1948, 12 март
Сөекле кызым!
Синең мәктүбеңне алган идем. Күндергән акчаңны да алдым. Уның күндерелүендә бераз хата булганга охшый. «Япы вә Креди» банкасының Анкарада шөгъбәсе юк икән. Ләкин аларның бөтен мали эшләрен «Дуган» сигорта ширкәте эшли икән. Мондан соң шул «Дуган» васитасы берлә мөгамәлә итсәң, ул кадәр мәсариф чыкмас.
Ләбиб бәй Фәхретдин Кәримне берничә мәртәбә күрде. Уның Габделкадыйр паша берлә дустлыгы булмадыгыны язган идем. Ләкин Ләбиб, унардан Аурупа докторлары тарафындан күндерелгән рапор монда кабулга кичәме дип, шуны белешдерде. Ул да мондагы университәдән тикшереп, әгәр мәмләкәтдән мәгълүм бер дәвер өчен мөсагадә алып чыккан булса, шул мөсагадә дәверен озайтуда хөкеме йөри, дигәнләр. Димәк, әгәр тәгътыйльдән файдаланып, үзе генә киткән булса, ул вакыт чит мәмләкәт докторларындан алынган рапор монда кабул ителми. Син, әлбәттә, азгамы, күпкәме мөсагадә берлә китәргә уйлыйсың. Икенче, Габделкадыйр пашага мондагы дахилия профессорларындан Гариф Хикмәт бәй синең хакында мәктүб язарга Ләбибкә сүз биргән һәм дә бүген (12 март) мәктүб, биззат, күндерәм, дигән. Үз тарафындан Ләбиб синең бөтен вазгыятеңне аңлаткач, бу мәктүб өстенә үзе дә тиз көндә пашага китсен дә үз хәлен үзе аңлатсын. Паша – бабаҗан адәм. Әлендән килгәне япар, димеш. Син дә бу эшне бик озынга калдырмаенча, шул атна эчендә пашага барып, әхвалеңне ачыкдан сөйлә. Вә һәм дә ярдәм эстә. Менә безнең мондан эшли ала белгән эшләремез.
Мирза Балага синең сүзләреңне сөйләдем. Ул шул көнләрдә истигасе берлә кирәкле кәгазьләрен сиңа күндерергә булды. Үзе бик сөенде. Сиңа алдан тәшәккер итде.
Мин Наливкинның «Куканд тарихы» китабын китапханәдән алдым1. Әле 19 майдагы 50 еллык мөхәррирләр юбилесы2 өчен тәрҗемәи хәлемне язып ятканга, тәрҗемәгә тотына алмадым. Аңар да, иншаллаһ, тиз тотынырмын. Чәһәршәмбә көн Мәрьям ханымның туган көне иде. Мине дә чакырдылар. Бик күңелле үтде. Хәтта Касыйм бәй дә нәшьәле иде. Биеде дә. Шактый гына яшьләр бар иде. Бик йырладылар, биеделәр. Сәгать 12 гә кадәр утырдык. Монда берничә көн һавалар матур булды. Көнләр кояшлы иде. Кичәле-бүгенле тагы бозылды. Суык җилле суык ягъмур өстән явып тора. Мин әле һәр көн кич берлә собаны ягам. Әлегә хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз.
12 март, 1948. Бәйуглы.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.
1 Мин Наливкинның «Куканд тарихы» китабын китапханәдән алдым. – В. П. Наливкинның 1886 елда басылган «Куканд ханлыгының кыскача тарихы» хезмәте турында сүз бара.
2 …19 майдагы 50 еллык мөхәррирләр юбилесы… – әдәби эшчәнлекләренә 50 ел тулган әдипләрнең юбилее.
Мали эшләрен – финанс эшләрен.
Сигорта – иминият.
Рапор – белешмә.
Дахилия – эчке.
Бабаҗан – сөйкемле.
Әлендән килгәне япар, димеш – кулыннан килгәнне эшләр, дигән.
Истигасе берлә – үз теләге белән.
Тәшәккер итде – рәхмәт әйтте.
Нәшьәле – кәефле.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 119-120.