СӘЯСИ ВАЗГЫЯТЬ

Үткән елны башланган Италия-Хәбәшстан сугышы, алты ай дәвам итеп, итальяннарның Хәбәш туфрагының зур бер өлешен алулары берлә беткән кеби булды. Ләкин шул сугышның тугдырган вакыйгалары әле булса да хәл ителеп, юлына куелып өлгергәне юк. Италия-Хәбәш сугышының беренче ингыйкясләре сугыш йиренең күршеләренә тиде.

Мисыр халкы Африканың Мисыр берлә һәрвакыт дуст булып килгән иске бер дәүләтенә, халыкның өчтән ике өлеше сүздә христиан булса да, гарәп, ислам мәдәниятенең бик зур тәэсире астында яшәп килгән хәбәш иленә куәтле  Италиянең хуҗа булырга теләвен дустлык берлә каршы алмады. Мисыр халкы кулындагы бар куәте берлә Хәбәшстанга дуст-күршелек мөгамәләсен эшләде. Бик куәтле «Һиляле әхмәр» һәйәте җибәрде1. Бик күп докторлар, дарулар берлә тәэмин итәргә тырышты, матбугаты һәрвакыт Хәбәшстанга каршы дустлык берлә каләм кулланды. Мәгънәви ярдәмдә булынды. Ләкин көрәшә торган ике милләтнең баскан мәдәни баскычлары бик аеры булганга, Аурупаның бөтен яңа техникасы берлә коралланган Италиянең җиңеп чыгуында мисырлыларның да шөбһәләре юк иде, бу булачак эшкә каршы куярлык куәтләре, көчләре дә юк иде. Булган көчләреннән үзләре теләгән рәвештә, үзләренең дәүләтләре ягыннан файдалы дип үзләре уйлаганча кулланырга да хаклары юк иде. Чөнки Дөнья сугышы вакытында инглизләр тарафыннан Мисырга тулы истикълялен кайтару хакында вәгъдә ителгән булса да, бу вәгъдәнең вөҗүдкә чыгуына сугыштан соң үткән унсигез ел гына кифая итмәгән иде. Милләтчелекнең иске һәм куәтле фиркаләреннән «Вафд»2, Мисырның тәмамән мөстәкыйль булу форсаты килде дип, халыкны шул байрак әтрафына дәгъвәт итте. Мисыр халкының зур күпчелегенең «Вафд» байрагы артыннан китүе Мисырның «Әхрар», «Иттихад» кеби башка фиркаләреннән3 Мисыр истикъляле фикерендә бергә булырга мәҗбүр итте. Инглиз баш комиссары ишарәсе берлә йөрергә4 алышкан Мисыр хөкүмәте дә бөтен мисырлыларга каршы китә алмады. Ингелтерә хөкүмәте дә, каршысында Мисырның истикълялен таләп итүче, аякка калыккан бөтен Мисыр милләтен күреп, каты тәдбирләр алудан ваз кичәргә мәҗбүр булды. Мисырның истикълялен таныячагын сөйләп, күпчелектән туган Мисыр хөкүмәте берлә могаһәдә ясарга разый икәнлеген белдерде. Милләт Мәҗлесе сайлаулары яңадан игълан ителде. Май башында Мисыр халкының йөзгә туксан сайлаучысы, «Вафд» фиркасенең намзәдләренә тавыш биреп5, һәртөрле авырлыкларга карамаенча, истикъляль бай-рагын иңсәләреннән иңдермәгән «Вафд» фиркасенә, аның юлбашчысы Наххас пашага6 тулы ышанычын күрсәтте. Италия-Хәбәшстан сугышының Италиянең җиңүе берлә Ингелтерәгә көндәш бер мәмләкәтнең Африкага ныклап урнашуы берлә бетүен күргән Ингелтерә Мисыр истикъляльчеләрен үзенә дуст итеп калдыру өчен бөтен фидакарьлекләргә китте, Наххас пашаның рәислеге астында Лондонга килгән Мисыр солых һәйәтенә каршы зур хөрмәт күрсәтеп, мөзакәрәләрне ике мөстәкыйль дәүләт арасындагы төскә сукты. Өч ай кадәр дәвам иткән сөйләшүләр бер дустлык могаһәдәсе төсенә кереп, 26 августта Лондонда ике тарафтан имзаланды7. Бу могаһәдә буенча Ингелтерә Мисырның тәмамән истикълялен танып кына калмаенча, Мисырның истикъляленә каршы башка бер дәүләт тарафыннан һөҗүм булачак булса, гаскәр берлә ярдәм итү мәсьүлиятен дә өстенә алды. Капитуляционнарның бетерелүенә вә, Мисырда яшәүче һәрбер әҗнәби кеби, инглизләрнең Мисыр мәхкәмәләренең карамагына бирелүенә разый булды. Мисыр да үз тарафыннан Искәндәрия портын Ингелтерәнең диңгез сугыш көймәләренең сыгыначак йире итеп коралландырырга разыйлык бирде. Ике арадагы алыш-биреш эшләре дә юлга салынды. Шулай итеп, бу елның август ае ахырларында Мисыр бик күп еллардан бирле көтә торган вә шуңар бик күп угылларының канын-җанын корбан иткән истикъляленә кавышты. Мөстәкыйль Мисыр мәмләкәте үз башына эшләгән беренче дустлык могаһәдәсен Төркия җөмһүрияте берлә эшләде. Вә ике мөселман дәүләте арасында күптән килә торган дини кардәшлек нигезендәге дустлыкны ныгытты. Хәзер мөстәкыйль Мисыр дәүләте, Аурупа, Асия, Америка дәүләтләре берлә бер дәрәҗәдә булып, Җәмгыяте әкъвамга әгъза булып керәчәктер. Җәмгыяте әкъвамдагы мөселман дәүләтләренең мөмәссилләрен арттырачактыр.

