I
Кулыңызга тотып укырга тотынган гәзитәнең ничек итеп шул кыяфәтенә кереп, сезгә барып җитүе хакында берәр нәрсә уйлаганыңыз бармы? Һәр укыганда монысының мәкаләсе шәп түгел икән, монысы шәхсыять белән уграша икән, монысының кәгазе икән дип, тәнкыйть күзе берлән генә караган гәзитәне сезнең кулга итеп тоттырыр өчен гайрәтләр сарыф кылынуны уеңызга гына китергәнеңез бармы?
Һәр көнне чәй эчкәндә, чәйне тәмлеләндерү өчен акрынлап-акрынлап кына карап, бер сәгатьтә укып бетергән шул гәзитәне шул хәлгә китерер өчен матди көчләр, мәгънәви куәтләрнең күпме чәчелгәнен төшенгәнеңез бармы?
Дөрестен әйтик, юк…
Гәзитә – ул гәзитә! Ул чыга… Казанда, Оренбургта, Уфада,
Мәскәүдә чыга…
Менә шулай чыга… Шулай чыгар өчен ул гәзитә инде…
Ләкин ничек чыга, нидән чыга, нинди көчләр эшләп чыгара, нинди максатлар аны төртеп йөртә? Аннан хәбәреңез юк.
Гәзитә чыгарыр өчен нинди матди хәзерлекләр кирәк, нинди мәгънәви көчләр лязем, тугрысын әйтеңез, анысын уйлап та караганыңыз юк.
Гәзитә чыга, әллә нинди бертөрле кешеләр бар да шулар гәзитәне чыгаралар… Шуннан соң ул ничектер сезгә килеп төшә…
Шундый эш бармы, әллә ул юкны бушка бушатып кына буламы?
Әллә аңгарга Яхъя мулла пәриләре хезмәт итәләрме, әллә Җәбраил фәрештә ярдәмгә киләме, әллә Газазил галәйһи әл-ләгънәтә1 бик тырышып эшлиме? Анысын башыңызга да керткәнеңез юк…
Шулай бит, менә шулай булса, тагы бер мәртәбә тәмлеләндереп чәй эчкәндә, менә шул мәкаләләрне төшенебрәк укыңыз әле.
Безнең Русиядә гәзитә чыгарыр өчен элек, иң әүвәл Дахилия нәзарәтеннән рөхсәт алу лязем булган. Ул вакытта гәзитәгә рөхсәт бирер өчен нашире, мөхәррире хакында бик күп тикшерүләр лязем булган. Ул вакытта шул рөхсәт алу ягы тәэсис итүнең иң авыр адымы булганга, безнең кебек гайрәте, көче аз халыклар гәзитә чыгара да алмаганнар.
Сиксәненче елларның ахырында Казанда мәрхүм Габдрахман Ильясов һәм дә Габделкаюм ән-Насыйри, ахырга таба Шаһбазгәрәй мирза Әхмәрев берничә мәртәбә министрга мөрәҗәгать итсәләр дә2, һәммәсенә дә рөхсәт бирелми килгән.
Шул вакытта ничектер Кырымда гына Исмәгыйль бәк Гаспринскийга «Тәрҗеман»га рөхсәт бирелгән3. Кавказның идарәсе аерымча булганга, Кавказ наместнигы азәрбайҗанча гәзитә чыгарырга рөхсәт иткәләгән. Бу вакытта бөтен гәзитәләр үзләренең бөтен мәкаләләрен алдан цензорга күрсәтеп, рөхсәт алырга лязем булган. Алдан цензорга күрсәтмәү хакын алыр өчен бик зур залоглар лязем булганга, аның берлән берничә зур гәзитәләр генә файдалана алган.
Ләкин безнең Идел буенда 1905 елга кадәр катгыян бер гәзитәгә рөхсәт булмаган, һәм дә бер гәзитә дә чыкмаган.
1905 елда 17 октябрь Манифесты берлән мәмләкәттә хөрриятләр игълан ителгәч, әлбәттә, сүздә язудагы элгәреге кысынкылыклар да бетәргә тиеш булды. Шуның өчен матбугат хакында бердән яңгы закон чыгарып өлгертергә мөмкин булмаганга, 1905 елның ахырында «Матбугат хакында вакытлы кагыйдәләр» гонванында хөкүмәт тарафыннан вакытлы законнар игълан ителде.
Бу вакытлы закон буенча, гәзитәләрнең чыгуы өчен, министрдан рөхсәт алынуының лөзүме бетерелде. «Рөхсәт» дигән сүз үзе үк матбугаттан бөтенләй чыгарылды.
Икенчедән, гәзитә чыкканча цензорга күрсәтүнең тиешлеге ләгу ителде. Цензор дигән нәрсә матбугат өчен тәмамән бетерелде. Матбугатка хөррият бирелде. Ләкин шул «матбугат хөррияте» үзе берникадәр тәфсирләр берлән бәян ителде. Баягы гәзитә-журнал чыгару өчен «рөхсәт лязем түгел» дигән сүз урынына икенче мәгънә утыртылды. Гәзитә йә журнал чыгартырга теләүче зат үзенең шул теләве хакында үзе тора торган вилаятьнең губернаторына, градоначальниклы шәһәрдә булса, градоначальникка прошение түгел, заявление бирергә кирәк. Шул заявлениесендә «мин фәлән шәһәрдә, фәлән телдә, фәлән мөддәттә, фәлән бәһагә гәзитә чыгармакчы булам» дияргә тиеш вә шул заявлениесендә гәзитәнең нашире кем, редакторы, мәсьүл мөхәррире кемлеген, нинди типографиядә басылуын, атнага ничә чыгуын, бәһасен ачык иттереп белдерергә тиеш.
