133. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең 7 ноябрь тарихлы мәктүбеңне алдым. Миндә саулык-сәламәтлек. Бу арада бездә дә һавалар бирдән  суыгайды. Әле соба якканым юк. Әмма йылы күлмәкләр кияргә мәҗбүр булдым. Аллага шөкер, утыным хәзер. Син Таһирга миңа дигән акчаңны почта берлә түгел, гәнә дә  искесе кебек, минем «Япы Креди» банкадагы 121348 нумиралы хисабыма Анкарадагы шөгъбәләре васитасы берлә генә яткыруны яз. Почта берлә мәсариф күп чыгар. Әгәр пычаклар бик авыр булачак булса, үзең тайярә берлә дөнәчәк булсаң, пычакларны алмая да белерсең. Ләкин бу фикерең теге Әкъдәснең һичбер кемгә бушлай изгелек ясарга ярамый дигән фикерен каплар өчен кешегә пычак китерелми дигән ялганына капылу  булмасын. Бәһемәһал тыраш макинәсе «Gillette»ны пычаклары берлә эстәрем. Йосыф Акчура китабын мондан берәр атна элек синең адресыңа күндергән идем. Ул китапны анда калдырмассың. Бу арада тарих курумы  еллык конгрә ясады. Бу юлы конгрәне зуррак эшләделәр. Гыйсмәт паша да килмеш. Конгрә дә дүрт көн сөрәчәк. Садри да, Җәгъфәр углы да китделәр. Үзеңә күрек пальто алырга чалыш. Бераз суыкдан куртулурсың. Теге Исвичрә китабыны нишләдең? Тәрҗемә итдеңме? Мәрак итәм. Кирәк булмаса, торган йирендә тора бирсен. Ашарга сорамый бит.

Садрига син күндергән алман профессорының адресын бирдем. Садри уны таный икән. Китап күндерермен, диде. Табак-савытларыңны да алып куй. Бәлки, берәр инсафлы юлчы чыгар да алып килер. Садрига аскыны онытма. Монда хәзергә һичбер яңа хәбәр юк. Хәят бик бәһаләнә бара. Бер Америка кәлүше 4 лирага чыккан иде. Мөхәммәдгәрәй тиҗарәт  нияте берлә Иранга киткән иде. Анда эшләре уңышлы чыкмаган. Үзләрен иранлылар ябып да тотканлар булырга охшый. Хәзер Һиндстандалар. Сау-сәламәт кайтамыз, дип хәбәрләре бар.

Муса әфәнденең хәле начар. Күз алдым караңгылана, ди. Үзе ятакда. Нөфүс алды . Инде Мисырга, Шамга барып килмәкче булып, паспорт чыгартырга маташа. Адәм баласы үлгәнче әллә ниләр төшенеп, әллә нинди […] әмәлләргә капыла икән. Һавалар суынып киткәч, ашларны өйдә пешерә башладым. Әмма аз итеп, ике көндә бетәрлек ясый алмыйм. Озын киткәч, бертөрле аш быкдыра . Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Кичә бер төркестанлы килгән иде. Хаҗи бабай Таһир дарелгаҗәзәнең  акчалы кыйсеменә яткырган икән. Сәгадәт ханым киткәч, Таһир ята алмаган, дип сөйләде. Ихтыярың  күзе дә начар күрә башлаган, диде. Инде ул да юлчыдыр. Аллаһ иман байлыгы бирсен.

Җәгъфәр углының кызы Назанга кечкенә генә бер бүләк алырга тырыш. Үзләренә һаман китеп ашап торамыз. Кызларын бик сөяләр. Бүләгең кечкенә булса да, мәмнүн булырлар.

Хуш, кызым.

12 ноябрь, 1948. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 133. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

Бирдән – кинәт.

  Гәнә дә – янәдә.  Капылу – алдану.

  Курумы – җәмгыяте, оешмасы.

  Тиҗарәт – сәүдә.

  Нөфүс алды – таныклык алды.

  Быкдыра – туйдыра.

  Дарелгаҗәзәнең – гарипләр йортының.

  Ихтыярың – картның.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру