Ник төрек-татар коммунисты кыйммәтсез?

Көчләнгән милләтләрнең котылуының вә аның үз эшләренә үзенең тулы көенчә хуҗа булуының шартларыннан берсе, бәлки дә, иң беренчесе – шул милләтнең мәгънәви азат булуы вә, күрше милләтләргә һичбер таянмаенча, үзенең милли тормышын, үзенең мәдәниятен алып барырлык хәлгә килүедер. Шуңарга күрә, яңадан туып дөньяга чыккан милләтләрнең тарихларын язганда, аларның мәктәпләренә, мәдрәсәләренә, аларның әдәбиятларына, матбугатларына, аларның дин оешмаларына беренче дәрәҗәдә урын бирәләр. Аларның сәяси тартышларын шул беренче оешмаларының эшләре, җимешләре, нәтиҗәләре кебек кенә күрсәтәләр. Соңгы көчнең тазалыгын, пассивлыгын ул милләтнең мәдәниятенең көчлелеге, зәгыйфьлеге берлә үлчиләр. Шул милләтнең мәдәниятенең көчлелегенә карап, ул милләтнең истикъляль көрәшенең йә уңышлы, йә уңышсыз бетүенә хөкем чыгаралар. Бездән элек милли тартышу юлына кергән милләтләрдә бу шулай булган кебек, бу көнге көндә дә бу үлчәү үзенең бәһасен тәмамән саклап килгәндер. Киләчәктә дә бу бизмән милләтләр арасындагы үлчәшү-тартышуда бердәнбер аршыны булып киләчәктер. Рустан мәдәният ягыннан әллә ничә дәрәҗәдә өстен торган поляк, фин милләтләре сугыштан элек сәясәт ягыннан никадәр рустың итеге астында булса да, бу халыклар үз-үзләрен рустан өстен, рустан югары карап килгәндер. Русның үз өстенә хуҗа булуыны яңлышлык кына, бер бәла генә дип уйлап, һәр сәгатьтә, һәр минутта котылырга, үз башына үзе көн күрергә хәзер торгандыр. Бу форсат килү берлә, табигый рәвештә мөстәкыйль милләт булып киткәндер. Киресенчә, мәдәният ягыннан үзенә хуҗа булган төрекләрдән түбән торган арнауд вә гарәп халыклары, дөньяның китеше берлә үз эшләренә үзләре хуҗа булган төсле булсалар да, үзләренең истикъляльләре игълан ителсә дә, шул ук куәте төректән көчле икенче бер милләтнең кулына төшкәндер. Илләре инглиз, француз, Италиянең берәр колониясе хәленә килгәндер. Нәтиҗәдә, госманлы хәлифәлегендә мөселман-төрек берлә мөселман-гарәп вә мөселман-арнауд тигез хаклы милләтләр булганы хәлдә, инглиз, француз, Италиянең идарәсенә эләккәч, болар, элгәреге хокукларыннан мәхрүм булып, өченче дәрәҗәдә багынчыклар (тәбгаләр) булып калганнардыр. Шуның өчен истикъляль тарихының вә аның берлә шуның төбе, нигезе – милләтнең мәдәниятедер. Ул тартышның уңышлы чыгуының шартларыннан иң зурысы – ул милләтнең үз мәдәниятен башкаларга таянмаенча алып барырлык көчле, куәтле булуыдыр. Менә шул ноктадан карап, без үзебезнең Идел-Урал төрек-татарының бөтен хәрәкәтенә бәһа куямыз. Шул караштан үлчәп, халкымыз нинди генә (режим) астында булса да, нинди генә төсле булса да, уңышларына сөенәмез, нинди генә матур исем астында булса да, аның барлыгын бетерүгә юнәлдерелгән һәрбер хәрәкәткә каршы киләмез; аның зарарлы нәтиҗәләре берлә тартышамыз. Иске патшаларның сәяси көчләүләре, җәберләре астында халкымызның икътисади яктан күтәрелүе, баюы безне сөендерә торган эшләрдән иде. Большевикның режимы астында изелгән, ач калган халкымызның укуга ябырылуы, үзенең эченнән милли тормыш өчен кирәкле булган һәрбер төрле осталарын, һөнәр әһелләрен, белек ияләрен чыгарырга ашкынуы шулай ук безне сөендерә торган вә безнең теләгемезне куәтләндерә торган эшләрдәндер. Патшалар заманасында безнең милли әдәбиятымызның, милли матбугатымызның үсүенә каршы килеп, милли аңны үстермәс өчен рус хөкүмәтенең, миссионерларының вә рус халкының эшләгән һәрбер эшенә без начар карап, аның берлә җан-кан тартышына керешкән идек. Бу көнге көндә дә безгә каршы шул ук патшалар сәясәтен дәвам иттергән кызыл русларның да милли тартышымызда бер калканымыз булган динемезне җимерергә теләүләренә каршы шул дәрәҗәдә каты сугыш алып барамыз. Шул эштә үз теләгемезгә ирешкәнче, үз халкымызның милли дине булган мөселманлыкның хөрмәтле бер дин урынын алганчы бу тартышуымызны туктатмаячакмыз. Бу эшемездә берничә дистә хулиганлашкан, руслашкан чукынчык коммунистларга башка, бөтен халкымыз безнең берлә бергә булганга, һич шөбһәсез, җиңеп чыгачакмыз. Безнең дини сафымыз элгәрегегә караганнан ныграк, чыныгыбрак чыгачактыр. Ләкин шул киң мәдәни сафта тартыш алып барганда, безнең иң авыр эшемез – тагын да милләтчелек сафыдыр. Большевиклар Русияне СССР га әвертсәләр дә, алар аны ун төрле милли җөмһүриятләргә бүлгәләсәләр дә, бу бүленешләр сүздән башка бер нәрсә түгелдер. Боларның һәммәсенең идарәләре Мәскәүдәдер. Мәҗмугамызның һәр санында большевикларның үз гәзитәләреннән күчерелгән хәбәрләрдән, Татарстан вә Башкортстанда төрек-татарның мәдәнияте генә түгел, теләге дә нинди кысынкылыкта икәнлеген күреп, аның алга китүенә нинди коймалар куелганын белеп торамыз. Аларның үз гәзитәләрендә вә мәҗмугаларында ук СССРга таралган төрле төрек-татар кабиләләрен бер-берсеннән милләт булу ягыннан аерыр өчен миссионер Ильминский, Победоносцевларның ысуллары инде ничек юлга куелганын ишетеп торабыз. Боларның барысы да чеп-чи руслык, патшалар заманасындагы карагруһлык икәнлеге бөтен дөньяга күренеп торса да, Мәскәүнең нечкә кызыл байракка төргән бу кара эшләрене, илемездәге коммунист дип йөрүче татар-башкорт егетләренең күрә алмауларына, тыштагы мишурага алданып, эчендәге агуны аңламауларына бераз гаҗәпкә каламыз. СССРдагы башка милләтләрнең коммунистлары, гөрҗисе, украиналысы, яһүди вә әрмәнисе, Интернационал байрагын калкан итеп, һаман үз халыкларын яклап киләләр. Үз халыкларының кечкенә генә бер нәрсәсе тәнкыйть ителә башланса, хәзер антисемитизм, антиәрмәнизм дип исемнәр биреп, бөтен көчләре, куәтләре берлә һөҗүмгә чыгалар. Безнең татар-башкорт коммунистлары, киресенчә, Интернационал байрагы исеменнән үз халкын талыйлар. Аның мәдәни куәтләрен җимерәләр. Аның кара руслыкка каршы торачак көчен-куәтен бетерергә тырышалар. Ике тиен бер акчага ярамаган яһүди әлифбасы яшәп ятканда, фән ягыннан аңардан ун мәртәбә яхшы булган, төрек-татарның миллиләшкән әлифбасын бетереп, Ильминский әлифбасын йирләштерү бит милли мәдәниятне җимерүдән башка бер нәрсә дә түгел. Әллә кайчаннан бирле машина берлә иген эшләүгә өйрәнеп беткән, игенчелектә дөньяның беренче халкы саналган нимесләрне читтә калдырып, нимес җөмһүриятендә тоташ күмәкләштерүне игълан итмәенчә, кичә генә игенчелеккә күчкән, агач сука, агач тырма берлә эш күрә торган Башкортстанны тоташ күмәкләштерү өлкәсе итеп игълан итү икътисади яктан караганда, ахмаклыкның ахмаклыгы булганы кебек, милли яктан караганда мескен татар-башкорт халкының актык ыштанына кадәр талар өчен эшләнгән хәйлә тегермәне генә бит. Моны моннан читтән торып та күреп булганны ни дип андагы татар-башкорт коммунистлары аңламый? Ни дип алар шул эштә гөрҗи, яһүди, әрмәниләрдән аз гына булса да гыйбрәт алмый? Моның сәбәбе нәрсә?

