миллиард злотыйлык бурыч бирү могаһәдәсе имзаланды. Бу сөйләшүләр, аңлашулар тәмамән бер-берсенә тигез ике дәүләт сөйләшү нигезендә барды вә Ләһстан үзенең моннан элекке алманнар берлә ясаган гадәме тәҗавез могаһәдәсенең саклануы нигезендә10 хәрәкәт итте. Франсә, билгакес, үзенең Советларга каршы булган дустлыгының бер өлешен Ләһстанның хәтере өчен фида итәргә мәҗбүр булды.
Франсәнең сугыш башланудан бирле иттифакчысы булган вә бик озын еллар Франсә берлә бергә хәрәкәт иткән Бельгиядә француз-большевик дустлыгы бик начар тәэсир калдырган иде. Хосусән коммунистларның Франсәдәге төрле-төрле большевиклаш-тыру хәрәкәте Бельгиядә дә иярченнәр тугдыра башлаган11, вә Бельгия коммунистлары арасында кораллану хәрәкәте Бельгия әфкяре гомумиясен куркыткан вә хөкүмәтенең катгый тәдбир алуына сәбәп булган иде. Икенче яктан, большевикка каршы туган уңчылык «рекс» хәрәкәте12 көннән-көн куәтләнеп, Бельгиянең сәяси мовазәнәсен авыр хәлгә куйган, моның өстенә Бельгиядәге Фламанд милләтчелеге хәрәкәте13 дә уртага катышкан иде. Боларның барысы бергә җыелгач, Бельгиянең тышкы сәясәтен зур бер имтихан астына алу мәҗбүрияте тугдырган иде. Бельгиянең хөкүмәт мәҗлесендә Бельгия короленең 14 октябрьдә укыган нотыгы14 бу үзгәрешнең юлын ачык күрсәтте. Король Бельгиянең киләчәк сәясәте сугыштан элек булган битарафлык нигезендә булачак, ике яктагы зур күрше дәүләтләрнең тартыш көрәшләрендә Бельгия берсенең дә тарафында булмаячагын ачык игълан итте. Битарафлыгын саклар өчен күп гаскәр кирәк булганга, гаскәри хезмәтнең мөддәтен озайту кирәклеген белдерде. Бу хәрәкәттә үзенең иттифакчысы Франсәнең Бельгияне өстерәп китеп, Бельгиянең җанытәне сөймәгән большевиклык өчен дәүләтне сугышка кертеп җибәрүдән коткарудан килеп чыккан иде. Бу да, нәтиҗәсе игътибары берлә, Советлар берлә дустлашкан өчен Бельгиянең Франсәдән качуы вә большевиклыкка каршы гына түгел, аның берлә дустлык ясаганнарга каршы иминиятсезлек бәян итүе иде. Франсә әфкяре гомумиясе Бельгиянең бу тәдбиренең мәгънәсен бик яхшы аңлады, большевиклыкка каршы тагын бер дәрәҗәгә суынды. Ләкин Франсәнең ялгызлыгыннан кортылуы өчен рәсмән большевиклардан озаклашу кирәк булганга, аны ясарлык көч әле Франсәдә мәйданга килә алмады. Радикаль социалистларның Биарриценда булган (22–25 октябрь) фирка конгрәсе дә, бу мәсьәләдә эченнән бик каты бүленгән булса да, Халык җәбһәсен бозу хакында катгый адым әле атлый алмады. Бельгиянең битарафлык игълан итүе Аурупадагы тынычлыкны саклар өчен төзелергә теләнгән икенче Локарноның булу-булмавын сөаль галәмәте астына куйды15 вә, бу аңлашу була калса да, Франсә теләгән рәвештә нәтиҗәләнә алмаячагы катгыян мәгълүм булып калды.
Чехословак җөмһүрияте – Аурупада большевиклар берлә якыннан дустлык ясарга тырышучы мәмләкәтләрнең берсе, бәлки, беренчеседер. Моннан бер ел элек Чехословак хөкүмәтенең хариҗия назыйры Бенеш16, үзе биззат Совет Русияне зиярәт итеп, большевикларны панславянлык хәрәкәтенең таяначак куәте кеби итеп сүз сөйләп, Совет хөкүмәте берлә сугыш вакытында кара-каршы ярдәмләшү могаһәдәсен дә ясаган вә большевикларның Алманиягә каршы дошманлык сәясәтендә бер гамәл булырга маташкан иде. Бу хәрәкәтендә Кечкенә Антанта дәүләтләрен дә (Югославия, Румания) үз артыннан өстерәмәкче иде17. Ләкин Кечкенә Антантага кергән Югославия дәүләте бу көнгә кадәр Советларны танымаган бер дәүләт булып яшәп килә вә бу юлыннан бик тиз генә тайпылырга да уйламый. Урта Аурупадагы мәнфәгатьләре дә Алманиягә каршы дошман сәясәтен йөртүдән чигенергә мәҗбүр итә иде. Шуның өчен Югославия Чехословакиянең большевик дустлыгы, Алмания дошманлыгы нәзариясенә тулы көенчә катыша алмады вә катыша алмаячагын да бик ачык хис иттерде. Ул Советларга дошман, алманнарга якын Ләһстан берлә мөнәсәбәтне тагын якынлаштырды. Алмания берлә сату-алу эшләрен тагын киңәйтте.