Рус тәбәгасы булган, яше егерме бишкә йиткән, хокуклары хөкем берлән киметелмәгән, банкрот булмаган һәркем мәсьүл мөхәррир була ала.
Менә шул заявление бирелгәннән соң, ике атна эчендә губернатор яисә градоначальникның канцеляриясеннән, гәзитәсе, журналы рус телендә булса, ике шәһадәтнамә бирелергә тиеш.
Берсе – редакциядә сакланыр өчен, икенчесе – матбагага бирелер өчен. Шул ике атнада әгәр шәһадәтнамәләр бирелеп өлгермәсә, теге кеше гәзитә алдында мәсьүл булмыйдыр.
Рус түгел телләрдә . татарча, әрмәнчә, грузинча, яһүдчә чыгарырга теләгәннәр өчен заявление биргән көннән шәһадәтнамә алу көне ике айга кадәр сузыла.
Петроград кебек зуррак шәһәрләрдә шул мөддәт үткәнне көтеп тормаенча бирсәләр дә, Казан, Уфа, Оренбург кебек кечкенәрәк шәһәрләрдә күбрәк ике айны тутыралар.
Шуннан соң гәзитә-журналның хуҗасы хисапланып, наширенә шул ике шәһадәтнамә бирелә.
Нашир булган кеше хөкүмәт алдында кибет хуҗасы кебек хисап ителә. Аңгарга мали мәсьүлиятләр генә төшә, ягъни промысловой шәһадәтнамә алу, йибәргән гәзитәләр өчен почта берлән хисап йөртү вә һакәза…
Язылган мәкаләләр, гәзитәнең мөндәриҗәсе өчен хөкүмәт мәсьүл итеп редакторны таный. Гәзитәдә зарарлы табылган мәкалә чыкса, редакторны хөкемгә тарта, гәзитәдә бер кешене мыскыл итү-фәлән булса, ул кеше алдында редактор җавапка кала.
Наширнең мәсьүлияте кечкенә булганга, хөкүмәт аның өчен бер шарт та куймый. Балигъ булмаган бала да, хокукы киметелгән кеше дә, торговый дом, акционерный обществолар да нашир була алалар. Ләкин редакторлык өчен, мотлакан, югарыда күрсәтелгән шартлар лязем ителә.
Шул ике шәһадәтнамәне алгач, наширнең гәзитә яки журнал чыгара башларга хакы була.
Ләкин әле бу коры хак кына. Һәр мөселманның хаҗга барырга, зәкят бирергә хакы булган кебек, бер хак кына. Шуннан соң гәзитәнең, журналның нашире, ул хакыннан файдаланып, шул эшне вөҗүдкә чыгарырга кала.
Гәзитәнең башында торучы* алдында ике мәсьәлә килеп баса.
Берсе – гәзитәнең тышкы ягын юлга кую, ягъни типография табу, булмаса, ачу, контора алу, анда кирәкле кешеләрне утырту, кәгазь хәзерләү, йибәрер өчен почта берлән эш йөртү, чит шәһәрләрдә агентлар табулар.
Икенчесе – гәзитәнең эчке ягын мәгълүм мәсләктә юлга кую. Моның өчен гәзитәнең башкаручысы алдында һәйәте тәхририя оештыру лязем була, ягъни гәзитәнең эчен мәкаләләр, хәбәрләр белән тутырып, язучылар хәзерләү, шуның өчен редакция тоту лязем була. Язучы, мөхәррирләрне җәлеп итү тиеш була. Чит шәһәрләрдә мөхбирләр табу һәм дә читтә тора торган мөхәррирләрдән язуга иштиракь иттерүнең юлларын кору.
Иң әүвәл һәйәте тәхририясеннән тотыныйк. Бер гәзитә яки журнал редакциягә урын тотты ди. Үзенең матди көченә карап фатирмы, бүлмәләрме алды.
Хәзер инде гәзитәнең башында торыр өчен, гәзитәнең мәсләкен саклап барыр өчен, шунда бер баш мөхәррир утырып торырга кирәк. Ул баш мөхәррир халык арасында игътибарлы, каләме белән танылган булуы, башка гәзитәләрнең баш мөхәррирләреннән йә мәсләке, йә фикер йөртүе яисә кан тибүе белән аерылган булуы шарттыр.
Укучы алдында мәгънәви тарафыннан мәсьүл була торган бу зат гәзитәнең мәгънәви эшләренең бөтен вакларына кадәр күрергә тиештер.
Матбугат галәмендәге зур, кечкенә, карт, яшь язучыларны бөтен хосусый хәятлары белән танырга тиештер. Гәзитә-журналда ачылачак бөтен мәсьәләләрне аңларлык куәи гыйльмиясе булырга, укучыларның нинди нәрсәләрне сөйгәннәрен аңларлык табигый тойгысы булырга тиештер.
Бу затның мәсләк иясе булуы, гәзитә-журналны идарә куйган юлдан алып барганда вак-төяк җилләрдән курыкмаслык батырлыгы булуы хакында, әлбәттә, әйтеп тә торасы юк.