Яһүди, әрмәни, гөрҗи, Украина коммунистлары алар – шул халыкларның үз баласы, шул халыкның үзенең эченнән чыккан, үзенең мәдәнияте берлә сугарылган егетләр. Алар элгәре милләтче булып, социалист булып үз халыклары өчен тартышканнар. Халыкларының аһ вә зарларын аңлаганнар. Алар халыкларының мәдәни баюы өчен тырышканнар, мәдәни көчләр тудырышканнар. Шуңарга аларның халыкларының мәдәнияте – үзләренең мәдәнияте; аның әдәбияты, матбугаты – үзләренең әдәбияты, матбугаты. Халыкларының «үз»леге – боларның үзләренең «үзлеге». Алар шул халыкларына кан-җан берлә багланганнар. Шуның өчен аның бер нәрсәсен кисү, җимерү боларның тәннәрен, җаннарын әрнетә. Аны кысу, җәберләү боларның үзләрен җәберләү, кысу булып чыга. Болар җан-тән берлә шуны сакларга, шул милли барлыкларын, милли мәдәниятләрен сакларга тотыналар. Шуны сакларга үз көчләре генә җитмәсә, аны кызыл байракка урап, аны саклауны бөтен Интернационалның бурычы, бөтен коммунистларның вазифасы итеп тә куялар вә куя беләләр. Мисал өчен берничә вакыйга алыйк. Бик зур ачлык үткәргән, идарә ягыннан өч-дүрт мәртәбә кулдан-кулга күчкән Кырым татарлары бик зур фәкыйрьлек эчендә яшәгәнгә, аларны Өченче Интернационал бик сакларга кирәк иде түгелме? Вакыйгда, аларның, аз дигәндә, йөз дә унбиш-егерме малы-милке таланды, йире-суы алынды, үзләре илләреннән сөрелде. Шул талауны китапка туры китерер өчен, бер кәҗәле татарны кулак итеп, бабасының бабасы мөәзин булган берсен «мулла» дип игълан ителде. Бу көчләү Өченче Интернационал исеменә, кулакны бетерү сылтавы берлә эшләнде. Шул ук йирләргә моңынча гомерендә аяк басмаган вә һичбер вакыт игенчелек, бакчачылык берлә шөгыльләнмәгән яһүди бае, яһүди сәүдәгәре йирләштерелде. Революция вакытында спекуляциядән әллә никадәр байлык казанган бу яһүдиләргә ярлы татарның йире-суы, малы-милке бирелүдән башка, казнадан әллә никадәр мал-милек берлә ярдәм ителде. Америка яһүдиләренең милли оешмаларыннан боларның файдасына әллә никадәр акчага машина алдырылды. Боларның барысы да Аурупа, Америка игенчеләре рәвешендә бакылды. Ләкин боларның баюлары, боларның хуҗалыкларының үсүе, ныгуы социализм төзү сылтавы берлә эшләнелде. Бу байларның ярлы татар халкының иленә, суына, мал-туарына хуҗа булуына интернационализм төсе бирелде. Кырым татары меңләп-меңләп Соловкида, Себернең тайгаларында ачка, суыкка интернационализм исеменә үтерелгәндә, шул ук йирләрдә килмешәк яһүди спекулянт шул ук интернационализм исеменә бәйрәм тормышы берлә яшәделәр. Шуны Мәскәүнең рус коммунисты күрмәде, ди. Чөнки аңарга бит ул, кызылмы, акмы, карамы, татар һаман дошман бер көч булып башына йирләшкән. Ул аңарга золым итүне үзенә вә халкына файдалы бер эш дип акылына утыртып куйган. Шуны ник Кырым татарының коммунисты күрмәде, ник шуны Казанның, Ташкентның, Бакуның төрек-татар коммунисты сизмәде? Ник шуны Милләтләр Советында утырган кыргыз, казакъ коммунисты үзенең бергә утыра торган яһүди коммунистына аңлатмады? Ник шул меңләп, йөз меңләп үтерелгән төрек-татар халкының хакы өчен татар матбугаты авыз ачмады? Һәр көнне Мексика эшчеләрен кайгыртып мәкаләләр яза торган «Кызыл Татарстан», Һиндстан халыкларын бик кызганып, алар өчен тартышучы «Кызыл Үзбәкстан», төрек эшчеләрен бик кызгана торган Азәрбайҗан гәзитәсе «Коммунист» бу йөз меңнәр таланган, көчләнгән төрек-татар ярлысы, төрек-татар эшчесе, төрек-татар авыл халкы өчен бер тавыш та чыгармады? Ник чыгармый?..