* * *

Италия-Хәбәшстан сугышы Аурупаның үзеннән дә зур-зур мәсьәләләр мәйданга аткан Аурупаның әфкяре гомумиясендә Италиянең бу хәрәкәтенә каршы шактый зур наразыйлык хисе тугдырган иде. Хосусән бу наразыйлык хисе Аурупаның кечкенә мәмләкәтләрендә бик куәтле иде. Ингелтерәдә бу фикер киң халык катлавына таралган бер фикер булганга, Ингелтерәнең хариҗи сәясәтендә бу фикер берлә хисаплашырга, Италиягә каршы аз-чук мөсагадә, рана хәрәкәт итәргә теләгән хариҗия назыйры мистер Һорны истигъфа итәргә дә мәҗбүр ителгән иде8, шул хиссият астында тупланган Җәмгыяте әкъвам да Италиягә каршы Җәмгыяте әкъвамның мәгълүм маддәсен бозды дип санкционнар кабул иткән иде.

Франсә хөкүмәте шуннан берничә ай гына элек Италия берлә дустлык могаһәдәсе имза итешкән булганга, бу санкционнар аның вазгыятен бик авырайткан, ул бер тарафтан үзенең Италия-Франсә могаһәдәсен сакларга мәҗбүр булса9, икенче тарафтан, Аурупаның әфкяре гомумиясен, хосусән Ингелтерә матбугатының сы- кыштыруы каршысында баш ию мәҗбүриятендә иде. Дахилдәге вазгыяте, сайлау эшләре бик чуалчык булганга, Франсә хөкүмәтенең хәле авырайды. Шуларның барысыннан да, Франсә берлә хисаплары булган төрле дәүләтләр, милләтләр истифадә иткәннәре кеби, Сүрия гарәпләре дә бик зур иттереп файдаландылар. Мисыр истикъляль хәрәкәтләре берлә бергә үк башланган Сүрия истикъляль хәрәкәтен Франсәнең каты гаскәри тәдбирләренә карамаенча туктатмадылар10. Йөзләр, меңнәрчә Сүрия милләтчеләре төрмәләргә салынса, хәбес ителсә дә, алар артыннан килгән икенчеләре, өченчеләре истикъляль байрагын иңдермәделәр.

Дөнья сугышы вакытында истикъляльләре вәгъдә кылынып Төркиягә каршы баш күтәртелгән Сүрия гарәпләре, алданулары өчен дә хурланып, канлы тартышларында дәвам иттеләр. Боларның бу хаклы таләпләре элек гарәп дөньясында бик зур дустлык уятса, бара-тора Аурупа әфкяре гомумиясендә дә дустлар казанды. Франсә хөкүмәте Сүрия гарәпләренең истикъляль таләпләрен кабул итәргә мәҗбүр булды. Милләтче мөҗаһәдәләрне хәбесләрдән чыгарып, истикъляльчеләре берлә мөзакәрәгә кереште. Озын-озады мөзакәрәләрдән соң Франсә хөкүмәте Сүриянең чикләнгән булса да (Франсә гаскәре калып тора) истикълялен танып, Сүрия берлә сату-алу, дустлык могаһәдәсе имза итте (сентябрь, 1936)11. Сүриянең мөстәкыйль бер мәмләкәт булып яшәвенә, төзелүенә имкянне ачты. Шунысы гаҗәп ки, Дөнья сугышы вакытында аурупалыларның коткысы берлә Төркиядән аерылабыз дип, Төркия ислам халифәтенә каршы баш күтәргән Сүрия гарәпләренең вәкилләре, Париста истикъляль могаһәдәсенә кул куйгач та, беренче зиярәтен Төркиягә яптылар. Беренче сәламне Төркиягә бирделәр. Төркия берлә аңлашу юлына керделәр. Бүгенге көндә, бер тарафтан, Сүриянең мөстәкыйль бер дәүләт булып корылуы эшләнеп ята. Икенче яктан, Дөнья сугышының нәтиҗәсендә Төркиядән алып Сүриягә кушылган, күпчелек төрек булган Искәндәрүн, Антакъя шәһәренең әтрафындагы сәнҗаклар Төркиягә кушылуны таләп итеп яталар12. Мондагы төрекләрнең бу хаклы таләпләре тәмамән кабул ителерме-юкмы, бүгенгә әле катгый әйтеп булмыйдыр. Ләкин Франсә хөкүмәте бу хосуста Төркия хөкүмәте берлә сөйләшү-аңлашу юлына керәчәген вәгъдә итте. Моның нәтиҗәсендә, бу төрек вилаяте Төркиягә кушылып, Төркиянең ул тарафындагы гайре табигый чиге төзәтелеп калырмы, әллә зур бер мохтарият тәэмин итеп, Сүрия эчендә бер төрек учагы булып калырмы – киләчәк күрсәтер.

* * *

Италия-Хәбәшстан сугышының ингыйкяс төсендә башланган Фәлистыйндагы гарәп-яһүди низагысы Мисыр, Сүрия кеби мутлу, бәхетле чыкмады. Фәлистыйн гарәбе, үзенең илен яһүди басуыннан коткару өчен бик каты тартыш алып барса да вә бу канлы мөҗадәләдә бик күп угылларын корбан итсә дә, әлегә максатына ирешә алмады. Билгакес, Фәлистыйн гарәбе элеккегә караганда да авыр вазгыятькә төште. Мондагы гарәп-яһүди тартышында, әгәр ике милләт кара-каршы гына булганда, күптән инде гарәп файдасына хәл ителгән булыр иде. Ләкин Дөнья сугышыннан соң Фәлистыйн Ингелтерәнең химаясенә бирелгәнгә вә Ингелтерә хөкүмәте дә сугыш вакытында дөнья яһүдилегенең күңелен табар өчен Фәлистыйнда «яһүди учагы» ясарга ярдәм итәргә13 сүз биргәнгә, мондагы гарәп милләтчесенең хаклы таләбе каршысына Ингелтерә куәте чыкты. Ингелтерә идарәсе, Фәлистыйндагы тынычлыкны саклыйм дип, ике арага керде. Хакын таләп итүче килмешәкләрне иленнән куучы гарәп милләтчесе булганга, ул үзеннән-үзе яһүдиләрне химая итәргә мәҗбүр булды. Нәтиҗәдә бик күп кан түгелсә дә, Фәлистыйн гарәбе максатына ирешә алмады. Ул, ачык тартышка башка, яһүдиләрнең бакчаларында, тарлаларында, фабрикаларында эшләмәс өчен эш ташлаган булганга, Фәлистыйн яһүдилегенә икътисади җәһәттән дә зур зарбә иңдерде. Фәлистыйнга җыелып, гарәпнең эшен, көчен әстәсмар итәргә тырышучы яһүди сәүдәсенә, яһүди санагатенә төзәлә алмаслык йодрык иңдерде. Үзе Ингелтерәдән яһүди мөһаҗирлеген китерүне туктатуны таләбен дә дәвам итте. Ингелтерә, аерым комиссион күндереп, мәсьәләне йирендә тикшерергә14, шуңар карап хөкем бирергә теләсә дә, гарәп милләтчеләре бу комиссионнан да элек яһүди мөһаҗәрәтен туктатуда исрар иттеләр. Комиссион килү мәсьәләсе хәл ителмәгән көенчә калды. Соңгы алынган хәбәрләргә караганда, Хиҗаз падишаһысы Йәмән мәлике, Гыйрак короле, Шәрекъ Ордон әмиренең үтенүләре буенча, гарәп комитәсе 9 апрельдән бирле дәвам итә торган эш ташлауны 12 октябрьдә туктатырга карар биргән. Димәк, Фәлистыйн гарәпләре үзләренең бер тартыш коралларыннан ваз кичкәннәр, ләкин алар моның берлә Ингелтерә алдында, үзләренең алдында, үзләренең таләпләре фәкать Фәлистыйн гарәпләренең йирле теләкләре генә булмаенча, бөтен гарәп дөньясының таләбе икәнлеген дә күрсәткән булалар. Бер коралны кулларыннан ташласалар, тагын куәтле икенче коралны кулга алган булып чыгалар. Фәлистыйн гарәпләренең хаклы теләгенә каршы бу кадәр саранлык кылган Ингелтерә әфкяре гомумиясе вә хөкүмәте бөтен гарәп дөньясының таләбенә каршы да шулай ук саранлык күрсәтәчәкме? Әмма хаттел-хәрәкәсен үзгәртәчәкме? Вакыйгаларның барышы, Ак диңгездә инглизләрнең хакимлекләрен саклар өчен гарәп дөньясының дустча каравына мохтаҗ булуы гарәп дөньясының бу хаклы таләбе алдында Ингелтерә әфкяре гомумиясен Фәлистыйн мәсьәләсенә карашын үзгәртергә мәҗбүр итәр дип уйлыйбыз.

