БЕЗНЕҢ ЮЛЫМЫЗ

Киң Русиянең өлкәләренә җәелгән төрек-татар баласын без киләчәктә мәдәни бер милләт булып яшәвен күрәсемез килә. Күп миллионнарга саны ирешкән бу халыкны мөселман динендә улдыгы хәлдә, каумиятен югалтмадыгы хәлдә, Аурупа мәдәниятен кабул итеп, шул мәдәниятне үз рухына сугарыр, шул мәдәнияттән үзенең хәятына кирәкле көчләрне сайлап ала белер дип ышанамыз.

Киләчәктәге тормыш тартышлары элгәреге замандагыга караганда йөз мәртәбә, мең мәртәбә авыр буласын күземез берлән күреп торганда, иске замандагы кебек, үземезнең иске-москы мәгълүматымыз, иске-москы мәдәниятемез, чери башлаган йоламыз, черегән гадәтемез берлән генә күрше милләтләр алдында үземезне сакларга көчемез йитешүенә инанмыймыз. Күрше халыклар эчендә эреп бетмәс өчен, тирә-юнемездән дөбердәп килә торган Аурупаның мәдәнияте, гыйлеме, тиҗарәте, һөнәре, әдәбияты, музыкасы, фәхеше, ялганы, шарлатанлыгы алдында күмелеп калмас өчен, без күршеләремез коралланган корал берлән кораллануны лязем табамыз. Эремәс өчен, бетмәс өчен, үземезне үз милли гөруһ эченә тыгарга, милли күбә тимерен кияргә фарыз дип ышанамыз вә шул күбә тимерене элгәреге замандагы тутыгуларыннан арчу лязем, шуның черекләрен яңгы корыч, яңгы милли тимер берлән сипләү фарыз дип беләмез.

Шуның өчен безнең хәзерге матбугатымыз, әдәбиятымыз, мәктәбемез, мәдрәсәмез, җәмгыятьләремез, театрымыз, музыкамыз, тиҗарәтемез вә бөтен иҗтимагыятемез шул милли күбә тимерен ныгытырга корал булырга тиеш дип иман итәмез. Шуларның һәммәсен Русиядә төрек-татар баласының хәят тартышуында, мәдәни ныгуында көчләнүенә хезмәт итәргә тиеш, дип катгый итеп әйтәмез.

Менә шул юлга хезмәтне милли хезмәт итеп таныймыз, шул юлда тырышып көч сарыф итүне җәмгыятькә хезмәт дип аңлыймыз, шул юлда сарыф иткән көчләрне, түгелгән гайрәтләрне тәкъдир итәмез.

Шул юлда хезмәт иткән затны, кирәк, ул бер мөгаллим булсын, кирәк, ул бер мөдәррис булсын, кирәк, ул малы берлән халкына хезмәт итә торган аңлы мөселман булсын, кирәк, милли сәхнәсен тудырырга тырышучы бер артист булсын, кирәк, милли моңны бүләк иттереп калдырырга тырышучы музыкант булсын, кирәк, халыкның рухында исламиятнең нигезләрен ныгытучы имам булсын, безнең сафдашларымыз, безнең иптәшләремез, безнең берлән бергә баручы юлдашларымыз дип беләмез.

Кулымыздан килгән мәгънәви көчне аларга бирергә тырышамыз, эчемездән генә булса да аларга рәхмәт тавышларын әйтеп торамыз.

Ләкин шул милли гаягә омтылганда, шул милли киемне төзәтергә тырышканда, ямауга куелачак материалларны без бик нык күздән кичерү, милли күздән кичерүне лязем табамыз. Шуның өчен бара торган юлымыздагы һәммә борылгычларда, юлның һәммә аерылышларында туктап торып, кайсысы безнең максатка илтә, кайсы кара урманга кертә, кайсы караклар, качкыннар оясына төртелә дип тукталып торамыз, торырга мәҗбүрият хис итәмез.

Шуннан соң юлның матураеп ком сибелүенә карамаенча, юлның буендагы утыртылган агачларның матураеп, күләгә биреп торуларына гына кызыкмаенча, бабайлар кайдан йөрделәр икән, ничек хәрәкәт иттеләр икән дигән уйга төшәмез. Аларның исләрен иснимез, аларның тарихи вакыйгаларын хәтерлимез.

Күз алдымыздагы Касыйм ханнары, мирзаларының рус князьләренең бармак ишарәләре берлән хәрәкәт итүләре1, Казан халкының җиңгелгәннән соң, керпе кебек бөтәрләнеп ятып, үз эчендәге куәт берлән генә күршеләргә һичбер төрле таянмаенча, үзен үзе саклавын хәтерлимез. Шуннан соң чыккан нәтиҗәләрне күздән кичерәмез.

Касыйм мирзаларының халыкларына иткән хезмәтләре .

Казан, Әстерханны руска алып бирүе2

Казанның иткән хезмәте – үз эчендә үзен-үзе динендә, үз милләтендә саклап килүе.

Тарихның башка сәхифәләрен ачамыз. Күз алдымызга төрек йилкәсенә арка таянган Багдад хәлифәте3, чит мәмләкәтләргә арка таянган төрекләрнең әхраре фиркасе, дахили идарәсендә күрше кавемнәрнең ишарәсе берлә йөрүче милләтләр килә.

Нәтиҗә һәммәсендә дә бер.

