Милли кяферләр, рус өмәчеләре вә шайтан ялчылары

Бөтен халкымыз үз эчемездән чыккан бу милли дошманнарымызны танырга тиештер. Без шушы мәкаләмездә аларны танытмакчы буламыз. Төрек-татар коммунистларының халкымызның эшләренә дошман карауларының сәбәбе нәрсә икәнен һәркем беләдер. Бу хакта бөтен милли мәҗмугаларда бик күп язылып килгәне кебек, «Милли юл»да да саранлык ясалмыйдыр. Бу төрек-татар коммунистлары дип йөртелгән мескен бәндәләрнең йөзләре ап-ачык итеп күрсәтелеп, боларга «милли кяферләр» дигән дөрест тамга куелып киләдер. Бу тамга безнең үз тарафымыздан уйланып чыгарылган бер кушамат кына түгелдер. Бу – илемездәге вә мөһаҗирлектәге бөтен милләтчеләремезнең уртак кабул иткән фикерләредер. Бу исем төрек-татар коммунистларының эч йөзен ачып күрсәтә торган бер таныту булганга, төрек-татар коммунистларына безнең биргән бу атымыз тарих битләренә керәчәктер. Бу кара тамга аларны каберләренә кадәр керләтеп, пычратып алып барачактыр. Боларга бөтен халкымызның каһәре юнәлгән булганга, бу коммунистларның бу кара язмышларына беркем дә кызганып карамаячак вә беркем дә боларны якларга тырышмаячак. Җинаятенә күрә җәзасы дип кенә каршы алачактыр. Ләкин халкымыз арасында коммунистлыкка хезмәт итүчеләр бу тамгалы большевиклар гына түгелдер. Боларга башка зур гына бер бүлек, коммунист булмасалар да, кызыл русның арка таяначагы булып киләләр. Аның халкымызга каршы эшләгән милли җинаятьләрендә уртак булып эшләшеп, милли, мәдәни барлыгымызны җимерүдәге мәсьүлиятьне бүлешеп киләләр. Болар – коммунист партиясенә кермәгән яисә керә алмаган булсалар да, коммунистларның эшләренә дустча караган бәндәләрдер. Боларның күбесе аз-маз укыган халыктан булса да, вакытында милли тормышта урын тота алмаганнан, милләтчеләргә дошманча теш биләгән әфәнделәрдер. Болар бу көнге көндә тамгалы коммунистлардан артыграк халкымызга зарар итеп киләләр вә илемезнең җимерелүендә, халкымызның талануында, мәдәниятемезнең мыскыл ителүендә юлбашчылык итәләр. Вакытында үзләренең зур урын тота алмаулары өчен милләттән үч алалар. Әлифбамызны үзгәртүдә, мәсҗедләремезне ябуда, мулла-мөәзинемезне вә остабикәләремезне илдән кууда, милли әдәбиятымызны, милли театрымызны җимерүдә бу хаиннар тамгалы коммунистлардан күбрәк зарар китерделәр. Тамгалы коммунистлардан тагы да тирәнрәк иттереп җимерешүче булдылар. Шуның өчен болар тагы да ныграк итеп халкымызның нәфрәтен казаналар. Тамгалылардан катырак итеп, киләчәктә халкымызның үч алуына, каһәренә очраячаклар. Боларга моңганчыга кадәр төрле исемнәр бирелеп килсә дә, боларга түгәрәк кенә, матур гына бер кушамат әле билгеләнеп киткәне юктыр. Болар коммунист партиясенең кассасыннан турыдан-туры жалования ашап тормаганга, боларны коммунистлар андый-мондый коммунист сәдакасы берлә генә яшәтеп киләләр. Үзләренең эчке эшләренә катыштырып килмәенчә, кирәкләре булганда гына чакырып эшләтеп йөрегәнгә, боларга иң туры ат, шөбһәсез, өмәчеләр, рус өмәчеләре, большевик өмәчеләре булачактыр. Шулай итеп атап йөртү халкымызның бүленгән төрле катлауларын аңлауга ярдәм итәчәктер. Бу тамгалы коммунистларга, рус өмәчеләренә башка да, коммунистларга хезмәт итеп килә торган өченче бер гөруһ та юк түгелдер. Болар, беренче вә икенчеләр кебек, ачыктан сызганып керешеп, большевикка хезмәт итеп килмиләр. Болар беренче вә икенче бүлекнең койрыгында гына сөйрәлеп киләләр. Үзләре бер эшкә ярамый торган, гайбәт яратучы вә күп вакытта иләктәген чиләккә, чиләктәген иләккә авыштырып йөрүче бушбугазлар булалар. Болар, үзләре табигатьләре буенча бер нәрсәгә дә чын итеп иман итмәгән кешеләр булганга, һичбер эштә дә җан вә тәннән керешеп китә алмыйлар вә, бик куркак (катышма) табигатьле кешеләр булганга, ачыктан-ачык чыгып бер юлда да, беркемгә дә, бер агымга каршы да көрәш алып бара алмыйлар, бармыйлар. Ләкин болар чын милли эш янында һәрвакыт әллә нинди сөальләр чыгарып, әллә нинди кирәкмәгән шөбһәләр тудырып йөри торган төстәге бәндәләр булганга, болар большевикка каршы көрәш сафын чуалту, аның арасына сүз төшерү кебек эшләрдә бик оста булалар. Большевиклар боларны милли оешмаларның эшләренә аяк чалыр өчен, аларның берлек сафын җимертү өчен, аларның ныгып җитмәгән, тәҗрибәдән үтмәгән иптәшләренә икеләнү, шөбһәләнү уятыр өчен кулланалар. Боларның үзләре битләре ачык булмаганга, болар, большевик янында большевик, милләтчеләр янында милләтче, дин әһеле янында суфи булып кыланганга, милли сафның эченә кереп йөри алалар вә, шунда алга барырга теләгән бүлекләрнең аякларына чуалып, милли эшне суындырырга, милли гайрәтне бетерергә зур хезмәт итәләр. Большевиклар, милли оешмалар берлә көрәштә боларның рольләре зур икәнлеген аңлаганга, боларга зур әһәмият бирәләр, боларга акча берлә ярдәмгә […]* боларның урыны-урыны берлә большевикка каршы чыгып сөйләүләренә, кирәге булганда, хәтта большевикка каршы чыгып мәкаләләр язуларына да бармак арасыннан гына карыйлар. Боларның милли оешмаларда буталып йөрүләре өчен кирәкле булган бөтен мадди вә сәяси ярдәмнәрне эшлиләр. Боларның кайберләре ахмаклыкларыннан үзләренең сүзләре, эшләре берлә халыкларына, милләтләренә, диннәренә зарар итәләр. Аңламаудан шулай эшләп, большевик балтасына сап булып киләләр. Кайберләре, большевиклардан ышаныч алу, алардан матди файда күрер өчен, берәр төрле акчалы урын тотар өчен ихлас берлә эшлиләр. Акча бәрабәренә диннәрен, милләтләрен, вөҗданнарын сатып киләләр. Бу бүлек халык хәзер инде илемездә тәмамән диярлек дәрәҗәдә бетеп калган. Боларның андагы йөзләре ачылып беткән, халык тарафыннан ышанычлары беткән кебек, большевик өчен дә кирәкләре калмаган. Ләкин болар әле мөһаҗирлектә яшиләр. Яшиләр генә түгел, монда әле болар беренче вә икенче бүлекләрдән зурраграк урын тоталар. Алардан кыйбатрак бәһагә алынып сатылалар. Большевиклардан зур матди, сәяси ярдәм күрәләр. Милли оешмалар мөһаҗирлектә ачыктан-ачык яшәгәнгә, аларга зарарны беренче вә икенчеләреннән күбрәк итәләр. Милли оешмаларның эшләренә аяк чалуда большевикларга санап бетермәслек хезмәтләрдә булалар. Боларга әле матбугатымызда йөзләрен ачып сала торган бер кушамат куелганы юк. Боларга әдәби иттереп, «большевик тегермәненә су агызучылар», «большевик балтасына сап булучылар», «большевик пычрагын сөртә торган чүпрәкләр», «чукынмаган керәшеннәр» кебек сүзләр әйтеп киләләр. Күбрәк вакытта милли мәҗмугага язылырлык булмаган әдәпсез сүзләр берлә сөйләп йөретәләр. Госманлы төрекчәсендә боларны бөтенләй аңлатып бетерерлек бик матур «пәзә…»* сүзе булса да, безнең шивәмездә, бик кызганыч, моңарга охшаган бер сүз юктыр. Шуңарга без боларны әдәби сүзләр берлә шайтан ялчысы, большевик җаучысы, большевик балта сабы кебек кушаматлар берлә