Чөнки безнең төрек-татар илләрендәге коммунист булып чыккан егетләремез башка милләтләрнең коммунистлары кебек халык эченнән чыккан кешеләр түгелдер. Безнең коммунистларымыз үземезнең халкымызның коммунизм фикеренә якын торганнары, үз араларыннан сайлап чыгарган кешеләре дә түгелдер. Болар – чын мәгънәсендә безнең халыкка килмешәк нәрсәләрдер. Болар – безнең халыкка Мәскәү тарафыннан куелган вә аңарга таянып кына кеше булып килә торган рус түрәләредер, рус өмәчеләредер. Боларның төп оеткылары – Төркестанда патша заманасының тылмачларыдыр. Идел-Уралда патша заманасында охранкада хезмәт иткән провокаторлар, кыргызлар, казакълар арасында иске замананың старшиналары вә шуларның писарьләредер. Шул әхвале Русиядә тәрбия күргән имансызлардыр. Болар, элгәре кара Мәскәүгә арка таянып, халыкларына зарарлы эшләр эшләп килүгә өйрәнгәнгә, бу көндә шул эшне дәвам иттерәләр. Болар, элгәре дә халыкларыннан еракта торган кебек, халыклары да аларга ышанмаган кебек, бу көндә шул ук хәлдә торалар. Бу көндә чит кулның йөрүе буенча гына хәрәкәт итәләр. Элгәре кара руслыкка хезмәт иткән булсалар, бу көн кызыл руслыкка шулай ук сукыр көенчә хезмәт итәләр. Комиссар булу, түрә булуны болар үз халыкларыннан алмаенча, рустан алганга, үзләренә икмәк-тоз, дәрәҗә биргән русларның хәтерләрен калдырмас өчен, милләтләрен, диннәрен, ата-аналарын сатуга кадәр баралар вә барачаклар. Чөнки болар, Мәскәүнең аз гына ышануын бетерсәләр, үз халыклары арасында ышанычлары юкка, урынсыз-нисез буш калачаклар, ачка үләчәкләр. Шуңар күрә, болар, үзләрен саклар өчен, үзләренең түрәлекләрендә калыр өчен, Мәскәү ни кушса, шуны эшләргә «ләббәйкә вә сәгадәйкә» дип торалар. Шул юлда баралар. Мәскәү күзендә аз-маз ышанычы, кадере булган коммунист, коммунист булса да, үз халкын көчләүдә милли каны тартыр дип курыкканга, андыйларны, милләтчеләр дип, якын китерми вә аларны төрле сылтау берлә эштән озаклата, уңганрак чыкса, берәр сылтау берлә партиядән үк чыгарып, төрле хәйләләр берлә төрмәләрдә черетәдер. Менә шуның өчен СССРдагы башка милләтләр арасында коммунизм режимы астында эшләнелгән милли эшләрнең йөз дә уны да безнең төрек-татар җөмһүриятләрендә эшләнми, Гөрҗестанда, Украинада бөтен аппарат инде йирле халык кулына күчеп беткән. Безнең җөмһүриятләрдә әле ул йөзенә ун-унбиш кенә дә үтәлмәгән. Гөрҗи, Украина җөмһүриятләрендә инде күптән гөрҗи, украин теле хөкүмәт теле булып өлгергән. Безнең җөмһүриятләрдә әле рус теле иң изге. Аппаратларда милли тел йирләштерү 10 % ка җитмәгән. Башка милләтләрнең коммунистлары күптән инде үзәк коммунист партиясенең иң югары урыннарына чыкса да, безнең төрек-татар компартияләренең әле берсендә генә дә партия секретаре төрек-татарның үзеннән, үз иленнән була алмаган. Яһүди, әрмәни, украин коммунистлары СССР хөкүмәтенең башларында булсалар да, чит илләрдәге илчеләрнең йөз дә туксаны рус түгел милләтләрдән булса да, безнең төрек-татар коммунистларыннан берсе генә дә бу урыннарга үрәмли алмаганнар. Үрләтмәгәннәр. Ник? Чөнки Мәскәү боларга һаман да кыйммәтләре юк кешеләр, рус ялчысы гына итеп карап киләдер. Ышаныч кирәк булган бер урынга да боларны күтәрмидер. Башка чит милләтләргә аз-маз ирек биргән Мәскәү ник соң безнең төрек-татар илләренең мәдәниятен болай көчләп, кысып тота? Чөнки ул мәдәниятнең ныгаюының истикъляльгә алып барачагын белгәнгә, безнең халыкның истикъляль берлә сугышуны шул сафта йөртә, шул сафта истикъляльнең төп нигезен корытырга уйлыйдыр.

