ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ УҢЫШЛАРЫ

Аурупаның үз эшләре никадәр чуалчык икәнлеге, дөньяны идарә итеп килгән олуг дәүләтләрнең дөньяның бик күп йирендә көн дә кебек чыгып торган мәсьәләләр белән башлары катканлыгы, әлбәттә, һәркемгә мәгълүм. Италия-Хәбәшстан сугышы алай-болай күздән югалырга өлгермәде, Испания гыйсъяны бөтен Аурупаның дикъкатен үзенә алырлык1 булып зурая. Ул бетәргә өлгермәс, өченче берсе мәйданга туар. Аннан соң дүртенчесе, бишенчесе, бәлки дә, боларның кайсынчысы булса да берсе тагы дөнья күләмендәге сугышына да сәбәп булыр. Бертуктамаенча чыгып тора торган бу вакыйгаларның, әлбәттә, бик күп сәбәпләре бар. Боларны без хәзер тәхлил итеп тә, аларга кыйммәт куеп та торырга уйламыйбыз. Ләкин шуны гына әйтә алабыз: Дөнья сугышыннан элеккеге һәрбер эштә үзенең фикерен, теләген имля итеп, олуг дәүләтләр арасына кермәгән һәрбер милләтне үз ихтыярына баш идереп, буйсындырып торган Аурупа дөньяда юк. Дөнья сугышы белән ул зәгыйфьләндеме, үлдеме – анысы икенче мәсьәлә. Ләкин сәясәт дөньясында ул юк хәзер.

Аурупалы, аурупа мәдәниятле булмаган халыкларга өстән карап, бик күп мәсьәләләрдә беравыздан сүз сөйли торган Аурупа хәзер бетте. Вә дөнья дәүләтләренең дә аурупалы, асиялегә бүленүләре, җәгърафи бер мәсьәлә генә булып, элеккеге төсен, йөзен югалтты. Хәзер Аурупада зур, бөек дәүләтләр, зур мәдә-ниятле халыклар яшәп килсәләр дә, Америка, Австралия, Асиядә дә алардан артта калмаган дәүләтләр корылып өлгерделәр. Аурупаның күп дәүләтләреннән сыкләти изафаисы кечкенә булмаган дәүләтләр дөньяның башка бүлекләрендә дә торадырлар. Ул гына да түгел, сугыштан соңгы дәвердә дөньялар хәрәкәте дигән нәрсә үзе Аурупадан Асиягә, Африкага күчеп бара2, вә бик күп хәрәкәтләр хәзер шул йирләрдә яшәүче халыклар арасында дәвам итеп килә. Дөньяның җил агымы үзгәрәме, тарихның көпчәкләре икенче тарафка таба әйләнә башлыймы, дөньяның мәнзарәсе башкада: бу үзгәрү дә безнең бик күптәннән таныш булган ислам дөньясының бер өлешендә – төрек-гарәп дөньясында бик ачык йөз күрсәтә, үләргә, бетәргә дип хөкем ителеп куелган Төркия савыга, мөстәкыйль була. Ул, бугазлар өстендәге үзенең милли хокукын кайтарып алып, олуг дәүләтләр арасында хатиры саялырлык диңгез дәүләте булып юлына аяк баса. Төркия үзенең эчендәге исляхларын тәмамлап, үзенең коры гаскәрен беренче дәрәҗәгә җиткереп өлгереп, үзенең диңгез куәтен җанландырырга керешә. Диңгездә кыйммәтен юксәләтергә башлый. Аның сәяси вазгыятенең нәгаре, аның куәтенең артуы шул дәрәҗәгә килә ки, ул Ак диңгездәге тынычлыкны, Ак диңгездәге мовазәнәне саклауда бик зур урын тотып, кирәкле бер гамәл булып өлгерә.