Менә хәзер шундый бер кешене табып утыртты ди. Ләкин бу зат фәкать мәгънәви ягын идарә итүче генә булганга, моңгарга ярдәмчеләр, хезмәтчеләр, язучылар ляземдер. Болар гәзитә яки журналның максатына карап төрлечә бүленә. Мәсәлән, бер гәзитәне алдык: анда мотлак дахили эшләр, хариҗи эшләр, вилаять эшләре, фән, әдәбият, матбугат дигән кыйсемнәре булырга тиеш бит. Менә шуларның һәммәсенең башында үзенең мөтәхассыйсы утырырга тиеш.
Димәк, безнең редакциямезгә тагы дахили эшләр хакында язуларны бер башкаручы, хариҗигә бер, вилаять эшләренә бер, матбугат эшләренә бер зур шәһәр булса, шәһәрнең үз вакыйга вә хәлләре хакында бер икенче дәрәҗә мөхәррирләре утыртылырга тиештер. Бу затлар һәммәсе дә үз даирәләрендә хезмәт берлән ихтисас иткән булырга тиеш.
Болар булды ди. Ләкин бу кешеләр әле үзләре һаман кара хезмәтче түгел. Болар шул хакта озын мәкаләләр яза алалар. Килгән мәкаләләрне төзәтә алалар, рәткә суга алалар. Ләкин боларга да материал язучылар кирәк. Болары гәзитә-журналның даими язышучылары, сотрудниклары була.
Бер сотрудник дахили эшләр хакында казына, мәгълүмат җыя, вакыйгалар чүпли. Берсе хариҗи эшләр хакында хариҗи гәзитәләрдән парламентларның мәҗлесләрен тәгъкыйб итә. Берсе, матбугатта ни булганны күздән качырмас өчен, мөмкин кадәр күп гәзитәләрне укый. Ләкин дахили эшләр бик күп булганга, хариҗиләр монда да киң булганга, матбугат, әдәбият тагы бик тирән мәсьәлә булганга, әлбәттә, бундагы язучылар да берәр генә булса җитми. Алар һәр гәзитәдә берничә булалар, булырга тиешләр.
Боларга башка – тагы чит шәһәрләрдәге мөхбирләр. Боларны да гәзитәнең зурлыгы, таралуына карап мөмкин кадәр һәммә йирдә булдырырга тиештер. Мөмкин кадәр һәр йирнең вакыйгасы гәзитәдә чыгарга тиештер. Гәзитә чыга торган шәһәрдәге вакыйгалар, хадисәләрне, әлбәттә, читтән китерергә ярамый бит, шуның өчен хәбәр җыючылар-хроникерлар ляземдер. Менә шулар берлән редакция тула яза. Ләкин редакция җәмәгать оешмасы булганга, аның башка гәзитәләр, журналлар, җәмгыятьләр, хосусый кешеләр берлән эше, мөнәсәбәте бардыр.
Килүчесен, китүчесен кабул итү, алар белән редакция исеменнән сүз сөйләү. Моның өчен редакциянең эчендә сәркатиб дигән бер зат торырга тиештер.
Бу кешегә идарәнең сәясәтен йөртү йөкләтелгәнгә, нәзакәтле, тәрбияле булу беренче шарттыр.
Хәзер шуларга берничә тел белә торган тәрҗемәчеләрне тыксак, кыңгырау кагуга килә торган малае берлән ишек төбендә килгән кешеләрне каршы алучы капучыны кушсак, идарә тәмам булып йитәдер.
Хәзер фараз кылыңыз: шул идарәнең бер бүлмәсенә баш мөхәррир кереп мәкаләләргә чумды. Өч бүлмәсендә өч мөдир утырды, дүртенче бүлмәдә сәркатиб үз урынын тотты, зур бүлмәдә җиде-сигез өченче дәрәҗә язучылар язарга тотындылар. Почта берлән чит шәһәрләрдән, авыллардан хатлар, хәбәрләр килде.
Шәһәр буенда йөрүче хәбәрчеләр кайда янгын барлыгын, кайда өй җимерелүен, кайда ат таптавын, кичке театрда ни куелуын, бу көн шәһәремезгә кемнең килүен, кемнең китүен, кемнең үлү хәбәрләрен китерделәр ди.
Шулар һәммәсе язылды, кәгазьгә күчте ди. Берәм-берәм язу-чылардан мөдирләргә, мөдирләрдән баш мөхәрриргә барып җитеп кабул ителде ди.
Боларны бит әле гәзитә хәленә кертү бар… Бу мәкаләләр, хәбәрләр, вакыйгалар әле бит бер кәгазьгә генә язылган нәрсәләр.
Аларны меңнәргә йиткерергә кирәк. Аның өчен инде янә идарә конторага, гәзитәнең тышкы эшләрен караучыга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрдер.
Аның ничек итеп шул кәгазьләрне гәзитә ясап чыгаруын киләчәктә сөйләрмез4.
II
Ярый, хәзер гәзитәнең бөтен мәкаләләре, бөтен хәбәрләре, мәктүбләре, шигырьләре . һәммәсе язылып бетеп, конторага чыкты ди. Хәзер шуларны контора ничек иттереп инде гәзитә хәленә кертә?
Гәзитә-журнал контораларының ике ягы бар. Бер ягы – мөхәррирләр эшләп бетергән мәкаләләрне гәзитә төсенә кертү, икенче ягы – шул эшләнеп беткән гәзитәләрен алучыларга ирештерү.
Хәзер менә контора шул мәкаләләрне алып, гәзитәнең басыла торган матбагасына бирәдер. Анда ул материалларны гәзитәне карап җыйдыручы, гәзитәне шул кыяфәткә китерүче баш мөрәттибкә (метранпажга) тапшырадыр. Баш мөрәттиб үзенең кул астындагы хәреф тезүчеләргә бүлеп бирә дә, хәреф тезүчеләр, үзләренең кассалары янына килеп, эшкә тотыналар.
Матбаганы күрмәгән кешеләргә болар һәммәсе сүз генә булганга, моны иҗекли төшик әле. Бер язган язуны күбәйтү ысулы төрлечә була. Боларның бертөрлесе мәгълүм бер кара (кытай карасы) берлән аерым бер кәгазьгә языла, шуны мәгълүм ысул берлән хосусый хәзерләнгән ташларга төшерәләр дә, шул ташлар берлән басыла. Буңгарга таш басма диләр. Һиндстанда хәзергә кадәр бу басма бик мәгъруф. Моны эшли торган басмаханәгә литография диләр.
Икенчесе – хәреф басма. Бусының ысулы бөтенләй башкача. Монысында һәр хәреф өчен аерым-аерым шәкелләр ясалган. Шул шәкелләр һәммәсе аерым-аерым ителеп кургашыннан коелган.
Шул ук карага манып, печать баскан кебек кәгазьгә суксаң, хәреф төшерәдер.
Һәр телдәге хәрефләрнең төсләре, шәкелләре төрле-төрле булганга, болар һәр телдә боларның саннары шул халыкның әлифбасындагы хәрефе берлән бердәй буладыр. Ләкин безнең төрек-татар кавемнәре, элгәреге заманнарда бик мөселман булган булып, үзләренең уйгур, уйхун язуларын ташлап, гарәп хәрефенә күчкәннәр. Ул хәрефләр гарәпләрнең үзләренә, аларның сөйләүләренә күрә эшләнгән булганга, әлбәттә, Азиянең икенче башыннан килгән фән-лисан ягыннан бөтенләй башка телләргә мәнсуб булган төрек-татар теленә аз гына да килмәгән. Шул язулар әллә ничә гасырлар дәвам иткәнгә, хәзер инде безнең әдәбиятымызга тәмам кереп китеп, шул гарәп хәрефләре безнеке булып киткәннәр.
Менә шул гарәп хәрефләренең язулары башка халык хәрефләренең язуына караганда аермалыдыр. Мәсәлән, безнең белгән русчамызда гына да һәр хәреф үзенә аерым-аерым языла. Шуларның җыелуларыннан сүз хасил була. Хәрефнең сүз уртасында да, башында, ахырында да шәкеле югалмый, һаман бертөсле языла.
Шуның өчен русчада никадәр хәреф булса, шуларны басар өчен дә шулкадәр генә шәкел ясарга ихтыяҗ туа. Русчада хәрефнең бер төрлесе утыз дүрт шәкелгә сыя. Шуларны таратып куяр өчен ясалган кечкенә-кечкенә тартмалар баш хәрефләр, знаклар, цифрлар берлән бергә кассада йөз дә ун буладыр.
Әмма бездә мәсьәлә бөтенләй башкача. Гарәпчәдә хәреф баш, урта, ахыр, ялгыз хәрефләргә бүленеп, төрле төстә языла. Шуның өчен бер хәрефкә әллә ничә шәкел ясау лязем була.
Мәсәлән, бертөрле үлчәүдәге «х» хәрефе өчен русчада бер генә шәкел бар. Бездә шул «х» өчен дүрт төсле шәкел ясау тиеш була.
Бу бер генә «х» да түгел, башка хәрефләремездә дә шулай. Шуның өчен бездә китапмы, гәзитәме басар өчен истигъмаль иткән гарәп хәрефләремезнең йөз дә алтмыш сигез шәкелләрен кулда итәргә тиеш буладыр. Шул кургашын хәрефләр бергә өелеп куелса, табарга авыр булганга, аларның һәрберсенә аерым-аерым, кечкенә-кечкенә бүлмәләр ясыйлар. Шулар һәммәсе бергә торсын өчен, шул бүлмәчекләрне бергә җыештырып куялар. Менә шул хәрефләрне салыр өчен җыештырылган бүлмәләргә касса диләр. Дүртпочмаклы иттереп куелган кассаларга шул кургашын хәрефләр аерым-аерым тутырыла.
Менә кулына мәкалә тоткан мөрәттиб үзенең кассасы алдына килә дә туктый. Мәсәлән, «Сугыш башлануга инде унсигез ай булды» дигән җөмлә тора. Ул язудагы шул җөмләне басарга яраклы итәр өчен, хәреф җыярга уңгай булсын өчен ясалган верстак дигән тимер тоткычны ала да кассадан куллары берлән хәреф җыярга тотына.
Иң әүвәл баш « ص», аннан соң аңгарга ахыр « و », аннан соң баш « غ», аннан соң ахыр « ش»,* «башланган» дигән сүз һакәза ڊاشلانغان . иттерелеп, һәммә хәреф аерым-аерым алынып тезелә.
Сүз булдымы, ике сүз бергә катышып китмәсен өчен, ике арага
кургашын шакмак куела.