* * *

Италия-Хәбәшстан сугышының ингыйкясләреннән берсе дә – Ак диңгезгә кем хуҗа булу мәсьәләседер. Төркия дәүләтенең Русиянең туктамаган һөҗүменнән үзен корыдан сакларга, бөтен гайрәтен сарыф итәргә мәҗбүр булган дәвереннән башлап (17–18 нче гасырлардан ук), Африкада Мисыр, Җәзаир, Тунис, Тәраблес кеби зур-зур мәмләкәтләргә хуҗа булган Төркия дәүләтенең акрынакрын гына диңгез куәте зәгыйфьләнә килә. 19 нчы гасырның соңгы елларында, солтан Габделхәмид вакытында, Төркиянең диңгез куәте тәмамән юк дәрәҗәсенә иңәдер. Бу бушлыктан иң зур файдаланган дәүләт Ингелтерә булып, инглиз хөкүмәте, Ак диңгезнең ике авызында Суэц каналы, Җәбал әт-тарик бугазларыны кулына төшереп, Ак диңгезне Ингелтерәнең колы хәленә китереп өлгерәдер. Төркиядән төрле вакытта, төрле төстә алынган Мальта атавын диңгез куәтләренең сыгына торган, ныгытылган хәленә ки-терәдер. Кәбрәс атавының да портларын үзенең диңгез көчләренең кирәк-ярагы өчен кулланырлык хәлдә эшләп куядыр. Дөнья сугышыннан соң Ингелтерә үзенең Ак диңгездәге диңгез көчләрен саклар өчен Фәлистыйнның Хайфа портын да зурайтадыр. Гыйрактагы Мосул нефть коелары берлә Хайфа портын, йир астыннан ясаган нефть агызу юллары берлә баглап, үзенең диңгез көчләренең йөрүе өчен кирәкле булган нефть берлә тәэмин итеп куядыр. Шулай итеп, Ингелтерә хөкүмәте, Дөнья сугышыннан үзенең Ак диңгездәге вазгыятен куәтләндереп, һичбер дәүләтнең диңгез көчләре көндәшлек итә алмаслык дәрәҗәгә китереп чыгарадыр…

Ләкин Дөнья сугышыннан алынган ганимәтләрдән Италия дәүләте разый булып калмаганга һәм дә үзен иттифакчылары хәрамләделәр дигән фикердә булганга, Италиядә милләтчелек агымы җиңеп, фашист идарәсе корылгач, Италия үзенең коры гаскәрен ислях иткән кеби, диңгез куәтләрен дә көчләндерергә керешәдер. Берничә ел монтазам бер план берлә тырышып, Италия Ак диңгездә иң яңа ысулда эшләтелгән, санынча бик зур булмаса да, кораллану ягыннан бик куәтле диңгез сугыш көче хәзерләп җиткерәдер. Италия мәмләкәтенең диңгез чикләре бик озын булуны алга сөреп, шуларны сакларга дип бик күп иттереп яңа ысулда диңгез асты көймәләре дә ясап өлгерәдер. Аның өстенә, бик күпләп сугыш очкычлары да хәзерләп алып, Ак диңгезнең куәтле бер бәхри дәүләте арасына керергә өлгерәдер. Шул куәтенә таянып, хәбәш мәсьәләсендә дөнья әфкяре гомумиясенә илтифат итмәенчә, инглизләрнең Ак диңгездәге зур диңгез куәтләреннән курыкмаенча, үзенең планын вөҗүдкә чыгарадыр. Хәбәшстанга һөҗүм итеп, аның зур өлешен кулына төшерәдер. Ингелтерә дәүләтенең сугыш көймәләре Ак диңгездә бик күп булса да, Италиянең Ак диңгез уртасында тоткан җәгърафи вазгыяте үзенә бик зур ярдәм иткәнгә, Ингелтерә Ак диңгез мовазәнәсен саклауны үз көченә ышанып бетә алмыйдыр. Ул үзенең иттифакчысы Франсәнең бәхри куәтен үзенә ярдәмгә чакырадыр. Ак диңгез буендагы башка мәмләкәтләрне дә үзе берлә бергә Ак диңгезнең мовазәнәсен саклашырга дәгъвәт итәдер. Франсә, Ингелтерә берлә багланган кеби, Италия берлә дә дустлык җебе берлә баглаганга, Италиянең Алмания берлә дустлашып китүеннән һаман куркып торганга, Франсәнең Ингелтерәгә ярдәме сүздән уза алмады; Ингелтерәгә үз көче берлә генә Ак диңгездәге хакимлекне саклау бик авыр булганга, үзенә яңа дустлар эзләргә, алар берлә мөштәрәк мәнфәгатьләр ни-гезендә аңлашырга мәҗбүрият хис итәдер. Шуның өчен җәгърафи мәүкыйглары Ак диңгездә мөһим урын тоткан Юнанстан, Югославия, Төркия берлә яңа-яңа нигезләрдә дә аңлашулар вөҗүдкә китерергә тотынадыр. Ак диңгездә шактый мөһим урын тоткан Мисырның да истикълялен танып, моны да үзенең дустлары тәсбихы тезмәсенә тезеп куядыр. Италия берлә Ингелтерә арасында Ак диңгездәге хакимият тирәсендә туган узышта сәяси яктан ике зур казаныш яңа Төркия хисабына төшәдер. Төркия дәүләте, үзенең Ак диңгез мовазәнәсендә тотачак урынын ныгайту өчен, Истанбул, Дарданелл бугазларының сугыштан элекке кеби Төркия дәүләтенең ихтыярында булуы кирәклеген алга сөрәдер. Ингелтерә шул мәсьәләдә Төркиянең таләбен кабул итүне үзенең мәнфәгате өчен дә кирәкле табып, Монтреда тупланган бугазлар кон-грәсенең Төркия өчен хәерле нәтиҗә берлә тәмам булуына зур хезмәт итәдер. Ак диңгезнең мовазәнәсен караштырыр өчен, Бугазлар мәсьәләсендә үзенең борынын тыгарга юл эзләгән Совет хөкүмәтенең киләчәк планнарына Монтреда Ингелтерә вә Япониянең бик каты каршы булулары да Төркиянең бугазлар өстендәге хокукының тәмамлануына гына сәбәп буладыр. Бугазлар тәмамән Төркиянең карамагына калдырыладыр. Ак диңгез мовазәнәсе әтрафындагы мәсьәләләр янында Төркия берлә Ингелтерәнең киң рәвештә киләчәк өчен аңлашулары киләчәктә дустча, бер-берсе берлә тәшрик мәсагый итүләренең дә нигезе корыладыр. Төркия берлә Ингелтерәнең икътисад дөньясы да бу сәяси аңлашманың астары итеп икътисади аңлашма ясарга да тырышып ятадыр. Ингелтерәнең короле Сигезенче Эдуард хәзрәтләренең бугазларны, Истанбулны зиярәте15 вә шул зур мосафирнең Төркиядә бик зур хөрмәт берлә каршы алынуы Төркия-Ингелтерә мөнәсәбәтенең көннән-көн дустлыкка таба зур-зур адымнар берлә китеп баруын күрсәтә торган вакыйгалардандыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Ингыйкясләре – чагылышлары, яңгырашлары.