Август айларында Төркиянең диңгезләрен, Төркиянең бугазларын, Төркиянең пайтәхете Истанбулны дөньяның диңгез куәте иң зур булган Ингелтерә короле, ярты миллиард халыкның падишаһсы биззат зиярәт итә. Биззат Төркиянең рәһбәре Гази па-шада кунак булып, Төркиягә каршы Ингелтерә дәүләтенең дустлыгын үзе изһар итә. Әлеге Аурупа дигән дәүләтләр, озын булып, әллә ничәгә ботарлап, истикълялен бөтенләй бетерергә карар иткәннәр. Төркиянең* – шул олуг дәүләтләргә каршы унбер данә мылтык белән баш күтәреп сугыш игълан иткән Төркиянең – олуг рәһбәренә Аурупаның олуг падишаһсы үзе килеп сәлам бирә. Төрекләрне Аурупадан куарга кирәк дигән зиһният белән сугыш алып барган, бер төрек милләтен миллион ярымлы эстоннардан да ким күргән Аурупаның ул вакыттагы карашы белән бүгенге карашы арасындагы фирак кайдан килгән? Дөнья үзгәргән, һаваның агуы башкарган, яңа Төркия – унбер мылтык белән Аурупага игъланы хәреб иткән Төркия дәүләт булып өлгергән. Төркиядән аз гына озын китеп, Асия мәдәнияте белән Аурупа мәдәниятенең чигендә торган Мисырга килсәк, бу да үткән елгы Мисыр түгел. Бу ел кыш буе дәвам иттергән милли тартыш арасында аның да йөзе-төсе үзгәрде. Мисырның да истикъляле танылды. Мисырда да капиталиционнар бетерелде. Аның белән калмады, мөстәкыйль Мисыр дәүләте белән тигезлек нигезендә Бөек Британия императорлыгы дустлык вә бер-берсенә гаскәри ярдәм могаһәдәсен япты. Мисыр Ингелтерәнең колониясе булудан чыкты. Мисыр халкы дөньяның икенче дәрәҗәдә милләте дип каралудан үтеп китте. Бүген-иртәгә Мисырның вәкиле Җәмгыяте әкъвамда олуг дәүләтләренең вәкилләре белән бергә утырачак, дөнья мәсьәләләрен бергә мөзакарә итәчәк. Үзенең дөньяга карашын хөр көенчә, мөстәкыйль көенчә үзе сөйләячәк. Ислам дөньясының Төркиядән кала икенче дәрәҗә мәдәниятле, куәтле, бай бу мәмләкәтнең бу муаф- фәкыяте, бу уңышы кайдан килде? Мисырлыларга бу бәхет кошы ничек кунды? Мисырлылар хөрриятне бу истикъляльне чын мәгънәсендә хак белән тартышып, озын еллар буе тартышып казандылар. Моңарчы Мисырның истикъляленә төрле-төрле киртәләр салып килгән Ингелтерә бу юлында Мисырның дустлыгын казаныр өчен аның истикълялен танырга мәҗбүр булды, аның белән тигезлек нигезендә, уртак мәнфәгать өстендә могаһәдә ясарга мәҗбүр булды.

Гарәп дөньясының соңгы егерме ел эчендә иң авыр вазгыятьтә булган йире, шөбһәсез, Сүрия, Фәлистыйндыр3. Госманлы хәлифәтенең бу өлкәләре ислам мәдәниятенең бер вакытны мәркәзе булулары өчен, падишаһларның, хәлифәләрнең иркәләүләре аркасында тәмамән юлдан чыкканнар. Кадерле бала кебек һәрбер вакытта Төркия дәүләтенә каршы үпкәләп торырга өйрәнгәннәр вә Төркия хөкүмәтенә һәрбер форсатта уңайсызлык ясап килгәннәр иде. Сугыш вакытында боларның бу зиһниятләре мондагы кайбер гарәп башлыкларының ислам хәлифәсенә, төрек солтаннарына, үзләренең падишаһларына каршы баш күтәрүгә кадәр барып җиткән иде4. Нәтиҗәдә, бу халык үзенең ялгыш сәясәтенең җимеше буларак аерым-аерым дәүләтләргә бүленеп, зур өлеше – Франсәгә, кечкенәрәк өлеше Фәлистыйн, Ингелтерәгә бирелгән иде.

Сүрия гарәпләре, бу хәл белән һичбер төрле килешә алмаенча, еллар буе тартыштылар. Французлар зур гаскәри көчләре белән генә аз-маз тынычлыкны йирләштереп килә алдылар. Ләкин бу ел тагы бик зур милли хәрәкәтләр башланды. Канлы сугышлар айлар буе дәвам итте. Сүрия гарәбе үзенең истикълялен таләп итте. Озын-озын мөзакәрәләрдән соң Франсә хөкүмәте Сүриянең истикълялен танырга, ул да Сүрия гарәпләре белән дустлыкны бозмас өчен үзенең бик күп акча түккән йирләреннән чыгып китәргә мәҗбүр булды. Сүриянең дә мәхдүд булса да истикъляле игълан ителде. Сүриянең вәкилләре белән Франсә хөкүмәте арасында дустлык вә сәүдә могаһәдәсе ясалды. Бу өч вакыйга өчесе дә ай-ай ярым, ике ай эчендә эшләнде. Өчесе дә дөньяның иң көчле, иң зур дәүләтләре – Ингелтерә, Франсәнең үз хокукларын гарәп халкына бирү, кайтару нигезендә ясалды. Ислам дөньясының шул өч почмагында өч зур бәйрәм – уңыш-җиңеш бәйрәме ителде. Гарәпләрнең иске туфраклары – бөтен дөнья мөселманнарының мөкаддәс йире Фәлистыйн гына озын канлы тартышлар белән дә үзенең теләгенә әлегә кадәр муаффәкъ була алмады5. Ул һаман тартышында дәвам итсә дә вә мондагы гарәпләрнең теләкләре Мисыр, Сүрия гарәпләренең теләкләреннән кечкенә булса да, Фәлистыйн гарәбе бу көнгә кадәр максатына ирешә алмады. Билгакес, бүгенге көннәрдә Фәлистыйндагы тартыш гарәпләр өчен бик авыр бер юлга кереп китте. Ингелтерә хөкүмәте, Фәлистыйнга бик күп гаскәр китереп, сугыш вакытындагы кануннар белән идарәгә башлады.