генә атап йөрергә мәҗбүр буламыз. Бу шайтан ялчылары безнең милли юлымызда һаман аяк арасына кысылып, кая барсак, анда эт эчәгесе кебек өстерәлеп йөрегәнгә, без милләтчеләр, без ачыктан көрәшүчеләр боларны бик хур күрәмез, боларны бик түбән саныймыз, боларны теге ике бүлектәгеләрдән дә разил күреп, боларны кешегә санап, сүз дә сөйли алмыймыз. Алар хакында язып торырга да, алар хакында сүз көрәштереп маташырга да үземез өчен, үземезнең изге милли эшемез өчен ваклык, кечкенәлек саныймыз. Ләкин бу шайтан ялчылары, бет кебек, борча кебек, кандала кебек, безнең милли оешмаларымызның әле балагына ябышып, әле бөрмәсенә сакланып, әле яшерен урыннарына кереп, эчен пошырып, җирәндереп торганга, кайвакытта боларга ачуымыз бик кабара. Боларны изеп ташларга буламыз. Ләкин төрле ярыкларга сакланырга өйрәнгән бу хәшәрәтләр, берсе бетүгә, икенчесе туып, балактан башка менеп эчне пошыруын, эшкә комачаулауны дәвам иттереп киләләр. Чөнки моның берлә көрәш беренче вә икенче бүлекләр берлә көрәш төсле ачыктан мөмкин түгелдер. Боларны бетерү, берничәсен юлдан алып ташлау берлә генә була торган эш түгелдер. Бу көнге көндә болар төрле йирдәге мөһаҗирләр арасында төрле төстә, төрле рәвештә милләтчелек берлә тартыш алып баралар. Бу тартышны большевик партиясенең көнчыгыш милләтләре арасында эшли торган юлларыннан бардыралар вә шунда шактый уңышлы эшләр дә эшлиләр. Боларның беренче юллары берәр төрле милли оешманың програмын тәнкыйть итү түгелдер. Болар азәриләр янында булганда, азәри милләтчеләреннән дә милләтче булып күренәләр. Шул эш өчен бөтен җаннарын бирердәй булып сүз сөйлиләр. Ахырында болар бик һәйбәт иттереп «ләкин» дип, сүзне бер «ләкин» берлә бетерәләр. Азәри оешмаларына килгәндә, болар үзләренең «ләкин»нәрен «Бу иске Русиядәге Азәрбайҗан берлә генә канәгатьләнмәскә кирәк иде, Азәрбайҗан булгач, Иран Азәрбайҗанын да кушасы иде, фәлән» дип, эшне сәяси авыр юлларга төртәләр. Төркестан өчен дә болар Әфганстаннан берничә вилаятьне кушуны Төркестан өчен ляземнең-ляземе иттереп күрсәтәләр. «Кырымның иске ханнар заманасындагы чикләрен кайтарырга кирәк иде. Идел-Уралда шундагы йирле фин, магул халыкларын тиздән татарлаштырырга, русларны көчләп куарга кирәк иде» дигән кебек фикерләрне алга сөрәләр. Шундый булмый торган фикерләрне мәйданга ташлап, милли оешмаларның бара торган юлларын чыгалмас тыкрыкларга кертергә тырышалар вә аларның дошманнарын күбәйтергә маташалар. Истикъляль комитетларының әгъзаларын берәм-берәм күздән төшерер өчен, халык арасында гайбәтләр тараталар. Аларга кер ягарга мөмкин булмаса, ул әфәнделәр бик шәп инде, ләкин араларына тагы фәлән кушсалар яисә фәлән әфәндене русчы дип, большевик дип читкә төртмәсәләр, тагы да һәйбәтрәк булыр иде, дип бетерәләр. Гомумән, милли-мәдәни сафтагы милли көчләремезне, эшләп килә торган кешеләремезне күздән төшерер өчен бөтен этлекне кылалар. Безнең Идел-Урал мөһаҗирлегендә мондый пычраклыклар башка төрек илләренә караганда тагы да күбрәк була. Чөнки безнең тоткан юлымыз большевиклар өчен башкаларга караганда тагы да зарарлырак, куркынычрак булганга, боларның эш күрүләре безнең сафта тагы куәтлерәк. Большевиклар безгә каршы бу сафта татар-башкортның бөтен сатлык көчләрен сугыш мәйданына китерәләр вә бөтен шайтанлыкларын алга сөрәләр. Мисал өчен бер-ике вакыйганы алыйк:

Үткән Корбан бәйрәмендә безнең Идел-Урал истикъляль комитеты СССРдагы ислам динен кысуга каршы зур рәвештә протест кампаниясе ачты. Бөтен ислам дөньясында вә Аурупа матбугатында зур тавыш куптарды. Шул эшләрне уңышлы чыгартмас, булдырмас өчен, бу шайтан ялчылары бөтен батырлыкларын кызганмадылар. Мисырда, Төркиядә, Ерак Көнчыгышта, Финляндиядә, Эстониядә болар протестка каршы яшерен бер тартыш алып бардылар. Шул протестны көчсезләндерер өчен хәрәкәт ясадылар. СССРда һичбер мөселманлыкка каршы кысу юк дип, большевикларның лыгырдамаларын һәр урында кабатладылар. Халкымыз үз илләрендәге хәлләрне белеп торганга, ул фикерне үткәрә алмаган йирләрендә, андый эш эшләргә ярамый, большевиклар анда калган кардәш-ыруларыңызны харап итәләр, дип куркыту юлына керделәр. Бу эшнең башында йөрүчеләрне большевик гәзитәләренә язачакларын сөйләделәр. Нәтиҗәдә шул дини мәсьәләдә мөһаҗирлектәге берлекне бүлгәләделәр. Финляндиянең Абу дигән шәһәре, Эстониянең бөтен мәхәлләсе, шул шайтан ялчыларының коткысына карап, дини сафтан чыгып калдылар вә шуның берлә бергә дә икәнлекләрене хәл телләре белән белдерттеләр.