«Һиляле әхмәр» һәйәте – «Кызыл ай» җәмгыяте.

Вөҗүдкә чыгуына – барлыкка килүенә.

Кифая итмәгән – җитмәгән.

Солых һәйәтенә – солых комиссиясенә.

Әҗнәби – чит ил кешесе.

Мөмәссилләрен – вәкилләрен.

Наразыйлык – риза булмау, канәгатьсезлек.

Хариҗи – тышкы.

Аз-чук мөсагадә – азмы-күпме ярдәм итү.

Рана хәрәкәт – яхшы хәрәкәт.

Истигъфа итәргә – вазифадан читләштерергә.

Дахилдәге – эчендәге.

Истифадә – куллану, файдалану.

Хәбес – тоткын.

Милләтче мөҗаһәдәләрне – милләт (яисә дин) өчен көрәшүчеләрне.

Озын-озады – бик җентекле, бик озын.

Зиярәтен – визитын.

Мохтарият – автономия.

Мутлу – уңышлы.

Мөҗадәләдә – бәхәстә.

Химая итәргә – якларга.

Тарлаларында – кырларында, плантацияләрендә.

Зарбә – зыян.

Исрар иттеләр – нык тордылар.

Шәрекъ Ордон – дөресе: Шәркы-әр-разун – Иордания.

Хаттел-хәрәкәсен – тоткан юлын.

Ак диңгездә – Урта диңгездә.

Җәзаир – Алжир.

Җәбал әт-тарик – Гибралтар.

Кәбрәс атавының – Кипр утравының.

Иттифакчылары – союздашлары.

Ислях – реформа.

Монтазам – тәртипле, тәртипкә салынган.

Бәхри дәүләте – диңгез дәүләте.

Җәгърафи вазгыяте – географик хәле.

Мовазәнәсен – монда: мәнфәгатьләр, көчләр тигезлеген.

Мөштәрәк – уртак.

Мәүкыйглары – урыннары.

Тәхлил итеп тә – анализлап та, тикшереп тә.

Имля итеп – тулыландырып.

Сыкләти изафаисы – монда: халык тыгызлыгы.

          «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 10 нчы санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 Бик куәтле «Һиляле әхмәр» һәйәте җибәрде. – Беренче тапкыр рус хирургы Н.И.Пирогов тарафыннан «Крестовоздвиженская община сестер милосердия» 1854 елда оештырыла. 1867 елда «Кызыл Хач» Россия җәмгыяте рәсми таныла. ХIХ гасырның 60 нчы елларыннан соң Аурупа, Азия, Америкада да бу җәмгыять төзелә. 1919 елның май аенда Парижда «Кызыл Хач» җәмгыятенең лигасы оеша. Бу очракта Г.Исхакый шул җәмгыятьнең эшчәнлеген искә ала.

