«МИЛЛИ БАЙРАК»НЫҢ БЕР ЕЛЛЫГЫ

Бу көн «Милли байрак» гәзитәбезнең чыга башлавына бер ел туладыр. Адәм баласының тормышында бер ел бик кыска бер мөддәт булган кебек, бер гәзитәнең гомерендә дә бер ел бер дә озын түгелдер. Күршеләребездә дә яшьләре йөзәр ел белән үлчәнеп килгән гәзитәләр бар вакытта бер ел гәзитә чыгара алуыбыз, аны монтазам рәвештә алып бара белүебез, бәлки, безгә гәзитәбезнең бер яшьлек бәйрәмен итәргә хак та бирми торгандыр. Ләкин безнең милли тормышыбызда «Милли байрак»ның уйнаган роле Кытайның мең еллык гәзитәсенең безнең эшебездә уйнаган роленнән меңнәр мәртәбә артык булганга, без шул бер ел эчендә үзебезнең «Милли байрак» янындагы уңышларыбызны, җитешсезлекләребезне карап, аларның сәбәпләрен эзләргә, шуларны киң халык катлавыбыз алдында ачык итеп күрсәтмәенчә үтәргә хакыбыз да юктыр. Чөнки «Милли байрак» безнең мөһаҗир халкыбызның үзенең эченнән туган, үзенең матди-мәгънәви көче белән генә яшәп килә торган, үзенең мәдәни барлыгын күрсәтә торган, Ерак Шәрекъта бердәнбер милли гәзитәбез дә, бердән, бу киң катлау халкыбызның милли, дини хакларын саклый торган мәдәни коралыбыздыр. «Милли байрак» – милли барлыгыбызны, милли ганганәбезне, милли-дини берлегебезне саклар өчен бик авыр хәлләр эчендә Ерак Шәрекъта өч ел бер буйдан алып барылган милли тартышыбызның тудырган иң кадерле баласы, шул авыр милли хезмәтебезнең иң татлы җимешедер. Һич шөбһәсез, «Милли байрак» гәзитәсе бүгенге көнне безгә генә, укучыларыбызга гына юлыбызны яктыртучы милли фонарь булып кына калачак түгелдер. «Милли байрак» безнең киләчәктәге фикер тартышыбызда, безнең халкыбызның үзлеген саклауда да тарихи ролен уйнаячактыр. Безнең Идел-Урал истикъляль хәрәкәтенең эчендә вә безнең милли хәрәкәтебезнең тарихында зур бер урын тотачактыр. Без үзебез саннарыбыз берничә меңнәр белән генә чикләнә торган Идел-Урал төрек-татар мөһаҗирләре генә булсак та, безнең эшләребез үзебезнең бүгенге ихтыяҗларыбыз белән генә чикләнмидер. Безнең максатыбыз да бүгенге авыр хәлләребезне аз-маз чикләтү генә, үзебезнең ертык-тишекләребезгә аннан-моннан ертык-портык табып ямаулар салу гына түгелдер. Безнең максатыбыз – большевикларның золымыннан качып илне ташлап чыгарга мәҗбүр булган милләттәшләребезнең илебездән алып чыккан милли-дини барлыкларыны югалттырмаенча яшәде, халыкларның мәдәниятләреннән яңа-яңа байлыклар кушып, рухан сау-сәламәт көенчә газиз туган илебезгә алып кайту вә большевикларның егерме еллык мәдәниятебезне җимерүдә, ватуда яшьлегебезне безгә дошман булган рух белән сугаруларыннан килеп чыккан бушлыкны тутырырга хәзерлек күрүдер. Милли тарихыбызда шул егерме еллык фәтрәт дәверен аңлатып, тарихи барышыбызның милли тәсбихын өздермәүдер. Туган илебезнең гөрләп ага торган матур сулары, гөлле чәчәкләре, болыннары, аланнары, ашлык белән капланган кырлары, бай сулары, очы-кырые күренми торган караңгы, кара урманнарына мөһаҗәрәтебез кайткач та, анда калган мескин халкыбыз авыр саташулы йокыдан албасты пәрие басканнан котылган кебек булып уянган вакытында күзләре алдында элекке милләтчелек, элекке мәдәниятчелек, элекке динчелек үрнәкләре ялтырап торсын вә безнең милли юлыбыз аларның күзләрен чагылдырырлык булып ярылып ятсын! Менә шул милли вазифаны үтәр өчен, үти белер өчен мөһаҗәрәтебезнең яше-карты, бае-ярлысы үзенең эше бу көнне үткәрү, алай-болай гаиләнең тормышын тәэмин итү белән генә тәмам була дип уйламаенча, ул үзенең туган иленнән алып чыккан бөтен барлыкка милли гореф-гадәтне, дин әхлагын, бөтен ганганәсен чит илдә туган, үсә торган баласына-чагасына бирергә тиеш вә аларны аңлы милләтче итеп җитештереп иленә тапшыруда иң зур милли бурыч икәнлекне аңларга тиешләр вә шул юлда кулдан килгән матдимәгънәви ярдәмне аямаска тиештер.