Икенче мисал: «Милли юл» [журналы], дин берлә милләтчелекне аермаенча, ике сафны берләштереп бару юлын тоткач та, Ерак Көнчыгыштагы берничә кызыл авыз динне милләттән аерырга кирәк, бу инде искелек, консерваторлык-фәлән, дип, большевик лыгырдауларын чәйнәргә керештеләр. Милли сафны большевикларга якынлаштырыр өчен, большевик матбугатын таратырга тырыштылар. Финляндия, Эстония кебек аңламаган халкымыз күбрәк булган йирләрдә болар эшне тагы икенче уңгайга бордылар. Әфәнделәр, икътисад кирәк, исраф итәргә ярамый! Мал табу бик авыр, шуның өчен кирәкмәс эшкә акча чыгарырга ярамый; кирәкмәскә вакытны әрәм итәргә ярамый; ни дип акча чыгарып корбан чалырга; ни дип акча әрәм итеп мәҗмугалар алырга; ни дип вакытны әрәм итеп, бәйрәм дигән булып кибетләр ябарга – болар барысы да икътисадсызлык, барысы да исраф, болар барысы да хәрам, диделәр вә дини гыйбадәтләремез, милли гадәтләремезне җимерүдә дин бөркәнчегенә ябынып эшләделәр. Шул димнәрне тыңлаучылар да булмады түгел. Корбан бәйрәмендә шул ук Абу шәһәрендә бу ел беркем дә корбан чалмады. Беркем дә 1930 елдагы милли мәҗмугаларга язылмады. Беркем дә тутырып милли салымны салмады. (Милли-дини бойкотны ярып, хөсне җәмалгә аерылып калды.) Таммерфорсның   бер сәүдәгәре болардан да уздырып җибәрде. Ул әле корбан чалмау, милли салымны салмау, мәҗмугалар алмау гына түгел, бәйрәм намазына да килмәде. Икътисадсызлык булмасын дип, бәйрәм көнендә кибетен дә япмады. Бәйрәмләшү-фәлән булса, өстәл әзерләргә кирәк булыр дип, бәйрәмләшмәде вә бәйрәм итмәде. Териокиның бер-ике сәүдәгәре моның артыннан киттеләр. Юкны бәйрәм итеп йөрергә «эз» юк. Әйдә, сату итәргә кирәк, диделәр. Елда ике килә торган бәйрәмне ял итү көне ясамадылар. Бу агым кешеләре, һәрбер йирдә шапырынып, юкны бәйрәм итүләрне ташларга кирәк, корбан чалам, милли салым салам, дип, исраф итмәскә кирәк, рус гәзитәләре бар чакта, милли дигән булып мәҗмугалар алмаска кирәк», – дип, барабан кагып йөределәр. Үзләренә иярченнәр җыеп, мәхәллә башкармасын, мәсҗед-мәктәп эшләрен читкә ташларга, милли салымнарны исрафка кертергә тырыштылар. Бирмәү ягы һәркемнең күңеленә җиңел килгәнгә, иманы зәгыйфь кешеләргә бу юл уңгай кебек күренде. Шайтан ялчыларының коткысы берлә, Финляндиянең ун-унбиш елдан бирле килгән мәхәлләсе, ун елдан бирле килгән мәктәбе, курсы авыр хәлгә төште. Халык арасында бүленү китте. Милли салым салучыларның саны азайды. Большевик пропагандасына, большевик коткысына киртә булып, милләтчелек вә дин нигезендә балаларны, яшьләрне тәрбия итүнең төбе, нигезе булган мәхәлләсе, мәктәбе, имамы төрле ялган буяулар берлә керләтелеп, себерелеп ыргытылырга хәзерләнде. Әле яхшы: шул арада Финляндиядә большевикларга каршы кузгалган лабова […]* агымы җанланды. Большевиклыкның ачыгы, ябыгы, яшерене берлә тартыш бик каты юл алды. Безнең милли эшләрне чуалтып йөрүче шайтан ялчыларының күңеленә курку керде. Алар посарга, фронтны үзгәртергә мәҗбүр булдылар. Милли оешмалар, шайтан ялчыларының хәйләле, астыртын һөҗүмнәреннән котылдылар. Финляндия мөселманнары, аларның милли, дини оешмалары большевик пычрагына манчылудан үзенең исемен саклап кала алды. Ләкин моны үзенең көче берлә, үзенең эчке куәте берлә, үзенең дини тойгысының, милли сизүенең батырлыгы берлә түгел, лабованың сөңгесенең куркытуы берлә, финның милли агымының «Большевиктан ераклашмасаң, Питерга карап юл тот!» дигән кычкыруы берлә генә саклый алды. Болай чит көч берлә булса да пакьлегеңне саклап калу, рус пычрагына пычранмау милли яктан табыш булса да, бу күңелне тынычландырырлык эш түгелдер. Киресенчә, милли, дини оешмаларның киләчәкләре