            2 Милләтчелекнең иске һәм куәтле фиркаләреннән «Вафд»… – 1918 елда оешкан «Вафд» фиркасе инглиз изүе астында яшәгән Мисырның бәйсезлеген игълан итү өчен имзалар җыя башлый. Бу кузгалыш зур гына восстаниеләр башлануга сәбәп бирә. Башында «Вафд» фиркасе торган милли азатлык хәрәкәтенең көчле басымы астында 1922 елда Англия протекторатны рәсми яктан бетерергә мәҗбүр була һәм шуның белән Мисырның бәйсезлеген таный. Моңа карамастан Англия гаскәре, гаскәри киңәшчеләре, югары комиссары, инглиз капиталы әле үз позициясендә кала. 1936 елда Англия белән Мисыр арасында төзелгән килешү буенча, Англия Мисырда хакимлек вазифаларының күбесеннән баш тарта. Әмма Мисыр тулы мөстәкыйльлеккә шактый соңрак – 1952 елда гына ирешә.

            3 …Мисырның «Әхрар», «Иттихад» кеби башка фиркаләреннән… – ХХ гасырның 20 нче елларында Мисырда «Вафд» фиркасе алып барган сәясәткә каршы 1925 елда «әл-Иттихад», «әл-Шагыб» төзелә.

            4 Инглиз баш комиссары ишарәсе берлә йөрергә… – бу чорда Мисырда инглиз югары комиссары вазифасын Иден Лемпсон башкарган. Дәүләтнең тышкы сәясәтен ул гына хәл итә алган. ХХ гасырның 30 нчы елларында Англия тышкы сәясәттә каршылыклы чор кичерүен күреп, Мисырның 5 фиркасе 1935 елның ахырында инглиз хөкүмәтенә Мисыр мәнфәгатьләрен яклаган килешү кирәклеген аңлатып меморандум җибәрә. 1936 елның 26 августыннда килешүгә кул куела. Ләкин бу килешү чынлыкта Мисырга бернәрсә дә бирми. Шул рәвешле ил белән инглиз баш комиссары идарә итә.

            5 …«Вафд» фиркасенең намзәдләренә тавыш биреп… – Наххас паша җитәкчелегендәге «Вафд» сәяси фиркасе 1936 елның май аенда узган парламент сайлауларында күпчелек тавыш җыеп властька килә. Сүз шул хакта бара.

            6 …аның юлбашчысы Наххас пашага… – ән-Наххас Мостафа (1875–1965), Мисыр сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, «Вафд» фиркасен оештыручыларның берсе. 1924–1927 елларда фирканең генераль секретаре. Мәкалә язылу вакытыннан чыгып караганда, ул 1936–1937 елларда премьер-министр вазифасын башкарган. 1954 елдан сәясәттән бөтенләй китә.

            7 …дустлык могаһәдәсе төсенә кереп, 26 августта Лондонда ике тарафтан имзаланды. – 1936 елның 2 мартында башланган Англия-Мисыр сөйләшүләре берничә тәнәфес белән 12 августка кадәр сузыла. 26 августта Лондонда ике арадагы килешүгә кул куела. Бу килешү нигезендә Мисырның үсеше өчен шактый мөмкинчелек ачылуга беренче адым ясала. «Договор предусматривал прекраще-ние оккупации Египта английскими вооруженными силами, обмен дипломатическими представителями между Англией и Египтом, прием его в Лигу наций и установление между Англией и Египтом союзных отношений. Англии разрешалось в районе Суэцкого канала 10 тыс. своих войск и авиации…»

            Шулай да Мисырның мөстәкыйльлегендә әһәмиятле урын биләгән Суэц каналында гаскәр тотарга рөхсәт ителүе дәүләтнең әле Англия күзәтүе астында калуына ишарә ясый.

            8 …хариҗия назыйры мистер Һорны истигъфа итәргә мәҗбүр ителгән иде… – Хор Сэмюэи Джон Герни (1880–1959), инглиз дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, дипломат. 1931–1935 елларда – Һиндстан эшләре буенча министр, 1935–1936 елларда – тышкы эшләр министры. Италия Эфиопиягә һөҗүм иткәч, Хор Милләтләр лигасында Италиягә санкция куллануга каршы чыга. Нәтиҗәдә 1935 елда Италия-Эфиопия мәсьәләсен хәл итәр өчен Хор-Лаваль килешүе барлыкка килә. Бу килешүнең нигезендә Италиягә Эфиопияне тулысы белән буйсындыру мөмкинчелеге тудырыла. Мондый килешү Англиянең демократик карашлы даирәләрендә ризасызлык тудыра һәм премьер-министр Болдуин Хорны тышкы эшләр министры вазифасыннан читләштерә.