«Милли байрак» гәзитәсе – менә шул милли хәзерләүнең мәктәбе, милли вазифаны көн дә искә төшереп торучы милли азатчысы, дөньяның киң чит илләренә таралган мөһаҗирләребезнең милли рухына тәрҗемане әфкяредер. Ул – безнең киң төрек илләренең мөһаҗиренең сөеп укый торган чын мәгънәсендә бер төрек гәзитәсе, безнең һәрбер төскә буялган милли дошманның, шайтанның Коръән тавышыннан качкан кебек кача торган милли догалыгы, безнең арабыздагы төрле-төрле, икейөзле монафикълар, эчке зыянчыларны куркыта торган, һәр саны аларны суык җилдәге көзге яфрак кебек бетәм-бетәм дип калтырата торган милли коралыбыздыр. «Милли байрак» – Ерак Шәрекътагы милләтләр арасында безнең Идел-Урал хәрәкәтенең үсеп җитеп, гәүдәләнеп өлгереп, үзенең теле чыкканын, үскәнен күрсәтә торган, башка милләтләр алдында аның хөрмәтен үстерә торган җанлы бер дәлилдер. Ничек соң бу «Милли байрак» мәйданга килде, нинди әхвәл эчендә туды, үсте? Ник берничә ел элек йә соң тумады? Боларны язып торуның әле вакыты түгелдер. Ләкин моның һәрбер адымы, һәрбер авырлыгы онытылмаска тиештер. Монда сарыф ителгән бер тиен көмеш акчабыз яшеренеп калмаган кебек, моның тууына, дәвам итүенә, үсүенә сарыф ителгән иксез-чиксез мәгънәви көчләр, санап бетерә алмаслык фидакарьлекләр дә – һичберсе онытылмаска тиештер. Һәммәсе дә милләтебезнең мәгънәви барлыгы дәфтәрендә кадерле урында язылып куярга, киләчәк буыныбызга тарихи хәтере итеп калдырылырга тиештер. Авырлыкны эчендәге милли эшчеләребезнең боларны язарга-сызарга вакытлары да юктыр, милли вазифаны эшлибез дип эшне алып барганга кичергән, кичерә торган авырлыкларны сөйләп торырга теләкләре дә юктыр. Ләкин милләт, халкыбызның киң катлавы шул авыр йөкне алып баруның никадәр мәшәкать, зәхмәт иткәнен белергә, аңларга, һәммәбезнең уртак бурычларын үтәүче милли эшчеләребезгә кадер-хөрмәтен үзенең күңелендә сакларга тиештер. Ләкин шул бер ел эчендә генә «Милли байрак»та язылып, сызылып, безнең иксез-чиксез милли җитешмәүләребез төзәлеп беттеме? Безнең милли кайгыларыбыз, дәрдләребез сөйләнеп, аңланып беттеме? Әлбәттә, юк. Без әле бу бер ел эчендә үзебезнең иксез-чиксез җитешсезлекләребезнең бер өлешен генә күздән кичердек вә бик аз гына авыруларыбызга дарулар эзләштек вә, бик аз гына каты хасталыкларыбызга ярдәмгә килеп, аларга пластыр-фәлән генә ябыштырдык. Икенче елыбызга әле тагын эш бик күп калды.  Икенче елыбызга әле милли вазифаның бик күп авырлыклары тагын килеп чыкты. Мәктәбебез, мәдрәсәбез, мәсҗедебез, зияратыбыз, матбугатыбыз, китапханәләребез, әдәбиятыбыз, мәркәзебез, йирле җәмгыятьләребез, яшьләр түгәрәгебез, хатыннар оешмаларыбыз, балалар бакчаларыбыз – боларның барысы да әллә никадәр эш көтә. Боларның барысы да җитәкчелек көтә. Боларның барысы да, үзенең уңышларын таркау милләттәшләренә белдереп, аларны да сөендерү өчен үзенең милли кайгы-хәсрәтләрен бөтен милләттәшләре белән уртаклашып бергә кайгырыр, бергә егълашыр, бергә шуларның чараларын эзләү өчен «Милли байрак»ның битләре бу елгы кебек үк ачык булуын тели. «Милли байрак»ның милли тормышыбызның көзгесе булып бөтен милли тормышыбызны күрсәтеп баруын таләп итә. «Милли байрак»ны үстерергә, зурайтырга, баетырга омтыла. Аны зур, матур гәзитәләр арасында күреп, үзенең милли горурын сыйпамакчы, охшамакчы була. Менә без кемнәр? Безнең халык элеккеге гасырларда