Менә шулай итеп, һәр хәрефне аерым-аерым алып, мөрәттиб юлны тутыра. Ике юл аерылсын өчен, юлның киңлеге кадәресендә кургашын бер чыбык (шпон) салып, икенче юлны җыярга керешә.
Шулай итеп, һәр хәрефне аерым-аерым җыйнап, сүзләр, юллар битләрне тутыра. Ләкин шулай казынып хәреф табу бик мәшәкатьле булганга, аны өйрәнмәенчә булдырып булмый. Нинди милләтне тәрәкъкый иттерергә теләгән зат та, өйрәнмәсә, хәреф җыя алмый. Нинди гакыллы баш та үзенең исемен генә оештырып та чыгара алмый.
Бәлки, хәреф җыяр өчен махсус өйрәнгән кешеләр лязем була. Урамнан теләсә кемне анда кертеп булмый. Шуңгарга күрә мөрәттибнең хезмәте башка эшчеләргә караганда бәһале түләнә.
Мөрәттиб никадәр кызу җыйса да, сәгатенә егерме юлдан артык җыя алмаганга, гәзитә-журнал өчен, әлбәттә, болар бик күп кирәк була.
Хәзер инде шул язылган мәкаләләр җыелып бетте ди. Ләкин боларны бит әле кәгазьгә чыгарасы бар. Менә инде шул җыелган мәкаләләрне гәзитәдәге багана-багана көенчә бәйлиләр дә махсус машинага куеп басып алалар. Шуннан соң «яңлыш җыелмадымы» дигән сөаль туа. Шуны чагыштырыр өчен, махсус бер кешегә бирелә. Ул басылган шул кәгазьләрне язмалары берлән чагыштырырга тотына. Мөрәттиб никадәр оста булса да, аның яңлышмау ихтималы юкка, бик күп яңлыш чыга. Мосаххих әфәнде шул яңлышларны кырыена язып, төзәтеп чыга. Мөрәттиб тагы шул кәгазьне алып, үзенең җыйнап, багана иттереп куйган хәрефләренә килә дә махсус без белән яңлыш куелган хәрефләрне кадап ала. Аның урынына дөрестен куя. Тагы мосаххихка карарга бирә. Мосаххих тагы хаталар таба. Мөрәттиб тагы төзәтә. Тагы да кала.
Шундый баганалар күбәйгәч, шул баганаларны оештырып, мәкаләләрне рәткә сугып, кайсысы беренче мәкаләне, кайсысы икенчене, кайсысы фельетонны урынлаштырырга тотына.
Боларны башкарыр өчен идарәдән тагы бер кеше килә. Ул үзенең идарәдән бирелгән кәгазе буенча мәкаләләрне тездерә, хәбәрләрне урынлаштыра. Гәзитә бөтенләй тәмам бит төсенә кертелә. Тагы бер мәртәбә басып карыйлар. Тагы тасхих итәләр.
Һәммәсе урынында. Хата беткән. Басарга да ярый.
Хәзер инде шул кургашын хәрефләрдән җыйналган битләрне машинага илтеп куялар, анда бик яхшы итеп урынга ныгыталар.
Машина янына печатник . махсус бер мастер килә. Машинаөстенә кәгазь салып торучы махсус өйрәнгән бер кеше менә.
- Бисмилла! Йибәр!
Кәгазь салучы кәгазь сала. Печатник машинаны ходка йибәрә, машина шаулый, гөрли. Икенче ягыннан гәзитәнең бер ягын басып чыгара. (Зур машина ике гәзитәнең аерым-аерым якларын бергә баса.)
Тагы мосаххих, тагы теге мөрәттибләр. Тагы теге мәкаләләрне тезешүче. Бер сүз бик тонык чыккан… Бер сүзнең бер хәрефе бик ыржаеп тора. Бер юл бөтенләй чыкмаенча калган. Бер бик бәйләнгеч кешенең исемендәге йомшак «гайн» урынына каты «гайн» куелган!5
Тагы төзәтү. Баткан хәрефне «өстерәп» чыгаралар, чыгып торганын «кыйнап» кертәләр. Түбәнрәк төшкән юлларның астына кәгазь куялар.
«Йә, тагы бас». Тагы басалар. Тагы хаталар, тагы төзәтәләр.
Инде тәмам ярый, баса башлаңыз!
Хәзер контораның кешесе, ничә мең номерда басылачак булса, печатникка кирәк кадәр санап кәгазь бирә.
Машина гөрли башлый. Машина янына менгән кеше берәм-берәм кәгазьләрне төшерә бара. Машинаның теге ягыннан гәзитәнең бер ягы басылып чыга баралар.
Менә гәзитәнең бер ягы басылып тәмам булды. Теге кургашын хәрефләрдән җыелган битләрне машинадан алалар. Икенче якларын китереп куялар. Тагы төзәтәләр. Тагы рәтлиләр. Тагы басыла башлый. (Машинаның уртачасы сәгатенә мең номерга кадәр гәзитә басып бетерә.)
Хәзер инде дүрт ягы да басылган гәзитә чыга башлый.
Ләкин алар аннан җәелгән, ачылган көенчә чыгалар. Шул вакытта контораның махсус бөгүчеләре килә. Алар чыккан бер гәзитәне аерым ясалган өстәлләрдә бөгә башлыйлар вә шуларны, почтага йибәрер өчен, бандерольгә киендерәләр. Бу да бетте. Инде гәзитәләрне адреслары берлән йибәрер өчен конторадан махсус экспедиция хезмәтчеләре киләләр. Боларның өстендә экспедиция башы тора.