Соң бу хәл күпмегә кадәр барачак? Күпмегә кадәр бу төрек-татар коммунистлары рус өмәчесе генә булып йөриячәкләр? Күпмегә кадәр милли агачның тамырын кисә торган рус балтасына сап булачаклар? Бу егетләр, үзләренең кем икәнлекләрен аңлап, үз халыкларының теләген, омтылуын аңлауга кадәр, үзе берлә халкы арасындагы очырымны бетереп, халыкка кул сузганчага кадәр. Мәскәү, боларның халкы эчендә аз-маз бәһаләре барлыгын сизәр-сизмәс, болар берлә хисаплашырга мәҗбүр булачак. Болар да, үзләренең көчләрен халыкларыннан алынганны сизеп, милләтләренә якынлашырга мәҗбүр булачаклар. Ул вакыт Мәскәүнең кәефе өчен йөзәр мең халыкны талаулар, үтерүләр бетәчәк. Коммунизм нигезе астындагы бәхетсезлек нигез булачак. Төрек-татар коммунистларының болай балигъ булуы кайвакыт булачак? Аны киләчәк күрсәтер. Ләкин вакыйгалар аларга хәзер шуннан башка юл калдырмагандыр. Болар, шул юлдан китеп, киләчәк өчен үзләренең аз-маз җаннарын страховать итәчәкләрдер. Яисә большевик берлә агып китә торган чүп-чар булып, якында башларына киләчәк кыямәт көнен көтеп калачаклардыр. Өченче юл юктыр. Кайсы юлдан китсәләр дә, милләт үз юлын югалтмаячактыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Ник төрек-татар коммунисты кыйммәтсез? «Яңа милли юл» журналының 1930 елгы 9 нчы (1 сентябрь) санында («Иҗтимагый вә сәяси язулар» рубрикасында – баш мәкалә) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