гына зур халык булып, хәзер банкрот булган милләт түгел. Без – һаман шул ук Чыңгызлар1, шул ук Тимурлар2, шул ук Олуг Мөхәммәдләрнең3 угыллары, шул ук Сөембикәләрнең4 кызлары. Нинди авырлык эчендә ниләр кылдык дип, дуст-дошман арасында күкрәген киермәкче була. Бу теләк – хәзерге көндә һәммә милләтчебезнең гомуми теләгедер. Ләкин теләкнең гәүдәләнеп җитеп бер милли барлык булып чыгуы гына каладыр. Аны вөҗүдкә чыгарыр өчен бөтен яшебез, картыбыз «Милли байрак»ның яшәвенә догада гына булып тору җитешмидер. Аның матди ягын куәтләндерер өчен, аның абүнәчеләрен күбәйтергә, аның акчалы игъланнарын зурайтырга, аның өчен кирәкле булган хәзинәне* коргаксымый торган итәргә кирәктер. «Милли байрак»ның тагы күркәм, тагы матур, тагы баерак, тагы зуррак, тагы ешрак чыгуы өчен, аны үз матбә-гасы белән тәэмин итәргә тырышырга тиештер. Бу милли эшне дә фәлән эшләсен, фәлән кылсын, дип тормаенча, һәркем, үзенең милли вазифасы дип аңлап, үзе эшкә керешергә тиештер. Беренче милли бурычны үтәү шәрәфе миңа булсын дип, милли вазифаны эшләргә үзе ашыгырга тиештер. Ерак Шәрекъ мөһаҗәрәте өч ел бер буйдан киң рәвештә милли күләмдә зур милли тартыш алып килде. Ерак Шәрекъ төрек-татар мөһаҗәрәте үзенең милли теләкләрен кануни рәвештә куяр өчен ике мәртәбә киң күләмдә корылтайлар ясады5, үзенең милли-дини теләген гәүдәләндереп, аны эшләргә мәркәз тудырды, аның сүзен сөйләргә, теләген ишеттерергә «Милли байрак»ны вөҗүдкә китерде. Индеге бурычы – шул милли мөәссәсәләребезне аксатмаенча алып бару, шул милли коралларыбызны көчләндерү, куәтләндерү генәдер, Ерак Шәрекъ төрек-татар мөһаҗәрәте бер селкәнүе белән бу милли вазифаны үти алачактыр. «Әйдәгез, агалы-эне, тагы бер ярдәмгә» дию белән, бу тагы бер еллык милли планыбызны яшәрлек хәлгә куя беләчәктер. Бу хәрәкәтнең тукталганы юктыр, бу хәрәкәт дәвам итеп киләдер. Ерак Шәрекъның батыр бер милләтчесе Хөсәен әфәнде Биглиц6, милли матбәга тудырабыз дип, билен баглап, бисмилласын әйтеп, шул милли вазифага тотынгандыр. Ерак Шәрекъның иске милләтчесе Хаҗи әфәнде Әгерҗи7, милли хәзинәне тудырабыз, милли эшләребезне коргаксытмыйбыз, дип, бар иманы белән мәйданга чыккандыр. Ерак Шәрекъның бик күп милләтчеләре боларның яннарына тезелгәндер. Боларның мөкаддәс милли эшләренә кул сузарга сүз биргәндер. Вә бу корылтайларны тудырган һәрбер төрле йирле җәмгыятьләребезне яшәткән милли куәтебез, әлбәттә, «Милли байрагы»бызны да яшәтәчәктер, матбәгасын да корачактыр, матбугатын да тудырачактыр. Монда минем һичбер шөбһәм булмаган кебек, чит илләргә таралып үз авыр милли йөкләрен үстерүче милләттәшләребезнең дә шик-шөбһәләре юктыр. Фәкать Ерак Шәрекъта корылган милли эшебез бөтен Идел-Урал төрек-татарының уртак эше булганга, Ерак Шәрекъта алынып барыла торган милли дәгъвабызның уңышлы чыгуы һәммәбез өчен уртак сөенеч булганга, бу изге эшкә Ерак Шәрекъның бөтен мөһаҗиренең киң катлавы катышырга тиештер. Киң катлавы «Милли байрак»ның еллык бәйрәмендә аны үз матбәгасы белән тәэмин итүне гәүдәләндергән, аның киләчәк елга дәвамын тәэмин иткән булырга тиештер. Шул эш эшләнсә, «Милли байрак»ның бер еллыгы бәйрәм иткән буладыр. Шул эш үтәлсә, «Милли байрак»та армый-талмый эшләүче милли хезмәтчеләребезнең хезмәтләре дә тәкъдир ителгән буладыр вә безнең киләчәктә милли уңышыбызның тагы зур бер адымы атылган буладыр.