Кечкенә Антантаның өченче әгъзасы Руманиянең хәрбия назыйры Титулеску18 Бенешның бу фикеренә тулы көенчә тарафдарлык итте. Бөтен сәясәтендә большевик дустлыгын бик ачык йөртте. Һәртөрле бәйнәлмиләл җыелышлар да, Җәмгыяте әкъвамда большевизанлык ясады. Титулескуның бу хәрәкәте Руманиянең иттифакчысы Ләһстанның кәефенә килмәгән кеби, Югославиядә дә дустча каршыланмады. Руманиянең үзендәге милләтче агымнарда да большевиклар берлә якынлашудан курку зурайды. Көннең берендә Титулеску мәмләкәтендә юк чагында, хөкүмәт истигъфа итеп, Титулескудан башка бөтен әгъзаларын калдырып, яңа кабина төзелде19. Руманиянең хариҗи эшләренең Совет дустлыгы агымы тәмамән кисеп ташланды. Чехословакия, хариҗи сәясәтендә арка таяначак иттифакчыларының барысын да югалтып, Совет дустлыгында ялгыз калды. Бу дустлыкның зарарлы җимешләре дә үзенең муенына асылып калды.
Сугыштан җиңелеп, милли чикләре кыркылып чыккан Маҗарстан, Австрия, көчләп ясатылган Трианон солых могаһәдәсен үзгәртергә теләп20 мәшәкать чигеп килгәнгә, солых могаһәдәләрен яңадан тикшерүне, дәүләт чикләрен яңадан төзәтүне алга сөргән Италия берлә хәрәкәт итәләр, тышкы сәясәтләрен Италиянең канаты астында йөртеп киләләр иде. Аурупа әфкяре гомумиясендә хөдүдләрен төзәтү кирәклеген сөйләп, язып килеп, Җәмгыяте әкъвамның 19 нчы маддәсенә таянып, рәсми рәвештә сугыш могаһәдәләрен үзгәртүне таләп итәргә форсат кына көтәләр вә шул фикерләренә һәр җирдән тарафдарлар туплыйлар иде. Үзләре берлә сугышта бергә булынган Алманиянең үз куәте берлә генә Версаль могаһәдәсенең йөкләреннән азат булып калуы бу дәүләтләрдә сөенеч берлә каршыланды. Эшләренең үзләре теләгәнчә тәмам булуына зур өмид уяндырды вә Алмания берлә якынлыкны, дустлыкны арттыруны көннең мәсьәләсе итеп куйды. Австрия, Маҗарстан дәүләт ирләре арасында еш-еш күрешүләр күбәйде. Австрия, Маҗарстан Италия берлә мөнәсәбәте тагын сыкылашты. Нәтиҗәдә аралары ачык булган Австрия берлә Алмания аңлашып, кардәшлек нигезендә дустлык могаһәдәсе дә (11 июль, 1936) имзаланды. Моннан соң Маҗарстан дәүләт рәисе адмирал Һорти21 Ав-стриягә кунак булып килде вә бу сәяхәтендә Австриянең дәүләт ирләре берлә Италиядән килгән олуг кунаклар берлә тәмасларда булынды. Алманиянең юлбашчысы, дәүләт рәисе, канцлер Һитлерне биззат зиярәт итеп, аның берлә дә фикер алышты. Бу күрешүләр, сөйләшүләр Аурупа матбугатында Урта Аурупада Алмания, Италия, Австрия, Маҗарстан арасында бер җәбһә корыла дип тәфсир ителде вә бик күп дидәи кудига сәбәп булды. Кечек Антанта дәүләтләренең, хосусән Чехословакиянең йокыларын качырды.
Бу күрешүләрнең дидәи кудисы бетеп өлгермәде, Алмания очкыч нәзарәтенең мөдире Мильх22 риясәтендә бер очкыч һәйәтенең Руманы зиярәт итүе Алмания берлә Италия арасында очкычылык могаһәдәсе киңәйтеләчәк дигән хәбәрләр чыгуына сәбәп булды. Шулар өстенә үк Италиянең хариҗия назыйры граф Чиони23 (22 – 25 октябрь) рәсмән Берлинга килде. Өч көн Алманиянең кунагы булып, хариҗия назыйры берлә озын-озады тәмасларда булынды вә дәүләт башы канцлер Һитлер берлә махсус барып күрешеп фикер алышты. Ике дәүләтнең дә рәсми бирелгән мәгълүматларына караганда, Алмания хариҗиясе берлә Италия хариҗия назыйры арасында һичбер төрле могаһәдә имзаланмаган. Уртадагы бөтен мәсьәләләр мөзакәрә ителеп, Италия берлә Алманиянең кизүдәге бәйнәлмиләл мәсьәләләрдә дә, Җәмгыяте әкъвамга карашта, икенче Локарно могаһәдәсен төзүдә, Урта Аурупа мәсьәләләрендә, большевиклыкның Аурупага җәелүенә каршы көрәшүдә фикер берлеге там булганлыгы ачык мәгълүм булган. Аурупа матбугаты бу аңлашулардан тагын бик күп дидәи куди чыгарды.
Күптән игълан ителгән Италия, Австрия, Маҗарстан хариҗия назыйрларының күрешеп, уртак мәсьәләләрне мөзакәрә көненең Виянада 12 ноябрьдә тәгъйин ителүе24 бу дидәи кудины тагын күбәйтте. Хәзерге көндә өч дәүләтнең хариҗия назыйрлары арасында булачак мәҗлеснең хәзерлекләре эшләнеп ятадыр. Бу мәҗлеснең карары ниләр булачагын әле белмибез, ләкин монда Урта Аурупага Совет хөкүмәтенең мөдахәләсен бетерү, большевиклык таралудан Урта Аурупаны саклау, ана хат буларак бөтен мөзакәрәләргә тәэсирен иҗра итәчәктер. Бәлки дә, Трианон могаһәдәсенең тикшерелүе өчен Маҗарстан, Австриянең рәсми адымнар атларга вакыты килеп җитеп-җитмәве дә көннең мәсьәләләренә керәчәктер. Трианон могаһәдәсенең тикшерелүенә Маҗарстан, Австриянең дәүләт чикләрен үзгәртүгә каршы булган Кечкенә Антанта дәүләтләре, хосусән Чехословакия берлә Румания бу эшләрне зур дикъкать берлә тәгъкыйб итүдәләрдер. Үзләреннән шуңарга каршы төрле тәдбирләр алыр өчен хәзерлекләр күрүдәдерләр.
