ФРАКЦИЯ ВӘ БЮРО

Безнең бөтен җәмәгать эшләремез бик авырлык белән эшләнгәне һәркемгә мәгълүмдер. Бездә җәмәгать өчен, халыкның алга китүе өчен бер төрле мөәссәсә ясау лөзүмлеге ике төштә ике дүрт дәрәҗәсендә мәгълүм булгач, шул мөәссәсәне мәйданга чыгару өчен кирәк булган бер матди, мәгънәви көчемезнең эшләргә урыны юкка тик ятуы билгеле булгач, мөәссәсә вөҗүдкә чыкканчы тагы озын бер дәвер кичәдер. Шәрекълектән килгән канымыздагы акрын хәрәкәттәнме, әллә үземезгә ышанмавымызданмы, матбугатымыз, әфкяре гомумиямез бәдиһи дәрәҗәсенә йиткән шул мәсьәләне туксан тугызынчы мәртәбә мөзакәрәгә тотына. Шул мөәссәсә янында зарар яки файда итә алуы ихтимал булган затлар, гакылчылар фәлсәфә саталар. Шуның вөҗүденнән курыккан кешеләр интрига коралар, йил тегермәннәре үрәләр. Матди тарафын тәэмин итәчәк даирәләр . байларымыз, йөз мәртәбә акчаларын санап, файдасы күпме булуы, савабы, шәйхеморадка җитүе хакында төшенәләр, уйлыйлар… Бюро мәсьәләсе дә шулай булганлыгы мәгълүм.

1906 елны 27 апрельдә Государственный Дума ачылгач та1, Думадагы мөселман депутатлар үзләренең милли, дини, сәяси теләкләре тирәсендә аерым бер фирка булып бүленгәч тә, бюро дигән ярдәм хезмәт мөәссәсәсе үзеннән-үзе килеп чыгарга, үзеннән-үзе туарга тиеш иде. Ләкин бөтен кагыйдә, кануннарга хилаф уларак, безнең фракциямезнең бюросы фракциянең мөстәкыйль яшәвенә ун ел тулганда гына мәйданга килә алды. Ун ел тулганда гына шуның өчен кирәкле булган матди-мәгънәви көчләрен бергә укмаштыра алдык. Аны да үземезнең олуглыгымызга мөнасиб, үземезнең халкымызның сәясәт ихтыяҗына йитәрлек итеп эшли алдыкмы? Хәер!

Русиянең эчендәге утыз миллионлы мөселманнарның мәнфәгатьләрен, хокукларын мөхафәзә итәр дәрәҗәдә көчле итә алдыкмы? Хәер!

Русиядәге мөселманнарның яшәешләре мәгълүм бер сәяси юлга кереп бетмәгәнгә, рус түрәләренең мөселманнарга карашлары бер урынга утырып бетмәгәнгә, халкымыз берлән хөкүмәт арасында һәрвакыт мөзакәрәләр булуы табигый түгелме?

Идел буе мөселманнарның идарәи руханияләре, мәктәп-мәдрәсә эшләре, земство, шәһәрләрдәге сайлау хаклары йирле-йиренә куелмаган. Казакъ, кыргыз кардәшләремезнең йирләре, сулары, үзләренең истикъбальләрен тәэмин итәр дәрәҗәдә закон берлән артларына беркетелмәгән. Төркестан кардәшләремезнең идарәләре әле һаман вакытлы хареб кагыйдәләре астыннан чыгарылмаган. Андагы сәяси, икътисади тормыш нәмәгълүм бер юлга төшерелмәгән, Кырым, Кавказ кардәшләремезнең вәкыф мәсьәләләре, мәктәп-мәдрәсә, тәрбия мәсьәләләре һичберсе хәл ителмәгән. Шуның өчен йирле түрәләр берлән халкымыз арасында туктамаенча аңлашылмау булып торуы табигый түгелме? Әлбәттә, табигый.

Шуның өчен мөселман халкы, кайда гына яшәмәсен, үзенең кайгысыны аңлата торган, үзе берлән хөкүмәт арасында үзенә бер васита эзләргә мәҗбүрдер. Ул да . мөселман депутатлары, мөселман фракцияседер.

Моңганчыга кадәр мөселман фракциясенең әгъзалары гаять аз булганга, мөселман фракциясенең ярдәмчесе – бюро тәэсис ителмәгән булганга, бу мөрәҗәгатьләр күбесенчә файдасыз кала иде. Депутатларның вакыты йитми, хәзерләргә тиеш докладлар өлгерми. Күреләчәк министрлар, директорлар күрелми кала иде.

Шуның аркасында бик күп җәмәгать эшемез йә эшләнми яисә безгә зарарлы төстә хәл ителә иде.

