Хатларында – язмышы

Үзенең иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән татар халкы тормышында зур роль уйнаган шәхесләрнең берсе Гаяз Исхакыйның олы мирасын халыкка кайтару буенча соңгы елларда шактый эшләр башкарылды. Татар әдәбияты классигы, күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның исеме татар әдәбияты тарихында үз урынын тапты. Ләкин бу юнәлештә эшләнәсе эшләрнең әле чиге юк. Чөнки Гаяз Исхакый кебек туган иленнән читкә тибәрелгән шәхесләрнең исемнәрен торгызу күп көч һәм җитди эзләнүләр сорый. Архивларда табылган кечкенә генә мәгълүмат та шәхеснең тәрҗемәи хәлен һәм иҗатын тулырак яктыртуга зур ярдәм итә.

Г. Исхакыйның архивы тулысы белән сакланмаган. Аңа үз гомерендә берничә мәртәбә, 1919 елда Мәскәүдәге торак йортыннан, 1939 елда Варшавадан күченгәндә, кыйммәтле документларын калдырып китәргә туры килә. Өендә тентү оештырылган вакытларда да аның күп кенә кулъязмалары юкка чыга. Соңгы көннәрен кызы янында Анкарада үткәргәнлектән, Истанбулдагы фатирында калган кәгазьләренең дә кем кулына эләгүе мәгълүм түгел.

Бу китапка Г. Исхакыйның төрле архивларда, музейларда һәм шәхси кулларда сакланып калган хатлары, тулы булмаган тәрҗемәи хәле һәм васыятьнамәсе кертелде. Гомеренең яртысыннан артыгын чит илләрдә яшәргә мәҗбүр булган шәхеснең тормыш-көнкүрешен ачыграк күзаллар өчен, аның туганнарына, дус-ишләренә, фикердәшләренә язган әлеге хатлары бик кыйммәтле чыганак булып торалар. Язмалар әдипнең тормыш дөреслеген, аның эзләнүләрен, теләк-омтылышларын һәм канәгатьсезлекләрен чагылдыралар, тәрҗемәи хәленә яңа фактлар өсти, әдәби процесстагы урынын ачыкларга һәм шул чор атмосферасын тулырак күзалларга ярдәм итәләр.

Китапта Г. Исхакыйның матбугат битләрендә дөнья күргән хатлары белән беррәттән бүгенге көнгә кадәр беркайда да басылмаган хатлары һәм язмалары урын алды. Алар, нигездә, Татарстан Республикасы Милли архивындагы Г. Исхакый фондыннан һәм М. Горький музеендагы И.Нуруллин архивыннан алындылар. Шулай ук Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлегендә саклана торган Төркиядән кайтарылган язмалар да бар.

Г. Исхакый күпкырлы шәхес буларак, аның хатларында да төрле юнәлештәге фикерләр яңгырый. Хатларның күбесе аның сәяси-иҗтимагый эшчәнлеген яктырта. Шул ук вакытта әдәби проблемаларны үз эченә алган хатлар да бар.