Буның ничек йибәрүе киләчәктә язылыр6.
III
Экспедиция – гәзитәне йибәрү – үзенә аерым бер фән дәрәҗәсенә килгән. Гәзитә йибәрү ул хат йибәрү кебек кенә түгел.
Анда иң әүвәл адресның иң тугры язылуы лязем. Икенчедән, аның нинди юлдан, тракттан китүе ачык күрсәтелгән булырга тиеш. Аннан соң аның мәгълүм сәгатьтә китә торган поездга өлгерер өчен, мәгълүм вакытта почтага хәзерләнеп бирелгән булуы шарт.
Моңга башка, гәзитә бик күп киткәнгә, аны тикшереп торырга, төзәтешеп торырга почта мәэмүрләренең вакыты юк. Шуның өчен идарә һәммә эшен бетереп, ваклыкларына кадәр эшләп бетергән көенчә тапшырырга кирәк.
Ул соң ничек эшләнә? Мәсәлән, Казан губернасыннан Спас өязеннән Мораса волостеннан Алпар авылыннан Мөхәммәтҗан Әхмәтҗан углыннан бер еллык гәзитә сорап перевод килә.
Конторага кереп, Хабаровскиның сәүдәгәре Галим Хәкимов берьеллык яздырып, квитанция алып чыга.
Нәмәнганнан агент Гали әфәнде «Мирзаколый Хуҗа, Миргали Хуҗа, Хаҗи Хәсәнгә» дип ордер йибәргән. Болар берәр генә булса да яисә атнага бер генә килсә, рәтләргә мөмкин булыр иде. Ләкин болар бер дә түгел, ун да түгел, йөз дә түгел, мең дә түгел, берничә мең. Болар иртәге көнгә дә килә, аннан арыга да килә.
Боларның адресында берсенең исемендәге бер хәреф йә бер ноктасы яңлыш төшсә, гәзитә бармый яисә әллә кая йөреп китә, яисә шуңгарга охшаганрак икенче берәүгә бирелә. Идарәгә: «Акча йибәрдем, гәзитә килми, акчамны ашадыңыз, гәзитә йибәрмәдеңез. Милләт, милләт дигән булып мине талыйсыз. Алай, әфәндем, алдашып алганчы, юл буена чыгып, кесә басучылык итү кирәк иде, инде бу милләт ничек тәрәкъкый итсен!» – дигән хатлар, жалобалар килә башлый.
Менә шулардан котылыр өчен (болардан бөтенләй котылу имкян хариҗында) зур гәзитәләр бик мәшәкатьле юллар эзләп чыгарганнар вә шуның берлән мөмкин кадәр гәзитәнең тапшырылуын тәртипкә куя алганнар.
Шуның өчен менә эш ничектән башлана. Баягы әфәнделәрнең язылган кәгазьләре алындымы, кирәк, перевод булсын, кирәк, ордер, контораның башы шуларны гомуми бер дәфтәргә яза.
Кемнән ни өчен, никадәр акча алынган, ул әфәнде нинди адреслы?
Шуннан соң аны кассаны идарә итүчегә тапшыра. Ул, үзенең кассасының номерын шул кәгазьгә сугып, тагы кемнән, ни өченлеге хакындагы акчаның суммасын дәфтәренә кайд итә.
Аннан соң кәгазьләр экспедиция башына күчә, экспедиция башы дәфтәренә күчерә. Шул кәгазьгә дәфтәреннән номерын суга.
Шуннан соң ул әлифба битле дәфтәргә адресын язып куя.
Шуннан соң гәзитә барырга дигән шәһәр, авыл, стансаның кайтракт берлән йибәрелерлеген эзләргә тотына. Почтада саклана торган зур, җуан книганы актарып, стансаны таба. Аннан өязен, губернасын чагыштыра, табылган кебек була. Ләкин күп вакытта переводта яңлыш язылганга, андый станса книгада чыкмый, экспедиция башы күзенә зурайта торган пыяланы тотып, переводның почта штемпелен укырга тотына. Анда да көчкә табыла.
Бунысы хәзер бетте.
Инде хәзер нинди тракт берлән йибәрерлекне табарга калды.
Почтовый трактлар җыенысы алтмыш биш. Менә экспедиция башы шул, мәсәлән, Хабаровск ничәнче икәнен эзләп тапты. Мәсәлән, кырык өченче икән. Шул цифрны куйды. Ләкин бер трактта әллә никадәр почта стансалары бар. Аларның да махсус номерлары бар. Аны да ачык язарга кирәк. Аларның хисабы биниһая, һәрбер трактта биш йөзгә кадәр җитә. Инде шул йибәреләчәк йирнең ничәнче номерда икәнен казынырга кала.
Адрес бик начар язылганга, Алексеев Алексеевский берлән, Александровский берлән чуаланып язылганга, тагы тикшерергә тиеш була.
Бу да табылды. 127 икән ди. Хәзер менә экспедиция башы шул цифрны теге кәгазьгә куя да адрес хәзерләүчегә тапшыра. Адрес хәзерләүче шуны махсус бер кәгазьгә, формага яза. Шундагы тракт урынын, цифрларын ачык куя. Бастырылачак булган адресның нинди формада икәнен тагы цифр берлән куя.
Инде исемнәр, фамилияләргә тотына. Бик дикъкать берлән яза.