Бу ел менә, Аллага шөкер, бюро ясап өлгерттек. Үземезнең ихтыяҗымызга йитәрлек булмаса да, кечкенә генә бер оячык ясадык.

Милли, дини, сәяси ихтыяҗларымызны сөйләр өчен бер адрес, бер милли адрес тудырдык. Нәтиҗә ни булыр, әле әйтергә иртә.

Ләкин шуны да әйтмичә китәргә ярамый: фракциянең ун еллык хәятында бу елгы ел кебек күп эшләнгәнлеге күрелмәде. Фракциянең унъеллык хәятында бу елгы кебек монтазам бер хәрәкәт күрелмәде.

Бюроның вә фракциянең ни эшләүләрен язып торасы юк. Гәзитә укыган, милли матбугатны тәгъкыйб иткән затларга монда ниләр булганы мәгълүм. Ләкин соңгы көннәрдә бюро вә фракциянең халкы алдында никадәр хезмәт итүе вә шул хезмәтендә муафикъ булуы, бәлки, әле ачык мәгълүм түгелдер.

Соңгы лашман хезмәте хакындагы фәрман гали чыккач та, бюро вә фракциянең нинди теләкләрне кулда итә алганы, бәлки, мәгълүм түгелдер.

Төркестанда вә Кыргызстанда башланган дәһшәтле хәрәкәтләрне хөкүмәт өчен лөзүмсез, йирле халык өчен зарарлы тәшәббесләрне бетерер өчен, йиңгелчәгә борыр өчен фракция вә бюро фәүкылгадә эшләр эшләде. Атна, ун көнлек мөддәтендә шул мәсьәлә хакында министрлар, директор вә депутатлар берлән бертуктамаенча мөзакәрәдә булынды. Төркестан, казакъ даласыннан килгән вәкилләр, җәмәгать хадимнәре берлән ун мәртәбә киңәш ясады. Аларның теләкләрен урынына йибәрде. Шуларны тәгъкыйб итте. Атна, ун көнлек тырышу аркасында Төркестан, казак даласындагы дәһшәтле вакыйгаларны йомшак тарафка борырга муафикъ була алды. Төркестанның иске мәэмүрләре төшерелеп, Төркестанны белә торган генерал Куропаткинның тәгаен ителүе фракция, бюроның тырышлыгы тәэсиреннән читтә булмады.

Төркестан вә Кыргызстанда лашман хезмәтен яңгы юлга куйганда, фракция вә бюроның зур тәэсире булды.

Иншалла, Төркестанда вә Кыргызстандагы бәгъзе бер аңлашылмаулар аркасында чыккан шау-шу берлән кулга алынганнар, җәбер ителгәннәренең язмышлары карар ителүгә дә фракциямезнең зур ярдәме булачактыр.

Ләкин шулкадәр зур хезмәтне фракция үзе генә эшли алачак идеме?

Атна, ун көн эчендә биш-ун йирдән килгән вәкилләрне кабул итеп, аларның бөтен теләкләрен бер йиргә җыя беләчәк идеме?

Шөбһәсез, бюроның шул вакытта зур хезмәте тиде. Бюро әгъзалары фракциягә рух керттеләр. Киңәш, мөзакәрә, хезмәт берлән эшнең иң зур йөген тарттылар.

Хәзерге көндә лашман хезмәте хакында халкымызның теләге үзе уйлаганча хәл ителүе . безнең сәяси хәятымызда беренче вакыйгадыр. Шул беренче уңуның бөтен савабы, шөбһәсез, бюроның гамәл дәфтәренә язылачактыр.

Менә шул лашман хакында төркестанлы, кыргыз кардәшләремез үземезнең бюро вә фракциямезнең булуы никадәр файдалы икәнен аңладылар. Баш төртәчәк йирләре булгач, үз теләкләренең азын булса да хөкүмәткә аңлатуның юлы барлыгын күзләре берлән күрделәр.

Шуның өчен, иншалла, болар кайгылары беткәч тә, бюро вә фракцияне онытмаслар. Ауга барыр алдыннан ашатылган эт берлән төлке тотып булмаган кебек, башка бәла төшкәч кенә корылган даирәләрдән дә файда итү бик авырдыр.

Мондый мөәссәсәләр даими яшәргә тиештер. Мондый мөәссәсәләр туктаса да, халыкның хокукы, мәнфәгате хакында уйлашып торырга тиештер. Ләкин аларны яшәтүче дә халык үзедер.