Кызы Сәгадәт Чагатайга язылган хатлар аеруча игътибарга лаек. Г. Исхакыйның Төркиядә нинди тормыш кичерүе күпмедер дәрәҗәдә мәгълүм булса да, үз кулы белән язылган хатлар аның тормышының соңгы елларын тагын да төгәлрәк күзалларга ярдәм итәләр. Әлеге хатлар әдипнең көндәлек язмаларын хәтерләтә. Өч-дүрт көнгә бер, кайвакытта ешрак та язылган хатларында Г. Исхакый көндәлек вак мәшәкатьләрне кызына түкми-чәчми җиткереп бара: кемнәр белән күрешкән, кемгә чәйгә барган, кайсы танышы өйләнгән һ. б. Аларда хәтта Истанбулда нинди һава торышы булганлыгы турында да мәгълүмат табарга мөмкин. Мәкаләләрдән аермалы буларак, хатларда Г. Исхакыйның иң нечкә күңел кичерешләрен дә тоемларга була. Ул үзе кебек ялгыз кешеләрнең кадерсез тормышта яшәп, дөньядан китүләрен күреп бик борчыла. Төркиягә беренче килгәндә өйләнмәвенә үкенеп тә куя: «Җан биргәндә авызыма су салырга да кеше булмый, тилмереп, җаным чыкмасын», – дип курка. Шушы хатлар аша аның дуслары, танышлары белән очрашкан кебек буласың, көндәлек тормыш вакыйгалары күз алдыннан уза. Соңгы еллардагы тормыш-көнкүрешенең авыр булуы аның хатларында ачык чагыла. Г. Исхакый матди хәленең түбән булуы һәм авыруларының һәрдаим борчып торуларыннан зарлана. Әмма һәрвакыт ярдәмгә әзер дусларының янда булуы аның рухи халәтенә көч-дәрт өсти. Көндәлек тормыш авырлыкларын ялгызы үз җилкәсендә күтәреп, «хайвани хәят берлә генә яшәп», бервакытта да төшенкелеккә бирелеп, үз эченә бикләнеп утырмый ул. Дөнья хәлләре, туган илендәге һәм мөһаҗәрәттәге төрки-татар тормышы белән кызыксынып тора. Төрле дәүләт эшлеклеләренә хатлар язып, милләтнең киләчәк язмышын кайгырта. Г. Исхакый татар халкының көченә ышана. Ул «Русиядә руслардан кала иң зур милләт без булганга… Русиядә еврейлардан кала иң тырыш милләт без булганга… безнең көчемез һәм хакымыз бар» дигән девиз белән яши.

Г. Исхакый «Милләт сагъ булсын!» дигән девиз астында, үзенең милли идеалы хакына матди барлыгын гына түгел, хәтта гаилә бәхетен дә корбан итә, гомерен буйдак буларак үткәреп, авыр тормыш шартларында мәңгелеккә китеп бара.

Сәгадәтнең дә әтисенә язган хатлары табылса, алар арасындагы кискен мөнәсәбәтләрнең сәбәбе тагы тулырак аңлашылыр иде, күп кенә ачык калган сорауларга җавап табып булыр иде. Ни кызганыч, Г. Исхакыйның да кызына гомеренең соңгы елларында язган хатлары гына сакланган.

Фатих Әмирхан, Максим Горький кебек әдипләргә язган хатларында Г. Исхакый үзенең иҗади планнары белән уртаклаша, аерым мәсьәләләр тирәсендә уйлана.

Төрмәдән төрмәгә, сөргеннән сөргенгә җибәрелгән һәм, ниһаять, чит илләрдә яшәргә мәҗбүр булган Г. Исхакыйның, әлбәттә, татар әдәбияты белән тулысынча танышып барырга мөмкинчелеге булмый. Ул күп вакытта дуслары-фикердәшләреннән алынган мәгълүматлар белән эш итә. Яңа әсәр мәйданга чыгу белән, аларны соратып алырга тырыша. Г. Исхакыйның иң курыкканы – чит җирдә яшәп, үз халкыннан аерылу, халыкның аны аңлаудан туктавы. «Туган җирдән читтә яшәү, котылгысыз рәвештә, әсәрләр язуга тәэсир итә, – дип яза ул үзенең М. Горькийга язган бер хатында, – агымнан калышасың яки кирәгеннән артык алга йөгерәсең. Миңа, халыктан чыккан … язучыга, аннан ерак булырга ярамый. Бу халыкны үзенең яңа әдәбияты, яңа идеяләре белән бәйләүче җепне өзәргә мөмкин. Минем фикерем шундый – әгәр дә безнең яшь әдәбиятыбыз туган туфрактан даими дым алып тормаса, нигезсез йорт кебек, кырыс татар тормышына яраксыз булачак, беренче сәяси салкыннарда ук эссез юкка чыгачак». Ф. Әмирханга язган хатында да, әлеге фикерне куәтләп: «Татар агымының эчендә булмаганга, кая таба дулкын киткәнен, кая таба су үзәк салганын, нинди елгаларны ташлап, яңа юл алганын күрә алмыйм. Шул күрә алмау минем өчен, әлбәттә, нык авыр, бик уңайсыз», – ди. Г. Исхакый татар әдәбиятының төп үзенчәлеге итеп, аның ныклыгын, тазалыгын, тормышның начарлыгына, зәһәрлегенә күкрәкне киереп, җырлый-җырлый каршы чыгуын күрсәтә.