Ни өчен сүриялеләр, мисырлылар казандылар да, ни өчен Фәлистыйн гарәпләре казанмадылар? Моның сәбәпләреннән берсе – Фәлистыйн бик иске вакытта яһүдиләрнең ватаннары булган йир булганга, сугыш вакытында яһүди әфкяре гомумиясе үз тарафында тотар өчен Ингелтерә хөкүмәте Фәлистыйнда «яһүди учагы» ясарга сүз биргән вә моны инглиз назыйры Бальфур рәсмән игълан иткән иде6. Яһүдиләр, шул вәгъдәне киң рәвештә аңлап, Фәлистыйнда яһүди күпчелеге ясарга вә Фәлистыйнны яһүди дәүләте итәргә телиләр. Гарәпләр, бик зур күпчелек булуларын алга сөреп, яһүдиләрнең Фәлистыйнга тупланмауларын таләп итәләр. Ингелтерә, капма-каршы гарәпләр белән генә булса йә яһүдиләр белән генә булса, әлбәттә, мәсьәләне Мисырдагы кебек, Ирландиядәге кебек хәл итә алыр иде. Уртада өченче милләт барлыгы Ингелтерәнең аягын-кулын баглап тора. Фәлистыйн мәсьәләсе канлы, яшьле мәсьәлә булып дәвам итеп бара. Ләкин Мисырның, Сүриянең, Гыйракның хәтерен сакларга мәҗбүр булган Аурупаның олуг дәүләтләре, хосусән Ингелтерә, Фәлистыйн мәсьәләсен дә даимән кан ага торган бер җәрәхәт итеп калдыра алмаячактыр.

Яһүдиләрнең хәтерен кырып булса да, монда да гарәпләргә хокукларын бирергә мәҗбүр булачактыр. Ингелтерә Франсәнең ярты гасырлык сәясәтләрен, хәтта дөньяга карашларын үзгәртерлек бу яңалык кайда туды?

Төркияне хөрмәтле урынга менгезгән бу вазгыять нидән мәйданга килде?

Кыйбланы тәгъйин итеп, көннең суыгына, җиллесенә, карына, буранына карамаенча, монтазам рәвештә шул кыйблага таба хәрәкәт итүдән вә шул милли хәрәкәттә, берлекне алып барып, бер милли байрак әтрафына тупланудан милләтнең берләшкән куәте алдында, берләшкән милләтнең хаклы теләге алдында олуг, кечек дәүләтләр һәрвакыт буйсынганнардыр. Моннан соң да милли берлек алдында дуст та, дошман да баш иячәктер. Ислам дөньясындагы шул бәйрәмнәрне үз илләребезгә китерер өчен, илебезнең котылганын күрер өчен, безгә дә милли байрак әтрафында берләшү генә вә бер милли максатка таба атларга кирәктер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

* Чыганакта: Төркияне.

Мәнзарәсе – күренеше.

Хатиры саялырлык – хөрмәтләнерлек, исәпләшерлек.

Юксәләтергә – югары күтәрергә; арттырырга.

Нәгаре – кайнавы.

Мовазәнәне – тигезлекне, иминлекне.

Биззат зиярәт итә – үзе визит белән килә.

Рәһбәре – юлбашчысы.

Изһар итә – мәйданга чыгара.

Истикълялен – бәйсезлеген.

Фирак – аерма.

Игъланы хәреб иткән – сугыш игълан иткән.

Мәхдүд – чикләнгән, чикле.

Муаффәкъ була алмады – ирешә алмады.

Билгакес – киресенчә.

Назыйры – министры.

Хәтерен сакларга – монда: куркынычсызлыгын сакларга.

Капиталиционнар – изүләр.

Могаһәдәсен япты – килешүен төзеде.

Муаффәкыяте – уңышы, уңайлыгы.