Румания баш назыйры Татарескуның25 Белградны зиярәт итүе, Руманиянең короле Кароль хәзрәтләренең26 Прагага килүе, Кечкенә Антанта дәүләтләренең бу мәсьәләдә хаттел-хәрәкәләрен тикшерү өчендер. Бухарестта өч Балкан дәүләтенең әркяне хәрбрәисләренең мәҗлесләрен Виянада мөзакәрә көннәренә тәгъйин итү дә (9–12 ноябрь) урта Аурупадагы дәүләтләрнең киләчәк адымнары берлә мөнәсәбәте юк түгелдер. Бу каршылыклы хәзерлекләрдә Аурупаның астын өскә китерәчәк вакыйгалар тугып калмаячагы сөаленә бүген җавап бирү бик авырдыр. Хосусән Чехословакия дәүләтенең үзенең хөдүдләрен саклау эше Кечкенә Антанта берлә генә калмаенча, Совет хөкүмәте берлә ясалган каршылыклы ярдәм могаһәдәсенә дә баглануы вазгыятьне бик авырайтадыр. Уртада чыккан мәсьәләләрне мөзакәрә берлә, аңлашу берлә хәл итү юлын бик читенләштереп, Аурупаның солыхын тәэмин итүне мөшкелләштерәдер.
Урта Аурупадагы бу мәсьәләләргә Франсә да сәерче булып кала алмыйдыр. Ул үзенең сәяси ярдәме берлә мәйданга китерелгән Кечкенә Антантаның үзенең иттифакчысы Чехословакияне химая итәргә тырышачактыр. Шул мәсьәләдә Ингелтерәнең тулы ярдәмен кулда итә алмаганга, үзенең яңа иттифакчысы – Совет Русиясенә таянырга маташачактыр. Совет Русиясенең Урта Аурупа уенына катыштырылуына Италия, Алмания, Маҗарстан, Австрия генә түгел, Югославия дә катгый рәвештә каршы булганга, Румания дә бу эштә Чехословакия, Франсә берлә бергә бара алмаганга, Аурупаның бу мөһим мәсьәләсендә Франсә берлә Чехословакия ялгыз калачактыр. Киң Аурупаның әфкяре гомумиясе дә Франсә, Чехословакиянең Советларны контрабандист төсендә Аурупаның эчке эшләренә катыштырырга теләүләренә дустлык күзе берлә карамаячактыр. Бу агым дөнья матбугатында, дөнья әфкяре гомумиясендә мәгънәви истинадка да була алмаячактыр.
Нәтиҗә ни булыр, киләчәк күрсәтер, ләкин большевикларның бу уенына корбан булган дәүләтләр Аурупаның солыхын зур бер тәһликә алдына китерүләрендә Аурупаның солыхы бозылуның мәсьүлиятен ташуларында шөбһә юктыр.
Большевикларның Аурупа эшләренә катышуыннан килеп чыккан иң зур уңайсызлык Испаниядә тугды. Испаниянең Милләт Мәҗлесләренә бу елгы сайлауларында күпчелек алып чыккан Халык җәбһәсенең беренче эше Испаниядә җөмһүрият корылганнан бирле рәисе җөмһүр булып мәмләкәтнең идарәсен урта юлдан бик оста итеп алып барган Алькала Замораны27 большевикларның исрары берлә урыныннан төшерү булды. Большевиклар буш калган мәйданда үзләренә киң имкян күреп, Испанияне акрын-акрын советлаштыру юлын тоттылар вә бу фикергә каршы бөтен агымнар берлә Мәскәү большевиклары системында үтерү, җимерү, куркыту юлында мөҗадәләгә керделәр. Нәтиҗәнең Испания өчен һәлакәт булачагын күргән милләтчеләр, Испания гаскәри даирәләре, хәзерлек күреп, Халык җәбһәсе хөкүмәтенә каршы баш күтәрделәр. Алар, Испаниянең үз гаскәренә генә ышанмаганга, Испания химаясендәге Фас гарәп гаскәренә таянып, кораллы сугышка керештеләр28. Мадрид хөкүмәте дә, үзенең мәүкыйгын саклар өчен, милләтчеләрне җөмһүрият дошманнары дип игълан итте. Алар берлә тартышу эшен милләтнең ихтиляльче гонсырына, коммунистларына, анархистларына, синдикалистларына тапшырылуы үзеннән-үзе килеп чыкты. Болар арасында иң яхшы коралланган, чит мәмләкәтләрдә иң зур арка таяначагы Испания коммунист фиркасе булып чыкты да, эш билфигыль коммунистлар кулына күчте. Шулай итеп, Испаниядә чыккан дахили тартыш үзеннән-үзе Испания милләтчеләре берлә Испания большевикларының тартышы төсен алды. Ике агымның да Аурупада, Америкада тарафдарлары булганга, ике агымның да үзенең әфкяре гомумиясе булганга, бу тартыш дөнья каршында милләтчелек берлә марксизм көрәше төсен алды. Мәскәү бик күп итеп Испания большевикларына корал, акча берлә ярдәм итте. Коминтерн Испаниягә әллә никадәр күңелле күндерде29. Совет хөкүмәте, үзенең иттифакчысы Франсәне үзенә тарафдар итеп, Франсәдән дә Мадрид хөкүмәтенә ярдәм