Исхакый каберендә

Танып алдык сине әллә кайдан,

Гүя, рухың кулын изәде.

Ап-ак мәрмәр ташка кара белән

«Иделле» дип язган, күр әле!

 

Кабереңә килеп без баш идек,

Дога кылып хәтер яңарттык.

Искә алдык гомер сөрүеңне

Хөр мәмләкәт өчен җан атып.

 

Гомер сөрүеңне җирсеп, читтә,

Җиткән тикле күмер-гомерең…

Янгансыңдыр, көлгә калгансыңдыр –

Каршы алды мәрмәр каберең.

 

Яктылыгын тойдык кабереңнең,

Кайнарлыгын мәрмәр ташның да…

Аяз таңнар көткән Идел сыман

Күңел әзерләнде ташырга.

 

Син дә аяз таңнар көткәнсеңдер,

Төндә күңелләрең тулгандыр.

Идел буе төшләреңә кереп

Мендәр япмаларын югандыр.

 

Паратларда чабып кайтыр идең,

Җылы җилләр иссә илеңнән.

«Хуш килдең!» – дип дәшмәсләр шул,

Бездә:

«Ник кайттың?» – дип сорау бирерләр.

 

Танып алдык сине әллә кайдан,

Кабереңнән якты нур балкый!

Чытырманлы зират ватаныннан

Күп сәламнәр сиңа, Исхакый.

 

Азатлыкны синдәй якын иткән

Яңа дәвам сиңа баш ия.

Хөр мәмләкәт юлбашчысын сагынып

Көтә әле, көтә Яуширмә!

 

Фәнил Гыйләҗев.

Җавап калдыру