1948, 29 февраль
Сөекле кызым!
Төнә синең сау-сәламәт кайтып җитү мәктүбеңне алдым1. Бүгенге гәзитәләр Анкарада суыклык тәхтел сыйфр 20 дәрәҗәгә кадәр индеген язалар. Бик суыклар булып китде, күрәсең. Бүген монда кояшлы, ачык һавалы, бераз суыкча бер көн. Кич берлә сулар туңган иде. Хәзер тагы кичә яуган кар эреп ята.
Кичә (28 ендә) кич берлә мөһәндис Ибраһимның өендә минем хөрмәтемә бер мәҗлес ясадылар. Кырыклап кеше җыелган иде. Һәр өй үземә күрә ашамак-эчмәк китергән. Садри әфәнде дә, Ләбиб дә бар иде. Муса әфәнде, мескин, килмәгән (андый мәҗлесләргә барырга курка булырга кирәк). Мәҗлес бик күңелле үтде. Бераз сөйләделәр, бераз шигырь укыдылар. Дурмадан төрле-төрле бәлешләр, пироглар, чәйләр ташып тордылар. Чәйдән соң яшьләр милли биюләр биеделәр, йырлар йырладылар. Соңга таба халык җошды. Хәтта Касыйм бәй тә бер соло йырлады. Табигый, Ибраһимның югары катда мөнтәхәб зәват өчен «кул юу» софрасы хәзерләгән булуының да тәэсире булмады түгелдер. Ләкин Касыйм бәй йырында бик зур муаффәкыять казанды. Мәҗлес һичбер кытыршысыз сәгать 1 гә кадәр (6 да башланган иде) дәвам итде. Сәгать 1 не үткәч, мин китдем. Вә башка карт-коры да китде. Әмма яшьләр һаман әле калдылар. Ничәдә таралганлардыр, белмим. Мәҗлес гаять самими үтде. Һәркем мәмнүн калды. Мин дә күңелле бер кичә кичердем. Син генә булмадың. Синең дә хушыңа гитәчәк иде. Һич беркем ташкынлык япмады. Ибраһим да мөкәммәл өй хуҗасы ролен япды. Җәгъфәр углына җомга көн бардым. Синең сәламеңне сөйләдем. Назанга синең исемдән шоколад китердем. Мәмнүн булдылар. Сиңа сәлам сөйләделәр. Садри бәйләргә дә китдем. Ләкин Камилә ханым өйдә юк иде. Наиләнең2 углы бик хаста икән. Дәрәҗәсе кырыкка җиткән. Пенициллин берлә инде индергәнләр. Үземнең саулыгым начар түгел. Мигъдә авырусы, Аллага шөкер, азалды. Өемдә тәртәмиз. Берәр атнадан Фатыйма ханымны чакырып, керләр юдыртачагым, иншаллаһ. Бүгенгә бу кадәр. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
29 шөбат, 1948. Бәйуглы.
Казы китергән кеше булмады. Сезнең факультәдә көтелмәгән эшләр чыкмадымы? Доктор Ләбиб Фәхретдин Кәримгә җомга көн киткән. Әмма Фәхретдин Кәрим үзе могаянәханәсенә килмәгәнгә күрешә алмаган. Тагы телефон берлә сөйләшеп күрешермен, диде. Мин дә нәтиҗәсендән хәбәрдар итәрмен.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.
1 …сау-сәламәт кайтып җитү мәктүбеңне алдым. – Сәгадәтнең әтисе янына кунакка килеп-китүе турында сүз бара.
2 Наилә – Садри Максудиның кече кызы.
Тәхтел сыйфр – нульдән түбән.
Дурмадан – туктаусыз.
Җошды – дәртләнде.
Мөнтәхәб зәват – сайланган затлар.
Софрасы – табыны.
Хушыңа гитәчәк иде – ошаячак иде.
Ташкынлык япмады – оятсызлык эшләмәде.
Мөкәммәл – тулы.
Тәртәмиз – чип-чиста.
Могаянәханәсенә – тикшерү бүлмәсенә.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 117-118.