иттермәкче булды. Француз коммунист фиркасе аша Франсәнең Халык җәбһәсеннән туган хөкүмәтен сыкыштырды. Үзенең агентлары аркылы Бельгиядә, Ингелтерәдә Мадрид хөкүмәтенә дуст караш тудырмакчы булды. Дөнья милләтчелегенең әфкяре гомумиясе большевикларның бу уенына каршы чыкты. Испанияне советлаштыруны Аурупаның эчендә большевикларның яңа инкыйлаб учагы тудырылды дип карап, бик каты мөҗадәлә ачты. Хосусән Италия, Алмания әфкяре гомумиясе Испания милләтчеләре тарафын тотты. Италия, Алмания матбугаты Мәскәүнең Испаниядә иҗтимагый инкыйлаб ясау планын апачык итеп күрсәтеп килде. Аурупаның өстенә икенче яктан килгән большевизм тәһликәсенә каршы Аурупаның бөтен мәгъкуль агымнарын бергә хәрәкәт итәргә дәгъвәт итте. Ингелтерә, Франсәда, Испаниянең дахили тартышы бәйнәлмиләл мөнәсәбәткә тәэсир итеп, яңа сугыш чыгуга сәбәп булмасын дигән курку тугды. Франсә, Ингелтерәнең башлавы берлә бөтен дәүләтләр арасында Испаниянең дахили тартышына бер дәүләт тә корал берлә бер якка да ярдәм итмәскә30, битараф калырга дигән фикер уртага атылып, бөтен дәүләтләр тарафыннан кабул ителде. Испаниянең ике тарафына да корал кертүне тыяр өчен, Лондонда һәр дәүләтнең мәмләкәтләреннән бер тикшерү комиссионы төзелде. Бу фикергә әүвәлге дәверләрдә Совет Русиясе дә сүздә катышкан булса да, соңгы атналарда милләтчеләрнең җиңеп килүләрен күреп, Италия берлә Алмания Португалия аша милләтчеләргә ярдәм итә, битарафлыктан Мадрид хөкүмәте генә зарарлы булып чыга, дип, Португалиянең дә портларын контроль астында тоту хакын да тәклиф ясады. «Безнең таләбебез кабул ителмәсә, үзебезне үзебез багланган итеп хисапламаенча хәрәкәт итәбез», – диде. Италия, Алмания, Португалиянең комиссионга биргән изахларыннан, билгакес, Совет Русиясенең һичбер туктамаенча Мадрид хөкүмәтенә корал берлә ярдәм итеп торуы мәгълүм булды. Большевикларның бу уеннары Мадридны бирергә мәҗбүр булган марксистларның Каталонияга чигенеп31, анда Совет җөмһүрияте ясап, Испаниядә инкыйлаб учагын сүндермәс өчен маневр гына икәнлеге мәгълүм булып калды. Испаниядә эчке сугышлар дүрт ай дәвам итсә дә, милләтчеләр инде мәмләкәтнең өчтән икесен кулга төшереп алсалар да, мөҗадәлә әле беткәне юктыр вә кайчан бетәчәге дә мәгълүм түгелдер. Фәкать Аурупаның олуг дәүләтләренең тартышуы берлә, Испания тартышының бәйнәлмиләл бер янгынның башлануына сәбәп булынуыннан Аурупа әлегә әле кортылып килә алды. Шунысы гаҗәп ки, Испаниянең милләтчеләре Фасның гарәп алайларына таянган кеби, Мадрид хөкүмәте дә баск һәм Каталония милләтчеләренең мохтариятче, истикъляльче алымнарына таянып кына мөҗадәләне алып бара аладыр. Ике тараф та бу халыкларга төрле-төрле милли хокуклар вәгъдә итеп килергә мәҗбүр булалар. Шул әхвәл өчен, әле большевикларның бөтен чуалтуларына карамастан, Аурупа сәясиләре солыхны алып килә алдылар. Ләкин Аурупа эшләрендә уен уйнаудан большевикларны читкә чыгарып ташламаенча, Аурупада озын вакытка тынычлыкны саклау мөмкин булмаячактыр.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Җәмгыяте әкъвамга – Милләтләр лигасына.
Рәд итә торган – кире кага торган.
Иттифак – берлек, союз.
Мөрәккәб – торган, гыйбарәт.
Зарбәдә – сугуда.
Зәмин – җирлек.
Озаклаштылар – ераклаштылар.
Манигъ булып – киртә булып.
Гаскәри могаһәдәсен – хәрби килешүен.
Ганганәви – традицион.
Наразыйлык – ризасызлык.
Тәдбирләр алдылар – чаралар күрсәттеләр.
Әркяне хәрб – хәрби штаб.
Зиярәт итте – визит ясады.
Тәмасларга килеп – бәйләнешкә, контактка кереп.
Гомуми мөфәттише – баш инспекторы.
Инкишафы – ачылуы, мәйданга чыгуы.
Злотый – Польшаның акча берәмлеге.
Гадәме тәҗавез могаһәдәсенең – бер-берсенә һөҗүм итмәү турында килешүнең.
Мовазәнәсен – тигезлеген, иминлеген.
Кортылуы – азат булуы, котылуы.
Хариҗия назыйры – тышкы эшләр министры.
Биззат – турыдан-туры үзе.
Нәзариясенә – теориясенә.
Хәрбия назыйры – хәрби министр.
