БОЛЬШЕВИКЛЫКНЫҢ 19 ЕЛЛЫГЫ

Коммунист фиркасенең мәркәзе 30 октябрьдә Мәскәүдә большевик ихтиляленең 19 еллыгы өчен шигарьләр игълан итте1. Бу шигарьләр бөтен СССРда эшләнәчәк бәйрәмнәр өчен мәҗбүридер. Бу язылган кәгазьләр, байраклар СССРның бөтен почма-гында шул көнне урамнарда күтәрелеп йөртеләчәк, вә язулар Совет Русиясенең киләчәк елдагы эчке эшләре, тышкы сәясәтләренең гүя маяклары булып барачаклардыр. Шигарьләр «Яшәсен дөнья күләмендәге иҗтимагый большевик ихтиляле!», «Яшәсен коммунист фиркасе, яшәсен дөнья эшчеләренең башы Сталин!»2 кеби сүзләр берлә башланадыр. Аның артыннан унтугыз ел эчендә Совет Русиясендә кырык мәртәбә эшлибез дип игълан ителеп, бүгенгә кадәр берсе дә эшләнмәгән, эшли алмаган, эшләнә алмаячак байлык-туклык урнаштыру, социализм тугдыру, мәдәният үстерү кеби буш сүзләр киләдер. Аннан соң дөнья күләмендә фашистлык берлә көрәшү, сугышны бетерергә тартышу, Кызыл гаскәрне мактау төсендә язылган бәйнәлмиләл сахәдәге сүзләр, эчке тормышта троцкийчылык вә төрле-төрле тайпылышлар берлә тартыш теләкләре берлә бетерелә.

Бу шигарьләр моңарчы бик күп мәртәбә игълан ителеп, берсе дә эшкә ашырылмаганга, ашырыла алмаганга, боларның мәмләкәт эчендә тәэсире юктыр. Бу сүзләрнең язылган кәгазьләре, чүпрәкләре һәр елны яңадан-яңа булса да, шигарьләрнең мәгънәсе күптән уңып беткәндер. Болар рус халкының төрле төстәге, төрле буяудагы чүпрәк-чапракка кызыгуын, балалар тәтиен сөюен тутырыр өчен иске чарлык дәверенең урамнарында алалы-колалы материалларга сарылган әкълям, төрле язулар берлә бизәкләнгән тәреләр, иконалар йөртүе, шулар аркылы ягъмур теләве, сугышта җиңеш көтүе, русларның рухларында мәҗүсилектән калма хисләренең ифадәсе генәдер. Ачлыктан, кысынкылыктан йөдәгән халыкка унтугыз ел эчендә чиккән мәшәкатен, зәхмәтен оныттырыр өчен ясалган Совет хөкүмәтенең урам кәмитедер. Бизанс җимерелүе алдында халыкны мавыктырыр өчен уйлап чыгарылган пәһлеван көрәшләре кеби урам циркыдыр.

СССРның эчендәге троцкийчы-фәләнче дип, асу-кисү, үтерүдән башкаларын Совет Русиясе йиренә җиткерүдән гаҗиздер. Мәскәүнең дөнья күләмендә коммунист ихтиляле ясау имкяне ел үткән саен ераклаша барадыр. Бу елгы елы, моңа кадәр булган елларга караганда да рус большевикларының бу теләкләреннән бик озаклашкан елларыдыр. Маҗарстанда, Алманиядә, Финлян-диядә, Төркиядә, Кытайда большевик ихтиляле ясыйбыз3, ясадык дип, кырык мәртәбә барабан каккан булсалар да, моннан элекке еллардагы шундый бәйрәмнәрдә ач халыкның күзен буяр өчен шул мәмләкәтләрдәге коммунистларның җиңүеннән хәбәр биргән булсалар да, бу мәмләкәтләрнең барысында да бүген милләтчелек хакимдер. Барысында хөкүмәт кенә түгел, халыкның да әфкяре гомумиясе коммунистлыкка, дөнья ихтиляленә тәмамән дошмандыр. Соңгы елларда бик күп акча сарыф итеп, бик зур фидакарьлекләр ясап тугдырырга теләгән Испания ихтиляле бүген үлем түшәгендә4 актык сулышын алуларыдыр. Бик зур өмидләр берлә СССР халкының авызыннан тартып алган актыккы локмәсен сарыф итеп, Франсәнең вөҗдансыз сәясиләрен сатып алып ясаган Халык җәбһәсе дә җитлекмәенчә туган бала булып чык-кандыр5. Большевикларның Франсәдәге дошманча максатларын француз хәмиятьләренә күрсәтә торган бер вәсилә генә булып,  анда да милләтчелекнең большевиклар дигәнчә фашистлыкның бик зур үсүенә хезмәт кенә иткәндер. Дөнья сәясәтендә Совет хөкүмәтенең бүгенге кыйммәте, Совет Русиясенең уйнаган роле бү-генге Советларның унтугыз яшьләре тәмам булган көндә сигез миллион халыклы Бельгиядән, җиде ярым миллион халыклы Һолландиянекеннән кечкенәдер, әһәмиятсездер.