Йирләштереп – урнаштырып.

Тәшрик мәсагый итүләренең – иптәш итәргә тырышуларының.

Астары – нигезе.

            «Милли байрак» газетасының 1936 елгы 23 октябрь санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 …Испания гыйсъяны бөтен Аурупаның дикъкатен үзенә алырлык… – 1936 елның июль аенда Испаниядә илдәшләр (гражданнар) сугышы башланып китә. Аурупа дәүләтләре бу сугышка үз мөнәсәбәтләрен белдерә. Аурупаның 28 дәүләтен туплаган Испания эшләренә катышмау комитеты төзелә, бу илләрнең халкы исә төрле партияләр җитәкчелегендә Испания өчен матди ярдәм оештыра. 30 нчы елларда алдынгы һәм шул ук вакытта дөнья сәясәтендә аеруча зур йогынты ясый алган Англия һәм Франция Испаниягә корал сатмауны контрольдә тотарга тиеш була. Мәсәлән, Франция коммунистлар партиясе җитәкчелегендә зур суммада акча җыела, митинглар оештырыла. 1936 елның июль аеннан башлап Испаниянең халык фронтын хуплап, СССР зур матди ярдәм күрсәтә, күп кенә шәһәрләрдә митинглар уздырыла, Коминтерн белән берлектә ирекле гаскәрләр дә җибәрә.

            2 …сугыштан соңгы дәвердә дөньялар хәрәкәте дигән нәрсә үзе Аурупадан Асиягә, Африкага күчеп бара… – Г.Исхакый бу урында Беренче бөтендөнья сугышы һәм 1917 елгы Октябрь инкыйлабының тәэсире астында Азия һәм Африка дәүләтләрендә кабынып киткән милли азатлык көрәшен, бу дәүләтләрнең демократик үсеш юлын сайлаган идеяләрен искә ала.

            3 …соңгы егерме ел эчендә иң авыр вазгыятьтә булган йире, шөбһәсез, Сүрия, Фәлистыйндыр. – Бу турыда Г.Исхакыйның «Сәяси вазгыять» исемле мәкаләләрендә сүз алып барыла (аларга язылган аңлатма һәм искәрмәләрне дә укыгыз).

            4 …гарәп башлыкларының ислам хәлифәсенә, төрек солтаннарына … каршы баш күтәрергә кадәр барып җиткән иде. – Бу елларда элек колониаль бәйлелектә булган җирләрдә мөстәкыйль гарәп дәүләтләре төзелү процессы бара.

            5 …Фәлистыйн гына озын канлы тартышлар белән дә үзенең теләгенә әлегә кадәр муаффәкъ була алмады. – ХХ гасырның 20–30 нчы елларында Палестинада инглиз колонизаторларына һәм сионистларга каршы восстаниеләр, канлы бәрелешләр еш кабатлана. 20 нче еллар восстаниеләренең иң югары ноктасы 1929 елга туры килә. Бу вакытта Палестинаның эчке сәяси вазгыяте дә кискенләшә. 1934–1936 елларда да забастовкалар, восстаниеләр әледән-әле булып тора. Шуның өстенә, сәяси лидерлар арасында каршылык килеп чыгып, бер төркем – Англия яклавында Палестина дәүләтен калдыру, икенчеләре милли бәйсез дәүләт идеясен яклый. Болар да Палестинаның киләчәк язмышын билгеләүдә тискәре роль уйный. Шул рәвешле, Г.Исхакый язганча, Палестина 30 нчы еллар дәвамында үзенең тулы мөстәкыйльлегенә ирешә алмый кала.

            6 …моны инглиз назыйры Бальфур рәсмән игълан иткән иде. – Бальфур Артур Джеймс (1848–1930), лорд, Бөекбританиянең премьер-министры (1902–1905), 1916–1919 елларда – тышкы эшләр министры. Бальфур тарафыннан 1917 елда Палестина җирендә «яһүди учагы» турында декларация төзелә. Аның нигезендә Палестинада «яһүди учагы» төзү һәм шул максатны тормышка ашыру өчен бар көчне бирергә дигән мәгънә ята. Бу фикергә «не должен быть нанесен ущерб гражданским и религиозным правам существующих в Палестине нееврейских общин, а также политическому статусу, которым пользуются евреи в любой стране» дигән аңлатма бирелсә дә, чынлыкта Палестинада Англия алып барган сәясәт фәкать гарәп халкының ризасызлыгын гына көчәйтә. Англиянең Палестинадагы сәясәте турындагы Бальфур декларациясе 1917 елның 2 сентябрендә банкир Ротшильдка атап язылган хат формасында басыла.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 268-272.

Җавап калдыру