Истигъфа итеп – отставкага чыгып.
Хөдүдләрен – чикләрен.
Сыкылашты – тыгызланды.
Дидәи кудига – явыз карашларга.
Риясәтендә – рәислегендә.
Там – тулы.
Виянада – Венада.
Мөдахәләсен – катышуын.
Ана хат – төп юл, төп сызык.
Иҗра итәчәктер – үтәчәктер.
Сәерче – күзәтүче.
Истинадка – таянычка.
Тәһликә – куркыныч.
Мәсьүлиятен – уңышларын.
Исрары берлә – яшерен тырышулары белән.
Мөҗадәләгә – бәхәскә.
Мәүкыйгын – урынын.
Ихтиляльче гонсырына – баш күтәрүчеләр төркеменә.
Билфигыль – чын, чынлыкта.
Дахили – эчке.
Күңелле күндерде – ялланган, ирекле гаскәр күндерде.
Сыкыштырды – мәҗбүр итте.
Мәгъкуль – лаек.
Дәгъвәт итте – чакырды, өндәде.
«Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 11 нче санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 …Халык җәбһәсе исемендә коммунистлар, социалистлар, радикаллардан мөрәккәб бер агым… – Аурупаның күп кенә дәүләтләрендә Коминтерн җитәкчелегендә «Халык фронтлары» оештырыла. Аларның аеруча актив чоры фашизм көчәйгән елларга туры килә.Сәяси көрәштә милләтчелек позициясендә торган Г.Исхакый бу агымның эшчәнлеген кабул итә алмый.
2 Испаниядә канлы илдәш сугышлары башланды. – Испаниядә гражданнар сугышы 1936 елның июлендә хәрби-фашистик хәрәкәт баш күтәрү белән башлана һәм 1939 елның мартына кадәр дәвам итеп, илдә Франко җитәкчелегендә фашистик режим урнашу белән тәмамлана.
3 …Совет Русиясендәге соңгы мәхкәмә большевикларның үз олугларын үзләре күпләп үтерүләре… – бу урында Г.Исхакый 1936 елның 24 августында булган Югары Суд карары буенча СССРның җитәкче даирәләрендә эшләп танылу алган 16 большевикның җәзалануын күз уңында тота.
4 …кара-каршы ярдәм нигезенә корылган Франсә-Чехословакия җөмһүриятләренең вазгыяте… – 1924 елның 25 гыйнварында Франциянең премьер-министры Р.Пуанкаре һәм Чехословакиянең тышкы эшләр министры Э.Бенеш Франция һәм Чехословакия арасындагы союз һәм дуслык килешүенә кул куялар. Килешүнең нигезендә тышкы сәясәт мәсьәләләре карала. 1925 елның 16 ок-тябрендә Локарнода имзаланган ике килешүдә Франция һәм Чехословакия арасындагы мөнәсәбәтләр тагын да конкретлаштырыла. Әмма Аурупада фашизм куркынычы янаганын күргән Франция 1938 елда Германия белән Чехословакияне бүлү буенча Мюнхен килешүен төзи һәм 1924 елгы Франция-Чехословакия килешүе юкка чыгарыла.
5 Франсәнең Советлар берлә гаскәри могаһәдәсен… – Совет хөкүмәте Франция белән 1932, 1934 һәм 1935 елларда үзара ярдәмләшү һәм бер-берсенә һөҗүм итмәү турында килешүләр төзи. 1934 елның 5 декабрендә Женевада М.Литвинов һәм П.Лаваль кул куйган Совет-Франция килешүенә 9 декабрьдә Чехословакия дә кушыла. Г.Исхакый мәкаләсендә 1934 елгы килешүне күз уңында тота. Әдип-публицист искә алган гаскәри ярдәмләшү турында килешүнең нигезендә 1935 елның 2 маенда СССРның тулы вәкаләте вәкиле В.Потемкин һәм П.Лаваль имза аткан үзара ярдәмләшү килешүе ята кебек. Чөнки 1935 елның 16 мартында Гитлер хөкүмәте Германиядә гомуми хәрби бурыч турында закон кабул итә. Моңа җавап йөзеннән СССР һәм Франция үзара ярдәмләшү килешүе төзи.
6 …Франсә-Ләһстанның ганганәви дустлыгы… – ике дәүләт арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре 1921 елда Парижда төзелгән килешү белән рәсми төс ала. Ләкин 1925 елгы Локарно килешүе буенча Польша-Франция килешүе үзенең әһәмиятен югалта.
7 Франсәнең әркяне хәрб рәисе генерал Гамелен август аенда Варшаваны зиярәт итте… – Марис Гюстав Гамелен (1872–1958), 1931–1935 һәм 1938–1939 елларда – Генераль штаб башлыгы, 1935–1940 елларда – Югары хәрби совет рәисенең урынбасары. Гамелен Польшага 1936 елның 12 августында килә. Хөкүмәт башлыклары һәм хәрби җитәкчеләр белән очрашып, 18 августта Фран-циягә кайта.
8 Пилсудский – Юзеф Пилсудский (1867–1935), маршал, сәясәт эшлеклесе, 1926–1928 елларда һәм 1930 елдан – Польшаның премьер-министры. Бу хакта мөһаҗирлектәге татар матбугаты, «Яңа милли юл» журналы аның тормыш юлы һәм эшчәнлеген тулысы белән яктыртырга тырышкан. Журналның 1935 елгы 8 нче санында Кырымлы Җәгъфәр Сәедәхмәд һәм «Юзеф Пилсудскийның тормышы» баш астында басылган Сәлим Вәлинең зур гына мәкаләләрендә төрек-татарларның бу шәхескә карата олы ихтирамы сизелә. 7 нче санда Варшавада яшәүче Идел-Урал мөһаҗирләре исеменнән Пилсудский рухына багышлап телеграмма да җибәрелә. Анда: «Варшавада Идел-Урал мөһаҗирләре исеменә Ләһстанның баш вәкиленә вә мәрхүм маршалның гаиләсенә тәгъзия телеграмма бирелде. Пилсудскийның үлем хәбәре таралгач, «Прометей» һәйәт идарәсе тупланып, тәэсирләр бәян ителде һәм 23 май, пәнҗешәмбе көн Варшава Шәрекъ институты тарафыннан ясалган матәм мәрасименә бөтен «Прометей» тәшкиләте иштиракъ итте. «Прометей»га мөнасиб милләтләр үз телләрендә тәгъзияләр сөйләделәр. Идел-Урал исеменнән дә бер аркадаш тарафыннан сүзләр тәгъзия ителде». Гомумән, Польша 20–30 нчы елларда чит илгә китәргә мәҗбүр ителгән рус булмаган милләт вәкилләре сыену урыны саналган. «Прометей» оешмасы һәм «Идел-Урал бәйсезлек комитеты»ның Польшада яшәвенә мөмкинлек бирүдә Ю.Пилсудскийның роле зур булган.
9 Рыдз-Смиглы – Рыдз-Смиглы Эдвард (1886–1941), Польша армиясенең генераль инспекторы, 1935 елдан – маршал, 1939 елның сентябреннән – Польшаның башкомандующие.
10 …Ләһстан үзенең моннан элекке алманнар берлә ясаган гадәме тәҗавез могаһәдәсенең саклануы нигезендә… – бер-берсенә һөҗүм итешмәү турындагы Германия-Польша декларациясенә 1934 елның 26 гыйнварында Берлинда кул куела. Декларацияне Германия тышкы эшләр министры К.Найрот һәм Польшаның Германиядәге илчесе Лински имзалый.
11 …Франсәдәге төрле-төрле большевиклаштыру хәрәкәте Бельгиядә дә иярченнәр тугдыра башлаган… – 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Бельгиядә фламанд (1919) һәм валлон (1920) коммунистлар группасы барлыкка килә. Шулар нигезендә 1920 елда Бельгиядә коммунистлар партиясе төзелә.
12 …большевикка каршы туган уңчылык «рекс» хәрәкәте… – 1929–1933 елларда булган Бөтендөнья икътисади кризисы Бельгияне дә читләтеп үтми. Дәүләтнең икътисади нигезе какшый, җитештерүчәнлек ел саен кими. Әлеге вазгыять сәяси активлыкка китерә. Бу елларда Бельгиядә коммунистлар партиясе шактый тамыр җибәрүгә ирешә. Шул шартларда 1935 елда коммунистик идеологиягә каршы «рексист»лар партиясе оеша һәм 1944 елга кадәр яши (лидеры – Леон Дегрель). «Рексист»ларның йогынтысы Валлон провинциясендәге вак буржуазия катлавына шактый көчле була.
13 …Бельгиядәге Фламанд милләтчелеге хәрәкәте… – бу урында Г.Исхакый «Фламанд милли фиркасе»н искә ала кебек. Фирка 1929 елда төзелә. 1954 елдан 2000 елга кадәр «Халык берлеге» фиркасе буларак яши.
14 …Бельгия короленең 14 октябрьдә укыган нотыгы… – Леопольд III (1901–1983), 1934–1951 елларда Бельгия короле. 1940 елда корольлек таҗын саклау нияте белән Германия алдында капитуляция пактына кул куя. Г.Исхакый искә алган чыгышның нинди һәм кайсы матбугатта басылуы мәгълүм түгел. «Известия» газетасының 1936 елгы 16 октябрь санында король ясаган доклад турында түбәндәгечә аңлатма бирелгән: «Париж, 15 октября (по телефону). Опубликовано заявление бельгийского короля, свидетельствующее об изменении внешней политики Бельгии. Король указал на всеобщую гонку вооружений, на ремилитаризацию рейнской зоны, сорвавшей Локарнский договор, ставит Бельгию почти в такое же положение, в котором она находилась до 1914 г., т.е. когда она была строго «нейтральной» державой… Король указал на необходимость увеличить бельгийские военные силы…»
15 …икенче Локарноның булу-булмавын сөаль галәмәте астына куйды… – Германиянең көнбатыш чикләре турындагы беренче Локарно килешүе, 1925 елның 16 октябрендә Швейцариянең Локарно шәһәрендә сөйләшү башланып, 1 декабрьдә Лондонда имзалана. 30 нчы елларда Аурупада тышкы сәясәтнең катлауланып китүе һәм 1936 елның 7 мартында Германия Локарно килешүен юкка чыгаруы сәбәпле, 1936 елның июль ахырларында беренче Локарно килешүендә катнашкан Англия, Франция, Бельгия, Италия, Германия икенче Локарно килешүен яңартуны көн таләбенә куя. Германия һәм Италия хөкүмәтенә «сораулыклар» да җибәрелә. Бу «сораулыклар»га ике дәүләт җавап бирүдән баш тарта. Конференция сентябрьгә күчерелә. Әмма бераздан Испаниядә башланган илдәшләр сугышы аркасында Аурупада яңа сәяси вазгыять туу сәбәпле, ул октябрьгә планлаш-тырыла. Совет газеталарын күзәткәндә, 1936 елда икенче Локарно конференциясе булуы хакында мәгълүмат очрамады.