            9 …Италия-Франсә могаһәдәсен сакларга мәҗбүр булса… – бу урында Г.Исхакый 1935 елның 7 гыйнварында Рим шәһәрендә Италия белән Франция арасында (Муссолини һәм Пьер Лаваль) төзелгән Рим пакты турында сүз алып бара. Килешү буенча, Италия Африка территориясендә үзенең сәяси һәм икътисади нигезен ныгыта. Чынлыкта Франция Эфиопияне Италиягә тулысы белән бүләк итә.

            10 …Сүрия истикъляль хәрәкәтен Франсәнең гаскәри тәдбирләренә карамаенча туктатмадылар. – 1915 елның май аенда Дәмәшкъта Сүрия-гарәп милләтчеләре, Беренче бөтендөнья сугышыннан файдаланып, Төркия һәм Германиягә каршы гарәп-инглиз ярдәмләшүе өчен килешү төзүне күтәрәләр. Англия бу тәкъдимне кабул итә, әмма 1916 елда Англия белән Франция бу өлкәләрне кабат бүлүне максат итеп куйган яшерен Сайкс-Пико килешүен төзи. Сугыш барганда, бу тормышка ашмый кала. 1919 елның 15 сентябрендә төзелгән Англия-Франция (Ллойд Джорд-Клемансо) килешүе буенча Франция Сүриягә һөҗүм итә. 1920 елда Сүрия Франция хакимлеге астында кала. 20 нче елларда Сүрия халкы француз басып алучыларына каршы берничә тапкыр баш күтәрә. Шул басым астында Франция Сүрияне икегә бүләргә мәҗбүр була. 1943 елга кадәр дәвам иткән сәяси һәм кораллы көрәш нәтиҗәсез калмый, 1943 елда Сүриядә конституцион режим урнаша һәм ул бәйсез дәүләт буларак таныла.

            11 …Сүрия берлә сату-алу, дустлык могаһәдәсе имза итте (сентябрь, 1936). – Бу урында Г.Исхакый 1936 елның 9 сентябрендә Парижда Сүрия-Франция арасында мандат системасын бетерү (дуслык һәм үзара ярдәмләшү турында) килешүне искә ала. Килешү 1936 елның 27 декабрендә Сүрия тарафыннан раслана. Бу килешү буенча, Сүриядән өч ел дәвамында Франциянең мандат системасы алынырга тиеш була һәм аңа Милләтләр лигасына әгъза булып керергә хокук бирелә. Франциягә исә биш елга Җәбәл (Джебель), Друза һәм Латаки провинцияләрендә хәрби көчләрен калдырырга, Сүрия милли гаскәрен контрольдә тотар өчен ике хәрби авиация базасын «яшәтергә» хокук бирелә.

            12 …Искәндәрүн, Антакья шәһәренең әтрафындагы сәнҗаклар Төркиягә кушылуны таләп итеп яталар. – 1936 елның 9 сентябрендә Франция-Сүрия арасында мандат системасы бетерелү белән, Төркия белән Франция арасында Искәндәрүннең (Александрия сәнҗаклары, ул заманда күпчелек төрекләр яшәгән төбәк) милли проблемалары шактый зур каршылык тудыра. 1936 елның 9 октяб-рендә бу мәсьәлә буенча Төркия Франция хөкүмәтенә нота җибәрә. Төркия Искәндәрүн сәнҗакларының тулы бәйсезлеген тануны таләп итә, әмма Франция Төркия таләбен кабул итми. 1937 елда Милләтләр лигасы, бер яктан сәнҗакны Сүриядә калдырса да, эчке һәм тышкы эшләрендә тулы мөстәкыйльлек бирә. Ләкин моның белән генә каршылык кимеми, Франция-Төркия арасында мөнәсәбәтләрнең катлаулануына гына китерә. 1936 елда сәнҗак тулысы белән Төркия дәүләтенә күчә. Бу адым икенче каршылыкка юл ача, Сүрия белән Төркия арасы кискенләшә.