Милләттәш! Һаяди милли вазифа башына!

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мөддәт – вакыт.

Ганганәбезне – гореф-гадәтебезне, традициябезне.

Рухан – рухи яктан.

Фәтрәт – хәрәкәтсезлек, төшенкелек.

Тәрҗемане әфкяредер – фикерләрне җиткерүчедер.

* Чыганакта: хәзинәнең.

Вөҗүдкә – барлыкка, тормышка.

Абүнәчеләрен – газетага язылучыларын.

Мөәссәсәләребезне – оешмаларыбызны.

Һаяди – әйдәгез.

            «Милли байрак» газетасының 1936 елгы 6 ноябрь санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 Чыңгызлар – Чыңгыз хан (якынча 1155–1227), тарихта беренче булып бердәм монгол дәүләте төзүче, полководец.

            2 Тимурлар – аның турында тулырак мәгълүматны «Бүгенге вазгыять вә безнең вазифабыз» мәкаләсенә язылган 330 биттәге искәрмәдән карагыз.    

            3 Олуг Мөхәммәдләр – аның турында тулырак мәгълүматны «Казан китүгә 383 ел үтте» мәкаләсенә язылган 333 биттәге искәрмәдән карагыз.

            4 Сөембикәләр – аның турында тулырак мәгълүматны «Казан китүгә 383 ел үтте» мәкаләсенә язылган 333 биттәге искәрмәдән карагыз.

            5 …ике мәртәбә киң күләмдә корылтайлар ясады… – бу урында Г.Исхакый Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарларының 1934 елның 9–12 маенда Кобеда һәм 1935 елның 4–14 февралендә узган, 41 ешәр делегат катнашкан корылтайларны искә ала.

            6 Хөсәен әфәнде Биглиц – бу шәхес турында тулырак мәгълүматны «Япониядә төрек-татарларның Беренче корылтае» исемле мәкаләгә язылган 309 биттәге искәрмәдән карагыз.

            7 Хаҗи әфәнде Әгерҗи – бу урында Г.Исхакый Гыйсмәтулла хаҗи Әгерҗине искә ала. Аның турында тулырак мәгълүматны «Япониядә төрек-татарларның беренче корылтае» исемле мәкаләгә язылган 308 биттәге искәрмәдән карагыз.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 272-276.

Җавап калдыру