16 Бенеш – Эдуард Бенеш (1884–1948), дәүләт эшлеклесе. 1918 елның сентябреннән 1935 елның декабренә кадәр – тышкы эшләр министры. Бер үк вакытта премьер-министр вазифасын да башкарып ала. 1935–1938 елларда – Чехословакия президенты. Сугыш тәмамлангач (1946–1948), кабат президент булып сайлана. 1935 елның 16 маенда Прага шәһәрендә СССР һәм Чехословакия арасында үзара ярдәмләшү турында килешүгә кул куела. Бенеш 1935 елның июнь аенда Мәскәүгә визит ясый. Анда ике арадагы килешүне раслау турында грамоталар алмашу карала һәм Совет хөкүмәте җитәкчеләре белән очраша.
17 Бу хәрәкәтендә Кечкенә Антанта дәүләтләрен дә (Югославия, Румания) үз артыннан өстерәмәкче иде. – Чехословакия, Румыния, Югославия хөкүмәтенең сәяси союзыннан торган Кечкенә Антанта 1920–1938 елларда яши. 30 нчы елларда Аурупага фашизм куркынычы янаганда, Кече Антанта дәүләтләре СССР белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра (1934–1935). Бары Чехословакия генә СССР белән килешү төзи. Г.Исхакый бу урында шул вазгыятьне искә ала.
18 Титулеску – Николае Титулеску (1882–1941), сәясәт эшлеклесе һәм дипломат, 1935 елда – Румыния академиясе академигы, 1920–1936 елларда – Милләтләр лигасында Румыниянең даими вәкиле. 1935 елда тышкы эшләр министры вазифасыннан отставкага җибәрелә.
19 …хөкүмәт истигъфа итеп, Титулескудан башка бөтен әгъзаларын калдырып, яңа кабина төзелде. – «Известия» газетасының 1936 елгы 30 августында басылган «Гавос» агентлыгының хәбәреннән күренгәнчә, румын премьер-министры Татареску хөкүмәте отставкага китә. Румын короле Татарескуга яңа хөкүмәт төзергә әмер бирә. Бу хөкүмәткә Титулескудан калганнары иске составта үз урыннарын алалар. «Известия»нең 1 сентябрендә басылган хәбәрендә Титулескуның отставкага китүенең төп сәбәбе итеп СССР алып барган сәясәткә тартылуы күрсәтелә. Аның урынын Виктор Антонеску ала.
20 …Маҗарстан, Австрия, көчләп ясатылган Трианон солых могаһәдәсен үзгәртергә теләп… – 1920 елның 4 июнендә Версаль шәһәрендә Антанта илләренә кергән АКШ, Бөекбритания, Франция, Италия һәм Япония белән Венгрия, Австрия һәм башка илләр арасында тынычлык килешүе төзелә. Бу килешү буенча Венгрия, Австрия шактый җирләрен югалтып кына калмый, империя буларак яшәүдән дә туктый. Трианон тынычлык килешүеннән хокукларын югалтып чыккан Австрия, Венгрия 30 нчы елларда үзләренә союзниклар эзлиләр. Шул шартларда 1934 елның 17 мартында Рим шәһәрендә Италия, Австрия һәм Венгрия арасында үзара мөнәсәбәтләр турында «Рим протоколы» дип аталган килешүгә кул куела. Шуның дәвамы буларак, 1935 елның 7 гыйнварында Франция белән Италия арасында «Рим пакты» да төзелә. Очрашулар 1936 елда да дәвам итә. Мәсәлән, 18 сентябрьдә Вена шәһәрендә «Рим блогы»на керүче («Известия» газетасында шулай бирелә. – Төз.) Австрия, Италия, Венгриянең тышкы эшләр министрлары арасында сөйләшү була. Ләкин Икенче бөтендөнья сугышына кадәр Австрия һәм Венгрия үзләренең җирләрен һәм хокукларын кайтарып алу турында килешүләр-сөйләшүләрдә катнашсалар да, максатларына ирешә алмый калалар.
21 Маҗарстан дәүләт рәисе адмирал Һорти – Надьбаньяи Хорти Миклош (1868–1957), 1920–1944 елларда – Венгриянең дәүләт җитәкчесе. 1949 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Португалиядә яши.
22 Мильх – Эрхад Мильх (1892–1972), немец хәрби эшлеклесе. 1940 елдан – генерал-фельдмаршал. 1933 елдан 1935 елның мартына кадәр – Германиянең авиация буенча империя секретаре. Матбугат битләрендә Авиация министрлыгының статс-секретаре рәвешендә языла.
23 Чиони – Галеаццо Чионо (1903–1944), граф, Италиянең дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 1925 елдан дипломатик вазифалар башкара, 1936–1943 елларда – тышкы эшләр министры. Чионо, Г.Исхакый язганча, Берлинда 1936 елның 22–25 октябрь көннәрендә була. Гитлер белән дүрт сәгатькә сузылган сөйләшүдә документка имза кую турында сүз бара. «Известия» газетасының 1936 елгы 26 октябрь санында: «Берлин. 25 октября. Переговоры Чионо. Вчера Чионо провел около 4 часов у Гитлера в его Баварийск. резиденции. В результате Берлинских переговоров будет подписано 4 документа: 1) о новом Локарно; 2) об отношении к Лиге наций; 3) об интересах в Дунайском бассейне и 4) о признании мятежной Испании» – дигән хәбәр урнаштырылган.