Г. Исхакыйның хатлары аның шактый кырыс, үзсүзле, таләпчән табигатьле кеше булганлыгы турында сөйли. Үзе дус дип йөргән кешеләргә дә бик үк ачылып китәргә ашыкмый, кызына да шуны киңәш итә. Аның, Ф. Әмирханга язганча, сүзенең дөреслегенә нык ышанган һәм ышанганын кычкырып әйтергә өйрәнгән кеше булуы күренеп тора.

Гомере буе туган илен, үз милләтен саклап калу өчен көрәшкән шәхес җеназасының гына булса да Ватанына кайтуы турында хыялланган. Аның: «Әгәр Ватаным руслардан азат ителсә, туган илемдә, җәсәдем тизрәк Казан шәһәренең ислам мәзарында, Шиһабетдин әл-Мәрҗани, Габделкаюм ән-Насыйри, Һади Максуди, Габдулла Тукайларның каберләренең якынына куелсын», дигән теләген чагылдырган васыятьнамәсе дә әлеге китапта урын алды.

Хатларны җыю һәм эшкәртү – шактый авыр һәм җентекле эш. Беренчедән, хатларның язылу-язылмавы хакында мәгълүмат булмый, күп вакыт аларга очраклы рәвештә генә тап буласың һәм алар, нигездә, төрле шәхси архивларда яки аерым кулларда сакланалар. Икенчедән, кулъязманы уку. Г. Исхакыйның фикере кулыннан алда йөргән. Ул кайбер хәрефләрне сызык белән генә тамгалап китә. Ул чорда гарәп сүзләренең киң кулланылуы, бигрәк тә Төркиядә яшәгән чорда төрек сүзләрен мул файдалану, язмаларда тыныш билгеләренең бөтенләй куелмавы да укуны кыенлаштыра. Шунлыктан танылмаган яки бозылган урыннарда күп нокталар куеп киткән очраклар да булды.

Хатларның кайберләре тулысы белән төрек телендә, русча язылганнары да бар. Китапта аңларга гаять авыр булган төрек, гарәп сүзләре белән чуарланган һәм рус, төрек телендәге текстлар белән янәшә аларның тәрҗемәләре дә бирелде. Барлык тәрҗемәләр дә (Флүн Мусин бастырып чыгарган ике хаттан кала) төзүче тарафыннан башкарылды. Алынма сүзләргә астөшермәләрдә сүзлекчәләр бирелде.

Китап кереш сүздән, төп өлештән, искәрмә һәм аңлатмалардан тора. Төп өлеш Г. Исхакыйның хронологик тәртиптә урнаштырылган хатлары, язылу вакыты билгеле булмаган тулы түгел тәрҗемәи хәле һәм 1953 елның 22 маенда язылган васыятьнамәсеннән гыйбарәт.

Г. Исхакыйның хатларында, шактый билгеле шәхесләрнең исемнәре белән беррәттән, текст эченнән дә аңлашылмаган таныш түгел кешеләрнең исемнәре дә еш очрый. Алар бигрәк тә Сәгадәт Чагатайга язылган хатларда күп. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки көндәлек тормыш төрле кешеләр белән очраштыра. Аларның барысына да аңлатма биреп бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә төп көч текстларны укуга бирелде. Искәрмәләр язганда бик күп кабатлаулар булмасын өчен, текстларда очраган исем һәм атамаларның күрсәткече төзелде.

Иҗаты белән беррәттән Г. Исхакыйның шәхси хатлары да аның әдәби мирасын тулыландыруда әһәмиятле роль уйныйлар. Әлеге томда сакланып калган хатларның табылганнары урын алды. Кайбер аерым кулларда аларның булуына шик юк. Киләчәктә тагын да яңа табышлар булуына ышанып калабыз.

 

Фәния Фәйзуллина,

филология фәннәре кандидаты

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 5-8.

Җавап калдыру