Большевикларның СССРның эчендә туклык китерү, мәдәният үстерү вәгъдәләрен дә тотарга көчләре юк икәнлеге аларның тормышларын тәгъкыйб итеп баручыларга, матбугатларын укучыларга бик ачык мәгълүмдер. Совет хөкүмәтенең 19 нчы еллыгында да СССРның бөтен халкы ачлы-туклыдыр, ярым-йорты киенгән сәлә-мәдер. Мәктәбе юк, юлы җимерек, совет акчасының чын бәһасе Хәбәшстан акчасыннан да түбәндер. Совет хөкүмәте килгән чакларында таулар кадәр вәгъдәләрдә булынган, рус булмаган халыкларга каршы да һичбер сүзен тутыра алмаенча тәмамән иминиятен югалткан коммунист фиркасе рус булмаган илләрдә – Кавказда, Төркестанда, Украинада, Идел-Уралда, Себердә, Кырымда – һичберсендә большевиклыкны алып баручы кечкенә генә дә йирле бер гөруһ яратудан гаҗиз булгандыр. Бу илләрнең һәммәсендә дә идарәне Мәскәүдән җибәрелгән, кызылга өртенгән сатрапларга бирергә мәҗбүр булгандыр. Бу илләргә каршы иске чарлыкның ясаган мөстәүличелеккә башка бер сәясәт ясый алмагандыр. Нәтиҗәдә бөтен гайре рус халыкларының илләрендә Русиядән аерылу истикъляль хәрәкәте киң халык катлавына аңлашуына гына русларда карагруһлык тугуына гына сәбәпче булгандыр. Бүгенге, 19 нчы ел тулган көндә, Совет хөкүмәте эчендәге эшләрендә үзенең иң зур дикъкатен гаскәр ясарга, гаскәри рух тугдырырга, чит илләргә дошманлык хисен тирәнәйтүгә сарыф итәдер. Солых-тынычлык китерәбез дип, мәйданга атылган коммунистлар өчен бу да – зур бер җиңелү, зур бер банкротлыктыр. Унтугыз ел эчендә большевиклар үзләренең бөтен вәгъдәләрен берәм-берәм югалтып бетерделәр. Шуның аркасында СССРның киң халык катлавында бөтен ышанычларын, иминиятләрен гаиб иттеләр. Совет хөкүмәте хәзер, тышкы сәясәттә гайбәтче хатын ролен уйнап, интрига берлә генә мәшгуль була ала. Эчендә элекке үзенең вәгъдәләрен хәтеренә төшергән кешеләрне үтерү-кисү, куркыту, тәүбә иттерү берлә оныттырырга тырыша. Иске коммунистлар арасында мондый вәгъдәләрне хәтерләүчеләр күбрәк булганга, Советларның 20 нче еллары үзара үтерешү, кырылышу берлә китәчәктер. Зиновьев, Каменевларны үтерү артыннан яңадан иске иптәшләрен үтерү килеп кушылачактыр6. Комунизм СССРда бүген үзенең эчке куәтен гаиб иткәндер, ул инерция берлә генә яши торган үле бер идарә булып калгандыр. Беренче карашы хәрәкәттә бөтен ялганнары, бөтен шигарьләре берлә юк булып китәчәктер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Ихтиляленең – фетнәсенең, революциясенең.

Шигарь – өндәү, лозунг.

Бәйнәлмиләл сахәдәге – халыкара мәйдандагы.

Чарлык – патшалык.

Әкълям – язмалар.

Ифадәсе генәдер – аңлатылу гынадыр, әйтелеше генәдер.

Бизанс – Византия.

Имкяне – мөмкинлеге.

Хакимдер – өстендер.

Локмәсен – икмәген, ризыгын.

Халык җәбһәсе – халык фронты.

Хәмиятьләренә – яклау, саклауларына.

Вәсилә – чара, әмәл.

Тәгъкыйб итеп – күзәтеп.

Сатрапларга – явыз, башбаштак түрәләргә.

Мөстәүличелеккә – яулап алучылыкка.