хәтәрле икәнен күрсәтә торган галәмәтләрдер. Шуның өчен без мең бәла берлә оештырылган милли, дини оешмаларымызда большевикларның тамгалы-тамгасызының, рус өмәчеләре, шайтан ялчыларының һичбер урыны булмаска тиештер. Аларның ачыктан-ачык, яшерен-орынтун һөҗүмнәреннән сакланыр өчен, оешмаларымыз тирәсенә «Аятел-көрси»ле сызык вә милли җәмгыятьтән койма коелырга, шуның дини, милли исе берлә ул хәшәрәтләрне еракларга кадәр өркетергә, аларны үземездән өч көнлек, өч төнлек юл буе кадәр ерагайтырга тиештер. Моны безнең мөһаҗирлектәге бөтен колонияләремез белергә тиеш булган кебек, Петербурның ындыры төбендә милли тормыш берлә яшәве аркасында Коминтернның күзенә баткан Финляндия, Эстония мөселманнары бик яхшы аңларга тиештер. Большевик качыра торган милли бөтиләрдән бер дә аерылмаска тиештер. Чөнки бу колонияләремез һәрвакыт большевик мәлгуньнең коткысы, хәйләсе керә торган вә күптән түгел истикъляльне алган кечкенә мәмләкәтләрдәдер. Боларның эченнән большевик дусты – бер агымның гына чыгуы түгел, берничә ахмакның большевиклашуы да һәммәсенә дә зарар итәчәктер. Бер корчаңгы сыер бөтен көтүне пычрата дигәнчә, бөтенесенең исемен пычратачактыр. Һәммәсенең дә кадерен, хөрмәтен киметәчәктер. Шуңарга күрә бу колонияләремездәге агай-эненең аңлысы күзләрен ачыбрак хәрәкәт итәргә тиештер. Бу колонияләремездәге интригачы, гайбәтчеләр дә үзләренең нинди ут берлә уйнаганнарын белеп уйнарга тиештерләр. Боларның саф күңелле, беркатлы кешеләре, үзләренең сафлыкларыннан, пакьлекләреннән җан дошманы большевикларны файдаландырмаска вә сак булырга тиештер. Югыйсә бөтен колониянең исеме керләнәчәк вә бөтен эшләремез мосафир булып торганымыз дәүләтләрнең күзләрендә шөбһә берлә каралачактыр. Тән намусын югалтуның зарары югалтучының үзенә генә булса да, сәяси намус, сәяси пакьлекне югалтуның зарары бөтен милләткә, бөтен колониягә булачактыр. Моны аңларга кирәктер. Соңга калынса, моның казасы вә тәүбәсе аңларга кирәктер. Соңга калынса, моның казасы вә тәүбәсе юктыр. Икенчедән, шундый хәшәрәтләрне яшәтә торган хәлне уртадан китәрергә кирәк. Милли, дини эшләрдә һичбер коткы катыштырмаенча, пакь күңел, саф иман берлә хәрәкәт итәргә тиештер. Арадагы монафикъларны уртадан алып ташларга, алар берлә элемтәне кискен рәвештә кисәргә тиештер. Чөнки милли, дини оешмаларымызга зарар иткән кешеләрнең оешмаларымызда йире юктыр. Үземезне-үземез саклар өчен, актык куәтемезне җыеп тартышканда, безнең милли, дини дошманымыз большевиклар берлә бергә булган кешеләрнең безнең арамызда урыны юктыр. Аларның           коткылары, аларның хәйләләре берлә маташып торырга безнең вакытымыз да, теләгемез дә юктыр. Безнең күңелемез пакьтер, иманымыз сафтыр, алган юлымыз ачыктыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Милли кяферләр, рус өмәчеләре вә шайтан ялчылары. «Яңа милли юл» журналының 1930 елгы 10 нчы (1 октябрь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Бу санда «Кыпчаклы»ның «Финляндиядә милли бер утырыш» дигән язмасы бар. Анда бу илдә яшәүче татар балаларын дини вә милли рухта тәрбияләү өчен җәйге курслар оештырылуы хәбәр ителә. Балалар өчен уздырылган имтиханда Гаяз Исхакый да катнаша. Утырышта исә Г. Исхакый да чыгыш ясаган.

1 Териоки – Зеленогорск (Ленинград өлкәсендәге шәһәр).

 

Таяначагы – таянычы.

Мәсьүлиятьне – җаваплылыкны.

* Сүз укылмый.

* Бу сүзнең тулысы: пәзәвәнк (сводник, сутенёр) булырга тиеш.

* Сүз аңлашылмый.

Териоки – Зеленогорск (Ленинград өлкәсендәге шәһәр).

Монафикъларны – икейөзле, эчкерлеләрне.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 164-170.

Җавап калдыру