Бюро хәзер, Аллага шөкер, яши. Бюро хәзер, Аллага шөкер, төркестанлыларга, казакъларга хезмәт итте. Ләкин бит бюро Төркестан көче, Кавказ көче берлән яшәми, фәкать Идел буе мөселманнарының матди, мәгънәви көчләре берлән генә яши. Кирәк, бюрога вә, кирәк, фракциягә Кавказдан бер кеше йибәрелгәне, бер тиен акча бирелгәне юк.

Төркестаннан нә бюрога вә нә фракциягә нә бер кеше вә нә бер тиен акча бирелгәне юк.

Алай дигәч тә, сез бюро, фракция расходсыз тора, андагы әгъзаларымыз фәрештәләр дип уйламаңыз, фракция, бюроның еллык утыз-кырык мең расходы бар. Фракция, бюроның уннан артык әгъзасы, хезмәтчесе бар. Боларның берсенә дә Яхъя мулла пәриләре матди, мәгънәви ярдәм итми. Боларның берсенә дә әндери казнасы ачылганы юк. Боларның һәммәсен Идел буе мөселманнары идарә итәләр. Идел буе мөселманнары хәзерлеге йиткән кирәкле әгъзалар таптылар. Аларны вәкил иттереп йибәрделәр.

Идел буе мөселманнары үз вәкилләренең тормышларын, канцелярия расходларын тәэмин иттеләр. Хәзер дә итәләр һәм итәчәкләр.

Ләкин үткәрә торган вакытымыз бик әһәмиятле булганга, бу көнге Төркестан, Казакъстан башына килгән хәсрәтле кайгылар Кырым, Кавказга килмәс дип уйларга, күз алдымызда дәлилемез булмаганга, шул тарафның мөселманнары да бюро, фракциягә ярдәмгә килсәләр яхшырак булмас идеме?

Төркестан, мәсәлән, үзеннән бер әгъза күндерә алса, Кырым, мәсәлән, фракциянең сәркатибен – бюроның әгъзасы итеп кабул ителгән кырымлы затны үзенең вәкиле итеп танып, шуның хәятын тәэмин итсә генә булмас идеме? Кавказ һакәза.

Дөрест, бюро бар. Бюро булачак. Безнең Идел буе мөселманнары үземез генә дә бюро, фракцияне алып барачакмыз.

Чөнки безнең Идел буе мөселманнары шул милли даирәне күтәрү фарыз икәнен белер дәрәҗәсендә сәяси тәрбия күргәннәр.

Ләкин Кавказ зыялылары гына, безнекенә караганда меңләп артык Кавказ зыялылары шул мәсьәләдә безнең Чиләбедән, араларында бер гимназия бетергән әгъзалар булмаган Чиләбе мөселманнарыннан да артта булмаса, нинди күңелле булыр иде.

Баку – миллионерлары берлән мәшһүр Баку, яңгы борынлап килә торган егерме-утыз гаиләле Мәскәү мөселманнарыннан милли аңсыз булмаса, Мәскәү мөселманнарыннан милли тәрбиядә дүн түбән булмаса, нинди яхшы булыр иде.

Вакыт мөһим.

Әллә никадәр мәсьәләләр мәйданга куелачак. Бюро вә фракциянең алдында йөз еллык эш тупланылачак. Бюро вә фракциянең алдында милли, дини, сәяси хәятымызның иң төп мәсьәләләре кизүгә куелачак. Тарих тарафыннан куелачак.

Шул көндә көчле булсак, шул көндә үз хокукымыз, үз мәнфәгатемезне аңлый белсәк, безнең истикъбалемез нурлы. Әгәр шул көндә укышмаган канымыз белән авызымызны җәеп иснәп утырудан котыла алмасак, вәйля безнең хәлемезгә!

Кырым, Төркестан вә Кавказның зыялылары! Хәзерге тарихи көннәремезне аңлап, өстеңезгә төшкән бурычларны үтәңез әле!

Тарихымызда бер генә мәртәбә күплегемезгә мөнасиб дәрәҗәдә матди, мәгънәви көчле дә булыйк әле.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Фракция вә бюро. «Сүз» газетасының 1916 елгы 10 август (77 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 1906 елны 27 апрельдә Государственный Дума ачылгач та… – I Дәүләт Думасы 1906 елның 27 апрелендә эшли башласа да, 8 июльдә патша Манифесты белән куып таратыла.

Мәгаф булсын – коткарылсын, азат ителсен.

Могавин – ярдәмче.

Бәдиһи – ачык хакыйкать.

Шәйхеморадка – соңгы максатка.

Мөхафәзә итәр – яклар.

Хареб – сугыш.

Вәкыф – милек.

Монтазам – тәртипле, рәтле.

Тәгъкыйб иткән – күзәткән.

Фәрман гали – указ; монда: патша указы.

Һакәза – шулай ук.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 275-279.

Җавап калдыру