«Идел-Урал истикъляленең 14 нче ел әйләнеше уңае белән Берлинда бер искәрмә кичәсе» исемле язмада 1917 елның августында Милли-мәдәни мохтарият игълан ителү төрки татарлар өчен гаять истәлекле вакыйга итеп күрсәтелә. Кичә беренче класс ресторанында күп кеше катнашында узган. Язма (репортаж) авторы «Яңа милли юл» журналының «баш язучысы» Гаяз Исхакыйны Идел-Урал өлкәсенең – «шул матур өлкәнең иң кадерле вә иң сөекле бер әдибе» итеп атый. Аныңча, «Ул затның ничек итеп Аурупага килеп чыкканын да белмәгән кеше юктыр дип беләм. Ул бит шул ил кәгъбәсе саналган Идел-Урал өлкәсе Милләт Мәҗлесенең дә бик кыйбатлы бер әгъзасы. Һәм дә ул кәгъбәнең дә хөрмәт иткәне бер сөекле вә ышанычлы әгъзасы. Сөекле халкыбызның барысының да башы вә үзәге булган Милләт Мәҗлесе Гаяз Исхакый бәкне бөтен Идел-Урал өлкәсе исеменнән «Аурупа солых өстәле» башында, шул өлкәнең барлыгын вә аның истикъляле вә ирек хакларын танытыр вә шул өстәлдә язылган кыйммәтле кәгазьләргә Идел-Урал өлкәсенең чикләрен вә аның теләкләрен язып беркетергә вә шунда килгән бөтен дәүләтләрнең вәкилләре белән бергә үзе дә шунда кул куеп, печать ясап, Идел-Уралыбызның инде рус буендырыгыннан чыккан, башлы-башына, үз-үзенә хуҗа булган бер ил вә бер өлкә булганын ныгытырга йибәргән икәне бөтен халкыбызга билгеле булган бер нәрсә.

Инде бу Идел-Урал истикъляль Үзәк комитетының эшләгән нәрсәләренә вә тырышып, тырмашып кылган эшләренә бер күз салсак, барысы да әлеге Идел-Урал өлкәсе Милләт Мәҗлесенең Гаяз Исхакый бәккә эшләргә кушкан эшләреннән гыйбарәт. Шулай булгач, бу комитет Идел-Урал Милләт Мәҗлесенең теләге, боерыгы белән барлыкка килгән төсле бер оешма булып чыга».

Бу сандагы «Идел-Урал хәбәрләре»ндә Татарстаннның 10 еллык юбилее вакытында сөйләнгән сүзләрдә кайбер уңышсызлыкларда милләтчелек гаепле итеп күрсәтелүе әйтелә. Мәсәлән, партиянең Татарстан өлкә комитеты секретаре («Казанның хәзерге генерал-губернаторы») М. О. Разумов милләтчелекнең комачаулавын «бигрәк тә Гаяз Исхакый тарафыннан чыгарыла торган вә һәрбер номеры зәһәр белән тулган «Милли юл»дан күрә вә бөтен өмәчеләрен милләтчелек белән көрәшергә чакыра».

 

Арнауд – албан кешесе.

Вакыйгда – чынлыкта.

* СССР Верховный Советы ике палатадан торып, берсе Союз Советы, икенчесе Милләтләр Советы дип йөртелгән иде.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:

Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 159-164.

Җавап калдыру