Шуннан үземез өчен бер фикер чыгарамыз: безгә үземезнең мәдәни яшәвемездә үз көчемезгә генә ышанырга кирәк, үз халкымызның гына матди-мәгънәви көче берлән барырга тырышырга кирәк.

Менә шул ноктадан карап, без күршеләремезнең карагруһларына арка таянып эшләргә теләгән бүлекне, халыкны иң әүвәл хата итә дип, юлыннан чәвермәкче буламыз. Шул юлда гыйнад итсә, тискәрелек күрсәтсә, халкыбызга хыянәт итә дип ышанамыз.

Казан тирәсендәге муллаларның, үрәдник-фәлән берлән танышып, донослы юлга кертеп йибәрүләрен, сагыяләрен без милли җинаять итеп хисаплыймыз.

Безнең бер милләт булып яшәвемезгә дошман даирәләргә арка таянып, иптәш булып мәйданга чыгарга теләгән фиркаләргә, бүлекләргә сатлык-хаин дип ышанамыз, иман итәмез.

Шундый бозыклыклар халык арасында җәелмәсен өчен, аларны мөмкин кадәр баштан ук бетерергә тырышамыз, чит көчкә та янып түгел, халкыбызның милли аңына таянып, шуларның дошман көчләре, иң тугрысы, безгә дошман көчләрнең кораллары икәнен күрсәтергә, аңлатырга тырышамыз, шуны аңлатуны үземезнең милли бурычымыз дип ышанып эшлимез. Безнең фикеремезчә, әле безнең милли могадәләмез савыгып йитмәгәнгә, милли күземез үткерләнеп өлгермәгәнгә, һәрбер хәрам эшне кычкырып әйтеп, халыкның дикъкатен җәлеп иттерүне лязем табамыз.

Без, әле халык үзенең аңы берлән кайсысы яхшы, кайсы ярыйсысын, кайсысы начар икәнен аерып бетерерлек хәлгә килмәгәнгә, халыкның шул аңын бутый торган һәрбер хәрәкәтне тәнкыйть итәмез.

Белгәнемезне әйтәмез, гыйнад иткән кешеләрнең алган юллары милли юлга зарарлы икәнен кычкырып әйтүдән һичбер тартынмыймыз.

Шуның өчен милли агачымызның тамырын кисәргә җыелган берничә хаинның  балтасына, кемгә генә сап булырга теләсә дә, аның былчырак максатка хезмәт итүен белдерәмез, игълан итәмез, халыкны агяһландырыр өчен шулай итүне үземезгә лязем табамыз.

Шул эшләрне һичбер кешегә шәхси дошманлыктан яисә бер-бер төрле зурмы, кечкенәме матди мәнфәгать артыннан эшләмимез, милли идеалымызны саклау өчен лязем дип ышанганга, вөҗданы миллиямезнең кушуы буенча эшлимез. Милләтемезнең киләчәге алдында өстемезгә фарыз булган бурычны үтимез.

Киләчәк буынның ләгънәтеннән котылыр өчен, хәзерге буын- ның саңгырау колагына азан кычкырамыз.

Әлхәмделиллаһ, моңганчы караңгы көндә дә, карлы-бозлы ягъмур яуганда да без азан вакыты йиткәнен онытмадык.

Аллага шөкер, нинди авыр көннәрдә дә дошман көчләре алдында тибелеп-сыгылып, милли рәзаләт япмадык.

Халкымызга иманымыз – алган юлымызның тугрылыгына иманымыз безне киләчәктә дә шул сәфаләт, рәзаләттән саклаячактыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Безнең юлымыз. «Сүз» газетасының 1916 елгы 24 апрель (47 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Касыйм ханнары, мирзаларының рус князьләренең бармак ишарәләре берлән хәрәкәт итүләре – 1450 елларда Мәскәүнең бөек кенәзе Василий II тарафыннан Казан ханлыгына каршы көрәштә татарларның үзләреннән файдалану өчен оештырылган Касыйм ханлыгы (үзәге . хәзерге Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәре).

Идарәчеләрен Мәскәү кенәзләре һәм патшалары билгеләп куйганнар, нәсел буенча варислык булмый. Касыйм ханнары еш кына Казанга каршы Мәскәү оештырган яуларга үз гаскәрләре белән катнашканнар.

2 Казан, Әстерханны руска алып бирүе… – 1552 һәм 1556 елларда рус гаскәрләренең Казан һәм Әстерхан ханлыкларын басып алганда Касыйм ханнары диндәшләренә ярдәмгә килмәгәннәр, киресенчә, беркадәр булышканнар гына. Мәсәлән, Казанны яулап алучылар арасында Шаһгали хан җитәкчелегендәге гаскәрләр дә булган.

3 … төрек йилкәсенә арка таянган Багдад хәлифәте… – Габбасилар хәлифәлеге (Багдад хәлифәлеге) 1055 елда мөстәкыйльлеген югалта, тумышы белән Габбасилар династиясеннән булган хәлифәнең роле рухани сферада гына саклана. Багдадны, Мисырны яулап алгач, төрек солтаны хәлифә дип игълан ителә.

 

Каумиятен – миллилеген.

Күбә – сугыш киеме (тимердән).

Гаягә – теләккә.

Әхраре фиркасе – аксөякләр төркеме.

Гыйнад итсә – каршы торса.

Сагыяләрен – әләкләрен.

Могадәләмез – тигезлегебез.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 225-228.

Җавап калдыру