            13 …Ингелтерә хөкүмәте … Фәлистыйнда «яһүди учагы» ясарга ярдәм итәргә… – чынлыкта Палестина җирләрендә яһүди дәүләт төзү фикере ХIХ гасырның икенче яртысында мәйданга килә. Сионистлар бу җирләрне бөтен дөнья яһүдләренең «рухи һәм милли үзәге», «бабаларының җирләре» итеп күрә. Шул максатларны тормышка ашыру өчен башта Германия дәүләтен файдаланырга телиләр, соңыннан Англия ярдәме кулайрак санала. 1882 елда Англия Мисырны басып алгач, мәсьәлә сионистлар күтәргән сәясәткә юл ачыла. 1897 елда Базельдә узган сионистларның Беренче конгрессларында «яһүди учагы» тудыру буенча программа кабул ителә. Конгресста Бөтендөнья сионистлар оешмасы төзелә һәм Яһүди колонизация банкы (1899), Яһүди милли фонды (1901), Инглиз-палестин банкы бүлегенә (1902) нигез салына. Шул рәвешле Палестина территориясенә Аурупадан күпләп яһүдләр күчерелә башлый. 1882–1900 еллар эчендә Палестинада яһүдләр саны 24 меңнән 50 меңгә кадәр җитә. 1918 елда 57 мең исәпләнсә, 1937 елга яһүдләрнең саны 400 меңнән артып китә. Англия хөкүмәте һәм сионистлар алып барган мондый сәясәт нәтиҗәсендә ХХ гасырның 10 нчы елларында гарәпләр белән яһүди мөһаҗирләр арасында беренче зур каршылыклар туа. Бу вазгыять Палестина мәсьәләсен хәл итүне көн таләбенә әйләндерә. Сайкс-Пико (1916), Бильфур декларациясе (1917), Каһирә конференциясе (1921), Черчилль меморандумы (1922), Пассфилд меморандумы (1930), Пил проекты (1937) һ.б. Палестинаның язмышын төрле яктан тикшерә, үзенең нәтиҗәләрен чыгара. Әмма ни генә булмасын, Палестина җирләрендә «яһүди учагы» нигезендә туган яһүди дәүләте төзү идеясе беренче планда кала.

            14 Ингелтерә аерым комиссион күндереп, мәсьәләне йирендә тикшерергә… – Г.Исхакый бу урында Британия корольлегенең Пил рәислегендәге комиссиясе Палестинага җибәрелүен искә ала. Пил, Палестинада 1936 елның 15 ноябреннән 1937 елның 17 гыйнварына кадәр булып, 1937 елның июлендә доклад ясый. Ул тәкъдим иткән проект буенча, Палестина инглиз, гарәп һәм яһүдләр зонасына бүленергә тиеш була, ә бу исә Палестинада тулысы белән Англия идарәсе саклана дигән сүз.

            15 Ингелтерәнең короле Сигезенче Эдуард хәзрәтләренең бугазларны, Истанбулны зиярәте… – Эдуард VIII (1894–1972), 1936 елның 20 гыйнварыннан 11 декабренә кадәр Англия короле. Корольлектән читләштерелгән Эдуард VIII гомеренең соңгы еллары Франциядә уза. ХХ гасырның 30 нчы еллары уртасында Төркиянең сәяси һәм икътисади юнәлеше Англиягә борыла. Бу елларда төрек хөкүмәте башлыча СССР һәм Германия белән икътисади багланышлар алып барса да, Төркия дәүләтенең игътибарын Англиянең алдынгы технологиясе, банк системасы җәлеп итә. Икенчедән, һәрхәлдә дөнья сәясәтендә зур бәхәсләр уяткан Бугазлар мәсьәләсе һәм Англиянең Урта диңгездә үз хакимлеген саклап калу уңае белән Төркиягә якынаю сәясәте дә әһәмиятле роль уйный.

            Бугазлар мәсьәләсе Төркия файдасына хәл ителүендә Англия сәясәте йогынтысын күрми үтү мөмкин түгел. Шул сәяси вазгыятьтә Англия короле Эдуард VIII Төркиягә шәхси визит белән килә. Дөнья матбугаты бу вакыйганы мөһим вакыйга дәрәҗәсендә яктырта. Шул исәптән мөһаҗирлектәге татар матбугаты, «Яңа милли юл» журналы да читтә калмаган, мәгълүмат бирүне кирәк санаган. Журналның 9 нчы санында (1936) бу визит хакында түбәндәгечә яза: «Инглиз короле Эдуард Сигезенче Төркиягә сәяхәтендә 3 сентябрьдә, Төркия суларында Төркия бәхрияләре тарафыннан каршы алынып, бугазларны зиярәт итте. 4 сентябрьдә Истанбулга килеп җитеп, бөтен халык вә дәүләт тарафыннан бик зур каршы алынды. Король хәзрәтләре 8 сентябрьгә кадәр Төркиянең кунагы булып, тарихи Истанбул шәһәрен гизделәр вә рәис җөмһүр гази Мостафа Кәмал паша һәм дәүләт ирләре берлә күп мәҗлес вә зиярәтләрдә булындылар. Король Эдуард Сигезенченең сәяхәте, хосусый рәвештә генә булса да, ике зур дәүләт арасында башланган дустлыкның зур бер адымы ителеп карала вә Төркия икътисади вазгыятьнең яхшылануына яңа юллар ачадыр кеби күренәдер.

            хәзрәтләре 8 сентябрьдә рәисе җөмһүр Гази пашаның хосусый трәне берлә тимер юллар назыйры тарафыннан Венага кадәр озатылды. Король Эдуард Сигезенче киткән вакытында Гази пашаны Лондрага дәгъвәт итте, Гази паша да бу чакыруны кабул иткәндәй җавап бирде».

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 261-268.

Җавап калдыру