Ләкин күп вакытта монда да шөбһәгә төшә, чөнки адрес язучы күп вакытта переводның артына «милләткә хезмәт итүеңезгә рәхмәт», фәлән-төгән дигән чит мәсьәләләр язып, исемен, фамилиясен куярга урынын бетергән була да, исемен хәреф берлән генә куя да фамилиясен әллә нинди борып-борып язган була. Тагы казынып аералар.
Инде тәмам. Менә хәзер шул язылган адрес тагы берничә кәгазьгә күчерелә дә матбагага басарга бирелә. Ләкин анда бер адресны гына басарга мөмкин түгел. Дөнья кадәр машинаны бер-ике адрес өчен биләргә ярамый. Анда аларны, йөзләп-фәләнләп бергә җыеп, формага оештыралар. Шул тулганча, басмаенча көттерәләр. Шуннан җыялар. Хаталары чыга, төзәтәләр.
Хәзер инде басылды ди. Шул басылган адресны гәзитә бер айлык кына алынса да, өч айлык кына булса да, бер елга йитәрлек иттерелеп басыла. Шуннан соң тагы кайтарылып экспедиция башына тапшырыла. Ул шул кәгазьләрне ала да махсус машина берлән һәр адресны аерым иттереп кисәләр. Бер кешенең бөтен елга йитәрлек адресын резина берлән бергә эләктерә дә, шулардан берсен махсус ясалган карточкага ябыштырып, номерының рәте буенча сакланыр өчен махсус шкафның тартмасына куя.
Икенчесен әлифба рәте берлән мөштәриләрнең фамилиясе саклана торган шкафка, карточкасына ябыштырып куя.
Өченчесен тагы карточкага ябыштырып, мөддәтләр күрсәтелгән шкафны ача да, вакыты кай айда чыга торган булса, шул айга аерылган бүлмәгә рәте берлән куя. Шуннан калган әллә ничә йөзен барын бергә ала да, хәреф кассасы кебек иттереп кечкенә тартмалар берлән бүлеп-бүлеп ясаган махсус шкафның тартмасын ача да: «Нинди тракт иде әле?» – дип, шул трактка китә торган адресларның күршесенә үзенә аерым бүлмәчеккә куя.
Менә хәзер инде теге матбагадагы басылып беткән хәзер гәзитәгә китик. Менә шул басылган гәзитәләрне санатып, печатник экспедиция башына тапшыра. Ул кулындагы кәгазь буенча тимер юл берлән йибәрә торганнарын бүлеп, кайсы вокзалдан китә, шуларга берәр хезмәтчесен йибәртә. Болар һәммәсе төнлә эшләгәнгә, трамвай йөрми торган булганга, гәзитәне извозчикта салып китәләр. Үзе калганнар берлән эшләргә тотына.
Матбагага килер алдыннан ул, баягы күп адреслар саклана торган шкафтан тракт-тракты берлән аерып7, һәр тартмачыклардан берәр адрес алып куя да аны махсус бер кәгазьгә төрә.
Аннан соң икенче тракт тора торган кассаларны ача да алардан да һәр мөштәринең бүлмәчегеннән берәрне ала. Аны да төрә, шулай итеп, ул алтмыш биш төенчекләрне хәзер берәм-берәм сүтәргә тотына, берсенә беренче трактның баскан адресларын ябыштырырга куша. Икенчесенә икенче, өченче, дүртенче тракт вә һакәза…
Менә хәзер берничәсе ябыштырылып бетте ди. Ул шуларны саный, үзенең кәгазендәге хисабына дөрест чыкса, тота да махсус хәзерләнгән накладнойга язарга тотына.
Беренче трактның, мәсәлән, беренчесенә бер номер, икенчесенә өч, дүртенчесенә биш, алтынчысына да иллә гайре әл-ниһая…
Шуларны һәммәсен язып бетергәннең соңында шуларның итогын чыгарып яза да дөрестлеге хакында имзасын куя һәм дә шул накладной берлән шул трактка китә торган гәзитәләрне бергә төрдереп бәйләтә, икенче тракт хакында һәм шулай. Шулай итеп, алтмыш биш трактка гәзитәләрне бүлеп, алтмыш биш накладной язып, алтмыш бишендәге төрле урыннарга күпме китүен күрсәтеп язып бетерә дә, почтага соңга калмас өчен, кызуланып чаба.
Кайсыбер трактлар сәгать биштә өлгерергә кирәк булса, аларны алдан йибәртә.
Шулай итеп, гәзитә чыгачак көннең иртәнге сәгать алтысына кадәр шәһәр мөштәриләрнекен, сәгать җидегә кадәр чит мөштәриләрнекен биреп бетерә.
Шуларны фәлән трактка фәлән кадәр бирү, фәлән трактка фәлән кадәр мәҗмугасен җыеп, тагы ике данә накладной яза да шуларның икесенә дә почта мәэмүре ничә сәгать, ничә минутта никадәр гәзитә алынуы хакында кул куя да берсен почтада калдыра, берсен экспедиция башына тапшыра. Ул шуны конторага кайтарып бирә.
Менә хәзер инде теге адреслар буенча гәзитәләр китәләр. Алар, үзләренең трактлары буенча барып, мәркәз ноктасына туктыйлар да шуннан урыны-урыны берлән таратырга почта идарәләренә вә волостьларга йибәрелә.