Гаиб иттеләр – юк иттеләр.

            «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 11 нче санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 …30 октябрьдә Мәскәүдә большевик ихтиляленең 19 еллыгы өчен шигарьләр игълан итте. – Октябрь инкыйлабы бәйрәме уңае белән чыгарылган, 35 пункттан торган лозунглар (шигарьләр) 1936 елның 29 октябрендә «Известия» газетасында басыла. Алар СССРның башка үзәк матбугат органнарында да дөнья күргән.

            2 «Яшәсен коммунист фиркасе, яшәсен дөнья эшчеләренең башы Сталин!» – 1917 елгы Октябрь инкыйлабының 19 еллыгына багышлап бастырылган лозунглар арасында Г.Исхакый атап үткән шигарь юк.

            3 Маҗарастанда, Алманиядә, Финляндиядә, Төркиядә, Кытайда большевик ихтиляле ясыйбыз… – 1917 елгы Октябрь инкыйлабында большевиклар партиясе властька килү белән дөнья революциясе (дөнья инкыйлабы) идеясен алга сөрәләр. Беренче елларда Аурупаның күп кенә дәүләтләрендә, Азиядә, зәгыйфь кенә булса да, коммунистлар партияләре төзелә. 1919–1920 елларда Германиядә кыска гына вакытка социалистик революция җиңеп тә чыга. Кытайда коммунистлар партиясе тамыр җәя. 30 нчы елларда Кытайда коммунистлар һәм милләтчеләр арасында көрәш башлана. Бу көрәш 1949 елда Кытайда коммунистлар партиясенең властька килүе белән төгәлләнә. 20–30 нчы елларда коммунистик идеяне таратуга күпме генә көч һәм акча түксәләр дә, ул киң таралыш таба алмый. Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан ул сүнү дәрәҗәсенә төшә.

            4 …Испания ихтиляле бүген үлем түшәгендә… – 1936 елның июль аенда башланган илдәшләр сугышында җөмһүриятчеләр гаскәре зур югалтулар кичерә. Генерал Франко җитәкчелегендәге гаскәр кораллану ягыннан халык фронты гаскәренә караганда күпкә өстенрәк була. Франко бу сугышта беренче көннәрдән үк җиңүләр белән башлый. 1936 елның көз айларында Испаниянең баш шәһәре Мадридка Франко гаскәрләре тарафыннан куркыныч яный. Шул вазгыятьтә Испания республикасы хөкүмәте 1936 елның 5 ноябрендә Мадридтан Валенсиягә күчәргә карар бирә. Коммунистларның уңышларына ышанмаган, «халыкчанлык» фикерен күрә алмаган Г.Исхакыйны бу вакыйгалар шатландырган.

            5 …Халык җәбһәсе дә җитлекмәенчә туган бала булып чыккандыр. – Бу урында Г.Исхакый 1936–1939 елларда Франциянең тышкы һәм эчке сәясәтендә мөһим урын тоткан «Халык фронты» идарәсенә ишарәли. Бу елларда аның җитәкчелеге еш алышына, башланган икътисади реформалар уңышсызлыкка очрый.

            6 Зиновьев, Каменевларны үтерү артыннан яңадан иске иптәшләрен үтерү килеп кушылачактыр. – Г.Е.Зиновьев (Радомысльский) (1883–1936) һәм Л.Б.Каменевлар (Розенфельд) (1883–1936) кулга алыну, хөкем ителү 1934 елның 1 декабрендә Ленинградта Смольныйда С.М.Кировның үлеменә бәйле рәвештә карала. Бу үтерүнең башында зиновьевчы-троцкичы оппозициясе торганлыгы турында языла. «Записка комиссии ЦК КПСС под председательством В.М.Молотова в ЦК КПСС о представлении выводов по рассмотренным материалам» әлеге вакыйга хакында түбәндәгечә аңлатма бирә: «В связи с убийством С.М.Кирова были арестованы и в январе 1935 года осуждены Военной коллегией Верховного Суда СССР по делу зиновьевской контрреволюционной организации «Московский центр» Зиновьев Г.Е., Каменев Л.Б., Евдокимов Г.Е. и другие в количестве 19 человек» («Правда» газетасында бары 16 кеше генә күрсәтелгән). Хөкемгә тартылганнарның барысы да атыла. Г.Исхакый бу вакыйгаларны Германиягә, Польшага килгән СССР газета-журналларыннан укып белгән, «Яңа милли юл» журналында совет матбугатына күзәтүләр дә әледән-әле чыгып килгән.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 276-279.

Җавап калдыру