24 …Италия, Австрия, Маҗарстан хариҗия назыйрларының күрешеп, уртак мәсьәләләрне мөзакәрә көненең Виянада 12 ноябрьдә тәгъйин ителүе… – 1936 елның 11–12 ноябрендә Венада өч дәүләтнең тышкы эшләр министрлары катнашында конференция уза. Төп мәсьәлә итеп Дунай бассейны проблемасы карала. «Известия» газетасының 14 ноябрь санында «…из трех правительств в своей дальнейшей политике по вопросу о Дунайском бассейне будет исходить из дополнительных римских протоколов» дигән карарга килү әйтелә.
25 Татареску – Георге Татареску (1886–1957), сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе. Румыния академиясе академигы (1938), 1934–1937 елларда – премьер-министр.
26 Румания короле Кароль хәзрәтләре – Кароль II (1893–1953), Гогенцоллер-Зигмаринген династиясеннән, 1930–1940 елларда – Румыния короле. Ул вазифага инглиз-француз хөкүмәтенең ярдәме белән килә. 1940 елда, илдә сәяси хәлнең катлаулануы сәбәпле, корольлектән читләштерелә һәм чит илгә китә.
27 Алькала Замора – Алькала Самара-и-Торрессе (1877–1949), испан дәүләт эшлеклесе. 1931–1936 елларда – Испания республикасы президенты. Халык фронты властька килгәч, башта Франциягә, ә 1947 елдан Аргентинага китә.
28 Испания химаясендәге Фас гарәп гаскәренә таянып, кораллы сугышка керештеләр. – 1936 елда, Испаниядә илдәшләр сугышы башлану белән, җөмһүриятчеләргә каршы Мароккодан бертуктаусыз хәрби частьлар агыла. Сугыш барган беренче көннәрдә үк Мадрид тирәсендә 2 мең чамасы Мароккодан ялланган гаскәр туплана. Бу Испания җөмһүриятендә һәм Мадридта хәлне тагын да катлауландыра.
29 Коминтерн Испаниягә әллә никадәр күңелле күндерде. – Испания республикасына Милләтләр лигасы азык-төлек, медикаментлар һәм төрле кораллар белән ярдәм итә. 1936 елның октябрь-ноябрь айларында Испаниягә халыкара гаскәри бригада җибәрелә. 54 дәүләтнең ирекле гаскәриләре, Испания республикасын яклап, Франкога каршы көрәш алып бара. Тарихи чыганаклар Испания гражданнар сугышында катнашкан ирекле көрәшчеләрнең якынча 35 мең булуын күрсәтә.
30 Франсә, Ингелтерәнең башлавы берлә бөтен дәүләтләр арасында Испаниянең дахили тартышына бер дәүләт тә, корал берлә бер якка да ярдәм итмәскә… – Испаниядә башланып киткән гражданнар сугышына Англия һәм Франция катышмау позициясендә торалар. Озак сөйләшүләрдән соң Англия һәм Франция, Германия, Италия һәм Португалия Лондон шәһәрендә Испаниянең эчке эшләренә катышмау буенча комитет төзүгә ирешәләр. Бу комитетта Италия, Германия Испаниядәге җөмһүриятчеләр хакимлеген уздырмау ягында торса, Англия һәм Франция тулысы белән фашистик дәүләтләр ягына тартыла. Комитетның 1936 елның 9 сентябрендә узган беренче утырышында рәис итеп инглиз Моррисон, ә ярдәмчесе итеп Англиянең тышкы эшләр министры урынбасары лорд Плимут билгеләнә. Икенче утырышта 27 Аурупа дәүләтләренең вәкилләре катнашы белән комитет рәислеге каршында эшче төркем оештырыла. Ләкин Испаниядә башланган гражданнар сугышын бу комитет кына туктата алмый. Комитетка кергән Германия, Италия генерал Франко хөкүмәтенә гаскәри көчләр һәм корал белән тәэмин итүне арттыралар. Шул рәвешле Испаниянең эчке эшләренә катышмау комитеты төзелү Испания республикасын юкка чыгаруга һәм илдә фашистик идеяне яклаган генерал Франко хөкүмәте урнаштырылуга комачаулый алмый.
31 …Мадридны бирергә мәҗбүр булган марксистларның Каталониягә чигенеп, анда Совет җөмһүрияте ясап… – 1936 елның апрелендә коммунистик һәм социалистик яшьләрнең берләшүе була. Каталониядә марксистик-ленинчыл мәсләкне тоткан дүрт партия Каталониянең берләшкән социалистик партиясе барлыкка килә. 1936 елның июнь ахырында башланып киткән гражданнар сугышында Испания республикасы идарәсенә каршы баш күтәрүчеләр күпкә көчлерәк була. Көз айларында Испаниянең күп өлеше Франко гаскәре кулына күчә. Ноябрь аенда Мадридка куркыныч яный. Испания республика хөкүмәте 1936 елның 5 ноябрендә Каталониягә күчү турында карар кабул итә. Каталониядә Испания җөмһүриятчеләре социаль-икътисади һәм сәяси реформалар үткәрергә керәшәләр. Шул заман өчен иң әһәмиятлесе – баск халкына автономия бирелә. Баскония, Мадрид хөкүмәтләре Каталониянең икътисадын ныгытуга һәм инде 1936 елның 29 сентябрендә баш күтәрүчеләрнең башкомандующие итеп сайланган Франко гаскәренә каршы тору өчен гаскәри көчләр арттыру беренче планга куела. Хәтта Каталониянең берләштерелгән социалистик партиясе «Каталония не может быть свободной, если в Испании победит фашизм. Испания не может стать свободной без помощи Каталонии» дигән лозунг та ташлый. Г.Исхакый язганча, Каталониядә крестьян һәм эшче хокукларын яклаган декретлар чыгарыла, коммунистлар партиясенең саны һәм йогынтысы арта.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 279-287.