Контора: «Аллага шөкер, бу номер тәмам булды», – дип, икенче номерны хәзерләргә тотына. Ул тагы шул рәвештә языла, шул рәвештә басыла. Шул рәвештә йибәрелә.
Ләкин эш әле алай гына бетми.
Гәзитәдә язылган мәкалә берәүгә ярамый. Берәүгә дип йибәрелгән гәзитә икенче йиргә эләгә.
Берсенең адресы ялгыш булып кире кайтып килә. Идарәгә жалобалар килә башлый.
Аннан соң ничек булуы киләчәктә8.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Гәзитә нәрсә? «Сүз» газетасының 1916 елгы 27, 29 апрель һәм 1 май (48, 49 һәм 50 нче) саннарында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 Газазил галәйһи әл-ләгънәтә – бу урында Газазил исемле фәрештә искә алына. Коръәндә аның Аллаһының әмерен тыңламавы өчен ләгънәтләнүе әйтелә. Иблис, шайтан дип тә йөртелә.
2 Габдрахман Ильясов һәм дә Габделкаюм әл-Насыйри, ахырга таба Шаһбазгәрәй мирза Әхмәрев берничә мәртәбә министрга мөрәҗәгать итсәләр дә… – татар телендә газета чыгарырга омтылыш XIX гасыр башлангач та барлыкка килә (1808 елда – профессор И.И.Запольский, 1834 елда – М.Г.Никольский, 1864 елда – П.И.Пашино, И.Нафаль, 1865 елда В.С.Курочкин омтылып карыйлар). Гасыр ахырына таба татарлар үзләре дә активлаша. 1863 елда Каюм Насыйри Казан хәрби губернаторы исеменә гариза (прошение) белән мөрәҗәгать итсә, әмма цензура турында яңа устав әле кабул ителмәгән булу сәбәп ителеп, татарча матбугат органына рөхсәт бирелми. К.Насыйри аннан соң да теләгеннән кайтмый, «Таң йолдызы» исемле газетаны чыгару уе белән йөри. Драматург Габдрахман Ильясиның «Казан» исемле газета чыгарырга омтылышы да (1887) игътибарсыз калдырыла. 1894.1895 елларда шул исемдәге газета булдырырга Шаһбазгәрәй Әхмәрев омтылышы да чынга ашмый. XIX гасыр дәвамында татар телендә газета чыгаруны сорап хакимият органнарына 20 дән артык гариза кергән.
3 …Гаспринскийга «Тәрҗеман»га рөхсәт бирелгән. . Гомумтөрки телле беренче газета . «Тәрҗеман»ның беренче саны 1883 елның 10 апрелендә Кырымдагы Бакчасарай шәһәрендә дөнья күрә. Исмәгыйль Гаспринский аның нашире һәм мөхәррире вазифасын 1914 елга кадәр (вафатынача) үтәп килгән.
4 …кәгазьләрне гәзитә ясап чыгаруын киләчәктә сөйләрмез. – Бу урында мәкалә текстының «Сүз» газетасының 27 апрель санында чыккан өлеше тәмамлана.
5 Бер бик бәйләнгеч кешенең исемендәге йомшак «гайн» урынына каты «гайн» куелган! – Мәкаләдә йомшак «гайн» дип аталган хәреф – чынлыкта нечкә әйтелешле «е» («гайн») хәрефе. «Бәйләнгеч кеше» дип Гаяз Исхакый исә үзенә ишарә ясый. Аның исеме гарәп графикасындагы татар язуында әлеге «е» («гайн») хәрефе белән башлап языла.
6 Буның ничек йибәрүе киләчәктә язылыр. – Моннан соң мәкаләнең «Сүз» газетасының 29 апрель санында басылган өлеше китерелә.
7 …тракты-тракты белән аерып. – ул елларда Россиядә почта элемтәсенең юнәлешләре трактлар буенча билгеләнгән.
8 Аннан соң ничек булуы киләчәктә. – «Сүз» газетасының моннан соңгы саннарындагы мәкаләнең ахыры очрамады.
Агяһландырыр – искәртер.
Рәзаләт – хурлык.
Сәфаләт – түбәнлек.
Уграша – шөгыльләнә.
Дахилия нәзарәтеннән – Эчке эшләр министрлыгыннан.
Тәэсис итүнең – оештыруның.
Гонванында – исемендә.
Ләгу ителде – гамәлдән чыгарылды.
Мали – малга бәйләнешле.
Мөндәриҗәсе – эчтәлеге.
* Башында торучы дип йөртәмез, чөнки, гадәттә, иң күп гәзитә-журналларның рәсми нашире, мөхәррире гәзитә-журналларның чын мөдирләре булмыйдыр. – Г.Исхакый искәр.
Иштиракь иттерүнең – катнашуның.
Мөтәхассыйсы – белгече.
Ихтисас иткән – танылган, белгечлек иткән.
Тәгъкыйб итә – күзәтә.
Хадисәләрне – булган эш, күренешләрне.
Мөрәттибкә – хәреф җыючыга.
Мәгъруф – танылган, мәшһүр.
Мәнсуб булган – караган.
* Бу хәрефләрдән «сугыш» сүзе җыела.
Истигъмаль иткән – кулланылган.
Һакәза – шулай.
Мосаххих – корректор.
Тасхих итәләр – төзәтәләр.
Мәэмүрләренең – чиновникларының.
Имкян хариҗында – мөмкин түгел.
Кайд итә – теркәп куя.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 228-240.